Как собрать компьютер самостоятельно. Быстро собираем компьютер сами. Как правильно собрать компьютер. Восстановить удаленные файлы с флешки. Как восстановить флешку transcend. Восстановить флешку бесплатно. Учим язык java онлайн. Java для начинающих уроки. Все о программах java. Google nexus 7 обзор. Лучший планшет nexus 7 обзор. Google nexus 7 обзор планшета. Интересные картинки со смыслом. Самые интересные картинки скачать. Фото картинки интересные. Wow шп прист. Лучший гайд по присту wow. Прист wow билд. Учим язык python с самого нуля. python для начинающих уроки. Все о языке python 3. Расширения для Joomla. Скачать последние расширения для joomla. Скачать бесплатно все расширения joomla.

 

 

Бәйләнешкә керү 

 

 

 

                                                                                                   

Безнең кушымталар:

   

“Төшләремә керә каһәр сугыш, төшләремә керә Кандагар...”

1979 елның 25 декабрендә 15.00 сәгатьтә совет гаскәрләре Әфганстан чиген үтеп керә. Тугыз ел да бер ай, унтугыз көн барган, игълан ителмәгән бу аяусыз сугышта безнең 500 мең солдат катнаша, аларның 49985е тән һәм җан җәрәхәтләре ала, 6669ы гомерлек инвалид булып кала, 13833 яугир яу яланында һәлак була, 312се хәбәрсез югала. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына инде өч дистә елга якын гомер узуга карамастан, шушы кирәк булу-булмавы бүгенге көнгәчә билгесез калган бер мәгънәсез сугыш кешеләр хәтереннән җуелмый. Үткән гасырның 80 нче елларында Әфганстан Республикасы азатлыгы хакына барган шул канкойгыч алышларда Башкортстан егетләре дә аяусыз сугыша, алар арасында якташыбыз – кыю йөрәкле, алтын куллы ир-узаман Идрис Мөхәметдинов та бар. Хәер, язмыш аңа карата һәрчак мәрхәмәтле була: Әфганстанның тау-ташлы, утлы юлларын үтеп, туган ягына исән-сау әйләнеп кайту бәхете тия аңа...

 

Идрис Бәдәви улы 1966 елның 10 мартында Илеш районы Тәҗәй авылында ишле балалы тату гаиләдә дөньяга килә. Әти-әнисе генә түгел, картәтисе белән картәнисе дә акыллы тәрбия биргәнгәме, кече яшьтән үк кул арасына кереп, бөтен эшкә дә өйрәнеп үсә ул: җәйләрен мал-туарга кышкылык өчен печән әзерләшә, ындырда яшелчә-җимеш, бәрәңге үстерүдә булыша, гомумән, көченнән килгән барлык эшләрне дә башкара. 1983 елда Кужбахты урта мәктәбен тәмамлагач, башкалабыз Уфа шәһәрендәге ДОСААФ мәктәбендә водитель һәм водитель-механик курсларында белем ала. 

1984 елның язында яшь егет Идрис Мөхәметдинов Совет Армиясе Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. Уфадагы җыелу пунктыннан Төрекмәнстан Республикасының Иолотань шәһәренә җибәрелә. Биредә дүрт ай дәвамында чүлле һәм таулы урын шартларында хәрби күнекмәләр үтә.

Әфганстанда ул хәрби хезмәтне Кандагар провинциясендә урнашкан бишенче Гвардия мотоукчылар ротасы составында уза, 1984 елның августыннан БТР механик-водителе, октябрьдән – пулеметчы, ә 1985 елның декабреннән өлкән укчы булып хезмәт итә. Бихисап хәрби операцияләрдә катнаша. Идрис Бәдәви улы ике ел буена хәвеф-хәтәрле кайнар ноктада хезмәт иткән чорда якыннары һәм туганнары аның өчен ут йотып яши, газизләренең исән булуын теләп, бер Ходайга ялваралар, ә телевизордагы «Вакыт» программасы алар өчен иң мөһим тапшыруга әйләнә. Әфган сугышы турында нинди дә булса яңалык ишетү нияте белән барысы да һәр көнне телевизор экранына текәлә. Сөекле улларыннан хат-хәбәр килгән көннәр әлеге гаилә әгъзаларына чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелә. Идрис Мөхәметдиновны түземлеккә, чыдамлыкка сынаган ике ел армия хезмәте үтеп тә китә. 1986 елның 21 августында ул, ниһаять, тау-ташлы, тузанлы Әфган иленнән туган авылы ягына күз төбәп кайтырга чыга. Шул мизгелдә аның күңелендә кайнар хис-тойгылар өермәсе бөтерелә, тормышында гүя язмыш сынау итеп куйган шушы коточкыч мәхшәрнең тәмамлануына хәтта ышанып та бетә алмый...

Гаҗәеп сабыр холыклы, курку белмәс кыю йөрәкле, батыр егетнең хәрби хезмәте илебез тарафыннан лаеклы бәһалана: ул СССР Югары Советы Президиумының «Әфганстан Республикасында интернациональ бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлык һәм хәрби батырлык өчен» грамотасына лаек була, «Яугир интернационалистка», «Яугир интернационалистка рәхмәтле Әфган халкыннан», «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел», «Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 10 еллыгы истәлегенә», «Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 20 ел», «СССР Кораллы Көчләренә 90 ел», «Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрнең тәмәмлануының 25 еллыгы» медальләре белән бүләкләнә.

Армиядән соң Идрис Бәдәви улы Башкортстан атом-электр станциясенең Механизация идарәсенә грейдер, скрепер водителе булып эшкә урнаша. 1988 елда гаилә кора. Хәләл көче белән ике катлы зур йорт җиткереп керә. Бүгенге көндә Идрис Мөхәметдинов шәхси хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнә: кешеләргә  берсеннән-берсе матур йортлар, каралты-куралар төзи. Тормыш иптәше Гөлсинә Әбүзәр кызы белән Айгөл һәм Алсу исемле алмадай ике кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем алырга ярдәм итеп, зур тормыш юлына чыгаралар. Хәзер исә яраткан оныгына ягымлы, хәстәрлекле картәти дә инде ул. 

...Идрис Мөхәметдинов коточкыч Әфган сугышын бүген дә төшләрендә күреп уяна, «Төшләремә керә каһәр сугыш, төшләремә керә Кандагар», – дип авыр хатирәләргә бирелә ул...

 

Рәфил Саматов, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. 

Дүртөйле районы.

 

Шәхес янында

Бy мөhим!

Әнә килә автомобиль

Мәдәният һәм әдәбият

Әллә ялгыш, әллә язмыш...

Бакчачы почмагы

Илләр буйлап

Билгеле билгесез дөнья

Динебез – Ислам

Гаҗәп хәлләр

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>