Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Гарәп дәүләтләре ник гаугалаша?

Агымдагы атнада гарәп илләре арасында тынычлык югалды. Җиде ил—Сәгуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бахрейн, Йәмән, Мисыр, Ливия һәм Мальдива Республикасы — бер-бер артлы Катар дәүләте белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде. Аларга Иордания, Мавритания һәм Комор утраулары союзы кушылды. Бу илләрнең барысы да Катарны “Ислам дәүләте” һәм “Әл-Каида” кебек террор оешмаларына булышлык күрсәтүдә һәм шулай ук гарәп дәүләтләрендә эчке сәяси хәлне какшатуда гаепләде. Бу хәлләрдән соң Катарның чит ил эшләре министрлыгы элеккеге дусларның дипломатик элемтәләрне өзүе үзен-үзе акламый, буш урындагы гаепләүләргә нигезләнгән дип, килешүгә чакырып белдерү ясады. Шул ук вакытта Катар властьлары илдән ХАМАСның 6 лидерын куып чыгаруын белдерде.

Җитмәсә, моңа кадәр тыныч кына яшәгән Иранда шартлаулар яңгырады. Ил башкаласы Тегеранда икеләтә теракт булуы аеруча хафага салды. Террорчылар парламент бинасына һәм илнең беренче югары лидеры Аятулла Хомейни мавзолеена һөҗүм ясады. Мәгълүматларга ярашлы, 13 кеше һәлак булган, 39 кеше яраланган.
Иранның махсус хезмәтләре үзләрен көчле һәм нәтиҗәле эшләүче орган, зур терактларны кире кагарга сәләтле итеп күрсәтүенә карамастан, террорчылар шыгыйлар иленең йөрәгенә сиздерми үтеп кереп, төп объектларга — закон чыгару үзәгенә һәм илнең рухи символына —һөҗүм итте. Теракт өчен җаваплылыкны “Ислам дәүләте” террор оешмасы үз өстенә алды. Әлеге явыз төркем бу илдә яңа терактлар оештырырга вәгъдә иткән.
Иранның Ислам революциясе сакчылары корпусы һөҗүм итүләргә Сәгуд Гарәбстанының да катнашлыгы бар дип белдерде. “Террор акты АКШ президенты Д.Трамп террорчыларга булышлык күрсәткән дәүләтләр башлыклары белән очрашканнан соң булды”, дип белдергән алар.
Бергә берләшеп яшисе урынга мөселманнар бер-берсенә гаеп атып, дошманлашалар. Кая бара бу дөнья?

Сәясәттә саташулар күбәйде

Узган атнада Петербургта халыкара икътисади форум эшләде. РФ президенты Владимир Путин шушы форум барышында Американың NBC News журналисты Мегин Келлига интервью бирде. Әңгәмә барышында Владимир Путин бик күп җор сүзләр әйтте. Менә аларның кайберләре.

Русиянең АКШтагы илчесенең Трамп командасы белән элемтәсе турында: “Бу ниндидер саташу, һич туктый алмыйсыз. Сезгә берәр төрле таблетка бирергәме икән! Кемдә таблетка бар? Таблетка бирегез! Чынлап та. Минем җавап — юк!.. Илче кем беләндер очрашкан имеш! Ә илчегә ни эшләргә соң? Бу аның эше, ул аның өчен акча ала... Ул бит дипломатия хезмәте!”

Тулысынча:Сәясәттә саташулар күбәйде

Чүп-чарга каршы көрәш


Русия хөкүмәте русиялеләргә чүп-чарны эшкәртүгә сатарга рөхсәт бирүче закон проектын хуплады. Әлеге закон проектының инциаторы — Төзелеш министрлыгы. Документка ярашлы йорт хуҗалыклары аерым җыелган чүп-чарны лицензиясез эшләгән эшкәртү компанияләренә сата һәм транспортировщиклар белән килешүләрне үзаллы төзи алачаклар.
Русия президентының табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов белдерүенә караганда, безнең илдә, ким дигәндә,
60 миллиард тонна көнкүреш калдыклары җыелган. СССР чорыннан алып макулатураны эшкәртү 50 проценттан 7 процентка кадәр калган.
Хәтерегездә булса, былтыр декабрьдә президент Владимир Путин, чүп-чар өемнәрен бетерергә чакырып, проблемага аерым игътибар бүләргә кирәклеген ассызыклады.

Мәскәүдә давыл котырды

29 майда көчле давыл чыгып, илебез башкаласы Мәскәүгә зур казалар китерде: 11 кеше һәлак булды, 168 кеше яраланды. Яраланучыларның 1460-ы дәваханәгә салынган. Пациентларның сигезе авыр хәлдә. Яраланучылар баш мие җәрәхәтләре алган, кул-аяклары сынган, умыртка сөякләре җәрәхәтләнгән һ.б. Бу Мәскәүгә соңгы 100 ел эчендә ябырылган иң көчле давыллы яңгыр булды дип бәяләде белгечләр.

Русия хөкүмәте якыннарын югалткан гаиләләрне ярдәменнән калдырмаячагын белдерде.
Кичә Мәскәү шәһәре хөкүмәте утырышында табигать афәтеннән һәлак булучыларны бер минут тын торып искә алдылар. Шәһәр хакимияте һәлак булучыларның гаиләләренә берәр миллион сум күләмендә компенсация түләячәген белдерде. Утырыш вакытында ярдәмгә мохтаҗлык кичергән яраланучылар санын да ачыкладылар. Бүген дәваханәдә ятучылар 500 меңәр сум компенсация алачак. Амбулатор ярдәм алучыларга исә 100 меңәр сум түләнәчәк. Мэрия шулай ук давыл корбаннарын соңгы юлга озату мәшәкатьләрен дә үз өстенә алды. Давыл нәтиҗәсендә әтисен яисә әнисен югалткан балаларга ай саен 13 мең сум күләмендә компенсация түләү каралды.
Мәскәүдә янә давыл котыруы ихтимал. Илебез башкаласында хәвефнең “сары дәрәҗәсе” игълан ителде.

Трампның тупас гамәле

АКШ президенты Дональд Трамп, алгы рәткә басу өчен, Черногория премьер-министры Душко Маркевичны тупас итеп төртеп җибәреп бар дөньяны гаҗәпләндерде. Вакыйга Брюссельдә НАТО секретаре Йенс Столтенберг үзенең кунакларын, альянс әгъзалары-ил җитәкчеләрен очрашу урынына алып барганда НАТО саммиты вакытында булды.
Бу тупаслыктан соң Черногория премьер-министры хәтта бераз һушын җыя алмый торган диләр. Соңыннан ул Америка президентының бу кыланышына үпкәләмәвен белдерде.
Душко Маркович әйтүе буенча, бу хәтер калдырырдай вакыйга түгел һәм АКШ президенты, иң көчле дәүләт җитәкчесе буларак, беренче рәттә торырга лаеклы. “Каза күргән” хөкүмәт җитәкчесе бу вакыйгага игътибар бирмәвен, әмма җәмәгатьчелек резонансы тууы сәбәпле җавап бирергә мәҗбүр булуын белдергән. “Мин искә дә алмадым, ләкин соңыннан социаль челтәрләрдә бу уңайдан кешеләрнең реакциясен күрдем, бу хәтер калырдай очрак түгел, башка төрле кабул итә алмыйм. Журналистларның бу күренешне төрлечә бәяләве сәбәпле, АКШ президентының беренче рәттә басып торырга тиешлеге табигый дип әйтергә телим. Ул урын аныкы”, дигән белдерү ясаган.
Черногория беренче тапкыр НАТО саммитында катнашкан. Әйткәндәй, Америкада Д.Трамп Черногория премьер-министры каршында гафу үтенергә тиеш дигән петиция астында култамга җыя башлаганнар.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>