Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Сынаулар чыныктырды аны

1941 елның 17 февралендә Яңа-Йомранга кайгы килде. Халык арасында зур абруй яулаган Гыйләҗев Таҗетдинның мәетен Чакмагыштан алып кайттылар. Гаиләсе өчен бу чынлап та зур кайгы иде. Әтиләреннән “куян” күчтәнәче көтеп утырган биш бала кабул итәрлек кайгымы бу? Иң зурысына – Мәрьяменә – 16  яшь, Бәһиягә – 14, Мансафка – 8,  ә миңа 3, энекәш Фәнилгә 9 ай иде...

Әниебез  Фәтхия 40 яшендә тол калды. Әгәр барыбыз да исән булсак, без тугыз бала булыр идек. Ике Зәки, ике Наҗия гүр иясе булып киткәннәр. 

Әтине җирләделәр... Колхоз  рәисе Ибраһим Ильясов, апаны чакыртты да: “Мәрьям  кызым, сезнең гаилә сәләтле булырга тиеш, әллә нинди чит кешеләргә тапшырып  булмый инде, идарә утырышында синең кандидатурыңа туктадык, бухгалтерлык курсына укырга барасың, җыен, иртәгә район үзәгенә ат бара!”, – диде.

Тизләтелгән курсларны тәмамлап, (сугыш башланмаган иде әле) апам әтинең өстәле артына утырып, агач “чут”ны шалт-шолт итеп тартып эш башлады.

Тулысынча:Сынаулар  чыныктырды аны

Ул Берлинны алган

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлангач Мишкә районының зур булмаган Сафар авылыннан гына дистәләрчә ир-егетләр фашист илбасарларына каршы көрәшкә китә. Ир узаманнары фронтка китеп беткәч, 18 яшьләре тулар-тулмас үсмер егетләрне фронтка ала башлыйлар. Авылдашым Минислам Әхмәров та 1943 елның октябрендә сугыш кырына алынганда егет корына кереп баручы үсмер була. Ул фронтка биш яшьтәше һәм авылдашы: Хәмит  Әхмәров, Әсхать һәм Наил Чинаевлар, Габидулла Агишев белән китә. Алга китеп әйтим, ул биш егетнең барысына да исән-имин туган якка әйләнеп кайту бәхете насыйп була! 

Тулысынча: Ул Берлинны алган

Мәңгегә унтугыз яшьлекләр...

   Якташыбыз Русия Герое Корбангалиев Артур Ришат улы шул егетләрнең берсе

Артур Корбангалиев 1980 елның 14 декабрендә Уфада  эшчеләр гаиләсендә туа. 1984 елда алар Чиләбе өлкәсе Усть-Катав шәһәренә күченәләр. 1998 елда урта мәктәпне тәмамлагач, шул ук көздә армия сафларына алынган Артур күп егетләр хыялында йөрткән десант гаскәрләрендә хезмәт итә. 1999 елның 17 августыннан 106 нчы гвардия һава десант дивизиясенең 119нчы гвардия полкы командиры урынбасары гвардия сержанты Артур Корбангалиев Төньяк-Кавказда хәрби бәрелешләрдә катнаша. Шул елның 9 сентябрендә хәрби бурыч үтәгәндә Артур һәлак була. Яшьлек дәрте ташып торган егетнең чәчәктәй гомере өзелә.

Тулысынча:Мәңгегә унтугыз яшьлекләр...

Исемнәре ил йөрәгенә язылган

Һәр төбәкнең үз батырлары бар. Күгәрчен районы кешеләре дә Рафиков Мансур Миңлебай улы белән лаеклы горурлана. Бөркет йөрәкле егетнең туган көне дә Русия Геройлары көненә туры килә икән. Күкрәген “Алтын йолдыз” бизәгән ир-егет узган елның декабрендә алтын юбилеен билгеләгән.

1934 елның 16 апреленнән бирелә килгән Кызыл Йолдыз күкрәк билгесе Cоветлар Союзы геройларына бирелгән иң дәрәҗәле бүләк иде. Алтмыш ел дәвамында аңа Башкортстанның 284 батыры лаек булган. 

Иң беренче булып ул мактаулы исемгә 1937 елның 22 октябрендә Испаниядә интернациональ бурычын үтәгән Әлшәй районы егете – кече командир, танкист А.В. Никонов лаек була (үлгәннән соң).

1939 елның 22 февралендә Советлар Союзы Герое исеме тагы бер якташыбызга бирелә. Ул – очучы капитан И.С.Сухов. Япон басып алучылары белән кыю алышканы өчен бүләкләнә ул.

Шул ук елда, Халхин-Гол елгасы районында японнар белән алышта батырлык күрсәткән очучы В.И.Артамонов та югары бүләккә лаек була.

1940 елда “командование куйган бурычларны үрнәкле үтәгән өчен” Советлар Союзы Герое исеме тагы дүрт якташыбызга: капитан С.Н.Майский, кече командир Г.Ш.Арасланов, кызылармеецлар Г.С.Пулькин һәм И.П.Аляевка бирелә.

Тулысынча:Исемнәре ил йөрәгенә язылган

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>