Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Сахалин татарлары әләме”

  Бу юлы ерактагы кардәшләребезнең кайсысы белән таныштырырга дип йөри идем, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сахалинга эш сәфәре кылуы мәгълүм булды. “Болай булгач, Сахалин татарларының эшләре алга китәчәк” дигән ышаныч туды. Чөнки аларны борчыган эшләрнең бихисап күп булуы сер түгел иде. 


Ерак Көнчыгыш татарларының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Зәкия ханым белән без ике тапкыр Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнаштык. Быел форумның чираттагы эш көне тәмамлангач, Бауман урамындагы бер кафега кереп, Русиянең төрле почмакларыннан килгән 4-5 ханым гәп корып утырдык. Сахалинның төбәк татар милли автономиясе рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены делегаты Зәкия Вәлитовадан илебезнең ерак Көнчыгышында яшәүче милләттәшләрнең хәл- әхвәлен шунда белештек. Читтәге милләттәшләребезнең яшәеше гаҗәеп үзенчәлекле, чуар, төрле һәм катлаулы ул. Уфадан 8572 чакрым ераклыкта урнашкан Сахалинда да тормыш агышы күп уңай үзгәрешләр көтә. Алар көткән очрашу, ниһаять, булды. Рөстәм Миңнехановның Сахалин һәм Курил татар җәмәгатьчелеге җитәкчеләре белән очрашуы милли үсеш юнәлешендә “бозны кузгатыр” кебек. Соңгы җанисәп буенча 5 мең, татар иҗтимагый оешмасы мәгълүматы буенча 30 мең татар яшәгән Сахалин ягында ниләр бар?

 “Монда татарлар 1930 елларда килә башлаган”, – дип сүз башлады Зәкия ханым. “Татарлар Ай елгасы буенда авыл төзегәннәр һәм Айһанә дип атаганнар, арытаба аңа Советское атамасы бирелгән. Татар өйләре, татар коелары, татар зиратлары сакланып калган. Казаннан килгән кунакларны әле дә шунда алып барабыз. Татарларны вербовать итәргә килүчеләр матур төсле сурәтләр күрсәтеп, бу якларны алмалар, персиклар үскән як дип ымсындыралар. Кемнең рәхәт яшисе килми инде? Сугыштан соң ачлык вакытында анда да өч бала белән генә кабул иткәннәр. Әти-әниләр балаларын туганнарына яздырып, нәсел-нәсел күченгән. Монда аларны, әлбәттә, оҗмах бакчалары көтеп тормаган. Юлда ачлы-туклы интегеп килгән кешеләрне ат абзарларына урнаштырганнар. Күп вәгъдәләр урынына күп нужа күргәннәр. Юл михнәтен кичеп килгән халыкның кирегә кайтырлыгы да калмаган. Биредә алар сугыштан соңгы елларда икътисадны күтәргәннәр. Бу як халкы моны онытмаска тиеш”.

1947 елда авылга нигез салынган, шул елда беренче татар зираты ачылган. Тора-бара милләт язмышы зиратлар, тел, кием, йола-гадәтләрнең асылын югалтуы, эзсез үлә баруы белән билгеле. “Туган тел” оешмасы барлыкка килгәч кенә татарлыгын саклаган, сагынган буын дәртләнеп киткән. Зәкия ханымның Сахалин татараларын саклап калуда зур эшчәнлеге бар. 1982 елда комсомол юлламасы белән монда барып чыккан яшь белгеч бирегә яңа сулыш алып килә. Татарстанда үсеп, Ульяновскида сәүдә техникумын тәмамлаган кыз 3 елга дип китә һәм шунда берегеп кала. Кечкенәдән чая, малайларга “маһ” бирми үскән мишәр кызы бирегә килеп төшкәч тә югалып калмый. “Татарым өчен җанымны да ярып бирергә әзермен”, ди ул. Шахтерский шәһәренә килеп төшкән кызның бер чемодан дини китаплары (бабасы дини кеше булган), хәтере тулы җырлар була. “Ә монда берни дә юк. Мин боларга табыш булдым. Шәһәр кечкенә. Апалар безне карап, күз-колак булып, һәр адымыбызны тикшереп кенә торалар. Татар оешмасы кебек берләшеп, “Нардуган”, “Нәүруз”ны уздыра башладык. Әниләр алдан ук сарык ите салып җибәрәләр, хатлар язып, дини бәйрәмнәр турында искә төшереп торалар иде. Әти-әнием татар канлы итеп үстергәннәр, ә монда кешеләр куркып мескенләнеп беткәннәр. Шуны күреп йөрәгем әрнеде. Айһанәдә өйләре чүгеп беткән, шунда яшәүче әбиләр бернигә зарланмый яшәгән булалар. Эшне башлап җибәрү кыен булды. Ни кирәген әйтергә дә, кирәк вакытта сорап алырга да өйрәндек. Хәзер безнең 5 шәһәрдә сабантуйлар уза. 11 ел элек “Туган тел” оешмасын төзедек”. 

 Зәкия ханым аның җитәкчесе. Иҗтимагый оешма беренче сабантуйны үткәргән һәм беренче татар мәктәбен ачкан. Аңарчы соңгы сабан туе 1962 елда узган булган. “Балалар сабантуен аерым уздырабыз. Өлкәннәр җыелганда аларга игътибар җитми. Ә болай аларны җыябыз, татар киемнәрен үзләре табып кия (башта баш тарталар иде), алар бәйрәмнең уртасында. Мең төрле халык җыела, осталар мәктәбе уздырабыз. Чәк-чәкне болгатып карау өчен чират тезелә. Буклетлар ясыйбыз, спортчылар килә, җиңүче балаларга спорт әйберләре бүләк итәбез. Ә сарыкны чалып, пылау пешереп меңләгән кешене сыйлыйбыз”. 

“Тарихи хәтер” акциясе буенча татарларның тарихын искә төшерү буенча эш алып барыла. Бу көннәргә кадәр иң үзәккә үткән мәсьәләләр мәрхүмнәрне җирләү, аерым зират, мәчет булмауга бәйле була. Хәзер өмәләр еш оештырыла. Мөселман зираты аерым сектор булып, шлагбаум куелган, теләсә кем керми. Сугышта катнашкан татарлар хөрмәтенә мемориаль һәйкәл куйганнар. “Элек безне моргка кертмиләр иде. Бервакыт, телевидение, журналистларны чакырабыз дигәч кенә керттеләр, суны сатып бирәләр иде. Төрлесен күрдек, кичердек, көрәштек, йола-гадәтләрне тергезү буенча алга китеш бар. Өлкән яшьтәге апа-абыйларны мөселманча җирләү үзе бер проблема. Алар үзләрен татар дип тоя, “мин үлсәм, мине татарча күмегез, табутта күммәгез” дип язып калдыралар. Чөнки беләләр – башка әбиләрне рус халкы традицияләре белән җирлиләр, шуннан куркалар. Бик күп аңлату эшләре алып барабыз. Монда безнең халык дини гыйлем, рухи азыкка зур мохтаҗлык кичерә. Аеруча кечкенәдән дингә якын булып үскән өлкән буын башка диннәр йогынтысы белән күмелүдән курка. Яшь буын тулысынча диннән, гореф-гадәтләрдән киткән, аларның исемнәре дә урысча, телләре дә, үзаң да юк дәрәҗәсендә. Ике якка да ярап, әти-әниләрен балалары ярым мөселманча, ярым православие дине буенча җирләргә тәкъдим итәләр. Миңа бик авыр моны ишетергә. 50х50 мөселман булмый, үземә гөнаһ алмыйм дип, шактый аңлату эше алып барам. Мин мәетләрне юам, ясиннар укыйм, чиста кәфенгә төреп салам, ә оныклары аларга поминка ясыйлар,“кеше көлмәсен” диләр. Монда 33 чиркәү бар. Ә без мәчетсез интектек. Сахалин өлкәсенең башкаласы – Көньяк-Сахалинск шәһәрендә мәчет ачу үтенече белән безнең күп тапкырлар җирле хакимияткә мөрәҗәгать иттек. Яңа губернатор эшкә тотынгач та, безнең белән очрашты. Мин аңа барын да, ничек бар, шулай әйттем. Бик яхшы кеше ул. Шул ук кичне җыеп алып татарларны нигә кимсетәсез дип катгый сөйләшү алып барган. Шунда ук карарлар әзерләнеп, безгә шартлар булдырылды. Мәчеткә бетон ангар бирделәр, анда ремонт ясатып, манара куйдылар. Офис бирдертте. Арытаба мәчет төзү планы бар. 

Зәкия ханым белән әле дә аралашып торабыз. Олы яшьтәге татар апа-абыйларны Җиңү көненә, Бөтендөнья Татар конгрессы чакыруы буенча Казанга алып килгән. Аларны кунакханәдә кундырып, ял иттерә – иттерә китереп җиткергән. “Бездә Татарстан вәкиллеге эшли башлады. Татарстан белән Сахалин килешүе 1992 елда төзелгән булган. Без Татарстан белән хәләл ризык мәсьәләсен хәл итәргә телибез. 2005 елда Ерак Көнчыгыш федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Камил Исхаков килде. “Кая сезнең сабантуй, мәчетегез кая? Алар булмагач монда татар да юк”,– диде. Шунда ук Владивостоктан милләттәшләр килеп, сценарий төзеп, сабантуй уздырдык. 

Бөтен мәшәкатьләре белән шушы җирне яратып яшибез. Ирем белән улыбыз Илмир, кызыбыз Эльвираны үстердек. Ике оныгыбыз бар. Илмир биш вакыт намазын калдырмый. 

Барын да вакытында эшли барырга кирәк бит. Малай чагында тәре табып кайтып, барысы да тага, миңа да кирәк дип әйткән иде. Авылга алып кайттым, әти намазга бастырды, кулдан дисбе ясап бирде, исемнәр турында да аңлап килде. Ел саен ике ай балаларны татар мохитендә яшәтеп, саклап калдым. Мохит нинди йогынты бирә, балаң шундый була”. 

Бөтен яшәеше, булмышы татарны саклап калуга багышланган Зәкия ханымның. Олы йөрәкле, милләте өчен җан атучы ханымны быел “Ел кешесе” исеменә тәкъдим иткәч тә, тавыш бирүчеләр исемлегенә укытучылар, врачлар, башка татарлар, яшьләр кушылды. Декабрьдә, Алла боерса, нәтиҗә билгеле булачак. Төрле халыклар белән тату эшләп, татар милләтен күтәрү максатында биш грант откан, алда әйтелгән эшләрнең башында йөрүче Зәкия ханымны Сахалинда татар әләме кебексең дип атыйлар. Хак бәя түгелмени? “Сахалин татарлары” төбәк милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының рәисе итеп Ренат Шәйдуллинны сайладык. Яшь егет, хәрби, булдыклы, төгәл, сабыр Ульян мишәре. Актив эшкә тотынды. Дәрәҗәбез арта, һәр ярдәм бәяләнә. Сахалин татарлары китабын чыгарырга әзерлибез. Элек никадәр кимсенергә туры килгән – искә төшерәсе дә килми. Сахалин татарларына Татарстан белән тыгызрак элемтә һәм яклау кирәк. Без Казан ярдәменә ышанабыз, – ди Зәкия ханым. 

Рөстәм Миңнеханов Сахалинга баргач, милләттәшләрнең мәдәниятен саклау һәм үстерүдә уңай шартлар тудырган өчен төбәк губернаторы О.Кожемякага рәхмәт белдерде. Шунда ук киләчәккә кагылышлы проектлар турында сүз алып барды. Яшьләрне Казанга укырга чакырды. Бу көнне Ерак Көнчыгыш сабантуе уздыру турында да сөйләшү булды. Ул тамырын онытып барган татарларны уятып, шул җирлектә кабат берләштерер чара булырга тиеш.

 

Алсу Төхвәтуллина.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>