Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Абызәби хикәте

 …Сугыш беткән елның  җәйге матур иртәсендә  уртанчы апам йөгереп кереп: 

–Әнкәй, сөенчегә нәрсә би-рәсең?–дип кычкырып җибәрде.

Сабыр холыклы әнием моңа әлләни игътибар итмәскә тырышса да, йөзе балкып китте.Чөнки авыр еллар, күптән түгел генә  олы абыемның сугышта вафаты  турында кайгылы хәбәр килгән иде…

–Йә, нинди сөенче инде ул, –  сүзгә кушылды әтием.

Тулысынча:Абызәби хикәте

Әткәйнең күргәннәре...

Быелгы яз – илебезгә зур куаныч, яшәү бәхете, тыныч тормыш китергән язларның  70нчесе.  Илдә җиңү таңы аттырганга 7 дистә ел вакыт үтсә дә, күпләр күңеленә сугышның афәтләре бүген дә тынгылык бирми. Югалтулар, гомер буе сулкылдап торган тән һәм күңел яралары безнең гаиләгә дә тирән эзен салган.

Әткәебез Игъмәтов Мөбәрәк Гыйлемҗан улының сугышта һәм фашистик тоткынлыкта күргән, кичергән җан һәм тән газаплары турында аның үзе сөйләгән хатирәләре бүген дә күңелдә саклана.

Тулысынча:Әткәйнең күргәннәре...

Сезнең туганыгыз да бардыр, бәлки...

Исәнмесез, “өмет”леләр”! Хатымның беренче юлларында ук үзем белән таныштырып китим. Мин, Суфьянов Фәвәрис, Бәләбәй шәһәреннән.Тумышым белән Бишбүләк районы  Мәнәвез-Мәскәү авылыннан. Хәзерге вакытта Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында хуҗалык мөдире булып эшлим. 


Сугыш еллары бездән  ерагайган саен, аның яралары һаман да сулкылдый. Авыр елларда әниләре белән тормыш йөген тарткан балалар, әтиләрен көтеп ала алмаганнар исән чагында, сугыш михнәтләре  беркайчан онытылмас.

Тулысынча:Сезнең  туганыгыз да бардыр, бәлки...

“Кызылармеец Якупов – Башкортстан иленнән...”

Дәүләтбай карт картәтиебезнең батырлыгы бездә горурлык уята, авырлыкларга бирешмәскә көч бирә

Картәтиемнең әтисе Дәүләтбай Мәүлет улы Якупов 1912 елда  Мәчетле районының Яңа Мишәр авылында туа. Аның Бөек Ватан сугышына кадәр төшкән фотосына  (сурәттә басып тора) караган саен күзгә яшьләр килә. Фотодан мөлаем йөзле, чибәр егет карап тора. Аның карашында никадәр рухи көч тупланган, бөтен төс-кыяфәтеннән үз-үзенә ышаныч, батырлык, ягымлылык бөркелә. Аларның буынына хас булган сыйфатлар бу. Шунысы үкенечле: күпләренең яшь гомерләре сугыш яланында өзелгән... Безнең тыныч тормышыбыз, киләчәгебез, Туган ил азатлыгы өчен батырларча һәлак булганнар истәлегенә багышлыйм бу язмамны.

Тулысынча:“Кызылармеец Якупов – Башкортстан иленнән...”

Хатирәләр яңартып

Башкортстаннан сугышка барлыгы 700 меңләп кеше китеп, 300 меңгә якыны яу яланында ятып калды. Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап илебезгә тынычлык китергән мөхтәрәм ветераннарыбызның саны елдан-ел кими.

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее көннәре алдыннан республикабыз район һәм шәһәрләрендә яугир- ветераннарыбызга юбилей медальләрен тапшыру тантаналары бара. Шундый бүләкләү чарасы Уфа шәһәренең 65 нче Татар гимназиясендә дә үтте.

Бу чарага җыелучылар арасында сугыш яланнары эчендә кайнаган яугирләребез дә, тоткынлыкка эләккән хәрбиләребез дә, тыл хезмәткәрләре дә бар иде.

Тулысынча:Хатирәләр яңартып

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>