Новая немецкая медицина. Советы от немецкая медицина. Клиника немецкой семейной медицины. Почему в израиле хорошая медицина. Главные новости медицины израиля. Медицина в израиле отзывы. Аденома простаты лечение. Быстрое народное лечение аденомы простаты. Аденома простаты и простатит. Легкий способ перестать курить. Как перестать курить уже сегодня. Как перестать хотеть курить. Уход за кожей лица. Качественный уход за кожей летом. Домашний уход за кожей. Боли на ранних сроках беременности. Быстрое лечение на ранних сроках беременности. Ощущения на ранних сроках беременности. Воспаленные гланды лечение. Чем лечить воспаленные гланды дома. Воспаленные гланды симптомы. Прыщи на лице как избавиться. Как навсегда избавиться от прыщей с лица. Прыщи на подбородке как избавиться.

 

 

Очар өчен туганнар

Аверьянов Вячеслав Юрьевич, 1959 елның 15 сентябрендә Белорет шәһәрендә туган. Туган шәһәренең 5 санлы мәктәбен тәмамлагач, В.М. Комаров исемендәге Ейск югары хәрби авиация училищесын, 1986 елда СССР авиация сәнәгате министрлыгының очучы-сынаучылар мәктәбен тәмамлый.1976 елдан башлап Хәрби Көчләрдә хезмәттә. 1980-1985 елларда ул Ейск югары хәрби авиация училищесында очучы – инструктор булып эшли. 1985елда запаска чыга, әмма Ватанга хезмәт итүен дәвам итә.

1986-1989 елларда ул Ю.А. Гагарин исемендәге Авиация заводында сынау очышлары ясый. 1989 елдан башлап Су-30, Су-35, Су-33 һәм Су-30МК самолетлары белән Бангалор (Һиндстан), Дубай (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Фармборо (Бөекбритания), Джакарта, Лима, Париж һ.б. урыннарда халыкара күргәзмә очышларында катнаша.

Яңа самолетлар белән күпсанлы сынаулар уздырган, аларның кимчелекләре өстендә эшләп, Ватанга намуслы хезмәт иткән өчен  РФ Президенты Указы белән 2001 елның сентябрендә В.Ю. Аверьяновка Русия Герое исеме бирелә. Герой 1996 елда Батырлык ордены белән дә бүләкләнгән була. 

Белорет – Башкортстан металлурглары казанышлары белән билгеле шәһәр. Биредә күп танылган династияләр эшли. Шундый эшче гаиләләрнең берсе – металлургия комбинаты уңганнары Клавдия Васильевна һәм Юрий Борисович Аверьяновлар гаиләсендә булачак герой туа. Ул вакытта Вячеславны дөньяга билгеле самолетлар сынаучы герой очучы булыр дип кем генә уйласын инде. 

Шәхес үзе белдерүенчә, техника белән бәйле һөнәрләр турында хыялланган. 

– Ә очучы булу теләге тизлекне яратудан туды. Ул вакытта мин тау чаңгысы секциясенә йөри идем, әти анда йөрмәскә кушты. Бу мине күкләргә этәрде.

Егеткә хас очкырлык, үткерлек үзен шунда сиздерә. Бишенче сыйныфта укыганда малай очучы булу турында хыяллана башлый. Ул кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, футбол, хоккей, волейбол, баскетбол уйный. Кул тубы буенча ярышларда шәһәр данын яклый. 

Әтисе аның очучылык турында хыяллануын белә, шул сәбәпле һәр “өч”ле өчен каты шелтәләп тора. “Начар укысаң, синнән бернинди очучы да чыкмый“,– ди ул.

Унынчы сыйныфта укыганда военкоматта тикшерү үтүче Слава Аверьянов военкомга очучы булырга теләвен әйтә. Әтисе шунда гына аның балачак хыялларыннан кайтмавын аңлый.

1976 елда өлгергәнлек аттестаты алган Слава Аверьянов Ейск шәһәренә юллана һәм имтиханнарны уңышлы тапшыргач, В.М.Комаров исемендәге югары хәрби авиация училищесы курсанты булып китә. 1980 елда аны тәмамлап диплом ала, шул  вакытта сыйныфташы Светлана Рытько белән законлы никахка да керәләр. Яшь офицер Ростов өлкәсенең Зерноград шәһәрендә, очучы инструктор буларак, Л – 29 самолетында курсантларны очышка әзерли. 

Шушында ук аларның гаиләсендә беренче мәхәббәт җимеше – уллары Евгений туа.

1983 елда өлкән лейтенант Аверьянов Таганрог авиация полкына Су-7, Су-17 самолетлары буенча очучы-инструктор итеп күчерелә. Очучы карьерасы уңышлы гына башланып китә.

1984 елда полк командиры урынбасары Ким Владимирович Никитенкога очучы-сынаучы Анатолий Квочур (иң тәүге Русия Геройларының берсе) шалтыратып, очучы –инструкторлар әзерләү мәктәбенә җибәрү өчен яшь һәм яхшы әзерлекле белгечләр җибәрүен сорый.

Йомгаклау имтиханнарына ун пилот кына үтә. Шул исемлеккә барлык сынауларны да уңышлы узган якташыбыз да эләгә. 1985 елда Мәскәү янындагы авиация сәнәгате министрлыгының очучы-сынаучылар әзерләү мәктәбе курсанты булып китә.

1986 елда укуын тәмамлап, Амурдагы Комсомольск шәһәренә юллана. Биредә якташыбыз Ю.А.Гагарин исемендәге авиация заводында өч ел дәвамында Су-17, Су-27 самолетлары белән күпсанлы сынаулар уздыра. 

Яңа техника эшләнеп җитешмәгән булуы сәбәпле, авария дәрәҗәсенә җиткәндә дә, якташыбыз ул четерекле хәлдән чыгу юлларын табып, күп тапкырлар гомерен дә, техниканы да саклап кала. Аңа шартлау куркыныч янаган самолеттан сикерергә кушканда да бөтен акылын, белемен кушып уңышка ирешә. Шуңа күрә меңнәрчә чакрым биеклеккә күтәрелеп, Аверьянов сынаган самолетлар арытаба бер кимчелеге калдырылмый тиешле таләпләргә җиткерелә.

Вячеслав Аверьяновны “Сушка”ларның “нәнәсе” диләр. Ул беренче булып Су-30МКИны һавага күтәрә. Мәгълүм булуынча, аңа тиңнәр булмаган бу истребитель дөньяви салоннарда сенсация ясый. Әлеге дүртенче буын  самолетлары янында АКШның бишенче буын F-35 берни тормый.

Династия, буыннар бәйләнеше Иркутск авиация заводы мисалында ачык чагыла. Вячеслав Аверьянов һәм аның өлкән улы Евгений моңа дәлил. 

— Әйе, һәр егет уңышлары белән үзенең әтисен уздырырга телидер, — ди Евгений Аверьянов. — Мин дә искәрмә түгел. 

Ким дигәндә әти ирешкән уңышларга ирешергә тиешмен. Мөмкин булса, күпмедер күбрәккә дә өлгәшергә бурычлымын. Мин бирегә эшкә килгәч: "Династияләр булды, әмма аларның язмышы барысыныкы да уңышлы булып бетми”, –диделәр.

Әтиле –уллы Аверьяновлар ике урынлык күпфункцияле Су-30СМ истребителен дә бергә сынадылар. Очышта югары пилотаж күрсәтә беләләр. Бу мизгелләрдә алар үз канатларында очкандай тоела. Аларга карап, чынлап та очар өчен туганнар дигән уй туа.

 

Алсу Төхвәтуллина.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>