Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Корыч та сына икән

Аның турында “иде” дип үткән заманда сөйләве аңлатып бетерсез авыр. Авыр, чөнки аның кебек кешеләр күңеленә кереп калучы шәхесләр дөньяга сирәк туа. Алар турында гадәттә “Якты йолдыз кебек балкып яшәде дә, кинәт сүнеп юк булды”, – диләр. 


Юк, һич  тә юк булмады ул: моңарчы мәктәп еллары истәлекләрендә Равил кояш кебек балкып торса, хәзер безнең күңелләрдә кайдадыр биектә якты сирпүче йолдыз булып кабынды. Ул – Чечня сугышы гарасатын үтеп, исән чагында ук Батырлык ордены белән бүләкләнгән яугир сыйныфташыбыз… 

 

Равил Рәфис улы Булатовның гомеренең хәрби хезмәткәчә өлешен чагылдырган биографиясе башка яшьтәшләрнекеннән берни белән дә аерылмый. 1975 елның 27 октябрендә дөньяга килә ул. Район үзәгендә балалар бакчасына йөри, 1983 елда Чакмагыш беренче урта мәктәбенә, тәүге укытучыбыз Любовь Дмитриевна Габдрәшитова сыйныфына укырга керә. Башлангыч сыйныфларны тәмамлаганнан соң безне үз балаларыдай бик тә якын күргән, һәркайсыбыз өчен икенче әнидәй хөрмәтле булган сыйныф җитәкчебез, яраткан укытучыбыз Рида Әнис кызы Сәлимова белән без  фәннәрне генә түгел, ә  тормышта иң кирәк сабакларны – дуслык, татулык-бердәмлек, кешелеклелек “фәннәрен” үзләштердек, бер-беребезнең кадерен белергә өйрәндек. Сыйныфыбызны укытучылар гади, кечелекле, тәртипле һәм бердәм булганы өчен яратты.

Равил безнең өчен абыебыз кебек яклаучы-саклаучы да булды. Ул безнең параллельдәге дүрт сыйныф өчен дә авторитет иде. Аның фикере безнең “Б” классында укымаган яшьтәшләребез өчен дә өстенлекле булды. Ә без, бигрәк тә кызлар, аның һәрвакыт яклаячагын белә идек. Ул үз көче белән масаеп, көчсезрәкләрне түбәнсетмәде. Ә кемгәдер аңардан “өлеш чыга” икән – һичшиксез, ул ниндидер бик үк яхшы булмаган гамәл өчен булды. Аксыл чәчле, шаян, бераз шуграк та, һәрвакыт елмаеп торган һәм якты карашлы сыйныфташыбыз кайсыбыз булса да ниндидер сәбәпләр белән боегып яки моңсулап китсә, иң кирәкле һәм җылы сүзләрне табып юата, күңелне күтәрә белде. Кайчакта ул үзе да җылы сүзләргә, рухи ярдәмгә мохтаҗ булгандыр, мөгаен. Бу юлларны укыгач, бәлки, кемнәрдер аны идеаллаштыралар дип тә уйлар. Юк, бөтенләй дә юк. Равил башкалардан бер ничек тә аерылып тормаган гади егет иде. Ул да, безнең кебек үк, кайчак кызып китеп, кискен сүз дә әйтергә, ачуланып та куярга мөмкин иде. Әмма тынычлангач, хаксыз булган очракта хатасын танырга һәм гафу үтенергә бервакытта да кыенсынмады һәм үзе өчен түбәнлеккә санамады. 

“Һәр буын үз сугышы аша үтә” дигән бер акыл иясе. Бөек Ватан, Әфган сугышлары ветераннарын үз күзләре белән күреп, аларның батырлыклары турында ишетеп үскән яшьтәшләребез өлешенә дә язмыш аяусыз сынавын әзерләгән булып чыкты. 1974-1977 елларда туган егетләр иңенә дә шундый күптөрле сынау төште. Меңәрчә җимерелгән, яши башлаганда ук өзелгән язмышлардан тыш, тагын да меңнәрнең тәнен генә түгел, рухын-җанын да имгәтеп, инде тыныч тормышка кайткач  бик тә яшьли мәңгелеккә алып киткән каһәрле гарасат ул. Равил белән бергә хәрби хезмәткә китеп, шул ук Чечняда кешелеклелеккә сынау үтеп, рухы-җаны кыйналып кайткан тагын бер сыйныфташыбыз – Ринат Әфләх улы Иблихаҗипов та арабызда юк инде. Шук-шаян, йомшак күңелле, ярдәмчел бу дустыбызны да һәрчак сагынып искә алабыз.

Равил Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендәге мотоукчылар дивизиясенең 48нче полкында өлкән укчы-пулеметчы булып хезмәт итә. 1995 елның 15 февраленнән 19 маена кадәр әлеге дивизия составында Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Сугыш яланында яралана. Снаряд хәрби машинаны сафтан чыгарганнан соң, ярым үле хәлендәге яралы хезмәттәшен үз иңнәренә салып, камалыштан алып чыкканы, хәрби бурычны үтәгәндә кыюлык күрсәткәне өчен РФ Президенты Б.Н.Ельцинның 1996 елның 12 февралендәге 177 санлы Указы белән “Батырлык ордены” белән бүләкләнә. Кеше күңеленә тумыштан ук салынган тыйнаклык һәм гадилек сыйфатларын еллар да җуя алмый күрәсең. Моннан бер-ике ел элек локаль хәрби бәрелешләрдә катнашкан яугирләрне искә алу көне уңаеннан орденга ия сыйныфташым турында мәкалә язу нияте белән аны редакциягә, эш бүлмәмә чакырдым. Әфганчылар турында язып карау тәҗрибәмнән чыгып, әлеге максатның шактый авыр икәнлеген чамалый идем.  Үтенечемне тыңлап килде ул. Тәүге сорауны бирергә җөрьәт иттем. Җавап кыска булды: “Рәзилә, сорама ярыймы?” Арытаба бу эчтәлектә сүзне дәвам итү мәгънәсез иде. Бер мизгелгә генә караңгыланып киткән карашы әле дә күз алдымда. Мәкаләм язылмады. Ни кызганыч, ул үзе киткәннән соң дөнья күрә…

Күптән түгел – 27 октябрьдә, нәкъ Равилнең туган көнендә барыбыз өчен дә бик тә дулкынландыргыч, күңелләрдә гомерлеккә уелып калырлык истәлекле вакыйга булды. Сыйныфташыбыз, район Советы депутаты, күп функцияле үзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Низамовның тәкъдиме һәм тырышлыгы, шушы ук мәктәптә укыган шәхси эшкуар Радик Гобәйдуллинның матди һәм рухи ярдәме белән Чакмагыш 1 санлы урта мәктәбендә Равил Рәфис улының якты истәлеген мәңгеләштергән тактаташ ачу тантанасы үтте. Югары сыйныф укучылары өчен Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты белгечләре (сценарий авторы – Рузилә Әмирханова) һәм мәктәпнең тарих укытучысы Динара Хәбибуллина оештырган зур тәрбияви һәм патриотик әһәмияткә ия бу чарага Равилнең якыннары – әнисе Тәскирә Миңнегалим кызы, әтисе Рәфис Нурулла улы Булатовлар, сеңлесе Светлана һәм аның улы, гомер юлдашы Гөлдәр Тимерҗан кызы, укытучысы Рида Әнис кызы чакырылган иде.

Сыйныфташыбыз, чараның сәбәпчесе Илдар Илүс улының сүзләре күңелгә үтеп керә: “Минем өчен бүген бик дулкынландыргыч көн – каһарман дустыбызның туган көне. Бергә балалар бакчасына йөрдек, бер сыйныфта укыдык. Үз чорының гади бер малае иде ул, спорт белән яратып шөгыльләнде, физик яктан чыныгып үсте, бик оста футболчы иде. Кеше белән җиңел аралашучан, гади булды, тормышны бар тулылыгында яратты һәм шул ук вакытта бик тыйнак иде ул. Чечнядагы хәлләр турында беркайчан да сөйләмәде, анда булуы белән масаймады, бүләкләнүен дә сиздермәде хәтта. 

Сыйныф җитәкчебез Рида Әнис кызының сүзләре ана күңеленнән чыккандай тирән сагышлы иде: “Югалтулар турында сөйләү һәрчак авыр. Ә инде гомеренең иң матур мизгелендә мәңгелеккә күчкән укучыңны югалту тагын да авыррак. Мөгаен, ул үз сыйныфының иң куркусыз һәм чая патриоты булгандыр. Мәктәпне тәмамлагач та гаделлек һәм кыюлык кебек асыл сыйфатларын югалтмады. Һәр мизгелдә үлем сагалаган сугыш кырында аның батырлык эшлим дип уйламавына иманым камил. Бу минутларда аның өчен иң мөһиме – дус гомерен саклап калу булган. Бу гамәлендә – аның бар булмышы. Ул башкача булдыра алмас иде. Равилнең батырлыгы белән горурланам һәм бишенче сыйныфтан башлап җитәкләгән шушы сыйныфны бербөтен, бүленмәс коллектив итеп туплый алуыма һәм укучыларымның ата-аналары белән бергә аларны чын кешеләр итеп тәрбияли алганыма икеләтә горурланам”. 

Ерак Әбҗәлил районыннан Равилнең якты истәлеге хакына Чакмагышка килгән, утлы юлларны бергә кичкән хезмәттәше Салават Хөснияров сүзләренә колак салам: “Равил үз фамилиясен чын-чыннан аклады. Корычтай нык булатка тиңләп, без аның үзен дә “Булат” дип йөрттек. Хезмәттәшләрем арасында иң ышанычлы, иң тугры дустым да ул иде. 1995 елның 8 мартында Самашки авылында без идарә иткән БТРга снаряд тиеп шартлады. Төркем засадага эләкте. Бер дустыбыз каты яраланды. “Мин аны алып чыгам, син ярдәм ит, мине автомат уты белән каплап тор (прикрой)”, – диде һәм дошман пулясы яңгыры астында куркынычсызрак урынга алып чыкты. Ул үзенең гражданлык бурычын тулысынча үтәде”. 

Равил хәрби хезмәтен тутыргач туган районыбызга кайтты. Йорт төзеде, агачлар утыртты, гаилә корды. Һәм арытаба да лаеклы, матур итеп яшәр иде. Әмма мәкерле чир гомеренең иң матур елларында, алдагы тормышка корылган планнарны һәм башлангычларны бер мизгелдә өзде. Ул корыч кебек нык иде. Корыч та сына икән.

Сыйныфташыбызның тормыш иптәше Гөлдәр сөйләгәннәрне күз яшьләрсез кем генә тыңлый алды икән? Мәктәп елларында башланган саф мәхәббәтләре, арытаба тормышлары турында гади, әмма һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләгән Гөлдәр Тимерҗан кызының бу вакытта күңелендә шаулаган хисләрен үзе генә белгән-тойгандыр. “Ул нинди генә хәлдә дә, бервакытта да бу сугыш турында сөйләмәде. “Махсус билгеләнештәге гаскәри частьтә булгач, безгә бернәрсә турында да сөйләргә ярамый”, – гына диде. Чечен сугышы турындагы киноларны карарга яратмады, алар турында: “Яртысы дөрес, яртысы – уйдырма. Ышаныргамы-юкмы үзегез карагыз”, – ди иде. Якыннарына, тирә-яктагыларга бик тә игътибарлы, кешелекле булды. Кече туганын да: “Син ир-егет, көчле булырга, яклаучы булырга тиешсең”, – дип тәрбияләште. Минем өчен дә ныклы терәк, ышанычлы тормыш иптәше булды”.  

Әйе, Тәскирә апа белән Рәфис абыйга, туганнарына, һәрбарчабызга да сабырлыклар бирсен, башкача мондый авыр югалтулар кичерергә язмасын Равил мәктәп елларының күңелле каникуллары үткән, үзе бик тә якын күргән Рәҗәп авылындагы зиратта быел 2 майда мәңгелек йортка күчте. Сыйныфташыбызның җаны тыныч, рухы шат булсын, кешеләргә кылган барлык игелекләре гамәл дәфтәренә савап булып языла барсын иде…

Рәзилә Басыйрова. 

Чакмагыш районы.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>