Таблетки для похудения эффективные. Эффективные зеленые таблетки для похудения. Таблетки для похудения отзывы цена. Сердечная недостаточность симптомы. Бывает ли острое сердечное недостаточность. Острая сердечная недостаточность причины. Народное лечение гипертонии. Лучшие методы лечения гипертонии. Артериальная гипертония лечение. Методы лечения алкогольной зависимости. Лечение алкогольной зависимости в домашних условиях. Быстрое лечение алкогольной зависимости отзывы. Мужское бесплодие причины. Важные бесплодие причины лечение. Психологические причины бесплодия. Ринопластика до и после. Сколько стоит ринопластика в россии. Рнопластика кончика носа. Сделать пластическую операцию. Где сделать пластическая операция лица. Сколько стоит пластическая операция. Лечение артериальной гипертензии. Артериальная гипертензия рекомендации от доктора. Артериальная гипертензия степени риска.

 

 

Талпынды, оча алмады

“Унбере ант кабул итәбез, унсигезе беренче очыш. Әти, парашютым ачылырмы икән?” Һава-десант гаскәрләре сафында хезмәт итәргә ант кабул иткән Фидан Марс улы Мамлиевның гомере шул беренче очышка кадәр үк өзелде.

 

2015 ел. Омск шәһәренең 242 санлы Һава-десант гаскәрләре уку үзәгендәге казарманың урта өлеше тик торганнан ишелеп төшә. Хәрабәләр астыннан башта 12, соңрак тагын 12 егетне табып алалар. Шул һәлак булган 24 егетнең бишесе безнең якташыбыз, 19–21 яшьлек егетләр: Салават районыннан Рөстәм Радик улы Шәйхуллин белән Ранис Руслан улы Алтынбаев; Сибайдан Рөстәм Әкрәм улы Юмагулов; Вадим Владислав улы Нәфыйков һәм Чакмагыштан Фидан Марс улы Мамлиев. Зур хыяллар белән канат ныгыта башлаган яшь гомерләр кемнеңдер үз эшенә битарафлыгы сәбәпле ( тикшерү эшләрендә нәкъ шулай билгеләнде, авт.) фаҗигале өзелде.

Тагын өч егетебезгә язмыш  зур сынаулар куйды. Ике аягын да югалткан Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев белән “Өмет” битләрендә берникадәр таныштырган идек инде.

Ә менә беренче очышына күтәрелә алмый мәңгелеккә күчкән Фидан Мамлиевның якыннары янына – Мортазага бару турында шактый уйландым. “Яраларын кузгату булмасмы? Ничек кабул итәрләр?”

Гыйнвар бураны да мине бу теләгемнән кире кайтарырга җыенгандай ыжгырып-ыжгырып, ашыгып-ашыгып,  барыр юлларыбызга кар сала торды. Әмма бу кыю егетне үстергән кешеләрне барып күрү үзе бер зур бурыч иде. Бу сәфәребездә ярдәм күрсәткән Иске Калмаш авылы хакимияте җитәкчесе Альберт Өлфәт улы Макуловка рәхмәтебезне җиткерәбез. 

“Ходай үзе янына яхшыларны җыя”, диләр. Тик нигә ул шундый яшь, сабыйлыктан да чыгып өлгермәгән балаларны ала икән соң, белсәң икән?!. 

Мамлиевларның йорт диварында Фиданның соңгы көннәрен бәян иткән истәлекләр урын алган – гомеренең язларында мәңгелеккә күчкән унтугыз яшьлек солдат фотосурәте һәм зәңгәр берет. Аларны күргәч, башны көйдереп алган әрнү күкрәк турына үтеп, бөтен тәнгә таралды. Киң күкрәкле, тәҗрибәле хәрбиләрнекенә тартым кыю карашлы сөлектәй егет бүтән беркайчан да туган йорты бусагасы аша үтеп кермәячәк бит дигән уй белән килешәсем килми иде. Ләкин ачы хакыйкатъ алдыбызда. Ә менә шундый кара кайгыны гаҗәеп сабырлык белән күтәрә белгән Марс Мидхәт улы һәм Фәндидә Мансаф кызының үз-үзләрен тотышы, сабырлыгы бу мизгелләрне истәлекле бер очрашу итеп күңелгә уеп калдырды. Ходаем, бу кешеләргә дә, башка әти-әниләргә дә мондый кайгыларны бирмәсәң иде...

– Фидан кебек бала булмастыр, башка андый бала юктыр, – дип берничә кат кабатлады Марс Мидхәт улы бу көнне. – Бигрәк эшчән, тыныч, сабыр иде... Призыв бетәргә сигез көн генә калды, көз китәрсең, дип карадым.  “Юк, әти, барам да кайтам”, дип, егерме икенче июньдә китте. Сугыш башланган көн бит, әллә нинди бер дулкын кагылып киткән иде җаныма шул минутларда. Озату кичәсе оештырдык, дусларын җыйдык. Аны бик яраталар иде авылда. Рәсем ясарга оста иде. Үзе фотога төшәргә ярата иде. Сүзгә кесәгә кермәс, кем белән дә уртак тел таба иде. Тәмәке тартмады, сыра эчмәде. Бер эштән дә курыкмады. Чакмагышта СПТУны бетергәч, авылга эшкә кайтты, чәчүдә катнашты. Хезмәт хакын җыештырып, 30 меңгә үзенә 7нче модель машина алды.  Китәр алдыннан үзе җыена, нидер сизенгәндәй: “Күр, әти, күпме кием кала”, ди. “Мине көтеп торачак”, дип әйт, улым, димен. Десант гаскәрләренә эләккәч бик сөенде. Присягага килеп тормаска кушты. Безне күргәч сагыну сузылыр дип тә уйлагандыр инде. “Унберендә присяга, унсигезе беренче сикерү. Әти, парашютым ачылырмы икән?” ди телефоннан сөйләшкәндә. Курыкма, улым, аның запасы да була бит, дидем... 

Фидан тыныч бала булды. Башын мендәргә төртүгә йоклап китә иде. Рөстәм: (Рөстәм Нәбиев. авт.) “Казарма җимерелгәндә Фидан йоклаган иде инде, Марс абый, ул берни дә сизмәде. Ул көнне нидәндер шикләнгәндәй увольнениедән соң казармага кайтасы килми дип әйтте”, диде...

Февральдә Фиданга егерме яшь тулар иде. “Армиягә барам!” дип теләп китте. Мин аны тотып та кала алмас идем. Ризыгы шулкадәр генә булгандыр. Ә ничек баллыны ярата иде ул, шоколадлы кәнфитне ике тешләп тормый иде. Эшкә таза булды. Буйга да тартып үстергәндәй үсте. Шулай сөлектәй улымны озатып калган идем, озак та үтмәде... Уфа аэропортында мәетен каршы алу минутлары көткән икән. Буйга озын иде бит, табуты озата килүче машинага сыймады, ишекләрен яба алмадылар, каеш белән генә тарттырып куйдылар...

Фидан турында истәлекләрне яңартып Марс Мидхәт улы тукталып тора да, тагын бөтен детальләренә кадәр искә төшереп, газизе белән бәхилләшкән минутларга кайта:

–Авылдашларыма, район-дашларыма рәхмәт инде, Фиданны соңгы юлга озатырга бик күп килделәр, елга кебек озын булды халык агымы. Табут белән кузгалучылар күпергә җиткәндә (ул Мамлиевлар йортыннан шактый ерак, авт.) калганнар әле капка турыннан кузгалмаган иде. Бик зурлап озаттылар. Хәрбиләр белән... Үзебезне дә онытмыйлар. Район хакимияте дә, авыл хакимияте дә, менә Альберт абыйга бик рәхмәтлемен – нинди ярдәм кирәк дип торалар. 

Журнал өстәлендә тәртип белән бөкләп салынган “Өмет” гәзитләрен күреп алдык. Сүзсез дә аңлап алдылар. “Әйе, укыйбыз, күп еллар алдырабыз. “Өмет”сез булмый! – ди Марс Мидхәт улы.– Яшәргә инде. Инде башка балалар исән булсын”.

Олы улы Нияз бүген дә илебезнең тынычлыгын саклый икән. Ул инде контракт буенча икенчегә хезмәт итәргә киткән. Әле Тоцкийда. Аңа кадәр өч ел Төньяк Кавказда хезмәт иткән. Исән-сау йөреп кайтырга язсын. Гаиләнең төпчеге Әлинәнең дә бәхетен күрсеннәр Мамлиевлар.

Бу нәселнең ир-егетләренә ил язмышын уртаклашып, сугышларның эченнән үтәргә туры килгән. Марс Мидхәт улы үзе  1983-1985 елларда Әфганның утлы өермәсеннән үткән, күпме дусларын югалткан, әмма сабырлыгын, кешелеклеген саклап кала алган ир-егет. Әфганның таулы юлларында машина гөрелтесе таратып, дошманнарның котын алган водитель егетләребезнең берсе булган ул. Мизгелнең һәр секундында үлем сагалап торган. Бәхетенә исән-сау кайтырга насыйп булган. 

Әтисе яклап ике абзыйсы Бөек Ватан сугышында вафат булган. Фиданның картәтисе Мидхәт абый Мамлиев – гомере буе Мортаза авылында балалар укыткан мөхтәрәм укытучы. Олпат яшькә җиткән картәни белән картәтигә типсә тимер өзәрлек оныкларын соңгы юлга озату ни кадәр авыр булганын язып аңлату мөмкин түгел. “Баламным баласы, йөрәгем парәсе” дип җырлана җырда. Ник Мамлиевлар өчен язмыш аны йөрәк ярасына әверелдергән соң?

“Кем гаепле? Мин ни әйтә алам инде?! Балаларның күрәчәге булмасын. Фидан кадәр бала булмас та...”

Марс Мидхәт улының сабырлыгына, әңгәмәне өзми: “Сорагыз, Алсу, ни беләсегез килә, сорагыз” дип торуына чын-чынлап сокланып, ул бәян иткәннәрне йөрәгем аша уздыра тордым. Шундый сабыр кешеләрнең тәкъдиредер инде ул сынаулар. 

–Тормыш булгач, төрле хәлләр була икән. Шулай тиеш булгандыр, балаларның әнисе белән юлларыбыз аерылган иде, – ди Марс Мидхәт улы. 

Балалар ике якта да йөреп үскән. Әмма монда мәктәп тәмамлаганнар, әтиләре янында канат ныгытканнар. 

–Мин килгәнгә дә алты ел булып киткән икән, –дип төгәлрәк әйтеп куйды Фәндидә Мансаф кызы. – Фидан мине һич чит итмәде. Салкыннан кергәч: “Уф, өшедем”, –дип, кулларын муеныма тыгып иркәләнеп тә ала иде. Бик илгәзәк, ачык, якты бала иде. Бик юксынабыз, сагынабыз. Дуслары күп иде.

– Армиягә озатып калган кызы да бар иде, – дип кушыла Марс Мидхәт улы. – Кырыгын укытканда да хәерләр алып килеп таратты, рәхмәт инде. Ул балага да сабырлык бирсен. 

... Мортаза авылы уртасындагы клубка да яллар саен, җәйге кичләрдә яшьләр җыелыр. Киләсе җәйләрдә, аеруча солдатлар кайта башлагач, Фиданны ешрак уйларлар, искә төшерерләр. Башкача булуы да мөмкин түгел: җырчы да, биюче дә, клубтагы бер чара да аннан башка үтмәгән шул зифа буйлы, йөзендә елмаю сүрелмәгән сөйкемле Фиданны бик озак сагынырлар... 

Фидан Марс улы Мамлиев, “Башкортстан –  батырлар төбәге” рубрикасында ел дәвамында урын алган каһарманнардан аермалы буларак, геройлык күрсәтеп өлгермәде. Аның гомер юлы, Ватан тынычлыгын сакларга, канатлы кошлардай һаваларга күтәрелергә торганда өзелде. Зәңгәр беретын киеп, чалт зәңгәр күкләргә күтәрелеп өлгермәгән яшь дустыбызның истәлеге безнең күңелләрдә мәңгегә урын алсын. Тыныч йокла, Фидан!

P.S. Гәзитне матбугатка тап-шырганда гына LifeNews та бу һәлакәткә китергән сәбәпләр игълан ителде.

РФ Юстиция министрлыгы белгечләре уздырган тикше-ренүләрдән ачыклануынча, 1975 елда төзелгән вакытта ук зур хаталар җибәрелү сәбәпле, бинаны экспулатацияләү бөтен-ләй тыелган булган. 

Тулырак мәгълүматны “Өмет”-нең чираттагы санында укырсыз.

 

Алсу Төхвәтуллина.

 

Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>