Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Альберт Шәйхетдинов – театр һәм сәнгать сөюче дусларга күптән һәм яхшы таныш исем. Аның үзенчәлеге шунда да – халык аны “Нур” сәхнәсе аша гына белми, Уфаның үзешчән сәнгать сөючеләре оста режиссер, актер буларак бәяли һәм аның белән һәр очрашуга ашкынып килә. Альберт Сабит улы бүген һөнәре белән бәйле ике өлкәдә уңышлы эшләп килә: берсе “Нур” театрында әйдәүче рольләрдә актерлык эшчәнлеге булса, икенчесе  – Уфаның  “Химиклар” мәдәният сараенда үзе оештырган “Аҙым” үзешчәннәр эстрада театрына җитәкчелек итүе. Актерлык язмышын “Нур”да башлаган, аннан соң да сәхнәләрдән төшми иҗат иткән һәм кабат “Нур”га алып кайткан бормалы иҗат юлы турында Альберт Сабит улы бик ихластан сөйләде.

Альберт Шәйхетдинов Уфа егете. Черниковка бистәсендә гади эшче гаиләсендә үсә ул. Һәр җәйдә әтисе һәм әнисенең туган ягына кайтып, иң кызыгы – беркемгә дә кыен булмасын өчен өч ай каникулны нәкъ икегә бүлгәннәр – татар һәм башкорт телләрен ныклап өйрәнеп килә. Шулай итеп, Уфа егете өч телле булып үсә, телләрне белү аңа бу тормышта нык ярдәм итә, туган телләре ярдәмендә кеше шәхес булып хөрмәт казана, билгеле актер булып таныла.
–Без сәнгать институтының дүртенче курсында укыганда ук Байрас Надыйм улының татар труппасы төзү хыялы бар иде. Ике курсны берләштереп, театр оештыру иде аның уе, – дип сөйләп алып китте хөрмәтле актерыбыз иҗади баскычларга баскан елларны хәтерләп.
–Республикада яшь тамашачы өчен театрлар куелмый, яшьләр сәнгатьтән читтә кала дип борчыла иде ул. Дүрт ел укыгач, бер ел практика булды, бишенче ел гел юлда гастрольләр белән үтте, шулай эшли башладык. Яшь чак, эшнең авырлыгын тоймадым, җитмәсә, институтның ватык автобусын төзәтеп алып, аны йөрттем. Минем ул вакытта инде водитель таныклыгым бар иде. Шулай итеп, кирәк чакта шофер, руль артыннан төшкәч актер булып эшли башладым. Мин гел акча эшләп, гаиләне туйдыру турында алдан хәстәрлек күреп яшәдем, акчасыз интекмәдем, ким дигәндә – 2, күп дигәндә дүрт урында бер үк вакытта эшләдем.
1986 елда гаилә корган идем инде, улыбыз үсеп килә, туктаусыз гастрольләр башланды. Хәтта ки туй узуга икенче көнне үк ике айлык гастрольгә чыгып киттем.
–Театрга килүегезгә нәрсә этәргеч булды икән?
–Мөгаен, шул авыл мохите, яшьтән тамашачы игътибарын тоту теләгедер. Әнкәемнең туган авылы Әлшәй районы Кыпчак-Аскар авылы булса, әти Кушнаренконың Әхмәт авылында туып-үскән. Күп кенә рольләрем, беренче сәхнәгә чыгу да шул авылларда булды.
Тамашачы игътибары үзе этәргеч бирә бит ул. Әйтик, мин авыл малайлары белән туган телләргә өйрәндем. Ул вакытта авылда урысча сөйләшү оят иде. Бер яктан-бер якка йөреп, татар нәнәйне башкортчага, башкорт нәнәйне татарчага өйрәтеп бетердем.
Минем әти оста гармунчы иде, аннан күреп мин өйрәндем. Ике багана башын тоташтырып торган киң бүрәнәгә басып, бөтен авыл халкы, бала-чагасы, үткәне-сүткәненә тамаша күрсәткәннәрем истә калган. Шунда менеп халыкны көлдерә идем, минем сәхнәм булган бит ул. Үтеп баручылар да кул чабып ихлас карыйлар иде.
Ул “сәхнәмә” башка малайларны мендермим, мин анда берүзем генә “чыгыш ясарга тиеш”мен дип белә идем.
– Туйдан соң ике айга гастрольләргә чыгып киттем, дидегез. Актерларның шәхси тормышы булмый дигәнне раслыймы бу?
– Ир кеше акча табарга бурычлы. Күп эшләдем, ләкин 20 елдан соң хатыным белән аерылыштык. Беренче никахтан туган улыма инде 30 яшь. Икенче гаилә коруыма сигез ел булып киткән.
Ә “Нур”дан нәкъ 18 елга аерылып торып кире кайттым. Мине театр җитәкчелеге чакырып алды. Без бит театрны бергә күтәреп җибәргән кешеләр. Ул вакытта китүемнең сәбәбе булгандыр инде. Мин Черниковка малае, миңа конкрет эш булсын, интригалар яратмый идем.Ә ул чакта төрле театрлардан җыелган кешеләр иде, алар кушылып киткәнче шактый вакыт үтә. Директорлар алмашыну да нык йогынты ясады. 1991-1997 елларда “Нур”да эшләдем һәм аннан соң Идрис Кәлимуллин белән “Сәйяр” театрын ачтык. Яңалык эзләгәнбездер инде. Өметле генә аякка басып киттек. Мин үзем сценарийлар язам, режиссерлык сәләте дә бар, машина да йөртәм, гармунда уйныйм – дүрт һөнәрне берләштергәнмен булып чыга. Идрис шуңа мине җибәрмәскә тырышты.
Бервакыт үтеп барышлый “Химиклар” мәдәният сараена кереп чыгарга уйладым. Черниковка малае булуым, телләрне яхшы белүем файда итте, мин анда “Адым” (башкортча ”Аҙым”) эстрада музыкаль төркеме ачтым. 15 яшьтән алып алтмыш яшьләргәчә кешеләр анда бушлай йөри. Конкурс, фестивальләрдә катнашалар, дипломнар алалар. Бу кешеләргә рухи күтәрелеш бирә. Мин гел сәхнәдә булдым, моны горурланып әйтәм, ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, фәкать мактаулы исемнәр генә булмады. 25 ел дәвамында “Химик”та үзем язып төрле постановкалар куйдым. Кайсыбер бик авыр вакытлар булды, эзләнү дигән әйбер авыр ул. Әмма мин үземне гел кулга ала белдем.
Гәүдәгә зур булуга карамастан, мин нечкә күңелле кешемен. Тормышта яшәгәндә адашу да, ялгышу да була, кызулык та була.
Рольләремә килгәндә, мин башта ук “йолдызлы” гына башладым: “Адашкан күңел”, “Башмагым” һ.б. “Нур”ны “Нур” иткән пьесалар белән чыктык. Режиссерыбыз Байрас Ибраһимовның эшчәнлегенә, осталыгына гашыйк идем. Ул һәрвакыт аңлата белә. Ул тәрбияли белә. Ә теге вакытта ул киткәч, без дә киттек һәм кабат кайттык. Әйткәндәй, бик бәләкәй эш хакына ризалашып кайттым, беренче көннәрдә рольләр аз иде, бүген 7-8 ролемдә йөзеп уйныйм.
– Сез яшьләр театрында да эшләп алгансыз. Һәм анда бер рольне уйный алмагансыз, нилектән алай килеп чыкты?
–Әйе, анда дүрт ел эшләдем. Ул вакытта да Байрас әфәнде чакырып алган иде. Анда баргач мине иң якын дустым Ринат Бассариев уйнаган рольгә куйдылар. Иң якын дустымның 37 яшендә үлеп китүе миңа зур югалту китерде. Андый дустым башкача булмады. Ул чын тугры иптәш булды, гаиләләр белән йөрешә идек. Байрас әфәнде “Ярымакыллы Журден” да Ринат уйнаган төп рольне – Журденны минем белән әзерләде. Бик уңышлы спектакль иде ул. Мин уйнадым, әмма мин аны арытаба уйный алмадым. Премьера вакытында Ринатның бөтен туганнарын, танышларын чакырдылар, ә мин Ринат белән шулкадәр охшашмын: буйга гына бераз озынракмын, йөз-төскә икебез бик охшаш идек. Сәхнәгә чыгу белән... (актер яшьләрен тыя алмый, күзләре дымлана, авт.) тамашачы аны күргәндәй тетрәнеп китте, аны уйлап күз яшьләре... залның реакциясе аңлатып бетерерлек түгел иде... Мине күрмәделәр. Чөнки мине режиссер Ринат уйнаган кебек әзерләде, һәр хәрәкәтне кабатлап, сөйләм, кыланыш – бар да бер үк иде... Мин шуны аңладым – мин арытаба Журденны уйный алмыйм, дидем! Ике спектакль уйнадым да, ул рольне калдырдым. Баш тарткан бердәнбер роль ул, дустымның роле якты образ булып калсын өчен шулай эшләдем. Мин һәрвакыт намус саклап яшәдем.
–Альберт, сезне сүзгә саран, кырысрак холыклы кеше дип әйткәннәр иде миңа..
–Андый да булам. Кысла йолдызлыгы астында туганмын мин. Кайсы вакыт, эшкә комачаулаганда йомылам, сүзгә саран булам. Аннары, кешене дә тыңларга кирәк бит, тыңлый белү – үзе бер сәләт. Гомумән, кеше арасында йөргәндә кешеләрнең үзара аралашуына игътибар итеп, колак салып йөрим. Аеруча базарда кешеләрнең бөтен нечкәлекләре таныла. Анда кеше ачыла, һәм шундый очракларда мин яңа рольләргә кирәкле чагылышларны, эпизодларны эләктереп алам.
– Сезнең күп геройларыгыз – хәрби образлар. Бу сезгә нык якын темамы?
–Әйе. Күптән түгел 9 май бәйрәме үтте. “Үлемсез полк”ка чыгучылар ата-бабаларыбыз турындагы хәтерне тагын бер кат яңарттылар. Ә бит кемнәрдер халык йөрешенә кушылмыйча шашлык пешерүне хуп күрде. Халыкта бердәмлек кимеде. Җиңү көнендә дә ватсап аша рәсем салып җибәрү белән генә чикләнәләр. Безгә җылы сүзләр язып, матур теләкләр әйтеп, бер-беребезне тәбрикләү гадәтенә кайтырга вакыт. Элек халык эчкерсезрәк, илһамлырак иде, шуңа кайтырга кирәк безгә, үзебез булып калырга тиешбез.
– Рәхмәт, Альберт әфәнде. Сез горур һәм көчле ир-егетләр образларын “Нур” сәхнәсенә кабат алып кайттыгыз, арытаба шул матур эшегезне дәвам итәрсез дип өметләнәбез.

Алсу Төхвәтуллина.