Болезни глаз у человека. Известные болезни глаз лечение. Болезни глаз симптомы. Лечение простуды в домашних условиях. Самое быстрое лечение простуды. Простуда лечение лекарства. Хороший стоматолог отзывы. Самый добрый стоматолог отзывы. Ассоциация стоматологов отзывы. Занятия йогой дома. Быстрая йога для начинающих дома. Как правильно заниматься йогой дома. Обертывание в домашних условиях. Быстрое обертывание живота в домашних условиях. Обертывание в домашних условиях рецепты. Наборы спортивного питания. Вкусная спортивное питание для набора массы. Спортивное питание оптом. Как избавиться от перхоти. Хороший шампунь от перхоти отзывы. Как избавиться от перхоти навсегда. Зеленый чай для похудения. Главные свойства зеленого чая. Можно ли пить зеленый чай.

 

 

Эзләдем Зөфәремне...

Җиңүнең 70 еллыгын билгеләгән елда мин дә үземнең Чишмә районы Бишкәҗә авылында гомер иткән картәнием, картәтием, аларның уллары Рәис, Зөфәр, картәтиемнең энесе Салих зүрәтәй, әниемнең әтисе Имаев Гайнат Гали улы турында язып үтәсем килә.  

 

Картәтиебез Науширванов Хаҗигали  Әхмәтгәрәй  улы Беренче дөнья  сугышында да катнашкан. Ә Бөек Ватан сугышына яше олы булу сәбәпле (1890 елгы), аны хезмәт армиясенә алганнар.  Минем әтием Рәис әтисе Хаҗигали сөйләгәннәрдән шуны искә ала: “Көне буе траншея казып, җир ташыдык. Бер тапкыр да ашатмадылар.  Кичкә бер мичкә тозлаган бака китерделәр  һәм шуны ашарга куштылар. Барыбыз да ачтан үләрлек хәлгә җитеп ачыккан, эт кебек арыган булсак та, бакаларга кагылучы булмады. Ә төнлә без ул бакаларны бәдрәфкә ташладык, чөнки көчләп ашатырга да мөмкиннәр иде”, – диеп сөйләгән булган ул. 

Сугыштан ул тиф чире белән чирләп кайта. Бу чир аны бик нык җәфалый hәм 1948 елда бу дөньядан алып та китә. Әтиемнең әнисе Науширванова Нәгыймә Шәйбәк кызы тумышы белән Кушнаренко районы Иске Гомәр авылыннан. Бишкәҗәгә килен булып төшкән. Яшь чагында ул бик җегәрле, уңган була. Ярты авылның “кендек әбисе” иде. Күчтәнәчләрне аңа хәтта Ташкент, Хабаровскийдан да җибәрә торганнар иде. “Балаларымны мин ач тотмаска тырыштым. Ирем хезмәт армиясендә, зур улым сугышта. Минем кулда 1 яшьтән алып 15 яшькә кадәр 5 бала калды. Иң зурысының аягы гарип иде. Юкны бар итеп аз гына булса да кием-салым, ашарга  юнәтергә тырыша идем”, – диеп сөйли иде без бәләкәй чакта. “Сугыш вакытында көнне төнгә ялгап, ару-талуны белмичә, көненә 2 кашык он өчен эшләдек. Яшь баламны басуга алып бара идем”. Кул арасына керергә өлгергән 9 яшьлек әтием иң кече туганы Лира апаны бишектә тирбәтә торган булган. Нәнәй бу вакытта урак урган, көлтә бәйләгән...  

Улы Науширванов Зөфәр Хази улы  (документта шулай язылган) 1924 нче елда туган булган. Сугышка 17 яшендә, 1941 елның көзендә алына. Нәнәй аны Чишмәгә кадәр озата барган. “Китәсе кешеләрне тезеп куйгач, Зөфәр миңа: “Арыгансыңдыр, бар кереп утырып тор”, – диде. Мин кереп азрак хәл җыеп чыгуыма, аларны алып киткәннәр. Киткән минутында күрә алмый калдым диеп, җиргә ятып, җирне тырный-тырный еладым,” –  диеп сөйләгән нәнәй кайткач. Зөфәр абый әнисенә кыен булыр, күрми калсын аерылып китү минутын, диеп махсус кертеп җибәргән булгандыр инде. 

Чишмә район хәрби комисса-

риатында сакланган Хәтер китабыннан алынган мәгълүмат-

ларга караганда, ул сапер булган. Балачактан ук бик башлы, откыр, җитез иде дип искә алалар. Откырлыгы турында әтинең хәтерендә бер истәлек сакланып калган. Кичен укучыларга  урамда йөрергә рөхсәт ителмәгән. Шуңа карамастан, берничә укучы  җыелышып, урамда торган чакта (араларында Зөфәр дә була), искәрмәстән укытучы килеп чыга. Бар да качып өлгерә, ә Зөфәр кача алмаган, чөнки аягында зур  галош булган. “Кемнәр иде?” – дигән сорауга: “Мин үзем дә шуларны белим диеп чыккан идем дә, куып тота алмадым”, – дигән булып, үзе дә котылган, классташларын да коткарган. Ә менә дәрестә йоклап киткәч (була торган хәл), укытучы аны уятып, әле генә аңлаткан  дәресне сөйләргә куша. Ә ул тиз генә теманы сыйныфташларыннан сорап белгән дә, шартлатып сөйләп тә биргән.  Димәк, алдан ук темалар белән кызыксынып, укып барган булган, күрәсең. Авылга сугыштан исән әйләнеп кайткан Әбүзаров Хөснулла  Хөсраил улы  сүзләренә караганда, алар Нарва елгасы буенда очрашканнар. Командир Хөснулла  Хөсраил улына “Бу баланы үстергән ата-анага зур рәхмәтемне белдерәм. Бик тырыш, батыр егет”, – диеп әйткән. Зөфәр бабай белән алар аз гына сөйләшеп өлгергәннәр. “Сталинград сугышыннан исән чыктык,  инде дә исән-сау туган якка кайтырбыз”, – диеп ышаныч белдергән.  Ләкин Польша җирендә мина шартлап аягын өздергән. Дәвалаучы врачтан килгән  хатта күренүенчә, күп кан югалтудан 1944 елның 9 сентябрендә вафат булган. Польша, Варшавское воеводство, Пултуский павят, Вулька –Заторск җирендә җирләнгән. Чишмә районы Әмин авылы архивы яну сәбәпле, башка мәгълүматлар юк. Шул ук Хөснулла Хөсраил улы  аны старшина иде диеп сөйләгән. Медаль-орденнары турында да бер мәгълүмат та сакланмаган.  Нәнәй үлгәнче (1984 елда якты дөньядан китте) 40 ел буена улын юксынып елады.  “20 яшендә улым чит җирләрдә ятып калды”, – дип әрни иде. 

“Рәшәткәле бакчаларда 

Эзләдем Зөфәремне. 

Эзләмә, табалмассың дип 

Өзделәр үзәгемне”, – диеп һәрвакыт җырлап елый иде ул.

Әйтеп үтүемчә, сугыш башланганда әтием Науширванов Рәис Хаҗигали улына 9 яшь булган. “Сугышның беренче елларында бишек тирбәттем. Сеңлем йоклаган арада, 24 япьле тырма белән, бер башакны да калдырмаска тырышып, тырмаларга да өлгерә идем. Чак кына үсә төшеп, көч керә башлагач, үгез җигеп җир сөрә башладык, печән чаптык, бер эштән дә куркып тормый идек. Безнең тырышлыкны хөкүмәт зурлады, авылның 3 малаена медаль бирделәр.  Ләкин без ул медальләрне,  ни өчендер туп урынына тибеп уйнап йөрдек, соңрак медаль бөтенләй югалган, документлары да сакланмаган. Бөек Җиңүне без басуда каршыладык. Шатлыклы хәбәрне басуга укытучы апа килеп әйтте”, – ди. Ул гомер буе туган авылында гомер итеп,  колхозда эшләде. Әтинең 58 ел хезмәт стажы бар. “Сугыш вакытында укырга мөмкинлек булмады, соңыннын эшләргә, әнигә булышырга кирәк иде. Шуңа мин 4 класс белем белән калдым”, – ди ул моңсу гына.  Шуңа карамастан ул 20 еллап бригадир, байтак еллар  ферма мөдире, ындыр табагы мөдире, тәэминәтче булып  эшләде. Авыл советында 4 тапкыр депутат булып сайланды. Сугыш ветеранына тигезләштерелгән һәм хезмәт ветераны. Әнием Фәнилә Гайнәт кызы белән 59 ел гомер итәләр. Хәзер әтиемә 83 яшь. Хәтере яхшы. Кайсы басуда ничә гектар җир бар диеп төнлә сорасаң, уйлап та тормыйча җавап бирә ала. Бу озак еллар бригадир булып эшләү нәтиҗәсе. 3 кызлары, 1 улы, килен-кияүләре, 6 оныгы  аларга ныклы тазалык, озын гомер теләп калабыз. Нәнәмнең бертуган энесе – Кушнаренко районы Иске Гомәр авылы егете Вәлиев Салих Шайбак улы Советлар Союзы Герое иде. Бер разведка вакытында 25 немец офицерын  кырып бетергән өчен бирелгән аңа Герой исеме. 

Әниемнең әтисе Имаев Гайнәт Гали улы сугыштан лейтенант дәрәҗәсендә кайткан. Аягындагы снаряд кыйпылчыгы кузгалганда, авыртудан  йөзләре үзгәреп китеп, ыңгырашканнарын яхшы хәтерлим. Сүз дә дәшәлми тора иде. Картәти дә 1970 елда чирләп үлеп китте (ярасы да тынгы бирмәде). 

Гомумән, безнең авылның  сугыш ветераннары 1970 елда (ни өчендер нәкъ шул ел эчендә)  байтак үлде. Җиңүнең 25 еллыгын үткәргәндә кузгалган хатирәләр дә бәлки этәргеч булгандыр. Әле авылда  нибары бер сугыш ветераны, беренче группа инвалиды калды. 

Аллага шөкер, тыныч тормышта яшибез. Әни әйтмешли, илләргә афәт кенә килмәсен. Бар да бар бүген. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының Җиңү килсен өчен керткән тырышлыклары, батырлыклары алдында баш иябез. Зур рәхмәт аларга.

 

 Ләйлә Дәүләтова.

 

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>