Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Принцларга хөкем яный

Ришвәтчелек дигән зәхмәт дингә баткан Сәгуд Гарәбстанын да тетрәтә башлады. Анда 5 ноябрьдә ришвәтчелектә гаепләнеп, 11 принц кулга алынган. Шулай ук югары вазифа биләгән берничә чиновник та алар рәтендә. Бу турыда Сәгуд Гарәбстанының Ришвәтчелеккә каршы милли комитеты карар чыгарган. Ә аның башлыгы итеп бу көннәрдә тәхет принцы Мөхәммәт бән Сәлмән билгеләнгән.
Хәзер исә Сәгуд Гарәбстаны хөкүмәте ришвәтчелектә гаепле дип шик астына алынган принц һәм чиновникларның 800 млрд. доллар акчаларын конфискация-
ләргә җыена. Әмма акча чыганакларының шактый өлеше чит ил банкларында ята икән, бу исә акчаларны илгә кайтаруны катлауландырачак. Әмма акчаларның зур булмаган өлеше дә Сәгуд Гарәбстанының финанс хәлен яхшырта алыр иде дип бәян итә матбугат чыганаклары. Чөнки озак вакыт нефть бәяләренең түбән торуы, шулай ук резерв фондын да файдалану хөкүмәтне халыкара базардан үтечкә акча алып торырга мәҗбүр иткән.

Тулысынча:Принцларга хөкем яный

Гражданнар сугышы яныймы?

Каталония парламентының Испаниядән бәйсезлеге өчен тавыш бирүе — көзнең иң зур вакыйгаларының берсе. Мадрид тавыш бирү нәтиҗәләрен танымады. Испания премьер-министры Мариано Рахой Каталония депутатлары карарларына бәйле рәвештә Министрлар советының ашыгыч утырышын җыйды. “Испания — җитди ил һәм бөек милләт, без берничә кешенең безнең конституцияне юк итәргә җыенуына түзеп тормаячакбыз”,—дип белдерде Рахой. Киңәшмәдә Карлес Пучдемонны Каталония башлыгы вазифасыннан читләтү турында әйтелде.

Тулысынча:Гражданнар сугышы яныймы?

Иранга юл

Русия президенты Владимир Путинның Тегеранга эш сәфәре — атнаның төп халыкара вакыйгасы булды. Тегеранда Русия, Иран һәм Әзербайҗанның өчъяклы саммиты үтте.
Иран һәм Русиянең уртага салып сөйләшер темалары күп. Ике ил дә Сүрия конфликтын чишүдә мөһим роль уйный. Сүз Якын Көнчыгыш төбәгендәге иминлек мәсьәләләре турында барды. В.Путин сәяси мәсьәләләр буенча ил президенты Хәсән Роуханидан тыш, Иранның югары рухи лидеры аятулла Али Хаменеи белән фикер алышты. Ул Тегеран белән Мәскәү хезмәттәшлеге АКШны изоляцияләү мөмкинлеген бирәчәк, дигән фикерен белдерде. “Бергәләшеп доллардан баш тартып һәм икътисади операцияләрдә аны милли валюталарга алмаштырып, Америка санкцияләрен кире кага һәм АКШны изоляцияли алабыз”,— диде ул.
Өч ил президенты сәясәттән тыш, энергетика һәм транспорт тармакларындагы проектлар турында сөйләште. Сүз Санкт-Петербургтан алып Мумбайга кадәр “Төньяк—Көньяк” транспорт коридорын булдыру турында барды. Бу илләр арасында сәүдә уңышлы үсешә. Өч ил дә углеводород экспортлый.

Тулысынча:Иранга юл

Бәйләнчек депутатлар

Берничә атна элек АКШта Голливуд продюссеры Харви Вайнштейнның актрисаларга җенси теләк белән бәйләнүе турында зур гауга туган иде. Шул вакыттан алып гауга көчәйгәннән-көчәя бара. Чөнки йогынтылы ир узаманнарының җенси бәйләнүе турында бик күп хатын-кызлар кычкырып әйтә башлады. Хәтта алар, ягъни актрисалар, җырчылар, сәясәтче хатын-кызлар “Мин дә” дигән кампания башлап җибәрделәр. Бу эштән француз хатын-кызлары да читтә торып калмады. Франция парламентының бер депутаты ярдәмчесе Марин Тонделье хатын-кызларга бәйләнергә әвәс булган аппарат хезмәткәрләре һәм депутатларның кара исемлеге булуы хакында белдерде. Франция властьларындагы кайбер чиновникларның ярсулы романнары бар дөньяга мәгълүм һәм шуңа да чиксез аптыраулар да юк кебек. Ә менә күпләребез кырыс-коры дип санаган Англиядә дә шундый ук хәл майтарып яталардыр дигән уйлар башка килгәне юк иде. Бу көннәрдә Бөек Британиядә низаг туды: ил парламентының 4 депутаты хатын-кызларны капшаган.

Тулысынча:Бәйләнчек депутатлар

Сүриягә, ниһаять, тынычлык килерме?

Сүриядә 2011 елның мартында башланган сугыш, ниһаять, тукталуга таба бара. Хөкүмәт гаскәрләре Русия офицерлары булышлыгында “Ислам дәүләте”, “Ән-Нүсрә” һ.б. террор төркемнәренең боевикларын тончыктырдылар. Илдәге оппозиция дә тынычлык режимына кушылды. Бүгенге көннәрдә кешеләр яшәгән урыннарына әйләнеп кайта. Берләшкән Милләтләр Оешмасы белдерүенчә, ярты миллионга якын кеше туган җиренә кайткан. Кешеләр азат ителгән Дэйр-әз-Зора, Хама, Хомс, Алеппо, Маскан калаларына кайта. РФ Оборона министры Сергей Шойгу Сүриянең 500 мең квадрат километрдан артык җиренең боевиклардан азат ителүен белдерде. Барлыгы 998 шәһәр һәм торак пункты боевиклардан тазартылган. Хәзер илдә тыныч тормышны тергезү эшләре бара. Сергей Шойгу белдерүенчә, бүген “Ислам дәүләте” боевиклары контроле астында Сүриянең чама белән 5 процент җире калган. “Русия Һава-космик көчләре” операциясе башланганга кадәр “Ислам дәүләте” боевиклары Сүриянең 70 проценттан артык җирен үзенең контролендә тота иде. Искә төшерик: Русия 2015 елның сентябреннән алып Сүриядә террорга каршы операция алып бара.

Тулысынча:Сүриягә, ниһаять,  тынычлык килерме?

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>