Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Сакта өзелгән гомер

 

Айрат Галиев террорчылар кулыннан һәлак булган корбаннарның берсе

Моннан 30 ел элек, 20 сентябрьдә Уфа аэропортында булган бу коточкыч хәлне яшь буын белмидер дә. Аның каравы, бу фаҗига турында Благовар районының Сарайлы, Балышлы авылы халкы һәм үсеп килүче егет-кызлар бик яхшы хәбәрдар. Алар шул ерак калган елларда һәлак булган якташлары, милиция сержанты Айрат Гали улы Галиевның истәлеген саклап яшиләр.

 

1986 елның 20 сентябрь иртәсе башка көннәрдән берни белән дә аерылып тормый. Уфаның Ленин районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре – өлкән сержант Зәлфир Әхтәмов һәм милиция сержанты Айрат Галиев патрульдә була. Гел бергә, бер экипажда эшләп өйрәнгән егетләрнең бу хезмәт көне бераз ыгы-зыгылы башлана. Айрат берничә көн авырып торган була. Менә ул, больничный кәгазен яптырып, иртә таңнан авылдан хезмәт урынына килеп җитә. Берничә минутка соңлап килүе сәбәпле, Айрат урынына куелган полкташы Хәмәтнуров Халит рейдка чыгарга җыенган. Әмма Айрат үз экипажыннан калмаячагын белдерә, нәтиҗәдә Халитне алып, дежур экипаж составына Айратны беркетәләр. Зәлфир белән Айрат – ике дус, һәрвакыттагыча бергә, УАЗ машинасына утырып шәһәр буйлап рейдка чыгалар. Бу мизгел иминлек һәм тынычлыкны сакларга чыккан яшь милиция хезмәткәрләренең соңгы патруле булып чыга, алар шул көнне икесе дә һәлак булалар.

Бу көнне язмышны үзгәртер сәбәпләр дә булган кебек: соңлабрак килгән Айрат үҗәтләнеп рейдка чыкмаган булса, егетләр хәвефле урынга аз гына соңрак яки аз гына иртәрәк барган булса... Кызганыч, әмма тәкъдир, күрәчәк булганда шарт фигыль урынсыз. Бәлки, кемдер үз гомерегез исәбенә кешеләрне коткарырга туры киләчәк дип әйткән булса да, алар иминлек сагына баскан булыр иде. 

Айрат Гали улы 1960 елда Балышлыда туа. 1978 елда мәктәпне тәмамлый. Солдат хезмәтен үтеп кайткач, Уфа шәһәренең эчке эшләр бүлегенә эшкә керә, иминлек сагына баса. Тормыш иптәше Рәсимә ханым белән алар 3 еллап кына бергә яшәп калалар. Яшь хатын иренең һәрдаим ярдәмен тоеп яши. Хәтта кер юганда, ашарга әзерләгәндә дә ярдәмләшә Айрат. Ике яшьлек уллары Айдарга энекәш алып кайтыр көннәре җиткәндә аеруча игътибарлы була яшь әти. Тәүлекле дежурлыктан соң Айрат авылга, гаиләсе янына ашыга. Ул бик ачык, күтәренке рухлы, җитез, пөхтә ир-егет була.

Авылда яшәп, Уфага йөреп эшләгән Рәсимә, ниһаять, декрет ялын рәсмиләштереп кайтырга тиеш. Ә Айраты, больничныен ябып, дежурга китә. Тәүлек узуга бер-берсен сагынган яшь пар очрашырга тиеш... 

Тормышка ашмаган ут татлы очрашу мизгелләре хәзер ел саен 20 сентябрьдә Айратның хәтер көне булып кабатланып килә. Аның вафатына 30 ел түгел, тагы күп еллар узса да Айрат Гали улы Рәсимәсе һәм ике улының, оныкларының күңел түрендә булыр. Азат – Рәсимә белән Айратның икенче улы – әтисен бөтенләй күрми. Ул ике айдан соң, ноябрьдә туган. 

Бакыйлыкка күчкән Айрат Гали улы белән гомергә өзелмәс бәйләнешне саклаган бу гаилә белән мин быел гына таныштым. Аларның эш-гамәлләре, әтиләрен юксыну, аны вакытсыз алып киткән әҗәле, бик кыска гомер юлы турында уйланулары йөрәккә төшәрлек. 

30 ел элек тә бу көн шундый ук яңгырлы булган. Коралланган террорчылар юлына чыккан егетләрнең язмышында ул гомерләренең соңгы мизгеле. Караңгы, болытлы булган ул егетләр өчен ике дөнья алышкан 

көн. Быел, шул вакыйгага 30 ел узган көнне дә яңгыр сибәләп торуга карамастан, Балышлыда кешеләр хәтер көненә җыелды. Рәсимә ханым тырышлыгы белән ул йолага әверелгән, ел саен уздырыла. Авыл мәктәбе коллективы, Айрат хезмәт иткән бүлекнең бүгенге хезмәткәрләре, аның белән бергә хезмәт иткән милиция ветераннары, туганнары, авылдашлары җыелды. Мәрхүмнең каберенә чәчәкләр салдылар, авыл мулласы догалар укыды, истәлекләр яңарды. Айрат Гали улының кыска, әмма яшендәй балкыган гомер елларын искә алып бер минут тын калып тордык. Йола буенча ел саен бу көнне яшь хезмәткәрләр ант кабул итә. Быел иминлек сагына баскан егетләр – кече сержант Артем Йосыпов белән полиция сержанты Раян Аккускаров өчен бу минутлар дәрәҗәле һәм дулкынландыргыч булды.

Аннары мәктәптә укучылар белән очрашу узды. Күңелне тетрәндергән бу көндә һәркемнең әйтер сүзе җыелган иде. 1986 ел вакыйгалары да тергезелде. 

Дезертир солдатлар Николай Мацнев һәм Сергей Ягмурджинның Уфа аэропортыннан самолет алып чит илгә качу хыялы тормышка ашмый. Уйларында золым, начарлык, вәхшилек хакимлек иткән бу яшь егетләр белән әфъюн идарә итә. 1986 ел. Әфъюн, террорчылык турында сирәк кенә ишетелеп кенә калган чор, югыйсә. Уфа гарнизонының 6520 санлы хәрби частендә хезмәт иткән бу ике солдат, кулларына корал төшергәч, бөтенләй еркычка әверелә. Хәрби частьтән качып, алар такси тотып юлга чыга. Әмма милиция машинасы күргәч, таксины туктаталар. Солдатларга ярдәм кирәктер дип Айрат белән Зәлфир дә туктаган. Җинаятьчеләр үзләре соңыннан аңлатуынча, алар иминлек сакчыларын юлларыннан алып ташлау өчен таксидан төшкәннәр. Иң беренче коралдан чыккан кургаш яңгыры руль артында утырган Зәлфирнең гомерен кисә. Машинадан сикереп төшкән Айрат пистолетын кобурадан чыгарып өлгерми, аның да яшь һәм яшәү дәрте бәреп торган гәүдәсен кургаш яңгыры теткәли. Уң кулы белән кобурага үрелгән килеш егыла егет. Әмма җинаятьчеләр шулкадәр ерткыч булганнар ки, Айратның ыңгырашуын ишетеп: “Аһ, мент, син әле исәнмени”,– дип автоматтан тагы ут яудыралар. Егетнең теткәләнгән гәүдәсе хәрәкәтсез булып, тынып калгач юлларын дәвам итәләр... 

Күп тә үтми ул чакта Айратларның взвод командиры булган Мәскүр Галиевны “Синең бүлектә ЧП!” дигән хәбәр сискәндереп җибәрә. Ашыгыч рәвештә җинаять урынына юлланалар... 31 ел гомерен иминлек саклауга багышлаган шәхес язмышында ул сентябрь көннәре авыр истәлекләре белән уелып калган. Хезмәт елларында аңа башка хезмәткәрләрен югалтырга туры килми, шөкер. Әмма Айрат белән Зәлфир алдында үзен бурычлы итеп тоя. Айратның кабере өстендә торган ташны куйдыру өчен дә ул зур тырышлык сала. 

Мәскүр Байтул улы сөйләгәннәргә кабат кайтам. Әйе, җинаятьчеләр үз максатларына ирешү өчен урамнар бушрак вакытны – иртәне – сайлаган. Халык эшкә кузгалган сәгатьләр булсамы... ахыры ни булыр иде, аңлашыладыр... 

Акыллары томаланган җинаять-челәр тиз генә аэропортка юл ала. Алар анда Уфа - Нижневартовск маршруты белән очасы ТУ-134 самолетына барып керәләр. Ни булганын аңламый торып баскан пассажирны шунда ук атып егалар. Ут кургашы бер стюардессаның да гомерен өзә... 

Унике сәгать дәвамында сөйләшүләр алып барганнан соң, самолетны штурмлап кына алалар. Бер җинаятьче шул вакытта һәлак була, икенчесе соңыннан үлем җәзасына хөкем ителә...

Ике милиционер егет тә (үлгәннән соң) Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Аларның бу адымы батырлык һәм кыюлык билгесе булып тора, хезмәттәшләре бу көнне онытмый. Тиешенчә каршылык күрсәтеп тә өлгермәгән егетләрнең бу үлемен кемдер мәгънәсез дип уйласа, ялгышыр. Егетләр үз гомерләре исәбенә күп кешеләрне саклап калганнар.

Ә Айрат белән Зәлфир рейдка бер минут иртәрәк яки соңрак чыксалар, җинаятьчеләргә очрамаган буласалар ни булыр иде? Бу хакта террорчыларның аңлатмасы мондый. Алар хәрби частьтән БТР алып, шәһәрдә “фейрверк оештырып”, самолетны алып качмакчы булганнар. Эш болай киткәч, туры аэропортка китәләр. Аларның һәр адымын күз алдыннан уздырсаң, башларына акыл да, план да, төгәл генә уй да, курку яки шик, кызгану хисе кермәгәнлеге ачыклана. Бу җинаятькә, корбаннарга китергән зур ике сәбәп бар: берсе начар тәрбия булса, икенчесе – әфъюн агуы, дип белдерделәр балалар белән очрашуда Айратларның хезмәттәшләре.

Айратның якты истәлеген кадерләп саклаучы, ел саен шундый чараларны оештыруда башлап йөрүче Рәсимә ханым, аның ике улы, биш оныгы, хезмәттәшләре һәм тыныч тормышта яшәүчеләр өчен дә гади көн түгел ул 20 сентябрь. Бүген аның мәгънәсе тагы да тирәнрәк. Җир шарында террорчылык зур-зур дәүләтләрне җимерә, миллионлаган кешеләрне куркып яшәргә мәҗбүр итә. Әфъюн һәм террорчылык –бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Аның тамырына балта белән чапмый торып, бу афәттән котылу мөмкин түгел. Аннан котылу өчен һәр бала моны аңлап, аннан ерак торырга тиеш. Кеше җиргә матурлык тудырырга килә. Һәм аның ничек яшәве турында изге эшләре сөйләр. Ә Айрат Галиев кебек тагы башка күп егетләрнең батырлыгы иминлек, тынычлык, бәхетле тормыш хакына явызлык белән көрәштә көч биреп торыр. 

 

Алсу Төхвәтуллина.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>