Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Генерал Квашнин

Исемнәре бөтен илгә билгеле булган ташларыбызның берсе–  Квашнин Анатолий Васильевич. Ул 1946 елның 15 августында Уфада хәрбиләр гаиләсендә туган. 


Булачак генерал 1968 елда Курган машина төзүчеләр институтын тәмамлый. СССР Хәрби Көчләрендә 1969 елдан хезмәт итә.

 

1969 елның августыннан танк гаскәрләре ротасы командирының техник часть буенча урынбасары булып хезмәт итә башлаган ир-егет һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә хәрби вазифалар баскычыннан югарыга тиз үрли.

Төркестан хәрби округында танк гаскәрләре ротасы командиры, Броне-танк гаскәрләре әзерләүче Хәрби академияне тәмамлагач, танклар полкы командиры урынбасары, штаб җитәкчесе, полк командиры, Үзәк гаскәрләр төркеменең танклар диви-зиясе штабы начальнигы, Урта Азия хәрби округының танклар дивизиясе командиры, Белоруссия хәрби округының 28нче армия командующие урынбасары, танк гаскәрләре армиясе командующие, РФ Хәрби Көчләренең Генераль Штабының төп оператив идарәлеге җитәкчесе баскычларын үтә.

1995 елның февраленнән Төньяк – Кавказ хәрби округы гаскәрләре командующие була. Ә 1997 елның июнь аенда А.В. Квашнинны РФ Оборона министрының 1нче урынбасары итеп тәгаенлиләр. 

Хәрби академиягә хәрби кафедра тәмамлап килгән егетне гадәт буенча “пинжәкле” дип атыйлар. Бу хәрби училище белеме булмауга ишарә була. Армиядә кешеләрне аерым билгеләүче шартлы исемнәр, группировкалар бар. Кадрлы офицерлар “читләрне” үз итмәгән очраклар еш була. Әйтик, «суворовчылар», «әфганчылар», шулай ук “пинжәкле”ләр бар. А.Квашнин “пижәкле” саналса да, үзен чын гаскәри кеше булып формалашкан шәхес итеп таныта. Шул сәбәпле, хәрби тормышка бик тиз кереп китә. Егетнең хәрби эшне яхшы белүеннән академия курсантлары гаҗәпкә кала. Монда аның тумыштан бирелгән сәләте таныла. Иптәшләре аның хәрби бурычларны  горизонталь һәм вертикаль проблематика буенча төгәл үти алуына аптырыйлар.

Горизонталь проблематика нәрсә ул?.

Югары рангтагы һәр командирга бер үк максатны үтәүче төрле гаскәрләр белән идарә итәргә туры килә. Әйтик, полк командирының (мотоукчылармы, танкчылар полкымы): төп подраз-делениедән тыш, аларның үз артиллериясе, ПВО чаралары, элемтә-челәре, инженерлары, «химиклары», разведкасы, төзәтүчеләре, хәтта табиблары була. Гадәти полк бик катлаулы  механизм ул. Ә хәрби округ? Гомумән, Армия?

А.Квашнин үз вазифасына тугры кеше буларак, барлык структураларның, хәрби ведомствоны тәшкил иткән гигант механизмның һәр сулышын белеп тора. Менә шулай бөтен горизонтальне күз уңында тота.

Вертикаль проблематика. Бусы хәрби начальникка буйсынган гаскәрләр оешмалары,  берләшмәләре, подразде-лениеләр. Менә монда, гадәттә, командующийның игътибарына полк командиры гына (сирәк кенә аерым батальон командирлары да) ирешә. Ә Квашнин гаскәрләр арасына чыкканда рота һәм взводларны да йөреп чыгарга иренми. Солдатның нинди окоп чокып, ничек алышка әзерләнүен взвод һәм рота җитәкчесе карарга тиеш, лейтенантлар эше дип әйтүче комаңдующийларга карата: – “Ничек алай?, – ди ризасызлык белдерә Квашнин. – Оборона ничек куелган, кешеләрнең сугышка әзерлеге нинди, син белергә тиешсең! Сезгә солдат янына окопка керүе шулкадәр кыенмы ни? – дип таләпчәнлеген күрсәтә Квашнин. – Үзегез күрми торып, оборонаның ныклыгына ничек ышанмакчы буласыз? Приказ бирдеңме, башкалар белән бергә үзең дә аны үтәргә йөгер! Хәрби шартларда принцип шундый”, – ди Квашнин аларга каршы. Үҗәтлеге, хәтта ки күпмедер вакчыллыгы, таләпчәнлеге – А.В. Квашнинның төп сыйфатлары. Аның бу кылыгы кайсывакыт җиләтеп җибәрсә дә, вакыты белән соклан-дыра.

А.В.Квашнин 1994 елның декабрендә че-чен кампаниясе белән идарә итә башлый. Шунда бер юнәлештәге группировкага куелган генерал аның кул астына эләгә. Ул Квашнинга һәрвакыт уңышлар турында хисап тота. Командующий радиоэлемтә буенча аның кайдалыгын сорый. Генерал карта-дагы нокталарны атап, үзенең алгы сызыкка якынлыгын белдерә. Квашнин, шунда ук вертолетка утырып, әйтелгән ноктага оча. Барып төшсәләр, анда КП да, гаскәрләр дә юк! Командующий тешен кысып кына куя. 

– Генерал, мин сез әйткән урында, тиз генә килеп җитегез! – дип усал тавыш белән эфирга дәшә...

Килеп җитүгә үк генерал вазифасыннан да бушатыла. Чак кына соңрак, Хәрби Көчләрдән бөтенләй читләтелә.

–Мин аны үзем өчен сызып ташладым!

Квашнинның катгый әйтелгән бу сүзләренә кемдер лаек булса, бетте...

Икенче чечен кампаниясе алдыннан генерал С. та шундый ук характе-ристикага “ирешә”. Ул беренче кампаниядә үзен лаек җитәкче итеп күрсәтә. Шул ук А.Квашнин бәясе белән карьера ясый. Бәлки, уңышлардан башы әйләнгәндер, бәлки җаваплылык кимегән. Әмма хәрби вазифасын үтәгәндә төгәлсезлекләр җибәреп, хәмер белән дә шаяра башлаган генералны Квашнин Кавказдан ерак, эчке хәрби округларның берсенә озата. Гаеплеләргә карата катгый карашлы генералның бу сыйфатлары берьяклап сокландырса, икенче яктан калтыратырга мәҗбүр итә. 

Квашнин үзенең гаделлегенә инандыра белгән кешеләрнең берсе була. Алдан күрү сәләтенә һәм тормышта ныклы карашка ия кеше буларак, командующий һәрвакыт кире какмаслык дәлилләр белән үз позициясен аңлата белә. “Без булмасак, ул вакытта кем?”– дип әйтергә ярата ул.

Дагыстанда боевикларны юк иткәч, ул Төньяк Кавказ гаскәрләр округы белән җитәкчелек итүче В. Казанцевка армияне Чечняга әзерләнергә куша. Казанцев та, башкалар да риза булмый.

–Чечняга язма приказсыз кермибез! – ди генераллар.–Безне тагы оккупантлар дип атауларын телисезме?!

Сөйләшү озак бара. Ельцин белән Масхадовның килешүе турында да, халыкара җәмәгатьчелекнең фикере, беренче кампания сабаклары турында да сүз күтәрелә. Ләкин Квашнин үз дәлилләрен китереп, барын да тыңларга мәҗбүр итә.

–Бандитлар гади халыкка ябырылдылар, аларны басмасак, бер елдан инде җиңәрлек булмаячак. Алар Русияне генә түгел, бөтен күрше дәүләтләрне дә өзгәләячәк, чуан булып бөтен евразия масштабына таралачак. Бирегә бөтен әтрәк-әләм җыелачак. Әгәр 1944 елда безнең армия СССР чигендә, ә Америка һәм Англия солдатлары Рейнда тукталса, фашистларның бүген дә Европага тынгылык бирмәве бик мөмкин иде. Монда да шундый ук хәл. Эренле яраны, гангрена башланганчы, төбенә кадәр тазартырга кирәк, – ди ул. Чечняда контртеррористик операция уздыру кирәклегенә В. Путин белән Б. Ельцинны да ышандыра ул. “Халык безне бу юлы басып алучылар дип түгел, азат итүчеләр итеп каршы алачак!” дип белдерә А. Квашнин. Кремль ризалаша, әмма операцияне төньяк районнарда гына уздырырга ризалык бирә. Тынычлыкка тилмергән Чечен халкы аларны яхшы каршы алу сәбәпле, полклар Терек аръягына да юл ала. Барлык бу операцияләр белән идарә иткән А.Квашнин: «Полководецның мендәре дә аның уйларын белергә тиеш түгел”,– дип эшли. Чечен җирендә билгесез сәбәпләр белән боевикларга барып ирешкән хәбәрләр аркасында күпме гомерләр, хәрби операцияләр өзелгән була... Шуны яхшы аңлаган А.Квашнин, булдыра алганча, сер саклый. Аның җитәкчелегендә, операцияне планлаштырганда ике-өч кенә генерал катнашу да гадәткә әверелә.

 РФ Президентының 1999 елның  27 октябрьдәге Указы белән Анатолий Квашнин Төньяк Кавказда законсыз хәрби формированиеләрне юк итүдә батырлык үрнәкләре күрсәткәне өчен Русия Герое исеменә лаек була. Моннан тыш, 3-4 дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен”, 3 дәрәҗә «СССР Хәрби көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Анатолий Квашнин 2004 елдан отставкада. 2004-2010 елларда  РФ Президентының Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле була. Мәскәүдә яши.

Тарихны үзсүзле ханым белән чагыштыралар. Кемне – кайсы баскычка куя ул – вакыт кына күрсәтә, диләр. Якташыбыз А.В. Квашнинны якыннан белгән хәрби чордашлары аның урыны бурычына тугры калган дәрәҗәле Ватан сакчылары арасында, диләр.

Алсу Төхвәтуллина.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>