Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Бүген бездә кунакта  Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллина

Бу чибәр ханымның фотосурәтен күрүгә үк Рәсимә Риф кызы уйнаган рольләрне күз алдыннан уздыргансыздыр, көчле һәм үзенчәлекле, моңлы тавышын ишеткәндәй булгансыздыр. Шундый инде ул Рәсимәбез, булдыклы! Бу әле аның сәхнә тормышына кагышлысының өлеше генә. Ә үгезбозау йолдызлыгы астында тууын исәпкә алсаң, аның бар эшкә дә маһир хатын-кыз булуына сокланырга гына кала. Уфа “Нур” татар дәүләт театрының иң танылган актрисаларының берсе, кабатланмас тавыш иясе, көндәлек тормышта бәйләмгә, аш-су әзерләүгә оста хуҗабикә, бик дәрәҗәле хатын-кыз ул. Гомер буе белгән кебек булсам да, Рәсимә белән бу очрашудан аның бик күп яңа якларын ачтым.


Актрисаның гримеркасында сөй-ләшеп утырганда, Рәсимәнең үзе өстендә эшли торган, эзләнүчән, тырыш кеше булуын аңладым. Яшәү мәгънәсе, тормыш кыйм-мәтләре турында күп уйлана, укый, үзе өстендә эшли һәм шул ук вакытта башкалардан да, өлешчә булса да, шуны таләп итүче, гаделлек яклы кеше булып калган ул. Мәктәпне бетергәндә юкка гына юрист булырга хыялланмаган икән, Рәсимәнең гаделлеккә тугрылыгын тормышта очраткан төрле үзгәреш-ләр дә җуя алмаган.
Республиканың театр тормышын Рәсимә Гайфуллина исеменнән тыш күз алдына китереп булмый-дыр, “Нур” театрының башлангы-чында торды. “Минем артист булып китүемдә әти-әнинең оста җыр-чылар булуы сәбәпче булгандыр. Әни укуын тәмамлаганда биш белгечлеккә ия булган. Аның, укудан тыш, тегү, медицина, фотога төшерү шөгыле булуын белеп, ректор хәйран калган. Мин бөтен бу осталыкларга да ирешә алмадым, әмма тормышка кирәкле күп шөгыльләргә ия булдым.
Салават районының Нәсибаш авылында туганмын. Әти-әнием миңа 3 яшь булганда аерылыш-каннар. Әни соңрак күрше Лаклы авылы кешесе Мәхәммәт абыйга кияүгә чыкты. Ул чакта миңа җиде яшь иде. Икенче әтидән әни ике кыз тапты. Үги әти белән бәхетле бала булып үстем, ул җырчы Николай Расторгуевтан да чибәр, шундый гайрәтле, матур, эшчән, яхшы кеше иде. Мин аны бик яраттым. Чөнки ул мине үз баласы кебек кадерләп үстерде. Мәхәммәт әти мәрхүм булгач, аны озатканда бөтен тирә-як халкы килде. Ә эшен биш кешегә бүлеп биргәннәр, ул шулай бөтен нәрсәне берүзе тарткан.
Әнием нык эчкерсез, ачык күңелле, артык гади дә кеше. Укучылары аңа армиядән дә рәхмәтле хатлар язалар иде. Бик сәләтле, әмма күңелендә ятимлек ачысы сакланган әнинең. Әтисе сугышта хәбәрсез югалгач, карт-әтиемнәр киленгә ике бала белән авыр була дип, әнине үзләре тәрбияләгәннәр. Әни җиде яшендә генә әнисе белән очрашкан. Ул киткәндә кыр юлында озатып калулары, сыны ераклашуга, аерылуын аңлаган кызчыкның әнисе артыннан кычкыра-кычкыра йөгерүе, кап-ланып егылып авыз-борынына юл туфрагы тулуы, әрнеп елаулары – барысы да, еллар үткәч тә, бүгенгедәй исендә, әрнетеп тик тора, шуларны миңа кабат-кабат сөйләп җанын бушата. Әнием рус теле һәм әдәбияты укытты. Аккордеонда, мандолинада уйнады. Бик шәп җырчы, бик таләпчән укытучы”.
Мәктәпне тәмамлаганда Рәсимә Риф кызы юрист булырга тели. Бөтен фәннәрдән “биш” булса да, инглиз телен үзләштермәгән булу сәбәпле, хыялны онытып торырга туры килә.
Тәҗрибә туплау өчен мәктәпкә кайткан кыз озайтылган көн группасында эшли. Икенче омтылышта да баллар җитмәгәч, прокуратурада сәркәтип булып эшли башлый. Гел җырлап кына йөргән кызның сәләте көннән-көн ныграк ачыла, аны районда күрәләр, хөрмәт, игътибар күр-сәтәләр. Район мәдәният йортына инструктор итеп чакыралар һәм тәҗрибәле апа-абыйлар Рәсимәнең киләчәген җырчы буларак күреп, фатихаларын бирәләр.
Уфага озын юллар үтеп килеп, имтиханга бер тамчы су да капмый килеп керә Рәсимә. Сәхнә өчен генә бирелгәндәй зифа һәм горур буй-сын, чибәрлек, калын толым-нарга үрелгән коңгырт озын чәчләр, көчле, моңлы тавышы бәяләмә комиссиясен битараф калдырамы соң? Рәсимә Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын 1989 елда уңышлы тәмамлап чыга. Шулай итеп кешеләрне гадел законнар белән якларга әзер кыз гомумкешелек сыйфатларын сәхнә образлары аша бирә башлый. Инде утыз елдан артып киткән сәхнә тормышында актриса Рәсимә Гайфуллина тудырган образлар шактый күп. Ул аерым бер амплуада тукталмаган киңкырлы актриса. Әмма драматик героинялар күңеленә ныграк якын. Шул юнәлештә ачыласым бар әле, ди.
Артист халкы хисчән, яшьлеген сагынып интегүчән дә була. Ә менә Рәсимә бу яклап үзгә фикердә.
“Зур сәнгать юлына килгәнче мин русча җырлап үстем, мәктәптә тәрбия эшләре буенча завуч Лидия Факиловна бик булдыклы кеше, үзе биюче иде. Җыр укытучысы Мария Петровна җырга сөю тәрбияләде. Табигатьтән бирелгән талантка бай безнең Лаклы халкы. Алар чибәрләр, искиткеч сәләт-леләр, матур буй-сынлы, бәлки, шул сәбәпле бераз тәкәбберлек тә бардыр. Авылыбыз район үзешчән-нәре ярышларында гел беренче килде. Әнием һәм әтием җырчы булмаса, артист булып китмәс идем, мөгаен. Чөнки мин үз-үзенә ышанмаган, оялчан, үзен яклый белмәгән бер кыз булып үстем. Кечкенә вакытта: “син чибәрсең, булдыклысың, синең кулыңнан килә”, дип, күңелне үстерүче булмады. Әнием – катгый таләпле партия әгъзасы. Еллар үткәч, үзбәяләмәм җитмәү сәбәпле, күп югалтулар кичерүем турында әни белән сөйләшкәндә дә: “аны мин түгел, чит кешеләр әйтергә тиеш булган”, дигән карашын белдерде. Миңа шул дәртләндерү җитмәде. Чибәр һәм талантлы булып та, үз-үземә ышанмаучанлык аска тартты. Үземне күрсәтергә тырышу, кыюлык булмады. Артык беркат-лылык начар гадәт ул. Ә читләр? Кем генә синең талантыңны танысын бу тормышта?! Тамаша-чыма рәхмәт, алар мине күтәрә, рухландыра.
Язмыш мине дөрес юлга керткән. Үз юлыма эләккәнмен. Миңа җиңел, соңгы елларда бигрәк рәхәт. Ролемне ачып карау белән обра-зымны күрәм. Эшли-эшли үзеңдә дә режиссер осталыгы ярала. Алик Касыймович белән “Гөргери кияүләр”ен куйганда (ә ул Туфан Миңнуллинныкы, уйнарга да кирәкми, диярлек, анда сүзләр уйный) партнерым белән сөй-ләштем дә кечкенә өзектә әби ролендә үз уемны кертем. Режис-серым: ”Син бүтән репетировать итеп торма инде”,– диде. Яшь чакта шул кыюлык, осталык, чынлык җитми, ә ни җитмәвен аңлап бетмисең. Тормышта күп нәрсәне аңлавы читен. Күп эзләндем, бәргәләнә идем. Кырык яшем тулгач, ниһаять, кирәген табып, кеше психологиясе турында китаплар укыдым. Күп укып, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, тамашачылар, актерлар белән аралашу осталыгым артты. Тор-мыштагы очлы почмакларны урап узарга өйрәндем. Өлгереш чоры кырыктан үтүгә килә икән. Тормышка да соң чыктым, ничектер шулай язган миңа. Башкалар кебек, укып бетерүгә кияүгә чыгам дип уйлый идем. Сихер барлыгына да ышандым. Тормышта күп яхшы кешеләр очраттым, ярдәмнәрен тойдым. Сихер-бозымнан котылгач кына тормышымда күк капусы ачыл-гандай булды. Яраткан кешемне очратып парлы булдым. Психо-логик тренингларга йөреп, җанымны тәртипкә китердем. Үземне үзем ясадым дип әйтә алам. Югалтулар, үкенечләр, уңышсыз-лыклар кичердем. Үзеңне табу өчен шактый яшәргә кирәк икән. Яшь вакытымны хәзер кабул итмим, анда мин буш идем. Күңелдә тирән эчке психологик тынычлык урнашкач кына үземне таптым.
Минем Рәсимә булуымның да тарихы бар бит. Әтием физ-культура техникумында укып йөргәндә Рәсимә Кәримованы ТВ дан карап гашыйк булгандыр, күрәсең. Мин тугач “Рәсимә” дип яздырган да кайткан. Ә әни “Гүзәл” дип кушарга теләгән. Әниле килеш ятим үскән әниемнең моның өчен гомер буе әтигә үпкәсе бетмәде. Миңа бу кичерешләрен шулкадәр сеңдергән, “мине яратмыйлар, кабул итмиләр” дип яшәдем. Ә бит үсешкә минем мөмкинлекләрем зуррак була алган, әйтик, “Дом актера”дагы бер чыгыштан соң, Рус драма театры җитәкчесе Рабинович әфәнде: “ А ведь Вы могли бы у нас работать!” дип әйтте. Былтыр Мәскәүдә “Это все Роберт” киносында төштем, аз гына акцентың бар дип, бер-ике сүзне генә кире яздырдык, уңышлы эш булды.
Яшьләр театрында безнең төркем иң сәләтлесе иде. Биш спектакль белән бер ел эчендә бөтен Башкортстанны сөендереп йөрдек. Артистларның – хөрмәтле, спек-такльләрнең популяр вакыты иде. 1989–1991 елларда анда эшләдем. Иң өметле ролем З.Биишеваның “Мәхәббәт һәм нәфрәт”ендә Зөлхиҗә булды. Аны тәмләп уйнап та бетерә алмадым, 1991нче елның ноябрендә “Нур”да эшли баш-ладым. Бервакыт Яшьләр театрына үзем эшли башлаган спектакльне карарга бардык. Вокализмның беренче өлеше башлануга бүселеп төштем, мин үземнең нинди рольне калдырып китүемне аңладым. Бу минем актерлык эшемдә җырлан-маган җырым булып калды.
Авырлыклар күп булды, си-кәлтәле юл үттем, моннан китәргә теләгән вакытлар да булды. Ходай Тәгалә мине тыеп, тотып калды. Әйе, артык горур булуым да комачаулагандыр. Гел гадел булырга тырышып, үземнең дөрес-легемне белеп яшим бит мин”.
Рәсимә белән гомер юлын сүтеп-җыеп, сөйләшеп туйгач, бүгенгә җитәр дип, кайтырга чыктык. Гримеркадан чыгуга карашыбыз план тактасына төште. Актрисаның профессиональ үткен карашы тиздән театр репертуарына керәсе “Минем кайнәм” (авт. Г. Хугаев) пьесасында уйныйсы актерлар составын күреп алды. Анда төп героиняларның берсе Дахирә ро-ленә Рәсимә Гайфуллина тәгаенләнгән. Ирексездән икебез дә көлеп җибәрдек: менә тормыш тәңгәллекләре... Рәсимә Риф кызының улы Рөстәм өйләнергә йөри бит, роле дә сораткан кебек. Ике бәхет бергә килсен, Рәсимә!

Алсу Төхвәтуллина.