Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Миякәдән Берлинга кадәр

Рейхстаг диварларына үз исемен язып кайткан Совет солдатларының берсе ул

 Нәҗип Кучкаров

Дошманны өнендә дөмектереп кайткан солдатларның берсе, сугыш ветераны Нәҗип абый белән Хәмдия апа бүген Миякә районы Новый мир авылында  гомер итәләр. Сугыштан соң кавышып, дүрт бала үстергәннәр. Нәҗип абыйга Ходай бәхетле гомер биргән.

Кышкылыкка төреп куйган умарталарына җан керде, йорт- бакчасы да тәртиптә. Моңланып киткәндә Германиядән алып кайткан аккордеонын алып, телләренә баскалап ала. Әти-әниләрен хөрмәт-игътибарга төреп яшәүче балалары да акрынлап пенсиягә чыга бара инде. Гомер. Ут эчендә йөргәндә, мондый мәрхәмәтле язмыш турындагы уйлар кызылармеец Кучкаровның башына да килмәгәндер. 

Тулысынча:Миякәдән  Берлинга кадәр

Без – Батыр оныклары

Әниемнең әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче группа инвалиды, күп орден, медальләр кавалеры Әсәдуллин Нәҗип Гайфулла улына быел 92 яшь тулды. Олы яшьтә булуына карамастан, аның хәтере искиткеч яхшы. 70 ел элек булып үткән хәлләрне ул бүгенгедәй күз алдына китереп сөйли. 

Ел саен 9 Май көнне без барыбыз да – балалары, оныклары, онык-ларының балалары картәтиебез  янына  җыелабыз. Бәйрәм белән котлыйбыз, үткәннәрне искә төшереп сөйләвен кызыксынып тыңлыйбыз. 

Тулысынча:Без –  Батыр  оныклары

Каһарман разведчик

 Якшәмбе көн. Алсу таң атып килә. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Бөтен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр Димнең аргы ягында чүт-чүт итеп сандугач сайравы ишетелә. Авыл халкы иртүк торып көтү куа, күбесе бәйрәмчә киенгән, пар ат җигелгән, яшьләр район Сабан туена барырга әзерлек чаралары күреп йөри. Һәр өйдән борыннарны ярып тәмле коймак, тәбикмәк исе килә.

Авыл халкы илгә зур афәт килгәнен әле белми, басуларда шаулап утырган игеннәрнең зур уңыш бирәсенә ышанып, шатланып бетә алмый. Тиздән радио туган илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме турында куркыныч хәбәр тарата...

Тулысынча:Каһарман  разведчик

Берлинга барып җиткән

Гасырлар буена татлы суын саклап, боргаланып аккан Базы елгасын чакрымлап буйлаган Этәй авылында затлы токымнан булган Хөснетдиновлар яши. Аларның изге нигезе буыннан-буынга саклана. Беренче бөтендөнья сугышында – коточкыч канкоешта катнашып, каһарман солдат Газетдин бер кулын калдырып кайта. Язмыш сынауларын җиңә-җиңә, нәсел нигезен сакларга тырышып яши һәм вафатыннан соң улы Гыйләҗетдингә калдыра.

Тулысынча:Берлинга  барып җиткән 

Канатлар күктә чыныга

Русия Герое Мөхәммәтгәрәев Венер Мансур улы да безнең якташыбыз.

 Уфа егете ул. Үсмер еллары хас безнекечә үтә. 1961 елның 22 декабрендә эшчеләр гаиләсендә туа. 109 санлы мәктәпне тәмамлый.

1979 елда Совет Армиясе сафларына алына. 

Хәрби форманы бер кигәч, егет аны салмаска була, Сызрань югары хәрби авиация училищесына укырга керә. 1983 елда диплом алып чыга һәм күкләрне гизеп оча башлый.

1986— 1987 елларда Әфганстанда хәрби операцияләрдә катнаша.  Анда Ми-24 вертолеты командиры Венер Мансур улы 143 хәрби очыш ясый.

1989 елда СССР авиация сәнәгате министрлыгының очучы-сынаучылар мәктәбен тәмамлый. 1989 елдан М.М.Громов исемендәге очу-сынау институтында эшли. 

Геройның шәхси хезмәт исемлегендә Ми-8МТВ, Ми-19, Ми-24, Ми-28Н «төнге аучы», Ми-34 Ми-171, Ка-27, Ка-29, Ка-31, Ка-32, Ка-50 «Кара акула», Ка-126, Ка-226, АНСАТ, Z-11 кебек төрледән-төрле вертолетларны уңышлы сынау уздыруы турында теркәлгән. Ватан алдындагы бу кыюлыклары Хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнгән. Якташыбыз шулай ук “Кызыл Йолдыз” (1989 ел), “Батырлык” (2005 ел) орденнарына лаек була. Аңа җитәкчеләре гел җаваплы бурычлар куя. Бер очракка тукталып китик. 

Тулысынча:Канатлар күктә чыныга

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>