Ремонт ноутбука своими руками. Быстрый и гарантийный ремонт ноутбуков. Срочный ремонт ноутбуков. Ремонт компьютеров на дому. Быстрый ремонт компьютеров своими руками. Настройка и ремонт компьютеров. Java уроки для начинающих. Лучшие java уроки. Учим язык Java с нуля. Обзор смартфонов samsung. Качественный обзор смартфонов samsung galaxy. Обзор смартфона samsung galaxy s4. Фото картинки приколы. Самые новые картинки приколы. Лучшие приколы картинки. Скачать аддоны для wow. Самые новые аддоны для wow скачать. Скачать аддоны для wow быстро и без реги. Видео уроки python. Лучшие python уроки. Учим язык python с нуля. Скачать шаблоны для Joomla. Самые новые joomla шаблоны. Бесплатные шаблоны для Joomla.

 

 

Төркиянең татар кызы

(Төркиядә туып-үскән һәм шул җирлектә туган телен, мәдәниятен саклап калучы милләтпәрвәр ханым, Истанбулдагы Идел-Урал татарларының мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы турында язманың дәвамы).

 

Аның өендә эш өстәлендә Башкортстан, Татарстан, Төркия әләме тора. Чөнки Гөлтан ханым язмышында алар өчесе дә бик зур мәгънәгә ия. 

– Төркиядә яшәсәм дә һәр ике республика белән рухи бәйлә-нешем өзелми. Ураза бәйрәме, шулай ук Сабантуйны һәр елны үткәрәбез. Татарстаннан килгән студентларга ярдәм итеп торабыз. Борчулары, мәшәкатьләре булса алар безнең янга киләләр. Татарча китаплар, музыка, фильмнарны ТР Хөкүмәтеннән соратып алабыз.

Гөлтан ханымдагы көч-куәткә яшьләр көнләшерлек. Беркайчан йөзеннән елмаю китмәс аның. Төркиядә татар халык җырлары сакланып калуына зур өлеш кертә. 

–Кунаклар яратабыз. Татарстан, Башкортстан якларыннан килсәләр, аеруча рухланып китәм, тамыр-ларым береккән туган якларны күргәндәй булам. 

Гөлтан ханымның әтисе 1926 елда Нуриман районы Нимесләр авылында туган. Уфада татар мәктәбендә укыган. Унҗиде яшендә хәрби училищеда танк-чылар курсларында ашыгыч әзерлек үткән егетне фронтка юллыйлар. Алыш, яралану һәм әсирлек. Концлагерьлар аша үтеп, Алман иленең көнбатышына барып җитә. Икенче фронт ачылгач, Америка гаскәрләре килеп азат итә аларны. Шул сәбәпле күп Совет кешеләренең язмышы бөтенләй башкача борылыш ала. Илеңә кайту бөтенләй ялгыш дип үгетләүләр Гөлтан ханымның әтисенә дә язмышын кискен үзгәртергә мәҗбүр иткән. Ниләр көткәнен сөйләгәннәрдән ишетеп аңлаган егет язмышын үз кулына ала. Үзенә якынрак рухлы төрек дөньясын, мөселман дөньясын сайлый. 

– Әтиемне сугышка озатканнар. Аңардан бер хәбәр дә килмәгән. Кафия әбием аның үләренә ышанмаган, вафат түгел, улым исән дип, соңгы көненә кадәр кайтуын көткән. Әтиемнең үз исеме Сәхәутдинов Мөхәммәдьяр булган. Төркиядә пәйгамбәр исемен йөртергә ярамау сәбәпле, Мәхмүт исемен ала. Сугыш елларында аларның гаиләсендә тагын бер ул туа. Менә ул балага да Мәхмүт исемен кушалар... Минем язмышымда андый вакыйгалар тәңгәллеге күп ул.

Әтием, Төркиягә килгәч, бер әбине очрата. Әби аңа Иске Шәһәрдә  татарлар күп дип, шунда барырга куша. Монда әти самолетлар төзү заводына эшкә урнаша. Шунда булачак бабам Низами бай белән таныша. Көннәрнең берендә әтием аларга бара. Бакчада утырганда булачак бабам кызларыннан чәй чыгарта. Әнием чәй алып чыгып, бабама биргәндә, әтием аны ишек аша гына күреп кала һәм гашыйк була: “Бу кыз минеке булырга тиеш!”– ди ул. Ә бабам шулай ук бик акыллы кеше була. “Мәхмүт, син Иске Шәһәрдә калма. Стамбулга бар, акча эшлә, аякка бас. Аннан килерсең, кызымны алырсың”,–ди. 

Әти аны тыңлый. Әхмәтвәли-мәнгәр бай Башкортстаннан чыккан кеше була, әтине эшкә ала. Әтием дә бик зирәк була. Ул алманча, урысча, татарча белә. Яхшы эшли, тиз арада үсеп китә. Үзе Иске Шәһәрдән килгән кешеләрдән: “Низами байның кызы кияүгә чыкмадымы?” – дип сораштырып тора, тагы да тырышыбрак эшли, акча җыя.

Бабамның беренче хатыны вафат булып, аннан алты бала торып калган. Әнием ике яшьтә ятим кала. Бабам икенче хатын ала, ул Югославиядән Төркиягә килгән гаилә була. Үги әни татар мәдәниятен өйрәнә, әмма телне үзләштерә алмый, гаиләдә төрекчә сөйләшәләр. Әнием,  шул сәбәпле, татарча белми үсә. 1968 елда мине әтием Идел-Урал мәдәният һәм ярдәмләшү фондына җибәрде. Шуннан башлап, җырлар аша татарчаны өйрәндем. Ул чакта Башкортстан, Татарстан белән бәйләнеш юк иде әле. Белмәгәнне әтиемнән сораштырып, укый башладым. Шулай татар те-лен үзләштер-дем. Ул минем гомерлек, иң зур байлыгым булды. Минем өчен тел беренче урында тора. Татарны татар дип тоткан әйбер – телебез һәм динебез. Хатын-кыз бала карында чакта ук тәрбияли башларга тиеш, алай гына да түгел, үзеңә пар сайлаганда ук, дияр идем. Ана кешегә зур вазыйфа йөкләнгән. Шуны белсеннәр иде гүзәл затларыбыз. Милли аһәң-нәрне карында чагында ук сабыйга ирештерергә кирәк. Иң матур уен коралы – әни тавышы, үз телен бала карында ук ишетеп ятарга тиеш. Мин бер нәрсәне аңламыйм. Мирасны калдыру турында сөйлиләр. Бу хакта сөйләргә яраткан кайбер кешеләр аны татар телендә дә әйтми, нинди мирасны калдырачаклар – аңламыйм. Мин тел өчен көрәшәм. Татарстанда, әйтик, кибеткә кергәч, татарча белгән кеше бармы дип сорыйм. Юк икән, ишекне ябам да чыгып китәм. Күпме йөрергә туры килсә дә йөрим. “Беләбез!” дисәләр, акчамны анда туздырам. Менә әле Казанда йөргәндә бүләкләр кибетенә кердем. Туташ урысча җавап бирде. Мин  инглизчә әйтә алам, кирәк булса французча беләм. Арчада да русча җавап биреп торалар. Габдулла Тукай йорты каршында нигә урысча сөйләшәсез, дидем. Анда мотлак ике тел белергә тиешләр. Китап кибетендәге туташлар урысча сөйләшә. Балалар китапларын көн дә ярты сәгать укыса да өйрәнер иде бит. Мин Төркиядән килеп татарча сөйләшәм, ә алар? Казаннан Төркиягә килгән яшь-ләрне дә татарча сөйләшергә өйрәттем. Җырларга да өйрән-деләр, “син безне монда татар ясадың”, диләр.

Мин бөтен тормыш юлын милләтемә багышладым. Башлан-гыч, урта мәктәп, 3 ел гимназия, 4 ел университетта укып, энергетика буенча инженер һөнәрен алдым. Физиканы, математиканы яратам. Консерваториядә дә алты ел укыдым. Әмма мине Көнбатыш мәдәнияте белән бәйләргә тырыштылар – күңелемә ятмады. Мине опера җырчысы ясарга теләделәр, ә мин милли моңнар эзләдем, опера сәхнәсе артындагы тормышны яратмадым. 

Яшь чакта әтием Европага китәргә тәкъдим иткән иде. Китмәдем. Ә мин илләр буйлап йөрдем, һәр атна саен очкыч белән кайсы илгә кирәк, шунда оча идем. Инде әти вафат, әни 33-нче елгы, шөкер исән. Гаиләдә без ике бала үстек. Энем – Альпарслан, көчле дигәнне аңлата. Ул консерва-ториядә этно-музыка бүлеген тәмамлады. Кардәшем татарча белми. 

Ничек ансамбльгә кушылып киттем соң? Шулай чираттагы имтиханны тапшырырга торам. Шунда “Тумада” ансамбле җитәк-чесе мине үзләренә чакырып: “Килеп бер татар җыры җыр-лыйсыңмы?” – диде. Шулай итеп, менә 34 ел шул ансамбльдә җырлыйм. Һөнәрем, туган телем аша чит илләрдә үз мәдәниятемне күрсәтү искиткеч рәхәтлек бирә. Акча җыймадым, бушка тамаша күрсәтеп йөредек. Безне чакыру-чылар ашата, кунакханәгә урнаш-тыра, кулга эләккән акчага бүләк алам. Башкортстанда да чыгыш ясадык без. Нефтекамада “Дуслык җыры– 98” конкурсында лауреат булдык.

300-дән артык уен коралыбыз бар, концертларда катнашабыз. Фольклор-импровизацион номер-лар куябыз, биибез, мөнәҗәтләр әйтәбез. 

Сандугачның балалары

Нигә сигез булмаган, 

Алар сигез булыр иде, 

Дөнья тигез булмаган .

Самавырлар кайнатып, борынгы вакыйгаларны сурәтләп, театрлаш-тырылган тамашалар куябыз.

Самавыр куйдым кайнарга,

Кайнамый өрмәгәнгә, 

Сагыну түгел  саргаерсың,

Ел тулды күрмәгәнгә

дип, җырлый-җырлый, кунак-ларны чәй белән сыйлыйбыз.

Талгын гына җырлап уйныйбыз, халык ял итеп утыра. Релакска керәләр, нервлары тынычлана. Алты ел Австриядә институтта терапевт буласы кешеләрне җырларга һәм биергә өйрәттем. Пентотоник музыка кешеләр өчен дәва ул. Бу терапияне халыкка таратам, Аллаһ миңа шушы эшне кушкан. Төркиядә үскән хатын-кыз буларак иң авыр эшне алып бардым. Ә анда иң мөһиме – намусыңны сакларга тиешсең. Америкада да, Европада да йөрдек. Кайда да үрнәкле булырга тиешсең. Мине фәрештәләрем дә саклады. Минем иптәшләрем булсынмы, һәрберсе мине саклап торды. Начар кеше миңа тимәде, начарлык теләсә үзе зарар күрде. Өйләнешергә күп кеше тәкъдим ясады. Әмма мин сәнгатькә хезмәт итәргә тиеш идем. Мин үз эшемә кияүгә бардым булып чыкты.

Ә әтием исән вакытта барыбер туган якларын, әтисен күрде. Сугыштан соң 35 ел узуга монда кайтты ул, әтисе белән күреште. Әнисе вафат иде. Дәүәти төш күргән, вакыт килеп җитүен аңлаган. Һаман Мәхмүтен көткән. Әтием дә күңеле белән әзерләнеп, Уфага җыенам дигәч, әни бар диде. Бергә йөреп кайттылар. Озак та тормый, бабам вафат булды. 

Тамырлары Башкортстаннан бул-ган бу төрек татар кызы 5 яшендә үк беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, “И туган тел”не җырлаган. Үсеп җиткәч, үзлектән татар телен өйрәнгән. Бүген иҗтимагый эшчәнлегеннән тыш, җыр-моң белән Җир шарының бихисап күп илләрен гизә, төрки дөньяның мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итә. Җаны-тәне белән татар булып калган Гөлтан ханымның бу сыйфатлары безгә дә үрнәк булырлык.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>