Бәйләнешкә керү 

 

 

 

                                                                                                   

Безнең кушымталар:

   

Кытай үз юлыннан тайпылмый

Кытайда 6 көн буена коммунистлар партиясенең XIX съезды эшләде. Съезд политбюроның яңа составын сайлады, алдагы 5 елга илнең үсеш курсын билгеләде.
Дөньяның иң зур сәяси партиясе дөньяның иң күп халыклы илен кайсы юлдан алып барачагын билгеләде. Кытай коммунистлар партиясе сызган юлдан тайпылмыйча социализм төзү эшен дәвам итәчәк. Кытайлар генераль секретарь һәм дәүләт башлыгы исемен яңа уставларына язып куйдылар. Ул— Си Цзиньпин. Аңа кадәр исән чагында мондый хөрмәткә КХРга нигез салучы Мао Цзедун гына лаек иде. Хәзер Си Цзиньпин исеме дә уставта, шуңа күрә кем аңа каршы бара, димәк, күпмиллионлы партиягә каршы бара дигән сүз. Политбюроның 7 әгъзасының бишесе алмашынды һәм аларның берсе дә 60 яшьтән да яшьрәк түгел. Шулай итеп, бернигә карамастан, Кытай коллектив җитәкчелек иткән ил булып кала.
Кытай социализмның яңа дәверенә атлап керә. Бу XIX съездның төп йомгакларының берсе. Ул 5 елдан нигезен урта хәллеләр тәшкил иткән җәмгыять төземәкче. Үзенең тышкы сәясәтендә исә тыныч юл белән үсешен дәвам итүне, бөтен илләр белән дуслык һәм хезмәттәшлекне үстерүне, “Бер пояс — бер юл” инициативасы кысаларында халыкара хезмәттәшлекне актив үстерүне дәвам итәчәген билгеләде. “Кытай үзенең законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләреннән беркайчан да баш тартмаячак. Кытай нинди генә үсеш дәрәҗәсенә җитсә дә, гегемон роленә дәгъва итмәячәк”,— дип белдерде Си Цзиньпин үзенең 3,5 сәгатькә сузылган ялкынлы нотыгында.
Илнең икътисадын арытаба ничек үстерү — төп темаларының берсе булды. Кытай икътисадны сыйфатлы үстерү юлы буенча китәчәк. Киң куллану товарлары җитештерүдән инновацияләр икътисадына күчәчәк. Космосны, компьютер технологияләрен тагын да ныграк үзләштерәчәк. Бу өлкәләрдә якын вакытларда алдагы урыннарның берсенә чыгуны планлаштыра. Шулай ук инвесторларның законлы мәнфәгатьләрен яклау, ришвәтчелек турында да әйтелде. Соңгы елларда партия сафында тазартулар алып бару нәтиҗәсендә 240 зур чиновник вазифасыннан колак каккан. Делегатлар ришвәтчелек белән көрәшне “бик нәтиҗәле” дип атадылар.

Шәхес янында

Бy мөhим!

Әнә килә автомобиль

Мәдәният һәм әдәбият

Әллә ялгыш, әллә язмыш...

Бакчачы почмагы

Илләр буйлап

Билгеле билгесез дөнья

Динебез – Ислам

Гаҗәп хәлләр

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>