Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 


“Актерлар кайсывакыт тәгәрмәчтәге тиенне хәтерләтә. Ә сәнгатьтә иҗади тулылану өчен дә вакыт бирергә кирәк, иҗади көч туплау өчен мөһим ул. Тырышабыз, эшлибез. Ир-ат актерлар җитешмәве үзен сиздерә. Хатын-кызлар күбрәк. Театрда ирләр күбрәк булырга тиеш. Драматурглар, нишләптер, ирләр өчен күбрәк роль яза. Безнең егетләргә, шул сәбәпле, күбрәк эш төшә.

Труппада 36 кеше, ике составта уйный. Көн дә уйнаган театрга 45-50 актер кирәк. Һәр пьеса, онытылмасын өчен аена ике булса да уйналырга тиеш. Шундый пьесалар була, кайда икенче кешене ул рольдә күреп булмый. Әйтик, “Башмагым”да шундый актерлар уйный. Егетләр актерлыкка укырга килми. Бүгеннән безгә “герой- любовник” кирәк. Әлегә кадәр ул амплуада уйнаган актерларыбыз олыгаеп баралар. Тормыш үзгәрде, карашлар икенче. Әле “алтын бозау”га табыну бара: акча, акча, акча! Актер булырга тиеш кеше романтик рухлы булырга тиеш. Яшьләрдә шул романтика җитешми. Юнәлешләр бозылды, сәнгатьнең матурлыгы яшьләр аңына илтеп җиткерелми”.
Бу фикерне Уфа “Нур” татар дәүләт театрының баш режиссеры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, БР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Байрас Надыйм улы Ибраһимов үзе белән әңгәмәләшкәндә әйткән иде.
Чынлап та “Нур” театрында егетләр бүген дә күп дип әйтеп булмый әле. Шул сәбәпле, алар бу театрда уйнаган туташлар игътибарында гына булып калмый, аларны күпсанлы тамашачылары да яхшы белеп, танып тора. “Нур”ның репертуары белән кызыксынып, тамаша кылып торучылар чираттагы спектакльгә килгәндә инде анда кемнәр уйнасын белә, нигездә. “Фидан белән Нурияне күрергә” ашкынган шул чор халык ташкыны булмаса да, һәр дәвернең үз геройлары сәхнәдә туа тора. Туктаусыз эзләнүләр нәтиҗәсендә бүгенге актерларыбыз безнең тормышны тасвирлаган пьесаларда үзләре өйрәнгән, көн дә шул уйлар белән яшәгән чор герое, замандашлары образларын тудыра.
Ә инде яшь һәм өметле актерларның берсе булган Риф Гобәйдуллин шул исемлек башында дисәм, башкалар үпкәләмәс, шәт. “Нур”да җиденче иҗат сезонын башлап җибәргән егет театрга тугры хезмәт итәргә килгән актерларыбызның берсе булыр, мөгаен. Монда җәелеп эшләргә, иркенләп иҗат итәргә аңа тулы мөмкинлекләр бар. Яшь булса да, үзенең репертуар багажын шыплатып тутырып килүче актер бит ул. Иң мөһиме, ул сәхнәгә гашыйк, үз һөнәрен ярата. Иренми иҗат ит тә, халыкка иң зәвыклы сәнгать үрнәкләрен бер-бер артлы бүләк ит, диясе килә Рифкә.
Әйткәндәй, шул кыска гына вакыт аралыгында Риф Әсгать улы шактый кызыклы образларны сәхнәгә алып чыккан инде. “Гөргери кияүләре”ндә – Микуш (Т. Миң-
нуллин), “Кыз урлау”да – Мөхәм-
мәтша, (М. Кәрим), “Җизнәкәй”дә – йөк ташучы (Х. Ибраһимов), “Хаҗи әфәнде өйләнә” (Ш. Камал), “Ирекле күбәләкләр (Л.Герш), “Туй алдыннан (Х.Вахит), “Башмагым” (Т. Гыйззәт, Җ Фәйзи), “Ул кайтты” (Ә. Атнабаев), “Американ”
(К. Тинчурин) һ.б. спектакльләрдә һәм балалар өчен постановкаларда һәм спектакльләрдә уйнаган рольләре ике дистәдән артып киткән. Әле соңгы эшләренең берсе булган Федя образын да (“Кояшлы якка чык”, М. Кунафин) Риф Гобәйдулин үз рухына якын дип кабул итте. Ә театр җитәкчелеге ышанып тапшырган эшне ул җиренә җиткереп үти белә, димәк, сәхнәдә Риф кенә тудыра алган өрь-яңа герой туган. Гомумән, Риф яшь булган өчен генә түгел, җиңел сөякле, дәртле, омтылышлы егет. Бик өлгер, тырыш, диләр аның турында.


Зианчура районының санаулы гына булган татар авылларының берсе – Каргалыда 1988 елның 24 маенда туган ул. Мәктәп елларында аның инде сәхнә тормышын сайласы билгеле була. Күп укучы егетләр сәхнәдән читләшүчән була бит. Ә Риф үзендә аңа тартылу, аудитория алдында чыгыш ясау рәхәтлеген тоя. Урта мәктәпне тәмамлауга әти-әнисенең фатихасын алып башкалага юл тота. Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр факультетын уңышлы тәмамлый. Уфа “Нур” татар дәүләт театры өметле, чибәр егетне көтеп ала. Шулай итеп, 2011 елда Риф Гобәйдуллин – “драматик театр һәм кино актеры” белгечлегенә ия егет мәркәзебезнең иң көчле театрларының берсе булган “Нур” да йөзеп эшли башлый. “Йөргән таш шомара”, ди халык мәкале. Риф тә эшли-эшли тәҗрибәсе артуын таный, көннән-көн театр репертуары алып килгән яңадан-яңа образларына ул җитди уйлап әзерләнә. Үзенең балачак хыялы булган театр тормышы аның яшәешен тәшкил итә. Иҗади эзләнүләр, камилләшү, үсеш дәвам итә. Иң мөһиме, бу актерлар уйнаган ялкынлы, рухлы, тормыш сулышы салынган спектакльләрне карарлык тамашачы гына булып торсын. Театрны халыкның күңел бизәге итеп саклап калырга алынган егетләр иренми иҗат итәргә, җиде кат тир чыкканчы репетицияләр ясап, һәр геройның язмышын йөрәкләре аша үткәреп, сәхнәдә аларның тормышы белән тагын бер яшәп, яшьнәп, янып алырга әзер. “Камиллекнең чикләре юк”, – ди Риф, алда әле ирешәсе зур уңышлар да, яңа образлар да, яңа язмышлар да, барысы да алда!

Алсу Хәбирова.