Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Ул шәхесне белгән

Светлана Баишева Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә яши. Хаклы ялга чыкканчы «Хореографик миниатюралар» үрнәкле балалар ансамбле белән җитәкчелек иткән. Шул елларда ансамбль “Без балачак иленнән” республика фестивале, Бөтенбелоруссия милли мәдәниятләре фестивале, “Алтын бал корты” халыкара фестивале лауреаты дәрәҗәсенә ирешә.

 

 

Остазы Елена Войтовичта җиде яшьтән балет сәнгате белән мавыккан кыз Уфа опера һәм балет театрында кардебалет бии башлый һәм беренче категорияле солистка булып, 37 яшендә хаклы ялга киткән. “Күп кызларның хыялы булган балерина һөнәре бик зур тырышлык һәм түземлек таләп итә. Ничек авыр икәнен белсәләр... тиреңне сөртеп, күпме сөлгене сыгасың... ”, – ди Светлана ханым. 

 – Пионерлар сараенда озак кына эшләдем. Иремнең әти-әнисе үтенгәч, алар янына Белоруссиягә күчендек. Бик үкенәм. Сагынам. Уфага бик кайтыр идем, әмма балалар анда төпләнгән инде...

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында очрашкан танышым турындагы язмага шунда нокта да куеп булыр иде. Әмма  йөзләгән делегатлар арасыннан аның өчен генә эзләп тапмадым Светлана ханымны...

Узган гасырның 50нче еллары башында Уфа балет түгәрәгенә йөргән балалар композитор Йозеф Байерның (либретто авторлары Иозеф Хасрейтер һәм Франц Гауль)«Фея кукол» ( башта ул “Курчаклар кибете” дип атала) балетын бии. Романтик стильдәге бер акттан торган әкият - балет беренчегә Венада 1888 елда куелган була. Уфа балетмейстерлары да аны башкалабыз сәхнәсенә чыгара. Безнең өчен бүген аның мөһим өлеше шул – анда кунагыбыз Светлана Баишева булачак дөнья бию сәнгате йолдызы якташыбыз Рудольф Нуриев белән төп рольләрдә була. Дөньяви биеклектәге останың балачагын, иҗатта беренче адымнарын, күтәрелеш чорын яхшы белгән Светлана Гыйндулла кызын шуның өчен эзләп таптым бит. 

 –  “Фея кукол” Рудольф өчен махсус куелды дисәм дә, хилафлык булмас. Чөнки бу малай үзенең беренче адымнарында ук сәләтле икәнлеген таныткан иде. Мин – курчаклар алиһәсе, Рудольф малай булып биеде. Миңа ул вакытта 11 яшь, аңа 14 яшьләр тирәсе иде. Безнең дуэтның чыгышларын бик хуплап каршы алдылар, яхшы бәя бирделәр. Мин аның партнершасы, һәм әйтергә кирәк, беренче партнершасы булганмын. 

Шуннан озакламый ул опера һәм балет театры каршындагы студиягә китте. 1952 – 53 елларда балет түгәрәгенә йөрде, 1955 елда Ленинград хореграфия училищесына укырга керде. Без аның белән аннан алдагы елларда Уфа Пионерлар йортында балет түгәрәгенә бергә йөрдек. Рудольф Ленинградка укырга киткәч башкача очрашмадык, ул үз язмышы белән китте.

Нәрсә әйтәсем килә – Рудольф безнең өчен йолдыз булды. Аңа сокланып карый идек. Аның үсешенә тирән йогынты ясаган тагын бер шәхес – ул аккомпаниатор Ирина Александровна Воронина булды. Аның ярдәмендә Рудольф биюнең бөтен матурлыгын аңлады, фортепианода уйнарга өйрәнде.

Рудольф белән без 3 ел биедек. Еш кына пионер лагерьларена барып чыгыш ясый идек. Безнең балачак әлеге чор үсмерләренекеннән бик аерыла иде. Берниебез дә юк иде, әмма үзебезне шат һәм бәхетле тоя идек. Шул гастрольләребездә безгә И. А. Воронина аккордеонда уйный иде. Украин биюен, мазурка, мәктәп вальсы һәм башка биюләрне дә башкара идек. Күбесе онытылып бара икән. Мин  үзем укытучылардан да, партнерлардан да уңдым. Рудик, без аңа шулай дәшә идек, сәләтле биюче буласын тиз танытты. Ул армый-талмый берничә сәгать дәвамында бии ала, гел сикереп кенә тора иде. Барысы да кайтып беткәч калып бии, аны ахырда Пионерлар сараеннан көч-хәл белән куып кына кайтарып җибәрә торган булганнар. Үзе дә, берәр сәбәп белән репетиция өзелсә, тавыш күтәрер иде.  Үзенә дә, башкаларга карата да бик таләпчән кеше булды. Биегәндә кулны дөрес бирмәсәң дә “пыр” туздырып ташлый, сугып алырга да күп сорамый иде. Ә гафу үтенми иде... Кайвакыт аңа үпкәләп, качып кына елап алсам да, гаделлеген аңлап кичерә идем. Аның белән эшләве бик рәхәт булды.

   Уфа кызы Светлана Гыйндулла кызы Баишева (аның фамилиясен еш кына дөрес әйтмиләр һәм ул “и” хәрефен “й” га үзгәртеп, басым беренче иҗеккә күчеп, Байшева булып китә) безнең редакциягә алып килгән юл өстендә урнашкан 44 санлы мәктәпне тәмамлаган булып чыкты. Уфа тормышы белән кызыксынып яши, бергә яшәгән күршеләрен, шул исәптә билгеле биючебез, кайчандыр аралашып яшәгән Фирдәвес Нафикованы сагынып искә алды.

Сәнгатькә омтылыш, тырышлыкны Ходай аңа кызганмаган. Әнисе Гамбәр Гайнислам кызы күмәк гаилә учагын сүндерми балалар баккан. Әтиләре Гыйндулла Хәйрулла улы җаваплы урында хезмәткәр булган, гармунда, рояльдә уйнаган. Авыр чорлар кичергән кеше буларак, үзен батрак малае дип сөйләгән. “Әтине туган авылында һәрвакыт бик зурлап, көтеп алалар иде”, – дип искә алды Светлана ханым бу очрашуда. Үзе Уфада яшәгәндә тормышка чыккан. Иптәше институтны тәмамлагач, Белоруссиягә эшкә җибәргәннәр. Кабат кайтканнар һәм тагын китәргә туры килгән. Шулай йөрәгенә якын туган ягыннан еракта торып калган ул. 

Язмыш кешене кайларда йөртсә дә, балачак, яшьлек эзләре калган туган җир һәрвакыт үзенә тартып тора. Тик һәр очракта да кире кайтулар гына мөмкин булмый. Туган җирнең тарту көче генә еллар узган саен артканнан арта. И, газиз Туган җир!

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>