Как правильно класть плитку. Как класть плитку на стену быстро. Класть плитку своими руками. Как выбрать ламинат для квартиры. Какой лучше выбрать ламинат сегодня. Какого цвета выбрать ламинат. Как правильно клеить обои. Как клеить обои на потолок вертикально. Как правильно клеить углы обоями. Интересные самоделки своими руками. Качественные самоделки своими руками фото. Самоделки для дома своими руками. Как сделать потолок в доме. Чем лучше утеплить потолок дома на сегодняшний день. Утепление потолка дома своими руками. Бизнес идеи с минимальными вложениями. Успешные идеи малого бизнеса с нуля. Прибыльные бизнес идеи. Как сделать мебель своими руками. Сделать деревянная мебель своими руками. Сделать мебель своими руками видео. Опалубка для фундамента. Как сделать опалубку для фундамента быстро. Опалубка для фундамента купить.

 

 

Медаль дә ике яклы

АКШның Русияне күралма-
вы шулкадәр дәрәҗәгә җитте ки, ул хәтта журналистлар иреген буа, эшчәнлекләренә аяк чала башлады. Моңа кадәр чит ил журналистлары тыныч кына — Русиядә, безнекеләр аларда эшләде. АКШ хәзер Русия журналистларын санкцияләр белән “тукмый” башлады: чит илләрдә эшләүче безнең журна-
листлар эшчәнлегенә карата яңа таләпләр уйлап табып чыгарды. Һәм ул таләпләр башка бер ил журналистларына да кагылмый. Эш шунда: ноябрь башларында Кушма Штатларның Юстиция министрлыгы RT телеканалына чит ил агенты статусында теркәлергә куша. Телеканал аларның таләбен 10 ноябрьгә үти. RTның баш мөхәррире Маргарита Симоньян без моны үтәргә мәҗбүр булдык дип белдерде, югыйсә, каналны җинаять җаваплылыгына тарттыру белән янаганнар. Симоньян АКШ Юстиция министрлыгының бу таләбен дискриминацион дип атады. Ул үзенең карашын судта исбат итәргә җыена.

Тулысынча:Медаль дә ике яклы

Төркия тагын да якынайды

Ил президенты Владимир Путин бу көннәрдә күп эшлекле чаралар үткәрде. Бер атна элек Вьетнамда Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге (АТЭС) саммитында катнашты. Анда ул Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин, Япония премьер-министры Синдзо Абэ, Филиппин президенты Родриго Дутерте белән очрашты. АКШ президенты Дональд Трамп белән очрашу ихтималы — саммитның төп интригасы булды. Саммитта аларның юллары берничә тапкыр кисеште, ләкин шәхсән очрашып, әңгәмә кормадылар.
Вьетнамда саммит тәмамлангач, лидерлар җыелышып Филиппин башкаласы Манилага киттеләр. Анда АСЕАН ягъни Көньяк Азия илләре ассоциациясе саммиты барды. Әмма Путин урынына анда премьер-министр Дмитрий Медведев катнашты. Путин исә бу вакытта Сочида Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты. 4 сәгатькә сузылган очрашу бик уңышлы тәмамланды. Сәүдә өлкәсендә ике яклы чикләүләрне бетерү турында килештеләр. Санкцияләр аркасында Төркия 12 млрд. доллар чамасы акчасын югалткан. Рәҗәп Эрдоган, хәзер безнең төп бурыч товар әйләнешен елына 100 млрд. долларга кадәр җиткерү диде.

Тулысынча:Төркия тагын да якынайды

Зимбабведа хәрби борылыш

Зимбабведа президент һәм аның тормыш иптәшен кулга алганнар. Ил белән алыштырыгысыз рәвештә 40 ел буена идарә иткән 93 яшьлек президент Роберт Мугабе күптән түгел генә йөз яшькә җитү һәм киләчәк президент сайлауларында катнашу планнары белән бүлешкән булган. Әмма хәрбиләр үзләренчә хәл итә: 14 ноябрьдә алар хәрби борылыш ясыйлар. Шулай ук финанслар министры Игнациус Чомбоны да кулга алганнар.
Президентның вице-президет Эммерсон Мнангагваны властьтан читләштерүе переворотка сәбәпче була. Хәрбиләр арасында популяр булган Мнангагва дәүләт башлыгының төп варисы дип аталган. Әмма Мугабе президент кәнәфиенә үзеннән 40 яшькә яшьрәк тормыш иптәше Грейсны утыртмакчы булган. Вице-президент бу идеяне хупламаган, шул сәбәпле читкә тибелгән һәм властьтан читләштерелгән. Мнангагва отставкага җибәрелгәч һәм армиядә тазартулар башлангач, Харерага бронетехникалар кертелә.

Тулысынча:Зимбабведа хәрби борылыш

Дөньяны кем болгата?

Дөнья тынычлыгын көннән-көн ныграк җуя. Дөньяны барыннан бигрәк Кушма Штатлар болгата. Ул әле Русиягә, әле Иранга яный, ә Төньяк Кореяне бөтенләй җир йөзеннән себереп ату белән куркыта. Менә кемгә дөнья тар! 6 ноябрьдә АКШ президенты Дональд Трамп, Япониягә эш сәфәре белән баргач, Төньяк Кореягә карата стратегик түземлек чигенә җитте, дип белдерде. “Кайсыберәүләр минем сүзләрне артык катгый дип атый. Ләкин искә алыгыз, 25 ел эчендә йомшак сөйләшүләр алып бару ниләргә китерде. Хәзер без кайда, карагыз”,—диде ул. Әйткәндәй, Трамп белән Синдзо Абэ очрашу вакытында КХДРга тагын көчлерәк басым ясау турында сөйләшкәннәр.
АКШ президенты Төньяк Кореядән зур куркыныч яный дип конгресстан 4 млрд доллар күләмендә илнең оборона бюджетын арттыруны сораган. Трамп быел сәүдә кораблары белән бәрелешкән “Джон Маккейн” һәм “Фицжеральд” хәрби-диңгез эсминецларын ремонтлау өчен —700млн., ә Көньяк Азия буенча стратегияне гамәлгә ашыру өчен 1,2 млрд. доллар сораган. Атап әйткәндә, бу акчалар Әфганстанга өстәмә рәвештә 3,5 мең Америка солдатын озатуга кирәк икән.

Тулысынча:Дөньяны кем болгата?

Пучдемонны нинди язмыш көтә?

Мәгълүм булуынча, 27 октябрьдә Каталония парламенты Испаниядән бәйсезлек өчен тавыш биргән иде. Ә аңа кадәр, ягъни 1 октябрьдә, Каталония төбәгендә бәйсезлек турында референдум үтте. Тавыш бирүчеләрнең 90 проценттан артыгы Каталониянең Испания составыннан чыгуы өчен тавыш бирде. Әлбәттә, Испания властьлары төрлечә, хәтта көч кулланып та, тавыш бирүгә комачауларга тарышты. Аннары Мадрид сайлауларның нәтиҗәләрен бернинди әһәмияткә ия түгел дип белдерде. Испания хөкүмәте, Барселонаның карарына җавап итеп, Каталония парламентын таратты. Хәзер исә вакытыннан алда парламент сайлаулары 21 декабрьдә булырга тиеш.
Испания Милли суды 2 ноябрьдә Брюссельгә чыгып качарга мәҗбүр булган Пучдемон һәм аның тарафдарларын, шулай ук Каталония хөкүмәтенең 8 советнигын кулга алу турында ордер бирде. Аларга властьларга буйсынмау һәм Мадрид тарафыннан танылмаган референдум үткәрүне оештыруга чыганаклар исраф итү, вазифадан усал нияттә файдалану буенча гаеп белдерәчәкләр. Моның өчен гаепләнүчеләргә 30 елга кадәр төрмә яный.

Тулысынча:Пучдемонны нинди  язмыш көтә?

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>