Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Олигархлар йөрәгенә шом салды

Совет халкының берничә буыны фидакарь хезмәт белән тудырган СССРның гигант мирасын Русиянең черегән байлары бернинди тир тамызмый үз кулларына җыеп алды. Ару-талу белми тупладылар да, безнең илдәге банкларга сыйдыра алмагач, чит илләр банкларына тутырдылар. Шушы көннәрдә ул черегән байларның күпме халык милеген, ягъни табигать чималын чыгаруы билгеле булды — акча белән исәпләгәндә, якынча 5 триллион доллар. Шуңа өстәп, 1,7 триллион доллар законлы финанс агымы буларак урланылган. Шулай ук бу көннәрдә АКШ президенты Дональд Трампның Русия олигархлары һәм чиновникларының чит илләрдә яткан капиталларын конфискацияләргә җыенуы да мәгълүм булды. Русия экспертлары билгеләвенчә, милек тигезсезлеге буенча Русия “горур рәвештә” беренчелекне тота! 1 процентны тәшкил итүче иң бай русиялегә илнең 71 процент байлыгы туры килә.

Тулысынча:Олигархлар йөрәгенә шом салды

Сугыш әсбабы

Яши торгач чигенә җиттек, җәмәгать. АКШ армиясе командованиесе Русия белән сугыш алып бару буенча китап бастырган.
62 биттән торган белешмәдә Русия техникасы турында фотолар һәм мәгълүматлар җыелган. Китапта, Русиянең хәрби стратегиясе, урындагы көчләр белән берләшеп режимны алмаштыруга ирешүгә нигезләнгән дигән нәтиҗә ясала. Имеш тә, Русия гаскәрләренең хәрби җиңүе исәбенә түгел.
АКШ армиясе белешмәсендә катнаш сугышта Русиянең тактик операцияләре тикшерелә. Украина көнчыгышындагы хәрби хәрәкәтләр мисал итеп китерелә.
Басмада Русия кораллы көчләренең берничә “йомшак урыны” күрсәтелә. Хәрби экспертлар фикере буенча, аларны АКШның хәрби көчләре үз файдаларына куллана алырлар иде. Атап әйткәндә, призыв буенча хезмәткә чакырылучыларның мотивацияләре юк. Моннан тыш, әлеге басмада логистиканың начарлыгы билгеләнә, шулай ук “Авиация һәм артиллерия ярдәме катгый тенденциягә ия һәм ул төгәллеккә түгел, ә күләмгә корылган” диелә.

Тулысынча:Сугыш әсбабы

Тыныч яшәргә өйрәник

Агымдагы атнада Нью-Йоркта БМО Генераль ассамблеясенең 72 нче сессиясе үтте. Аның эшендә РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров җитәкчелегендәге делегация катнашты.
БМО трибунасыннан күп чыгышлар яңгырады. АКШ лидеры Дональд Трамп чыгышы аеруча үзенчәлекле булды. Ул Төньяк Кореяне җир белән тигезләргә вәгъдә итте, әгәр ул атом сынавын дәвам итсә. Шулай ук Иран буенча килешүдән чыгарга вәгъдә итте (аңлатып үтик: Иран халыкара арадашчы 6 ил —АКШ, Русия, Кытай, Бөек Британия, Франция, Германия — белән 2015 елның июлендә атом программасы буенча килешү төзегән иде. Ул чакта Иран санкцияләрне бетерү шарты белән уран баету өлкәсендәге эшләрне чикләүне вәгъдә итте). Трамп Венесуэла адресына да янаулы сүзләр әйтте. Үз чиратында Венесуэла лидеры Николас Мадуро Трампны яңа Гитлер дип атады, ә Сербия президенты Александр Вучич үзенең дәүләтен “Америка президенты тәмугка озаткан” илләр арасына эләкмәве өчен кулыннан килгән бөтен эшне эшләячәге турында белдерде.
Аның каравы РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавровның чыгышы басынкы булды. “Президент Трамп “мөртәт-илләр” терминын кулланды, АКШның Төньяк Кореяны нишләтәчәге турында сөйләде. Без тоткан караш принципиаль: безнең беркемнән иблис ясыйсыбыз килми, без кызыксынулы якларны сөйләшүләргә күндерергә тырышабыз”, —диде ул.

Тулысынча:Тыныч яшәргә өйрәник

Эчләре пошкан

Агымдагы атнада РФ президенты
В. Путин Ленинград өлкәсендә барган “Көнбатыш—2017” Русия–Белоруссия хәрби күнегүләре барышы белән танышты.
Оборона министры Сергей Шойгу дәүләт башлыгына Русия гаскәрләре маневрлары артыннан 50 илдән 95 вәкил күзәтүе турында җиткерде.
Хәрби күнекмәләр барган көннәрдә Литва президенты Даля Грибаускайте БМОның генераль секретаре Антониу Гуттереш белән очрашканда Русия-Белоруссия хәрби күнекмәләре агрессив төсмердә бара дигән. Украина һәм Балтыйк буе илләре маневрларга карата үзләренең борчылуларын берничә тапкыр белдерделәр.
РФ президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Путинның хәрби маневрларны барып күрергә карар итүе көнбатыш илләрнең тынычсызлануларына бәйле түгел дип белдерде. Президент мондый чараларда Югары башкомандующий буларак була, диде ул.

Тулысынча:Эчләре пошкан

Сүз көрәштерү дәвам итә

Агымдагы атнада Мәскәү белән Вашингтон арасында дипломатлар дуэле дәвам итте. Мәскәү Русиядә Америка дипломатлары һәм АКШта Русия дипломатларының эш шартларын тулысынча тигезләргә җыенуын белдерде. Ә аңа кадәр Мәскәү Вашингтонга Русиянең АКШтагы дипломатик корпусы саны белән аларның дипломатлары санын тигезләү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән иде.

Тулысынча:Сүз көрәштерү  дәвам итә

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>