Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Су асты патшалыгында

Якташыбыз Русия Герое Константин Сурков океан тирәнлекләрен иңләп-буйлап йөргән 

Әлегәчә бер уфалыга да җир тирәли очып чыгу бәхете тимәгән әле. Ә бүгенге героебызга ти-рән океан төбенә төшеп җитәргә, «гидрокос-мос»та булырга туры килгән. Хәрби-диңгез флоты офицерлары ва-зыйфалары исемле-гендә шундый һөнәр дә бар. Бу яшертен ва-зыйфа турында күптән түгел әйтергә ярый башлаган.


Хәрби фәннәр кандидаты, тикшерүче белгеч, гидронавт Константин Сурков турында бу язмабыз хәрби көчләрнең дәһшәтен арттыруда зур роль уйнаган «гидрокосмос» дигән фән эшчән-леге серләрен бераз ачарга ярдәм итәр.

Уфада кайчандыр Камчатская урамы булган. Аны су асты көймәсендә йөзүче Родионов исеменә үзгәрткәннәр. Булачак Герой да шунда туган. Ул да яшь кенә лейтенант килеш үк су асты көймәсендә хезмәт итә башлаган.

 

Сурков  Константин Алексан-дрович  1960 елның 30 июлендә туган. 7 санлы мәктәпне тәмам-лаган. 1977 елдан хәрби хезмәттә. 1982 елда Адмирал С.О.Макаров исемендәге Тын океаны югары хәрби-диңгез училищесын тәмам-лый. 1999 – Н.Г.Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез акаде-миясендә диплом алып чыга.

Тын океанында атом су асты көймәләрендә йөзә герой. 1982-1984 елларда стратегик билгеләнештәге атом су асты крейсерында мина-торпеда хәрби часте командиры. 1984-1986 елларда шул ук крейсер командиры ярдәмчесе була. Күп хәрби походларда һәм хезмәттә катнаша. Мина-торпеда коралын куллану техникасын камилләш-терүгә күп өлеш кертә.

Русия Президентының 2008 елның 21 апрелендәге Указы белән гомеренә куркыныч янаган шартларда махсус бурыч үтәгәндә кыюлык күрсәткән якташыбыз, бүлекчә җитәкчесе урынбасары, хәрби частьнең өлкән белгече, 

1 ранг капитаны К.А.Сурковка Русия Федерациясе Герое исеме бирелә.

Герой исеме китергән чираттагы бурычны үтәгән өчен бөтен экипажга Кыюлык орденнары тапшыралар. Ә якташыбыз белән су асты көймәсе командирына иң югары исем бирелә.

  Константин Александрович язмышы буенча тыйнак кеше. Аңа бүләкләрне дә шау-шусыз, кинокамераларсыз, журналист-ларсыз бирәләр. Үзләрен афишаларга яратмаган батырлар тормышта да күләгәдәрәк калырга тырыша. Бу аларның серле бүлектә хезмәт итүенә карап түгел, үзләренең холкы шундый. Мондый җитди төр хезмәтләрне табигате белән җитди холыклы ир-егетләр генә сайлый. Чын батырлар исем-дан белән мактанып йөрми. Шундыйларга карата хөрмәт арта.

Отставкадагы 1 ранг капитаны Константин Сурков ара-тирә туган шәһәренә – Уфага кайтып йөри. Хезмәт еллары үзенекен иткән, һөнәри бурыч вакытны күп ала. “Балыкчы малае күлгә карый”  дигән мәкальгә тап килеп, чын батыр гаиләсендә үскән уллары да әтисе эзеннән киткән. Сурков-ларның кече улы Виктор да атом субмаринасында офицер булып хезмәт итә.

Күп сөйләргә яратмаган шәхеснең хезмәте тоташ сердән тора кебек. 

Ул 1986 елдан ук аерым билгеләнештәге частьтә хезмәт итә, тирән су төбендә тикшеренү эшләре алып баралар. Аның серле хезмәте турында инде интернеттан да табып укып була. Аларга ышаныргамы, юкмы – һәркем үзе хәл итә. Ләкин герой бүген дә үзенең эшчәнлеге турында сөйләргә яратмый. 

Бик кызыклы бу шөгыль. Су асты көймәсенең корпусы 10 см калынлыгындагы титаннан тора. Бу кадәр ныклы корпус корабка 

6-10 чакрым тирәнлеккә төпкә төшәргә форсат бирә. Космос ракетасы кебек үк ныклы булырга тиеш ул. Галәмгә очсалар да, диңгез төпләренә чумсалар да, белгечләр чамасыз зур сынау уза. Бу вакытта организм ничек түзә –  фараз кылырга, бу кешеләрнең кыюлыгына сокланырга гына кала. Заманча субмариналар төшкән тирәнлектә кораб җир белән элемтәне тулысынча югалтып тора. Йөзләгән атмосфералы диңгез төбе…  Космоска очкан кораб даими элемтәдә торып, теге яки бу очракта Җир белән киңәшләшә ала, ә монда фәкать үз башыңны эшләтергә генә кала, ди героебыз. 

Шундый тикшеренүләрнең бер-сеннән соң, су өстенә чыккач, гади кызыксыну белән тикшергән диңгезчеләр корабның корпусында изелеп торган урыннарны таба. Нинди куркыныч ул су төбе, ә кемнәрдер шунда айлар буена йөзә, яши.

Гидрокосмос шундый курку белмәс хәрби диңгезчеләр генә алына торган фәнни-тикшеренү өлкәсе. Бу өлкә хәрби бурычларны гына үтәми, илнең икътисади һәм технологик хәвефсезлеген кай-гырту да кергән аның эшчәнлегенә.

Әлеге вакытта шушы юллар белән континенталь шельф, аның чикләре, тирән сулыклар өйрәнелә. Башкалардан калышып булмый бит инде. РФ Арктик шельф чикләре өчен көрәш алып бара. Киләчәктә газ һәм нефть запаслары кимеп киткән очракта шельфларны өйрәнү – бик зур икътисади чыганак бирүе күз уңында тотыла. Безнең якташыбыз  – су төбендә алып барылган шул фәнни-икътисади тикшеренү эшләрендә катнашып, зур роль үтәгән шәхес. Аның батырлыгы, аның уңышлары – кайсыдыр бер героик адым белән исәпләнми, акыл белән тырышлыкны кушып бергә алып барган хезмәт елларыннан тора. 

Аның хезмәт еллары тыныч кына узган. Әмма бер дә шелтә алмаган хәрби офицер булмый да. Кешеләр белән җитәкчелек иткәндә аларның гомере, катлаулы техника, тоташ кораб өчен җаваплылык күрсәт-мәләргә ярашлы гына бармый. Әмма герой язмышында аварияләр, кеше гомере өзелүгә китергән очраклар булмаган.

Флотка ул максатчан килә. Уфада ул вакытта “Яшьлек” су станция-сендә ДОСААФның диңгез мәктәбе эшли. Булачак герой укыган 7-нче мәктәптә дә үз яшь диңгезчеләр командасы була. Военкоматта хәрби-диңгез училищесына укырга керергә тәкъдим иткәч, кечкенә сайлау мөмкинлеге дә бирелә: йә Бакуга, йә Владивостокка китәргә. Шәхес соңгысын сайлый. 

Диңгезче хезмәте баллы түгел. Әмма, герой белдерүенчә, кемдер бал гына түгел, солдат боткасын да ашарга тиеш. Аның шәхси үрнәге шәхеснең ике улын да шушы хезмәткә алып килә.

Шаукымлы  туксанынчы еллар башы хәрби диңгезчеләргә дә бернинди дә яхшылык вәгъдә итми. Корабларын, офицерларын югалта килгән флот таралып бара. Башкортстан да ул вакытта шефлык күрсәтеп, Балтикага азык-төлек, кораблар өчен ягулык озата.

Бүген флотта хәлләр шөкер, уңай үзгәрешләр бара. Яңа төр кораблар сынау уза, элеккеләре модерниза-цияләнә. Инде Ватан иминлеге бурычын үтәрлек көчле флот булуын хәрбиләр яшерми. Күпфункцияле су асты кораблары аерым исәптә тора. Әмма икътисади кытлык тудырган мәсьәләләрне җиңәр өчен дә шактый вакыт сарыф ителде.

Якташыбыз бу мәсьәләгә мондый карашта: 

 – Корабны төзү өчен берничә ел кирәк. Әмма төзибез, – ди ул. 

– Су өсте флотилиясе үсешкә уңышлы бара. Күпләгән фрегатларга нигез салынган. Беренче омтылышта гына берни дә килеп чыкмый. Гагарин космоска очканчы да берничә ракета очырылган. Көнбатыш безнең флотны бәяләп бетерми. АКШның Хәрби диңгез көчләре командова-ниесенең: “Русия Хәрби диңгез көчләре селкенә башлады. Ул зур амбицияле һәм горур”, дип белдерүе нигезсез түгел.

Америкалылар белдерүенчә, СССРның таркалуы флотның бәкәленә сукты. Кораблар төзү буенча программалар кыскар-тылды, я бөтенләй юк ителде. “Әмма тиздән аларның мөмкин-лекләре барлыкка киләчәк һәм алар киң  адымнар белән хәрәкәт итә башлаячак”.

Күптән түгел генә стратегик иминлек юнәлешендә эшләүче шактый абруйлы оешма – Америка галимнәре Федерациясе белгечләре Русия диңгездә стратегик билгеләнештәге, үзләре белән континент-ара баллистик ракеталар йөртүче су асты крейсерларын киметүне план буенча алып бара, дип белдерәләр иде. Ә без, үз чиратыбызда, безнең хәрби-диңгез флотына ясин чыгарга әзерләнгәннәргә каршы тиешле җавап бирдек. Яңа ачышлар моны раслый. 

Күп су асты крейсерлары арасында хәрби сер бурычын үтәүче субмариналар зур кызыксыну уята. Аларның берсе — «Пиранья». Ул хәрби бәрелешләр барган урынга шәп йөзүче көрәшчеләрне илтеп җиткерү чарасы буларак файдаланыла.

Тирәнлектә атом станциясендә эшләүче субмариналар зур кызыксыну уята. Титан корпуслы, гадәти су асты көймәләреннән аермалы, бик тирәнгә төшеп, айлар буе диңгез төбендә ята торган көймәләр дә бар бездә. Алар чакрымнарга киткән тирәнлектә элемтә кабельләренә тоташып, кирәкле мәгълүматны эләктереп, тиешле урынга җибәреп тора.

Бу көймәләрнең Төньяк Атлантик альянс самолетларыннан һәм вертолетларыннан суга төшкән хәрби серле җиһазларны күтәрү буенча да хәрби бурычлар үтәве билгеле. Тулысынча расланып бетмәгән мәгълүматлар буенча, бу субмариналар «Курск» су асты көймәсе баткан урыннарда да беренче булып тикшерү эшләре алып барганнар.

Субмариналарның көче аларның никадәр тирәнрәк төшеп эшли алуында да сынала. Бу яклап супер корабларның берсе – «Арктика-2012». Ул 20 тәүлек дәвамында 

2,5-3 чакрым тирәнлеккә төшеп, тикшерү экспедициясендә кат-нашты. 

Якташыбыз 2010 елдан запаста. Ленинград өлкәсе Ломоносов шәһәрендә яши, “Шәхси батыр-лыгы өчен” ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Менә шундый кыю йөрәкле диңгезче уллары  да бар Башкортстанның.

 

Алсу Төхвәтуллина.

 

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>