Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Хәлиткеч 45 минут

  Егерме беренче гасыр башы узган гасырның 70нче еллары белән чагыштырганда күп, үзенчәлекле аермаларга бай. Әйтик, бүген инде кайдадыр кылынган терактлар шаккатырмый, ә чираттагы тапкыр котны очыра. Безне тагы ничәнче тапкырлар үкенеп, кирәкмәгән канкоеш,  сәбәпсезгә өзелгән кешеләр гомерен уйлап сыкранырга мәҗбүр итә. Ә менә узган гасырның 70нче елларында андый хәлләр еш булмаган. Булган очракта да ул зур сер булып, вакытлы матбугат чаралары аша киңкүләм халыкка таратылмый. Берьяклап моны халыкны авыр хәбәрләрдән саклау, аларның җан тынычлыгын кайгырту дип тә аңлап була. 

 

Әлбәттә, аның икенче ягы да бар иде... 1973 елның 23 апрелендә Ленинград – Мәскәү һава юлында булган вакыйга турында да кешеләр бик соңлап кына ишетәләр. Бу хәлләрдән соң 1973 елның 6 июнендә һөнәри бурычын яхшы үтәгән өчен кораб капитаны Вячеслав Янченкога Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шактый еллар узгач инде без дә моңа кабат кайтуны кирәк дип табар идекме икән, әгәр очучы Янченко безнең якташыбыз булмаса...

Советлар Союзы Герое ЯНЧЕНКО Вячеслав Михайлович Уфа егете. Ул 1938 елның 19 мартында эшчеләр гаиләсендә туган.

Сугыштан соңгы беренче көзендә ут эченнән үтеп исән калган совет солдатлары эшелоннарга төялеп кайта башлаганда малай беренче сыйныфка укырга төшә. Иске Уфада, Агыйдел буендагы мәктәптә уза аның уку еллары.

Шул вакытта ул авиамодельләштерү белән мавыга башлый. Спорт төрләре белән ныклап шөгыльләнә, тимераякларда, чаңгыда шуа, велосипедта куа, төз атарга өйрәнә. Төрле ярышларда катнаша, тимераякларда узышып, үсмерләр арасында Башкортстан чемпионы була. Бу чор егетләре Бөек Ватан сугышының өч тапкыр Советлар Союзы Геройлары Александр Покрышкин һәм Иван Кожедуб мисалында зур киләчәк турында хыяллана. Ил-2 штурмовигында 250 хәрби очыш ясаган, ике тапкыр Советлар Союзы Герое якташыбыз Муса Гәрәев батырлыгы алар өчен бик зур үрнәк була.

Уфа геология-разведка техникумында укыганда ук егет ДОСААФ аэроклубына йөри, парашюттан сикерергә өйрәнә.

Максатына илткән икенче адымны ясап, 1956 елда Кустанай очучылар әзерләүче башлангыч мәктәпкә укырга керә ул. Бер елдан соң Борисоглебский хәрби-авиация училищесына кабул ителә.

 Әмма 1960 елда училищены тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган яшь лейтенант та Хәрби көчләрнең Хрущев тарафыннан кылынып, тарихта авыр истәлекләр калдырган вакыйганы үзендә татый. Бик күп офицерларның язмышын җимергән – 1 миллион 200 мең хезмәттән кыскартылган кеше исемлегенә ул да эләгә. Тарихи истәлекләр буенча бәян иткәндә, ил башлыгы ул вакытта бөтен кешеләр игътибарына җиткереп, бездә “пауэрсларны" төрле биеклектә бәреп төшерерлек ракеталар бар, истребительләрнең бер кирәге дә юк дип белдерә. Әлегә очучы булып китә алмаган егет Ленинградка әтисе янына килә. Аэрофлотка ул вакытта истребительләрне алмыйлар. Аларны бу эш өчен артык шук һәм үткер дип читләштерәләр. Егеткә самолетларны хезмәтләндерүче техник вазыйфасын ышандыралар. Һавага якынрак булу өчен ул кайсы эшкә дә алынырга әзер була.    

Вячеславны элекке хәрби очучылардан җыелган беренче составта Саратов янындагы бер ноктага Ан-2 пилотына әзерлек үтәргә җибәрәләр. Шулай ул штурвал артына утыра. Әмма Ленинградта эш урыны булмый. Архангельскта җирле һава юлларында биш ел эшләргә туры килә. Ан - 2 истребительдән ерак торса да, очкыч инде. Очучы өчен иң мөһиме һавага күтәрелү, очу. Бездә бик билгеле җырда да "Очмыйча, син, түзеп кара, иңнәреңдә канат барда" диелә бит.

   Бу еллар эчендә егет Себернең төрле почмакларында була, пассажирлар, табиблар, болан ите, балык, ярма һ.б. ташый. Себер аның өчен һөнәри һәм тормыш мәктәбенә әверелә. Вакыт җитеп, Ленинградка кайткач, Вячеслав Михайлович Ил-14кә күчеп утыра, икенче пилот булып китә, соңрак кораб капитаны була, бераз вакыттан соң, Ту-104 очкычын да өйрәнә.

 Ә  1973 елның 23 апрелендә бортында 42505 номер теркәлгән Ту-104 самолеты экипажы 51 пассажирны (араларында бер бала да була) утыртып, 2420 санлы рейс  буенча гадәти Ленинград – Мәскәү маршрутына күтәрелә. Очкыч өчен бу ара бер сәгатьлек юл.

 Тугыз мең метр биеклеккә күтәрелгәч, экипаж утырган кабинада бәла барлыгын белдергән кызыл ут яна. Бу бортпроводницадан килгән сигнал. Хәлне ачыклау бурычын командир бортмеханик Грязновка куша. Ул, озак та тормый, кулына конверт тотып килеп керә. Конверт эчендә нидер язылган дүрт дәфтәр бите.

 Ә хатның эчтәлеге мондый була: «Укып чыгу өчен 5 минут! Командирга һәм самолет экипажына. Хөрмәтле очучылар! Мин сездән самолетны Швециягә,  Стокгольм аэродромына алып баруыгызны сорыйм. Үтенечемне дөрес аңлап, сез үзегезнең дә, минем дә гомеремне саклап каласыз. Ә моның өчен мине шушы адымга этәргән кешеләр җавап бирәчәк.  Минем кулымдагы коралны сез күрәсез. Бу снарядта шахталарда кулланыла торган 2 кг 100 гр. шартлаткыч. Аның көче турында сезгә аңлатып торасы түгелдер. Шуның өчен минем гозеремне исәпкә алмый тормагыз. Һәрбер уйланмаган адымыгыз самолетның юкка чыгуы белән тәмамланачак. Моңа инануыгыз мөһим, чөнки минем тарафтан бар нәрсә дә яхшылап өйрәнелгән, һәр адымым уйланган, исәпләнгән. Снаряд кирәк вакытта кисәтүсез шартлатырлык итеп урнаштырылган…».  Әйе, төгәл акылында булган кеше мондый юлларны язмас иде. Әлбәттә, экипаж тотып кына Стокгольмга да оча алмый, аны кабинага да кертә алмый. Әмма аны күздән яздырырга да ярамый. Шартлау булса, бөтен пассажирлар да вафат булачак. Шуны уйлап бортмеханик Грязнов тагы аның янына чыга, ә кабина эчтән бикләнә.

Соңыннан ачыклануынча, җинаятьче 45 яшьләр тирәсендәге  Ленинград кешесе була. Аның язмышы үзенчәлекле, чуалчык була. Сугыш вакытында фронтта булмаган, Ленинакан тирәсендә хезмәт иткән. Аннан соң Украинада яшәгән. Нигә тотынса да, берни дә килеп чыкмаган, ахырда аңа эш тә тәкъдим итмәс булалар. Соңрак үзе белән яшәгән хатынның башына өч тапкыр балта белән сугып, төрмәдә утырып чыккан. Иреккә чыккач та аның язмышы юлга салынмый, сифилис белән авырый, ахырда бик сирәк була торган «сифилисофобия» диагнозы белән психоневрологик диспансерга урнаштырыла. 

  Аның өчен яшәү белән үлем арасында бернинди аерма да калмаган була инде.

 Әмма самолетта бер гаепсез кешеләр. Аларның гомерен саклап калырга кирәк. Әлегәчә мондый хәлләр булмау сәбәпле, аерым күрсәтмәләр юк. Ә экипажга куелган минутлар бетеп бара. Хәлне бәяләп, командир кире аэродромга кайтырга дигән карарга килә. Радио аша җир белән сөйләшеп, хәлне аңлаткач, Пулковога утырырга рөхсәт ала. Бу вакытта пилот кабинасы артында җинаятьче белән сөйләшү тәмамланып килә. Бандит бортмеханикка янауларын дәвам итә, ә Грязнов аны тынычлан-

дыруын дәвам итеп, сүз белән вакытны суза һәм сиздерми генә тегене самолетка кергән ишеккә таба юнәлтә.

 "Самолет утыра торган юлга без бик якын идек инде. Биеклек – 150 метр гына, – дип искә ала бу минутларны Вячеслав Михайлович. – Җирдән шассины чыгармый гына төшеп килүебезне күрәләр. Аны без артык тавыш чыгарып, бандитның игътибарын җәлеп итмәс өчен иң соңгы минутка калдырдык. Әмма шул минутта шартлау яңгырады. Безнең ишек зыянламады, әмма самолетның эчке обшивкасыннан ниндидер чүпләр, төтен чыкты. Минем артта утырган штурман Широков бортта янгын чыгуын әйтте".

Соңыннан ачыклануынча, металл торбадан чыккан шартлау борт ягына юнәлтелгән булган, ул фюзеляжның бер өлеше белән алгы ишекне йолкып ала. Шартлаткыч көчнең бөтен гайрәте бандит янында торган бортмеханик Викентий Грязновка төшә... 

Шартлаудан икесе дә һәлак була. Самолет җитди генә зыян күрә, әмма пассажирлар исән-имин кала. Штурвалны кулыннан ычкындырмаган экипаж җиргә утыруны дәвам итә.

– Миннән соңыннан  күпләр куркыныч булмадымы дип сорадылар. Чын дөресен әйткәндә, куркырга вакыт юк иде. Фәкать ничек дөрес итеп хәлдән чыгарга дигән көчергәнешле уйлар гына булды. Самолет җай гына җиргә төшеп бара, без икенче пилот Владимир Михайлович Кривулин белән, ике таза ир, штурвалны, ничек кирәк, бөтен көчкә үзебезгә тартып бардык. Зур көчергәнешлек белән машинаның борынын күтәртеп, чагыштырмача йомшак итеп самолетны утырта алдык. Тормоз парашютын чыгардык, тизлек кими, әмма шул секундта алгы тәгәрмәчнең чыкмавы ачыкланды. Без Кривулин белән күзгә-күз карашып алырга гына өлгердек. Машина бортында 10 тонна ягулык, җитмәсә салонда янгын… Әгәр пилот кабинасының борын өлеше бетоннан шуа башласа, өстәмә очкыннар чыгачак һәм кабина җимереләчәк. Шул хәл булмасын өчен соңгы секундта мин педальләр белән машинаны бетонкадан алып, читтәге хәвефсезлек юлына чыгардым. Самолет кинәт кенә сикереп куйды да борыны белән җиргә төртелеп сүнде. Безнең аэродромнан күтәрелеп кабат утыруыбызга нибары 45 минут үткән иде…

  Җир белән бәрелешү, әлбәттә, сизелерек иде. Әмма пассажирлар тыныч кына, тавыш-гаугасыз ишеккә юл ала. Алар янып барган самолеттан тизрәк чыгарга кирәклеген яхшы  аңлый. 2420 санлы рейс пассажирларын авиашәһәрчекнең мәдәният йортына алып китәләр. Бераз тын алгач алар гражданнар авиациясе министры исеменә хат язарга булалар. Анда алар һәлак булган Викентий Грязновның үлеме сәбәпле кайгы белдерәләр һәм кешеләр гомерен саклап калган экипаж әгъзаларының батырлыгын, кыюлыгын билгеләүне сорыйлар. Хатка 46 кеше кул куя.

Кораб командиры Вячеслав Янченкога  Ленин ордены һәм Советлар Союзы Геройларына гына тапшырыла торган "Алтын Йолдыз" бирелә. Бортмеханик, үз гомере исәбенә кешеләр гомерен саклап калган Викентий Грязновка вафатыннан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Экипажның башка әгъзаларына да югары дәүләт бүләкләре тапшырыла.

Бу вакыйгадан соң да Вячеслав Янченко Пулково аэропортында хезмәт итүен дәвам итә. 1975 елда Ленинградта яңа буын самолетлары ТУ-154 барлыкка килгәч, ул беренчеләрдән булып бу машинаны өйрәнә. Аларда ул 25 елга якын оча. Кораб командиры, авиация эска-

дрильясы командиры урынбасары, Гражданнар авиациясенең Төньяк-Көнбатыш  идарәлеге өлкән пилот-инстуркторы була. Тәҗрибәле очучы, кыю йөрәкле остаз күп санлы кораб командирларын әзерли.

  1997 елда сәламәтлеге торышы буенча очу тыелгач та, ул бөтен йөрәге белән гашыйк булган бу машиналарны калдырып китми, аэропортта махсус транспорт хәрәкәте хезмәте буенча инженер булып эшләвен дәвам итә.

 

Алсу Төхвәтуллина.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>