Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Минем исемем Чулпан Гафарова.Чакмагыш районында яшим, баш бухгалтер булып эшлим, 30 яшьтә. Тормышның барлык гүзәллекләрен, әти-әниемне, тормыш иптәшемне, балаларымны, туганнарымны, дусларымны яратам! Бәйләм бәйләү, кул эшләре һәм аш-су әзерләү белән
мавыгам.

------------------------------------------------------------------------------------------------------


Мин, Мортазина Рәмилә Ринат кызы, Туймазы районы Бишкурай авылында туып үстем. Миңа 18 яшь. Әлеге вакытта Октябрьский шәһәрендә парикмахерга укыйм. Музыка тыңларга, чаңгы шуарга, жәй көннәрендә җиләк җыярга яратам.

-----------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Гарипова Айгөл Зәбир кызы.Туймазы районы Кандра бистәсендә туып-үстем. Туймазы педагогия колледжында белем алдым. Шулай ук дин гыйлемем бар. 5 вакыт намазымны калдырмыйм, әлхәмдүлилләһ. Тормыш иптәшем белән бик бәхетлемен. 4 яшьлек улыбыз бар.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------

Ялаева Эльвина Иршат кызы булам. Ярмәкәй районы Тарказы авылында туып-үстем. Миңа 17 яшь. Әлеге вакытта 11 сыйныфта “4” hәм “5” билгеләренә генә укыйм. Кул эшләре, җыр, биюгә осталыгым бар. Шуның өчен киләчәк гомеремне сәнгатькә багышлыйсым килә. Барлык бәйрәмнәрдә актив катнашам. Хезмәт дәресеннән район олимпиадаларында гел беренче урынны яуладым. Кул эшләрем белән конкурста җиңгән өчен Мәскәүгә бушка путевка бирделәр.

------------------------------------------------------------------------------------------------------

Дилбәр Мансурова – Чакмагыш беренче санлы мәктәбе укучысы, эшчән, мөлаем йөзле кыз. Баскетболга гашыйк һәм ярышларда катнаша, мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укып йөри. Сөеклемә киләчәктә дә шулай матур калып, уңышлар һәм бөтен хыялларының чынга ашуын телим.

-----------------------------------------------------------------------------------------------------

 

Мин – Тасимова Гөлшат Фәнәвил кызы. 23 яшь. Аскын районының Күнгәк авылыннан булам.  Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалын кызыл дипломга тәмамлап, укытучы, документ-кәгазь эшләре белән шөгыльләнүче һөнәрләренә ия булдым. Буш вакытларымда шигырьләр язам, спорт белән мавыгам, сәяхәт итәргә яратам. 

------------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин- Насырова Айгөл Марсель кызы. 

Башкортстанның иң гүзәл төбәкләрнең берсендә –Яңавыл каласында туып үстем. Әлеге вакытта  Казан дәүләт энергетика университетында укыйм. Сәхнәсез үземне күз алдына китерә алмыйм. Бигрәк тә җырларга яратам.

-----------------------------------------------------------------------------------------------------

Минем исемем – Таңчулпан Ахунова. 

Таң алдыннан дәваханәдә  иң беренче булып дөньяга аваз салганга, әнием шулай дип кушкан. Шуңадыр ул миңа күбрәк “ таң йолдызым” , дип эндәшә. Табигатьне, андагы һәр җан иясен яраткангадыр, укырга да БДУның биология факультетына кердем. Хәзер инде аны тәмамлап, эшләп йөрим. Әнием кебек чәчәкләр үстерергә яратам. Эшем дә күз явын алырлык чәчәкләр, гөлләр белән бәйле. Дания иленең атаклы әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның “Яшәр өчен кояш, ирек һәм кечкенә генә чәчәк кирәк”, – дигән сүзләре белән килешәм, чөнки чәчәкләрне ярату дөньяны ярату, җирне ярату дигән сүз ул. 

Буш вакытымда әдәби китаплар укыйм, гитарада уйныйм. Энем Айбулат белән сеңелем Нуриягә һәрьяклап үрнәк булырга тырышам. 

-----------------------------------------------------------------------------------------------------

 

Мин - Янгирова Юлия Гаяз кызы. Миңа 20 яшь. Илеш районы Югары Яркәй авылында туып үстем. Бүгенге көндә Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында икенче курста укыйм.  Шигырьләр укырга, шигъри конкурсларда катнашырга яратам. Бу өлкәдә уңышларым да бар.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------

 

Мин – Лилия Рамазанова. Балтач районының соклангыч табигатьле Шәвъяды авылында туып-үстем. Миңа әле 18 яшь, Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында 1 курста укыйм. «Өмет» халык театрында шөгыльләнәм.

------------------------------------------------------------------------------------------------------

Мөктәсимова Гүзәл Ильдус кызы Октябрьский шәһәрендә яши. Медицина колледжында белем ала. Аңа 19 яшь.  Бию остасы ул, “шоу-балет”ка йөри.

--------------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Галләмова Гөлназ Радис кызы. Миңа 21 яшь. Салават районы Лаклы авылында туып-үстем. Бүгенге көндә БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының 4нче курсында укыйм. Биергә, җырларга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, кул эшләре һәм аш-су әзерләргә остамын. Төрле чара һәм конкурсларда катнашырга яратам. Тормыш девизым: “Тормыш көчлеләрне ярата”.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Бикмөхәмәтова Диана. Аскын районы Кашка авылында туып үстем. Әлеге вакытта Уфада укыйм. Яраткан шөгыльләрем бик күп. Аеруча җырларга яратам. Әлеге вакытта “Кредо” ансамблендә биеп йөрим. Иң зур хыялым: бу дөньяда кеше булып, зур үрләргә менеп бәхетле, таза булып яшәү.

-----------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин Валеева Эльнара Азат кызы булам. Бүздәк районы Күзәй авылында туып-үстем. Миңа 17 яшь. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт педагогия университетының 1 курс талибәсе. Булачак һөнәрем генетик. Буш вакытымда җырларга, китап укырга һәм чигү чигәргә яратам.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин Айсылу Карамова булам. 20 яшьтәмен. Ямьле Борай районының Яңа Тазлар авылы кызы мин. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт университетының 4 нче курсында укыйм. Буш вакытларымда шигырьләр язам, китаплар укыйм, спорт белән мавыгам, рәсем төшерәм.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Миләүшә Габитҗан кызы Хуҗина. Миңа – 25 яшь. Илеш районы Түбән Череккүл авылында туып-үстем. Казан (Идел буе) Федераль университеты Алабуга институтының урыс теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Бүгенге көндә Илеш мәгълүмат үзәгендә эшлим. Биергә, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, кул эшләренә һәм аш-суга остамын. Төрле чара һәм конкурсларда катнашырга яратам. Мактау кәгазьләрем һәм Мактау грамоталарым бар. Тормыш девизым: “Уңыш – ул 1 процент сәләт һәм 99 процент көч һәм тырышлык”.

---------------------------------------------------------------------------------------------------

 

Мин Багауова Алсу Ниязи кызы булам. Миңа 16 яшь. Кушнаренко районы Бәйкәй авылында туып үстем. Әлеге вакытта Уфа шәһәрендә Технология һәм дизайн колледжында 1 курста укыйм. Парикмахер һөнәрен үзләштерәм. Буш вакытымда прическалар ясарга яратам. Хыялым – киләчәктә үз һөнәрем буенча эшләргә.

----------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Азалия Корбангалиева. Стәрлебаш районы Куганакбаш авылында тудым.  Белемем югары, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамладым.  Минем исемем гарәп телендә “мәңгелек” дигәнне аңлата. Ул бик матур чәчәк исеме дә. Мин дә чәчәкләр яратам. Киләчәккә матур өметләр белән атлыйм. Тормыш девизым: «Матурлык бөтен дөньяны  коткарыр!»

----------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин Имашева Руфина Марсель кызы. Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылында туып-үстем. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт университеты
филология факультетының 3 курс талибәсе. Буш вакытымда әдәби китаплар укырга яратам. Киләчәктә укытучы булу – хыялым.

-----------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Мәгъдәнова Алсу Илшат кызы, 16 яшьтәмен.  Краснокама районының ямьле Агыйдел буенда урнашкан Яңа Бөртек авылында туып үстем. Әлеге көндә Октябрьский шәһәренең музыка колледжында I курста белем алам. Жырларга, биергә, кул эшләренә, рәсем төшерергә, төрле чара һәм бәйгеләрдә катнашырга яратам.

------------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Фәйзуллина Айгөл Вәгыйзь кызы. Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында туып-үстем. 32 яшьтәмен. Балалар бакчасында тәр-
бияче булып эшлим. Буш вакытымда бию түгәрәгенә йөрим. Тормыш иптәшем Артур белән үз көчебез белән төзегән өебездә 11 hәм 7 яшьлек улларыбызны үстерәбез.

-------------------------------------------------------------------------------------------------------

Әлшәй ягы гүзәле Садыйкова Гөлназ булам. Җиләк пешкән чорда 22 яшем тулачак. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт университетының 4нче курсында химик-технологка укыйм. Укудан буш көннәр булса, ашыгып әти-әни, туганнарым янына кайтам. Авылның саф һавасын сулап, җирдә эшләргә яратам. Эштән соң бөтен гаиләбез белән җыелышып, мин пешергән ризыклар белән сыйланабыз.

------------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Гыйльметдинова Алсу Алмаз кызы. Илеш районының Исәмәт авылында 2001 елның 26 июнендә туганмын. Исәмәт урта мәктәбенең унынчы сыйныфын “5” билгеләренә генә тәмамладым. Буш вакытымда җырларга, биергә һәм волейбол уйнарга яратам. Төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашам.

--------------------------------------------------------------------------------------------------------

Дәүләтгәрәева Ләйсән Айрат кызы булам. Миңа 20 яшь. Бакалы районы Катай авылында туып- үстем. Әлеге вакытта Уфада медицина колледжының 3 курсын тәмамладым. Буш вакытымда бию түгәрәгенә йөрим, тортлар пешерәм. Хыялым – киләчәктә косметолог булып эшләргә.

--------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Ташбулатова Гөлдәр, Балтач районыннан. Җырларга яратам, мәктәпне тәмамлагач, җырчы булырга хыялланам. Рус телендә дә җырлар язам.

------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Шәгыйсолтанова Рәсилә Ринат кызы. Мишкә районы Зур Шады авылында туып үстем. Әлеге вакытта тормыш иптәшем Булат һәм 7 яшьлек кызыбыз Алия белән Благовещен шәһәрендә яшибез.
Биергә, җырларга, пешеренергә, машина йөртергә, кешеләр белән аралашырга яратам. Һәр атна саен әти-әни янына кайтырга тырышабыз, чөнки, минемчә, туган йорттан да кадерлерәк бер нәрсә юк. Тормышны, туган авылымны яратам!

------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Шәйдуллина Эльвина. 26 яшьтәмен. Краснокама районының Яңа Бура авылында туып үстем. Хәзерге вакытта гаиләм белән Нефтекама шәһәрендә яшибез. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Сабыйларны яратам. Алар – тормышыбыз чәчәкләре.

--------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Талипова Диана Фәрит кызы. Туймазы районы Кандра-Котый авылыннан, ямьле Кандракүл буенда яшибез. Быел 11нче сыйныфны тәмамладым. Биим, спектакльләрдә катнашам, спорт белән шөгыльләнәм. Иң яраткан шөгылем – чәчәк-гөлләр үстерү.

--------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Алсу Мофаззалова, Шаран районы Көчек авылыннан. Башкорт дәүләт медицина университетының 1нче курсын уңышлы тәмамладым. Хыялым – балалар табибы булу. Буш вакытымда җырларга, рәсем төшерергә һәм пешеренергә яратам.

-------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Тимергазина Гөлназ Фидрат кызы. Миңа 19 яшь. Чакмагыш районында туып-үстем. Быел Бөре кооператив техникумын тәмамлап, кулыма диплом алдым.
Төрле аш-су конкурсларында катнашырга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам.
Мин “Өмет”нен һәрбер санын көтеп алам, һәр битен кызыксынып укыйм.

-----------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Назарова Наилә Солтан кызы. Дүртөйле районының Мәскәү авылында яшим. Авылымны бик яратам.
Акыллы иремнән, уңган улымнан һәм сылу кызымнан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Укып чыккан Мәскәү авылы мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшлим. Гел елмаеп йөрергә һәм авырлыкларга бирешмәскә өндим!

-----------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Галиева Гүзәлия Салават кызы. Миңа 20 яшь. Борай районы Кушманак авылында туып-үстем. Быел Уфа медицина колледжының 3 курсын тәмамладым.
Буш вакытымда бию hәм спорт белән шөгыльләнәм.

-----------------------------------------------------------------------------------------------


Мин – Яхина Гүзәл Рөстәм кызы. Туган ягым – Яңавыл районы Вояды авылы. Быел 9нчы сыйныфны тәмамладым.
Дөньяны матурлык коткара, диләр. Мин дә дөнья күрке булган чәчәкләрне яратам.

-------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Мәхмүтова Лиана Раил кызы. Стәрлебаш авылында туып-үстем. Быел БДУның Стәрлетамак филиалын тәмамлап, юрист һөнәрен үзләштердем. Магистратурага читтән торып укырга кердем. Әлеге вакытта Стәрлебаш район судында эшләп йөрим.
Төрле бәйгеләрдә катнашырга, биергә яратам. Стәрлебаш музыка мәктәбенең бию сыйныфын кызыл дипломга тәмамладым. Студент елларында, Стәрлетамак яшьләр комитеты тарафыннан үткәрелгән “Яз гүзәле-2015” бәйгесендә татар кызлары арасында җиңү яулап, Казан шәһәренә юллама белән бүләкләндем.

-------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Мингалиева Зөлфия Зәлиф кызы. Яңавыл районының Кисәк-Каен авылында туып-үстем. Хәзерге вакытта миңа 16 яшь.
9 сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамладым. Буш вакытымда биергә, сурәт һәм фото төшерергә, ашарга пешерергә яратам.

------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Сибәгатуллина Ильвина. Чакмагыш районының Калмашбаш авылында туып үстем. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем алам. Киләчәктә сайлаган һөнәрем буенча эшләргә хыялланам.

------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Гүзәл Ибатуллина, 22 яшьтәмен. Туган ягым – Чакмагыш районы. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университе-
тының чит ил телләре факультетында белем алам. Тәрҗемәчегә укыйм. Инглиз һәм француз телләрен өйрәнәм.
Төрле илләргә сәяхәт итәргә яратам. Финляндия, Польша, Белоруссия, Бельгия, Люксембург, Германия, Нидерландта һәм Франциядә булырга өлгердем.
Хыялым – бөтен Җир шарын әйләнеп кайту!

--------------------------------------------------------------------------------------------------

 

Мин – Алсу Раил кызы Уразова. Казан федераль университетында интерьер-дизайнер hөнәрен үзләштереп, Уфа шәһәренә эшкә кайттым. Әлеге вакытта тормыш иптәшем белән кечкенә кызыбызны үстерәбез.
Буш вакытта тегәргә, йорт бизәкләре эшләргә яратам.

---------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Ләйсән Ришат кызы Әглиева. Яр Чаллы шәһәрендә туып үстем. Чаллыда Казан инновация университетында юрист белгечлегенә укыйм.
Ял көннәрендә авылга әби һәм бабай кырына кайтырга яратам. Буш вакытымда бию белән шөгыльләнәм.

------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Вәлиева Ләйсән Ринат кызы. Нуриман районының Кызыл Яр авылында туып үстем. Быел Башкорт дәүләт университетының чит телләр факультетын тәмамладым. Магистратурага читтән торып укырга кердем. Әлеге вакытта Кызыл Яр урта белем бирү мәктәбендә эшләп йөрим.
Районыбызның музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамладым. Студент елларында логопед, юрист һәм модель һөнәрләрен үзләштердем. Модель булып төрле фотога төшерүләрдә катнашырга яратам.
“Яз гүзәле” бәйгесендә катнашырга хыялланам. “Матурлык дөньяны коткарыр” дигән девиз буенча яшим. Максатым – тормыш юлымны матур, күркәм үтәргә! Халкымнан алган зиһен һәм гүзәллек тормышны ямьләргә ярдәм итәр дип ышанам.

-------------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Маннапова Ильмира Дауыт кызы. Аскын районы Солтанбәк авылында туып-үстем. Әлеге көндә БДУның 4 курсында укып йөрим. 3нче курсны тәмамлагач “Тамыр” телеканалына редактор булып эшкә урнаштым. Тормышта үз урынымны табып, кешеләргә файда китереп яшәргә телим.

-----------------------------------------------------------------------------------------------

Мин – Хәкимова Ләйсән Рөстәм кызы, Уфа шәһәрендә туып-үстем. Фәйзи Гаскәров ансамблендә эшлим. Кияүдә, 2 яшьлек кызыбызны үстерәбез. Татар аш-сулары әзерләргә, буш вакытымны рәсем төшереп һәм гаиләм белән аралашып үткәрергә яратам.

----------------------------------------------------------------------------------------------

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>