Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Чиновниклар нык үрчи

РФ Исәп палатасы җитәкчесе Татьяна Голикова РФ президентына федераль органнарның аудит системасы эшчән-леге турында хисап тотты.
Татьяна Голикова сүзләренә караганда, контроль оперативрак була башлаган, тик аны “үтә күренмәле итү” закон бозу очракларын ачыклау күләмен арт-тырган. Агымдагы елның алты ае эчендә алар 2651 очрак булган. Акча нисбәтендә ул 1,13 триллион сум дип исәпләнгән.
Исәп палатасы башлыгы сүзләре буенча, 2012-дән 2016 елга кадәр дәүләт хезмәткәрләре саны арту тенденциясе күзәтелгән. 2016 елда бу күренеш кимүгә таба йөз тоткан, әмма ул кимү түбәндәге звено хисабына булган. Ә менә началь-никлар: федераль органнар җитәк-челәре урынбасарлары – 18%, департамент директорлары – 21 %, идарә начальниклары 13 %-ка арткан. Ведомстволарның эшчән-леген тәэмин итүче һәм шушы ук ведомстволарга буйсынган уч-реждениеләр саны 25 процентка арткан.
Безнең ил кебек чиновниклар үрчеткән ил дөньяда күпме икән? Русиягә ни өчен шулкадәр чиновник кирәк? Президентның үзен дә шушы мәсьәлә күптән борчый. Ул Голиковага власть органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арт-тыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Илне көрчектән чыгару өчен үзеннән башлаган

Эквадор президенты Ленин Морено, авыр икътисади хәл килеп туу сәбәпле, илдә каты икътисади чаралар кертелүе турында белдергән.
Атап әйткәндә, Морено дәүләтнең югары вазифалы кешеләре өчен тәгаенләнгән ике самолетның сатуга куелуы турында белдергән. Президент гаражындагы кыйммәтле автомобильләр дә сатуга куелган. Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләренең эш хаклары 10 процентка кыскарган һәм шулай ук Inmobilar дәүләт компаниясенең активлары сатылачак. Сатудан кергән керем хезмәт урыннары барлыкка китерергә һәм аз керемле халык катламына булышу өчен “Бөтенесе өчен йорт” проектын тормышка ашыруга тотынылачак.

Тулысынча:Илне көрчектән чыгару өчен үзеннән башлаган

Абхазиягә сәфәр

Атна башында РФ президенты Владимир Путин Абахазиягә сәфәр кылды. Ул илнең курорт шәһәре Пицундада республика президенты Рауль Хаджимба белән очрашып сөйләште.
Атап әйткәндә, сүз оборона һәм икътисад мәсьәләләре турында барды. Владимир Путин Абхазиягә 2009, 2011 һәм 2013 елларда сәфәр кылган иде.
Рауль Хаджимба Русия президентын Абхазиядә кабул итү зур шатлык һәм дәрәҗә дип белдерде. Ул 2017 елда республикага Русия инвестиция программасының күләме 2,5 млрд сумнан артып китә дип билгеләде. Ике ил арасында товар әйләнеше 7млрд.-тан 24,6 млрд. сумга кадәр җиткән.
Ә хәзер искә төшерик: Грузия- Көньяк Осетия конфликтынан соң 2008 елның августында Русия Абхазиянең бәйсезлеген таныган иде.

Тулысынча:Абхазиягә  сәфәр

Пыран-заран китерә

 Үзбәкстан президенты Шәфкать Мирзиеев илнең прокуратура хезмәткәрләрен пыран-зыран китереп тиргәгән. Аның сүзләре буенча, бу күзәтчелек ведомствосын Ислам Кәримов чорында эшли башлаган хезмәткәрләрдән тулысынча азат итәргә кирәк. “Гафу итегез мине,—дигән ул,— мин прокурорларны өнәп бетермим. Бу турыда ачыктан-ачык әйтәм. Ни өчен дип сорасагыз, әйтәм. Мин район хакиме (безнеңчә – башлык) булып та, өлкә хакиме булып та эшләдем һәм мин аларның үзләрен ничек тотуларын имеш-мимешләр буенча гына белмим. Прокурор булып алгач та, аларның хәтта йөрешләре үзгәреп китә, һаваланып, кеше танымый башлыйлар”.

Тулысынча:Пыран-заран    китерә

Байлар кая китә?

Соңгы 3 елда Русиядән 6 мең миллионер һәм миллиардер чыгып киткән, ә соңгы 13 елны алганда аларның саны 20 меңгә җиткән. Аларның да ниндиләре – доллар белән генә эш иткәннәре.
Бар дөнья буенча иң бай кешеләрне хезмәтләндерүче “Knight Frank” әйдәүче халыкара консалтинг компаниясе үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, 2003-2013 еллар аралыгында безнең илне 14 мең миллионер һәм миллиардер ташлап киткән. Бу гомум байларның 17 проценты дигән сүз. Әлеге күрсәткеч буенча Русия дөньяда бишенче урында тора.
Ник безнең байлар чит илләргә чыгып китүне хуп күрә? Сәбәпләре берничә, ди экспертлар. Тәү чиратта – дәүләтнең бизнеска кирәгеннән артык кысылуы һәм законнарның әледән-әле үзгәреп торуы. Властьның көнбатышка карата кире мөнәсәбәттә булуы һәм офшорлыкны чикләү турында законның, ягъни финансларны ялган фирмалар аша читкә чыгаруны тыюның да йогынтысы булмый калмагандыр.
Әйткәндәй, 2015 ел башыннан “Контрольдә тотылучы чит ил компанияләре табышларына һәм чит ил оешмалары керемнәренә салым салу турында” закон үз көченә кергән иде. Аңа ярашлы, илдәге салым түләүче гражданнар салым хезмәтенә чит ил компанияләре эшендә катнашуы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Шулай ук бу оешмалар алган бүленмәгән табыш өчен салым түләү дә каралган. Шуңа да бай эшкуарлар чит илләргә чыгып китү ягын чамалый башлады.
Әлеге закон үз көченә кергәнче Финанслар министрлыгы түләнәчәк салымнар бюджетка ел саен 20 миллиард сум акча китереп торырга тиеш дип исәпләп чыгарган иде. Ләкин ният иткәннәр чынбарлыкка тап килмәде. Чөнки шома эшкуарларның бер төркеме бу законны урап чыгу юлларын тапты. Эш шунда: әгәр кеше елның 183 көнен Русиядә яшәми икән, ул салым түләүче резидент статусын югалта. Димәк, ул салым хезмәтенә үзенең чит илдәге финанслары турында хисап тотарга һәм алардан килгән табышка салым түләргә бурычлы түгел.

Я.Сафина.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>