Как выбрать внешний диск. Внешний жесткий диск как выбрать самый подходящий. Какой внешний диск выбрать. Какой принтер выбрать. Какой выбрать лазерный принтер сегодня. Какой цветной принтер выбрать. Готовые программы на java. Изучаем java с нуля быстро. Как начать программировать на java. Бесплатные игры для планшетов android. Качественный samsung android планшет. Планшет android цена. Отдых в турции отели. Самый лучший отдых в турции. Отдых в турции отели цены. Wow дк гайд. Лучший wow фрост дк гайд. Wow дк танк гайд. Рабочие программы на языке python. Изучаем python с нуля. Язык python для начинающих. Бесплатые плагины для Joomla. Скачать joomla плагины бесплатно. Где скачать самые последние плагины на joomla.

 

 

Сәнгатькә гашыйклар очрашты


Уфаның 84 санлы гимназиясендә узган очрашу милли театрның балалар тормышында никадәр мөһим роль уйнавын бәяләргә ярдәм итте. Бу көнне гимназия укучылары Уфада гастрольләрен төгәлләп килүче Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрының бер төркем актерлары белән очрашты.
Башлап кунакларны гимназиянең уңышлары белән таныштырдылар. Биредә 1296 баланың яртысыннан күбесе татар телен ана теле буларак өйрәнә. Башкалар татар телен җиңеләйтелгән программа буенча үзләштерә. Татар телен укытуга карамастан, гимназия уфалылар арасында зур популярлык яулаган, биредә укырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта.
Сәнгать дигәннән, гимназиядә алтынчы ел “Символ” театр студиясе эшли. аны ТРның атказанган артисты Символ Гайнетдинов оештыра. Тормыш юлдашы, БРның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова да аңа ярдәмгә килә. Балалар театр студиясенең беренче эше “Сүнмәс йолдызлар” була. Бу пьесаны сайлау очраклы булмый: артист булып карарга кызлар башлап зур теләк белдергән була. Нәтиҗәдә уңышлы эш килеп чыгып, Казанда чыгыш ясап, 1 урын алалар. Уңышлар әллә ни көттерми, бүген инде 84нче гимназияне тәмамлаган ике егет һәм бер кыз югары актерлык мәктәбендә укыйлар.“Очрашу барышында “Символ” студиясе актерлары уйнаган “Иптәш командир” спектакленнән өзек тә карадык. Бу мизгелләр ифрат дулкынландыргыч булды. Ә миллионлаган тамашачылар сөюен яулаган, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әсхәр Шакиров балалар алдында бераз дулкынлануын болай аңлатты:

–Дулкынлануымның сәбәбе шу: Уфада шулкадәр туган телен яраткан йөзләгән баланың үз ана телендә укып, үз милли мәдәниятен үстерүен белми идем. Бу балалар– милләтнең киләчәге. Алар бер-берсен саклап, күтәреп, сәнгать, мәдәният аша тәрбия алып үсәләр. Бу бик көчле тәэсир итә. Мәктәпләрдә
3 кенә сәгать татар теле укытылса да, мондый театр студияләрен булдыру бик дөрес адым.
Истәлеккә фотосурәткә төшеп, тагын очрашырга сүз куешып таралышты кунаклар. Ә “Символ” театр студиясенең эшчәнлеге белән без сезне алдагы саннарда җентекләбрәк таныштырыр-быз. Менә шулай, Уфа укучылары урыс, ин-глиз, француз телләре белән беррәттән татарча да укып, балалар театрын үстерә. Ә сез, дуслар, туган телебезне, сәнгать, мәдәниятебезне саклауга никадәр тырышлык саласыз?
Алсу Төхвәтуллина.

 Безнең партнерлар

   

Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>