Хочу продать квартиру. Ипотека можно ли продать квартиру быстро. Можно продать долю в квартире. В каком банке брать ипотеку. Стоит ли брать ипотеку сегодня. На какой срок брать ипотеку. Утепление стен своими руками. Быстрое утепление стен пенопластом своими руками. Технология утепления стен. Ремонт видеокарты ноутбука. Быстрый ремонт видеокарты своими руками. Сколько стоит ремонт видеокарты. В каком банке взять автокредит. Где выгоднее взять автокредит без проблем. Бесплатный сервер wow. Рейтинг серверов wow сайт. Сервера wow mangos. Чертежи самодельных станков. Скачать чертежи станков для холодной ковки. Сверлильный станок чертеж. Договор аренды квартиры. Стоимость аренды квартиры в Москве. Снять в аренду квартиру.

 

 

                                                                                                   

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм

Соңгы пәйгамбәр – Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмгә Аллаһы Тәгалә Ислам дине хөкемнәрен Җәбраил исемле фәрештә аркылы иңдерде. Мөхәммәд галәйһиссәләм ул хөкемнәрне үзенең сәхабәләренә, ягъни иң әүвәлге шәкертләренә өйрәтте. Ислам дине хөкемнәре һич үзгәрмичә безнең заманга кадәр килеп иреште һәм, шул рәвешчә, һич үзгәрмичә кыямәт көненә кадәр калачак.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Гарәбстан ярымутравындагы Мәккә шәһәрендә туган. Атасының исеме – Габдулла, гарәп халкының Корәеш кабиләсеннән. Бабасының исеме Габдел-моталлиб, ә аның атасы – Һашим. Анасының исеме – Әминә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм туганчы ук аның атасы сәфәрдә вафат булды. 6 нчы яшенә җиткәндә, анасы Әминә дә вафат булгач, Мөхәммәд галәйһиссәләм бөтенләй ятим калды. Шуннан соң аны бабасы Габделмоталлиб тәрбиягә алды. Бабасы вафат булгач, атасының абыйсы Әбуталиб тәрбиясендә булды. 25 нче яшенә җиткәч, Хәдичә исемле бер бай хатынга өйләнде.

Кырыгынчы яшенә җиткәч, Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы аны пәйгамбәр итте, ягъни аңа кешеләрне мөселманлыкка өндәргә боерды. Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккә халкын мөселман булырга өнди башлагач, берничә йөз кеше иман китереп, Ислам динен кабул иттеләр. Башкалары – һәрберсе дошман булып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә төрле җәбер-золым кы-лырга тырыштылар. Хәтта берничә тапкыр үтермәкче дә булдылар. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмне дошман-нарының яманлыгыннан саклады. Мәккә кяферләре аңа артык зарар һәм зыян кыла алмадылар.

Мәккәдә 13 ел пәйгамбәр булганнан соң, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте буенча, ул Мәдинә шәһәренә күчте. Ул вакытта Мәдинә халкы Ислам динен бик яратты һәм шәһәрнең берничә хөрмәтле кешесе дә мөселман булды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәдинәгә күчкәннән соң, Ислам дине куәтләнде, көчәйде. Мәдинәгә якын булган шәһәр һәм авыл кешеләренең күбесе мөселман була башладылар.

Мәккә халкы башта мөселманнарга бик дошман булды. Аларны кырып бетерү өчен берничә мәртәбә Мәдинә шәһәре тарафына зур гаскәр белән сугышка килделәр. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга ярдәм итте: һәр сугышта мөселманнар җиңеп, дошманнардан өстен чыкты. Соңыннан, Мәдинә шәһәренә күчкәннән соң 8 нче елда, Мөхәммәд галәйһиссәләм унике меңлек мөселман гаскәре белән Мәккә тарафына юнәлде. Мәккә халкы аларга каршы тора алмаганнарын белде. Һич каршылык күрсәтмичә, һәркайсы өйләренә качты. Рамазан аеның 20 нче көнендә мөселманнар җиңү белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә керделәр. Ахырда бөтен Мәккә халкы үз ихтыяры белән мөселман булды. Шул вакыттан бирле Мәккәи Мөкәррәмә шәһәре мөселманнар кулында. Хаҗ гамәлләре кыла торган изге һәм мөбарәк шәһәр. Кыйблабыз – мөбарәк Кәгъбә йорты да шул шәһәрдә. Мәдинәгә күчкәннән соң, 10 нчы елда Мөхәммәд галәйһиссәләм туксан мең мөселман белән Мәккә шәһәренә барып хаҗ кылды. Шул елдан соң пәйгамбәребезгә Мәккәи Мөкәррәмәне  күрү насыйп булмады…       

Мәдинә шәһәрендә ун ел торганнан соң, 63 яшендә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәй-һиссәләм дөньядан китте. Кабере Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренең уртасындагы Раузаи Мөтаһһәрә мәчете эчендә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд  галәйһиссәләм бик камил, олуг бер кеше иде. Ул туган кичтә дөньяда берничә төрле гаҗәеп вакыйгалар булды, бала чагында да төрле гаҗәеп хәлләр күренде.

Мөхәммәд галәйһиссәләм, пәйгамбәр булганчыга кадәр, кырык ел Мәккә шәһәрендә гади кешеләр кебек яшәде, ләкин һәрвакыт бик изге һәм күркәм холыклы булды. Һәркем каршында иң әхлаклы һәм ышанычлы иде. Яшь чагыннан ук кяферләрнең бозык эшләрен күреп үсте, аларның потларына һич табынмады һәм һичбер вакытта да гаеп һәм кимчелекле гамәл кылмады. 

Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһ-тан вәхи юлы аша Коръән китабы иңгән. Көръән китабы һәм Мөхәммәд пәйгам-бәрнең сүзләре, эшләгән гамәлләре – хәдисләр ислам дине канунна-рының, фикһның нигезе булып тора. 

Мөхәммәд галәйһиссәләм милади ел исәбе буенча 570 нче елның 20 нче апрелендә (һиҗрәткә кадәр 53 ел алданрак, рабигуль-әүвәл аенда, дүшәмбе көнгә каршы кичтә) Мәккә шәһәрендә туган.  

Мөхәммәд галәйһиссәләм милади ел исәбе буенча 632-нче елда 8 нче июнендә, һиҗри ел исәбе буенча 11 елның рәбигуль-әүвәл аенда дүшәмбе көнне Мәдинә шәһәрендә үлгән.

Локман галәйһиссәләм кыйссасы

Локманның ата-сы Багур, аның атасы Азур иде. Бу Азур Әюб г-мнең анасы бе-лән бертуган кыз карендә-шенең улы иде. Мең ел гомер сөрде. Дауд пәйгамбәр заманында сау-сәламәт иде. Дауд г-м белән әңгәмә корып утырды, аннан гыйлемлек алды. Дауд г-м үзенең гаскәре белән тимердән кием ясады. Кием ясалып тәмам булгач, беренче булып бу киемне Локман г-м киеп карады. Риваять кылынадыр, Локман г-м бер төш күрде. Төшендә аңа: “Йә, Локман хаким, сиңа җир йөзендә пәйгамбәр һәм хәлифә булып хөкем кылмак кирәкми”, – диләр. Локман г-м йокысыннан уянды исә, Хак Тәгалә аны гыйлем вә хикмәт иясе кылды.

Тулысынча:Локман галәйһиссәләм кыйссасы

Ильяс һәм Хөзер пәйгамбәрләр кыйссасы

Ильяс һәм Хөзер пәйгамбәрләр Аллаһы Тәгаләнең җирдә калдырылган илчеләре булдылар.

Хөзернең  мәгънәсе – “яшел”, ул кайда гына барса һәм кайсы төшкә генә утырса да, ул урыннар яшелләнә иде, шушы үзенчәлеге белән ул барчалардан аерылып торды.

Хөзер үзе Бәни-Исраилгә Котып иленнән килеп йөри иде. Мәңгелек суын эчте һәм аның гомере бик тә озын булды.

Шушындый озын гомерле пәйгамбәрләрнең икенчесе Ильяс булды. Ул да, Хөзер кебек үк, мәңгелек суын эчте, җирдә яшәп калды.

Тулысынча:Ильяс һәм Хөзер пәйгамбәрләр кыйссасы

Әльясәгъ галәйһиссәләм кыйссасы

Фәләстин вилаятендә Ильяс галәйһиссәләмнең шәкерте,  Әльясәгъ исемле мөэмин – Аллаһы Тәгаләнең бер бәндәсе бар иде. Хәләл кәсеп белән гыйбадәттә көн кичермеш иде. 

 

Әльясәгъ галәйһиссәләм кыйссасы

 

Көннәрдән бер көнне бу изге бәндә янына Хак Тәгаләнең фәрештәсе Җәбраил галәйһиссәләм килде вә әйтте: “Әльясәгъ, мин  сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламен җиткерәм һәм сөенечле хәбәр китердем. Сөбхәнә вә Тәгалә синең кылган гыйбадәтләреңне кабул әйләде һәм сине Үзенең пәйгамбәре итте. Ул сиңа, Шам шәһәренә барып, аның падишаһы Дадийаны иманга өндәргә боерды”.

Әльясәгъ икенче көнне үк Шам вилаятенә таба юнәлде. Тәккәбер падишаһ Дадийан аның кем икәнлеген сорады. Дадийан аңа үзенең Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре булуын, аны иманга өндәргә килүе турында сөйләде. Падишаһ аны җәза мәйданына алып чыгып, баганага аяк-кулларын бәйләп шәһәр халкын җыярга боерды. 

Тулысынча:Әльясәгъ галәйһиссәләм кыйссасы

Ильяс пәйгамбәр

Бәни – Исраилдә бер мәлик бар иде. Исеме Әҗип бине Гомәр иде. Аның бик усал хатыны булып, исеме исә Әрмилә банат иде. Еллар үтеп, бу мәлик үзе урынына падишаһ итеп хатынын куйды, үзе идарә эшләреннән азатланды. 

Бу Әрмилә потларга табына башлап, ил эчендә булган барлык хәзрәтләрне үтерергә әмер бирде. Шулай итеп, өч йөз хәзрәт аның кулыннан харап булды. 

Көннәрдән бер көнне Ильяска Аллаһы Тәгаләдән хәбәр килде, ул аны үзенең пәйгамбәре булырга күндерергә теләде. 

–Ильяс, мин сине үземнең пәйгамбәрем кылдым, бар Әрмилә бикәне хак юлга керт, иман китерсен, – диде.

Ильяс курка калды:

–Мин бу усал һәм оят белмәс хатын алдында көчсезмен, – диде ул Ходай Тәгаләгә.

Аллаһы Тәгалә аңа арысланнарны юлдаш итеп бирде, алар Ильяс г-мнең иркендә булдылар.

Ильяс г-м тау куышында яши иде. Аннан чыкты. Юлга басты. Аллаһы Тәгалә аңа бур кулан бирде. Пәйгамбәр куланга атланды да шәһәргә таба юл тотты. Халык аны күреп алды, бер-бер хәерче дип уйладылар, аңа азыклар бирә башладылар.

–Мин мәликә янына барам, – дип, Ильяс 

г-м аларның сыйларын кабул итмәде.

Тулысынча:Ильяс пәйгамбәр

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>