Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

БРИКС хезмәттәшлеге ныгый

Бу атнада Кытай көньягында урнашкан Сямэнь шәһәрендә БРИКС илләренең (Русия, Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка) саммиты эшләде. БРИКС лидерлары космик, саулык саклау, мәгълүмат хәвефсезлеге өлкәләрендәге яңа бурычлар буенча фикер алыштылар. Шулай ук дөньяда гадел тәртип урнаштыру һәм үзара милли валютада исәпләшүгә күчү бурычларын да тикшерделәр.
Менә шушы 5 ил дөньяның тулаем эчке продуктының 31 %-ын җитештерә. Моннан 11 ел элек, ягъни БРИКС илләре хезмәттәшлеге башланган беренче елда бу сан 24 % булган. “Безнең берләшмә оештырылган вакыт эчендә БРИКС илләренең эчке сәүдә күләме 50 %-тан артып китте һәм 2016 ел йомгаклары буенча 235 млрд. долларга җитте. Ә инде БРИКС илләре белән Русия арасында товар әйләнеше 79 млрд. доллар тәшкил итә”, — диде Сямэньдә чыгыш ясаганда РФ президенты В.Путин.

Тулысынча:БРИКС хезмәттәшлеге ныгый

Сугышырга акыл кирәкми

Төньяк Корея 3 сентябрь көнне водород бомбасын уңышлы сынавы турында белдерде. Моңа кадәр баллистик ракета сынавы белән АКШның, хәер, аның гына түгел, күпчелек илләрнең җан ачуына тиде ул. Ә инде водород бомбасын сынавы дөнья җәмәгатьчелегенең тынычлыгын бөтенләй җуйды.
Бүген биш илнең— Русия, Кытай, АКШ, Бөек Британия һәм Франциянең водород бомбасы бар. Һиндстан һәм Пакистан атом коралына ия булса, Көньяк Африка Республикасы һәм Израиль аны ясау технологияләренә ия. Һиндстан белән Иран үзләрендә водород бомбасы барлыгы турында белдерсә дә, экспертлар бик ышанмыйлар. КХДР сыман атом-төш бомбасының көчәйтелгән версиясенә ияләрдер, мөгаен, дип фараз кылалар.

Тулысынча:Сугышырга акыл кирәкми

Качаклар хәвеф тудыра

2015 елда Европага мигрантлар агымы көчәюе сәбәпле кризис туган иде. Ул чакта бер Германиягә генә миллионга якын мигрант килде. Ә 2016 елда аларның саны 280 мең кешегә кимегән.
Илгә мигрантлар агымы көчәйгәч, немецлар ризасызлык белдерә башлады. Алар бу бәлаләрдә ил җитәкчесе канцлер Ангела Меркельны гаепләде. Аны дәүләткә хыянәт итүдә гаепләп 2015 елның сентябреннән меңнәрчә шикаять бирелгән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге “Германия өчен альтернатива” ультрауңнар партиясе әгъзаларыннан килгән. Атап әйткәндә, алар Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка качакларын кабул итү карарына ризасызлык белдерә. Ультрауңнар фикере буенча, бу карар илнең эчке хәвефсезлеген куркыныч астына куйган..

Тулысынча:Качаклар хәвеф  тудыра

Коллык маршы

Берничә көн элек Киев үзенең Бәйсезлегенең 26 еллыгын билгеләде. Шуңа багышланган парадны журналистлар “бәйлелек маршы” дип атады: мәйдан буйлап Украина солдатлары белән иңгә-иң терәп НАТО солдатлары да атлады. Ә АКШның оборона министры төп чит ил кунагы булды. Марш вакытында украин солдатлары аңа честь биреп үтте. Киевка 175 млн. доллар күләмендә хәрби техника җибәрү турында сөйләшер өчен Пентагон шефы да килде.

Тулысынча:Коллык маршы

73 хатын-кыз аңын югалткан


Камбоджада “Берри” туку фабрикасының 73 хатын-кызы эш вакытында бер үк вакытта һушларын югалтып егылган. Каза күрүчеләрнең барысы да дәваханәгә озатылган. Табиблар аларның барысында бер үк авыру билгеләрен ачыклаган: күңел болгану, баш әйләнү, йөрәкнең еш тибүе.
Әлеге предприятиедә барлыгы 2 меңнән артык кеше эшли икән. Вакыйгадан соң властьлар моның сәбәпләрен ачыклаганчы фабриканы япканнар.
Әлеге фабрикада шундый ук вакыйга 2011 елда да булган. Ул чакта берьюлы 200 кеше аңын югалтып егылган. Табиблар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре аның сәбәбен җилләтү системалары булмаган цехларда кызулык, бөркүлек белән аңлатканнар. Шулай ук авария нәтиҗәсендә цехка ниндидер агулы матдә эләккән дигән фаразлар да булган. Ул чакта барыбер дә төгәл сәбәбен әйтмәгәннәр.
Камбоджада данлыкла брендлар заказы буенча дистәләрчә кием тегү предприятиеләре бар. Аларның күпчелегендә эш шартлары искиткеч авыр булып санала.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>