Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Үткәннәр үткәндә калсын

Озакламый Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җитмеш ел була. Илебездә олы бәйрәм булачак. Сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргәннәрнең генә саны азаеп бара. Аталарын яу кырында югалтып, ятим үскән фронтовик балалары да бармак белән генә санарлык калган хәзер. Аларның күргәннәрен без –яңа буын, күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә бит боларны белергә тиешбез. Шуны уйлап, Шатмантамак авылында яшәүче Чыңгыз һәм Сәвия Насыйровларның хатирәләрен  сезгә дә җиткерәсем килде.

Тулысынча:Үткәннәр үткәндә калсын

Ак халатлы Рәзилә

Һәр яңа туган көн, ачылмаган китап кебек, яңа мәшәкатьләр, шатлыклы очрашулар бүләк итә. Үз гомеремдә бары тик матур күңелле, ихлас йөрәкле кешеләр белән аралашып яшәдем.

Агыйдел шәһәре поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләүче Нурисламова Рәзилә Кәшфи кызы әнә шундый кешеләрнең берсе дип атар идем. Урта буйлы бу ханым мөлаем йөзе, ягымлы карашы белән үзенә җәлеп итте мине. Йөзендә һичбер тәкәбберлек  сизелми. Өстендәге ап-ак халаты да эчке дөньясының саф һәм чиста булуын гына исбатлый кебек. Рәзилә Кәшфи кызы белән аралашканда күңелдә рәхәтлек, тынычлык урнаша. Ул Агыйдел шәһәр поликлиникасында озак еллар акушер булып эшли. Дөньяга аваз салган күпме сабыйларга якты дөньяга туарга ярдәм иткән аның мәрхәмәтле куллары.  Ана дигән бөек исемгә ия булган күпме назлы затларга  никадәр шатлык өләшкән һәм йөрәк җылысын бүлешкән ул! 

Тулысынча:Ак халатлы Рәзилә

Ветеран бүген дә сафта

1941 елның 22 июнь таңы. Бу таңда яхшы коралланган, җиде миллион ике йөз утыз мең гаскәрле Гитлер армиясе илебез чикләрен бәреп керә. 

Чакмагыш районы Рәҗәп авылының тап-таза, яшьлек дәрте ташып торган батыр ир-егетләре һәм кызлары да дошманга каршы яуга юллана. Сугыш кагылмаган бер генә йорт калмый авылда. Һәр гаилә үзенең типсә тимер өзәрлек батырлары белән хушлашып, яу кырына озата. Каһәрле сугыш башлануга иң беренче булып Рәҗәп авылыннан Батыргәрәй улы Миргазыян белән Кәримә әби Кабированың улын бөтен Рәҗәп халкы, елый-елый, исән-сау йөреп кайтуларын теләп озатып кала. Ә аннан соң сугышка алыну гадәти хәлгә әверелгәндәй, авыл ир-егетләрен, үзләре теләп китүче хатын-кызлары белән хушлаша тора. Безнең авыл советыннан укытучылар Тәгълимә апа Кәлимуллина, Яңа Балактан Һәүлә апа  Котдусова икесе дә сугыш кырын үтеп, исән-сау кайталар. Күп еллар элек, клубта авыл халкы белән очрашу оештырган идем. Кичергән авырлыклар турында Һәүлә апаның елый-елый сөйләгәннәре әле дә колагымда чыңлый. Берсе Качылга, икенчесе Яңабирде авылында гомер иттеләр, икесе дә ахирәткә күчтеләр инде. Нәсел дәвамы булырлык иманлы, тәрбияле балалар үстерделәр. 

Тулысынча:Ветеран бүген дә сафта

Илекәйнең данлы улы

Авыл дигән сихри  бишектә тибрәлеп үсеп, урта белем алгач, язмыш җилләренә буйсынып, чит  тарафларда үрнәкле гомер кичерүче, намуслы хезмәтләре белән туган илебезнең байлыгын арттыруда үз өлешләрен керткән якташларыбыз бихисап. Шундыйларның берсе – Фагманов Әсгать Хаматнур улы.

Тулысынча:Илекәйнең  данлы  улы

Онытырга хакыбыз юк...

Сугыш... Бу сүздә күпме әрнү, сагыш, күз яшьләре, ачлык, сыкрау хисләре...  Бөек Ватан сугышы җилләре кагылмаган бер генә йорт та юктыр ул безнең илебездә. 

Еллар үтә, безнең батыр сугышчыларыбыз – ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя бара. Ләкин аларның батырлыклары онытылмый, тарихта саклана һәм без алар белән чиксез горурланабыз.

Сугыш ветераны Гыйззәтуллин Әгъләм Хәбибулла улы 1924 елда Чакмагыш районы Уйбулат авылында дөньяга килә. 1940 елда Рәҗәп тулы булмаган мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Әти-әнисе балаларының югары белемле булуын бик тели. Укуга омтылышы көчле булган егет Казан юридик институтына имтихан тапшыра һәм студентлар исемлегенә керә. Ләкин аңардан соң тагын дүрт туганы булгач, гаиләгә бу чыгымнарны күтәрү авыр була. Тормыш авырлыгына аптырамый, укытучылар әзерли торган курсларга укырга керә. Ул вакытта мәктәпләрдә укытучылар җитешмәгән чак була. 

Тулысынча:Онытырга хакыбыз юк...

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>