Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Хатын-кыз җитәкче сайланды

Бу атнада Санкт-Петербургта Парламентара союз ассамблеясенең киңәшмәсе үтте. Парламентара союз җитәкчесе итеп хатын-кыз сайлануы — форумның тарихи мәле булды. Әлеге оешманың 130 еллык эшчәнлеге дәверендә бер генә тапкыр хатын-кыз рәис итеп сайланган. Хәзер мексикалы Куэвас Бароннадан яңа үзгәрешләр көтәләр. Дөньяның иң карт оешмаларының берсенең яңа җитәкчесе иң тәү чиратта чит мәдәният һәм традицияләрне хөрмәт итәргә чакырды. Форум эше вакытында дистәләрчә очрашулар һәм сөйләшүләр барды. Аның эшендә 5 континенттан 2 мең вәкил катнашты. 137 нче ассамблея эшли башлаган вакыттан алып бусы иң күләмлесе дип аталды.
Петербургка союз эшендә катнашу өчен КХДР һәм Көньяк Корея вәкилләре дә килгән иде. Бу ике делегация белән Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко сөйләште. Төньяк Корея ачыктан-ачык халыкара сөйләшүләргә әзер түгел. Шулай да Төньяк Корея, Көньяк Корея делегацияләренең ассамблеядә катнашырга риза булулары һәм килүләре уңай адым. Русия арытаба да Корея ярымутравындагы “кайнарлыкны” киметүгә бар көчен салачак.
Украина исә ассамблея утырышын Санкт-Петербургта үткәрүгә кискен каршы төшә һәм очрашуга килүдән баш тарта. Әмма Украина кризисы турында сөйләшү булмый калмады. Венгрия вәкилләре Украина кабул иткән Мәгариф турындагы яңа закон милли азчылыкларның хокукларын кысрыклый, дип белдерде. Мәсәлән, Украинада венгр телен 5 класстан алып кына өйрәнергә мөмкин. Бу законга Страсбургтагы Венеция комиссиясе бәяләмә бирергә тиеш. Киев аңа колак салырмы — вакыт күрсәтер.

Киевта яңа мәйдан туа

Киевта халык янә урамнарга чыккан. Меңнәрчә халыкны җыйган митинглар чуалышларга әверелгән. Протест белдерүчеләр Югары Рада бинасы янында полиция белән бәрелешкән.
Түземлеге шартлап сынган халык сәяси реформалар таләп итә. Илдә хөкем сөргән ришвәтчелек һәм икътисадның кискен торышы белән нидер эшләргә кирәк ди протест белдерүчеләр. Бу җәһәттән Грузиянең элеккеге президенты һәм Одессаның элеккеге губернаторы Михаил Саакашвили янә үзен күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмады. Саакашвили яклылар Рада янына палаткалар тезергә маташканда полиция белән бәрелеште. Яраланучылар бар.

Тулысынча:Киевта яңа мәйдан туа

Кытай ярлылыкны бетермәкче

Бу атнада Пекинда Кытай коммунистлар партиясе съезды үтте. Ул бөтен дөнья игътибарын үзенә җәлеп итте. Чөнки якындагы 5 елга илнең сәяси курсы билгеләнде. XIX съезд соңгы 25 ел эчендә иң серлесе булды. Арытаба ил белән кем җитәкчелек итәчәк — съезд эшенең төп кызыксындыру тудырган мәле шул булды. Съезд барышында КХР Политбюросы даими комитетының составы төптән үзгәреш кичерде — аның 7 әгъзасының бишесе алмашынды.
“Партия ил суверенитетын, аның хәвефсезлеге һәм үсеше мәнфәгатьләрен тагын да аңлырак рәвештә якларга, милли бердәмлек һәм иҗтимагый гар-
мония һәм тотрыклылыкны җимерүгә юнәлтелгән сепаратизм һәм теләсә нинди гамәлләргә каршы тәвәккәл көрәшергә тиеш”,—дип белдерде Компартия җитәкчесе Си Цзиньпин съездда чыгыш ясаганда.
Компартиянең йөзьеллыгына, ягъни 2021 елга, ярлылыкны җиңү һәм “урта хәлле” җәмгыять төзү күзаллана. 2049 елга КХР барлыкка килүенең йөзъеллыгына иң зур планнары — бөтен көч һәм тырышлыкны салып “Бөек милли терелү”не тормышка ашыру.
Якындагы бишьеллыкка планнары — ришвәтчелеккә каршы киңкүләмле көрәш җәелдерү. Үткән елларда төрле дәрәҗәләрдәге 1 млн. 400 мең чиновник ришвәт алуда тотылган. Си Цзиньпин “8 пункттан торган кагыйдә” һәм “6 тыю”ны компартия уставына керткән булган. Бу исә дәүләт исәбенә корпоративлар үткәрү һәм затлы бүләкләр алудан тыш, чиновникка гольф уйнау һәм сөяркә тоту тыела. Ә XIX съезд вакытында ул исемлеккә банкетларга деликатеслар сатып алу һәм делегатларга бушлай чәч кистерү дә өстәлгән.

Бездән – ашлык, алардан — җимеш

РФ премьер-министры Дмитрий Медведев Мароккога эш сәфәре кылды. Әлбәттә, сүз арытаба хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерү турында барды. Сәүдә һәм тыныч атом, шулай ук авыл хуҗалыгы тармаклары буена эшчәнлекне үстерү турында сөйләштеләр. Русия — ашлыкны, ә Африка помидорлар һәм данлыклы мандариннарын тагын да күбрәк озата алачак.
“Без Русия базарында Марокконың цитрус җимешләренең һәрчак булуын телибез. Бүген анда аларның өлеше — 30 процент. Аны 50 %-ка кадәр арттырырга мөмкин дип саныйбыз”, — диде Марокко премьер-министры Сәет әд-Дин әл-Османи.
Марокко — Африкада һәм гарәп дөньясында төп сәүдә партнерларыбызның берсе. Соңгы 6 ай эчендә генә ике ил арасында товар әйләнеше 10 %-ка арткан. Бу Русия бодаен сату ике тапкырга арту исәбенә булган.

Тулысынча:Бездән – ашлык,  алардан — җимеш

Корольнең Русиягә тәүге сәфәре

Сәгуд Гарәбстаны короле Сәлмән ибн Абдель Азиз Әл Сәгудның шушы көннәрдә безнең илгә эш сәфәре кылуы дөнья күләмендәге иң зур вакыйгаларның берсе булды.
Мәгълүм булуынча, быел февральдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Сәгуд Гарәбстанына эш сәфәре белән барды һәм аны анда югары дәрәҗәдә кабул иткәннәр иде. Ул монарх белән Русия президенты Владимир Путинның махсус илчесе буларак очрашты.
Монарх ике ил арасында мөнәсәбәтләр урнашкан 90 ел эчендә беренче тапкыр Русиягә килде. Һәм ул очрашу дәүләт дәрәҗәсендә булды. Эр-Риядтан король белән бергә Мәскәүгә мең кеше килүе шулай ук сәфәрнең югары дәрәҗәсе турында сөйли.
Сәгуд Гарәбстаны – җитди һәм бай ил. Русия һәм Сәгуд Гарәбстаны нефть табу буенча дөньяда 1нче һәм 2нче урыннарны бүлешәләр. Сәгуд Гарәбстаны үз төбәгендә зур йогынтыга ия ил. Аның хәрби чыгымнары — 64 млрд. доллар. Бу җәһәттән ул дөньяда 4нче урында тора. Аның хәрби чыгымнары Русиянеке сыман, әмма Франция һәм Бөек Британиянекеннән бераз калыша. Беренче урында —АКШ— 600 млрд.доллар.

Тулысынча:Корольнең Русиягә тәүге сәфәре

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>