Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Абхазиягә сәфәр

Атна башында РФ президенты Владимир Путин Абахазиягә сәфәр кылды. Ул илнең курорт шәһәре Пицундада республика президенты Рауль Хаджимба белән очрашып сөйләште.
Атап әйткәндә, сүз оборона һәм икътисад мәсьәләләре турында барды. Владимир Путин Абхазиягә 2009, 2011 һәм 2013 елларда сәфәр кылган иде.
Рауль Хаджимба Русия президентын Абхазиядә кабул итү зур шатлык һәм дәрәҗә дип белдерде. Ул 2017 елда республикага Русия инвестиция программасының күләме 2,5 млрд сумнан артып китә дип билгеләде. Ике ил арасында товар әйләнеше 7млрд.-тан 24,6 млрд. сумга кадәр җиткән.
Ә хәзер искә төшерик: Грузия- Көньяк Осетия конфликтынан соң 2008 елның августында Русия Абхазиянең бәйсезлеген таныган иде.

Тулысынча:Абхазиягә  сәфәр

Пыран-заран китерә

 Үзбәкстан президенты Шәфкать Мирзиеев илнең прокуратура хезмәткәрләрен пыран-зыран китереп тиргәгән. Аның сүзләре буенча, бу күзәтчелек ведомствосын Ислам Кәримов чорында эшли башлаган хезмәткәрләрдән тулысынча азат итәргә кирәк. “Гафу итегез мине,—дигән ул,— мин прокурорларны өнәп бетермим. Бу турыда ачыктан-ачык әйтәм. Ни өчен дип сорасагыз, әйтәм. Мин район хакиме (безнеңчә – башлык) булып та, өлкә хакиме булып та эшләдем һәм мин аларның үзләрен ничек тотуларын имеш-мимешләр буенча гына белмим. Прокурор булып алгач та, аларның хәтта йөрешләре үзгәреп китә, һаваланып, кеше танымый башлыйлар”.

Тулысынча:Пыран-заран    китерә

Байлар кая китә?

Соңгы 3 елда Русиядән 6 мең миллионер һәм миллиардер чыгып киткән, ә соңгы 13 елны алганда аларның саны 20 меңгә җиткән. Аларның да ниндиләре – доллар белән генә эш иткәннәре.
Бар дөнья буенча иң бай кешеләрне хезмәтләндерүче “Knight Frank” әйдәүче халыкара консалтинг компаниясе үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, 2003-2013 еллар аралыгында безнең илне 14 мең миллионер һәм миллиардер ташлап киткән. Бу гомум байларның 17 проценты дигән сүз. Әлеге күрсәткеч буенча Русия дөньяда бишенче урында тора.
Ник безнең байлар чит илләргә чыгып китүне хуп күрә? Сәбәпләре берничә, ди экспертлар. Тәү чиратта – дәүләтнең бизнеска кирәгеннән артык кысылуы һәм законнарның әледән-әле үзгәреп торуы. Властьның көнбатышка карата кире мөнәсәбәттә булуы һәм офшорлыкны чикләү турында законның, ягъни финансларны ялган фирмалар аша читкә чыгаруны тыюның да йогынтысы булмый калмагандыр.
Әйткәндәй, 2015 ел башыннан “Контрольдә тотылучы чит ил компанияләре табышларына һәм чит ил оешмалары керемнәренә салым салу турында” закон үз көченә кергән иде. Аңа ярашлы, илдәге салым түләүче гражданнар салым хезмәтенә чит ил компанияләре эшендә катнашуы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Шулай ук бу оешмалар алган бүленмәгән табыш өчен салым түләү дә каралган. Шуңа да бай эшкуарлар чит илләргә чыгып китү ягын чамалый башлады.
Әлеге закон үз көченә кергәнче Финанслар министрлыгы түләнәчәк салымнар бюджетка ел саен 20 миллиард сум акча китереп торырга тиеш дип исәпләп чыгарган иде. Ләкин ният иткәннәр чынбарлыкка тап килмәде. Чөнки шома эшкуарларның бер төркеме бу законны урап чыгу юлларын тапты. Эш шунда: әгәр кеше елның 183 көнен Русиядә яшәми икән, ул салым түләүче резидент статусын югалта. Димәк, ул салым хезмәтенә үзенең чит илдәге финанслары турында хисап тотарга һәм алардан килгән табышка салым түләргә бурычлы түгел.

Я.Сафина.

Путин белән Трамп очрашырмы?

Германиянең Гамбург шәһәрендә 7—8 июльдә G20 исеме астында дөньяның иң көчле 20 иленең зур киңәшмәсе үтәчәк. Әлбәттә, шушы 20 ил эчендә дөньяның иң-иң көчле илләре булып саналган Америка һәм Русия дә бар.
Ә бүгенге көннәрдә исә дөнья җәмәгатьчелеге зур форумда Русия Федерациясе һәм АКШ президентлары очрашырмы, кул кысышырмы дигән гәп куерта. Әлбәттә, Путин белән Трампның очрашачагы турында сөйләшүләр булгач, димәк, очрашуга әзерлек эшләре алып барыла. Июньнең соңгы көннәрендә Русия президентының ярдәмчесе Юрий Ушаков Русия һәм АКШ президентларының саммит кырларында очрашачагы турында уртак фикергә килдек, алар ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр, халыкара хәл-вакыйгалар буенча фикер алышачак дип белдерде. Русиянең Вашингтондагы илчесе Сергей Кисляк һәм АКШның дәүләт секретаре урынбасары Томас Шэннон аларның булачак очрашулары турында сөйләшүләр алып бара.

Тулысынча:Путин белән Трамп очрашырмы?

Америка уйдырма тарата

Соңгы көннәрдә Пентагон Сүрия хөкүмәтенең яңа химик атака әзерләве турында янә шаулый башлады. Әмма моны исбат итү өчен ул төпле дәлилләр китерә алмый. Шуннан соң Американың бу хәрби ведомствосы җитәкчесе урынбасары Джеймс Мэттис АКШның алдан кисәтүе нәтиҗәсендә генә Сүрия властьлары химик корал кулланмады дип акланырга мәҗбүр булды. Бу хәлләрдән соң РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров АКШны Сүрия властьларына карата провокацияләрдән тыелырга чакырды, ул-бу була калса, Мәскәүнең читтә торып калмаячагын, лаеклы җавап бирергә әзер булуы турында белдерде.

Тулысынча:Америка уйдырма тарата

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>