Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Качаклар хәвеф тудыра

2015 елда Европага мигрантлар агымы көчәюе сәбәпле кризис туган иде. Ул чакта бер Германиягә генә миллионга якын мигрант килде. Ә 2016 елда аларның саны 280 мең кешегә кимегән.
Илгә мигрантлар агымы көчәйгәч, немецлар ризасызлык белдерә башлады. Алар бу бәлаләрдә ил җитәкчесе канцлер Ангела Меркельны гаепләде. Аны дәүләткә хыянәт итүдә гаепләп 2015 елның сентябреннән меңнәрчә шикаять бирелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге “Германия өчен альтернатива” ультрауңнар партиясе әгъзаларыннан килгән. Атап әйткәндә, алар Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка качакларын кабул итү карарына ризасызлык белдерә. Ультрауңнар фикере буенча, бу карар илнең эчке хәвефсезлеген куркыныч астына куйган..

Тулысынча:Качаклар хәвеф  тудыра

Коллык маршы

Берничә көн элек Киев үзенең Бәйсезлегенең 26 еллыгын билгеләде. Шуңа багышланган парадны журналистлар “бәйлелек маршы” дип атады: мәйдан буйлап Украина солдатлары белән иңгә-иң терәп НАТО солдатлары да атлады. Ә АКШның оборона министры төп чит ил кунагы булды. Марш вакытында украин солдатлары аңа честь биреп үтте. Киевка 175 млн. доллар күләмендә хәрби техника җибәрү турында сөйләшер өчен Пентагон шефы да килде.

Тулысынча:Коллык маршы

73 хатын-кыз аңын югалткан


Камбоджада “Берри” туку фабрикасының 73 хатын-кызы эш вакытында бер үк вакытта һушларын югалтып егылган. Каза күрүчеләрнең барысы да дәваханәгә озатылган. Табиблар аларның барысында бер үк авыру билгеләрен ачыклаган: күңел болгану, баш әйләнү, йөрәкнең еш тибүе.
Әлеге предприятиедә барлыгы 2 меңнән артык кеше эшли икән. Вакыйгадан соң властьлар моның сәбәпләрен ачыклаганчы фабриканы япканнар.
Әлеге фабрикада шундый ук вакыйга 2011 елда да булган. Ул чакта берьюлы 200 кеше аңын югалтып егылган. Табиблар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре аның сәбәбен җилләтү системалары булмаган цехларда кызулык, бөркүлек белән аңлатканнар. Шулай ук авария нәтиҗәсендә цехка ниндидер агулы матдә эләккән дигән фаразлар да булган. Ул чакта барыбер дә төгәл сәбәбен әйтмәгәннәр.
Камбоджада данлыкла брендлар заказы буенча дистәләрчә кием тегү предприятиеләре бар. Аларның күпчелегендә эш шартлары искиткеч авыр булып санала.

Бомбалар янә тыныч халык өстенә яуды

Сүриядә шартлау авазлары һаман булса тынмый. Бомбалар кеше гомерләрен дә аямый. АКШ җитәкчелеге астындагы коалициянең авиаһөҗүме аркасында үткән тәүлекләрдә генә Раккида илнең 78 тыныч кешесе һәлак булды, шәһәрнең тагын берничә инфраструктурасы җимерелде. Ә аңа кадәр шәһәрне бомбага тотканда 42 кеше һәлак булган иде. Шуларның унтугызы—балалар.
Мәгълүматларга ярашлы, Ракки шәһәрен “Ислам дәүләте” террорчыларыннан азат итү операциясе башыннан алып 170 тыныч кешенең гомере өзлелгән. Шәһәрне штурмлау июнь аеннан бирле бара. Аны азат итү — коалициянең төп максатларының берсе дип атала.

Тулысынча:Бомбалар янә тыныч халык өстенә яуды

Һөҗүм коралы үзгәрә

Соңгы елларда гадәти йөк машинасы террорчыларның һөҗүм итү коралына әверелде. Беренче тапкыр 2006 елда АКШның Төньяк Каролина университетының кичәге чыгарылыш студенты Мөхәммәт Реза Тахери машинасын ял итүче студентлар өстенә юнәлтә. Бәхеткә, һәлак булучылар булмый. Җинаятьчене 33 елга төрмәгә утырталар. Әмма аның начар үрнәге кала — йөк машинасында кешеләрне тапату дулкыны сүнми. Аеруча палестинлылар бу тактиканы ярата, вакыт-вакыт Израильдә бу ысулны файдаланалар. Узган атнада Испаниянең Барселона шәһәрендә микроавтобус җәяүлеләр өстенә килеп менде. Терактта 15 кеше һәлак булды, шуларның икесе полиция хезмәткәре, 100дән артык кеше яраланды. Шул ук көнне илнең Камбрильс шәһәрендә тагын йөк машинасы теракты кабатланды. 7 кеше каза күрде, берәү һәлак булды. Бу атна башында исә Франциянең Марсель шәһәрендә автомобиль ике тукталышта кешеләр өстенә менде. Тагын корбаннар...

Тулысынча:Һөҗүм коралы үзгәрә

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>