Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Башкортстан – мәдәни мәркәз. Бездә дәүләт карамагында унике – драма, музыкаль, курчак, опера һәм балет дәүләт театрларыбыз бар. Уфа “Нур” татар дәүләт театры шул дәрәҗәле исемлектә.

1905 нче елгы революциядән соң, төрле шәһәрләрдә һәвәскәр актерлар хәрәкәте көчәйгәч, яшь һәм кыю актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина – Волжская “Сәйәр” төркемен оештыра. Шулай Уфада татар театрына нигез салына. 90-нчы еллар башында кабат аякка баскан бу театрыбызның бүгенге яшәеше һәм анда тырышып иҗат итүче осталары белән “Нур”лы йөзләр” рубрикасы аша таныштыруны дәвам итәбез.
Бу юлы мин геойларым итеп актерлар гаиләсе – Зөһрә һәм Альберт Шәрәфетдиновларны сайладым.
Ирле – хатынлы актерлар Шәрәфетдиновлар “Нур”театрында үз амплуасын булдырган, тамашачы сөюе, режиссерлар ышанычы, хезмәттәшләр хөрмәтенә лаек булган парлы актерлар. Тугыз яшьлек Сафинә белән дүрт яшьлек Әлфинә дә сәнгатьтә көч сынап караганнар. Алар гаиләләре белән “Бабич” киносында төшкәннәр.
Зөһрә дә, Альберт та “артист булам” дип үскән кешеләр түгел. Бу һөнәргә алар язмыш чакыруы буенча килгәннәр.
БРның атказанган артисткасы Зөһрә Шәрәфетдинова Илеш районы Лаешты авылы кызы. Нефтекама педагогия көллиятендә диплом алып, бер ел башлангыч сыйныф балаларын укыта. Бу вакытка берникадәр тәҗрибә туплаган кыз үзенең урыны сәхнәдә булуын аңлый. З. Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгать академиясен тәмамлап, 1998 елда “Нур” театрына эшкә килә. Ул билгеле педагог Фәрдүнә Касыймовада белем ала.
Зөһрә:– Театрда ир-егетләргә кытлык кайчан да булган икән. Мәктәп директорыбыз Җәмилә апа ул рольләрне үзе уйный иде. Шунда без дә сәхнәгә беренче адымнарыбызны ясадык. Артистларның биографиясен өйрәнеп, иншалар яза идем. Рольләремә гашыйк, тулысынча бирелүчән кешемен. Бөтен уйларым белән кереп китеп, шул образда яшәп алам. Мәдинә (“Ай булмаса, йолдыз бар”) белән озак “чирләдем”. Соңыннан анализладым. Образдан да арына белергә кирәк, аларның энергетикасы иярә. Ә менә Альберт бөтен нәрсәне тигез итеп бүлә белә.
Сабыр холыклы Зөһрәнең сәхнәдә уйнаган образлары да үзенә якын, лирик-драматик. “Ай булмаса, йолдыз бар” да – Мәдинә; “Әниемнең ак күлмәге”ндә – Зөләйха; “Ул кайтты”да – Мәрзия һ.б.
Дистәләгән рольләрне сәхнәләштергән арада өч сабыйга гомер биргән Зөһрәнең иң зур роле – ана образы берни белән дә чагыштырырлык түгел кебек тоелды миңа. Кочагында кечкенә Әмирханны бәвелткән Зөһрә өчен сөенеч кичердем. Бигрәк килешә аңа әни булу!
“Театр сагындырамы?” дигән соравыма ул әнилек ләззәтен тоеп, Ходай биргән бүләккә шөкер итеп яшим, дип җавап бирде.
Менә шундый нәзәкатьле, чибәр, йомшак холыклы ханым (аны еш кына А.Чехов героиняларына тиңлиләр) янәшәсендә – баскан җирендә ут-ялкын чыгара торган Альберт Шәрәфетдинов... Андагы энергия, дәрт, җитезлек, актер өчен бик мөһим булган харизма, акыл һәм фикерләү активлыгы, кешелеклек сыйфатлары. Һәм әтилек бурычларын яратып башкарган бу ир-егет үзе дә яшен уты кебек. “Альберт өлгер, булдыклы, бары да кулыннан килә. Аллаһы тәгалә ир белән хатынны белеп парлыйдыр, минем кебек нәүмизләнеп йөреп кенә булмый”, – ди Зөһрә Альберт хакында.
Рольләре дә күп очракта шул сыйфатларына якын аның. Ләкин Альберт теләсә кайсы геройны да 100 процентка җиткереп, онытылмаслык итеп ачып бирә. Аның бер карашында берсүзсез чагыла, нинди интоннация бирүен аңлатып торасы түгел. Ә ул бит, әйткәнмчә, актер булырга хыялланып үскән кеше түгел. Чын ир-егет булып үсә ул, дүрт яшеннән Уфага автобуска утырып, ялгызы килеп йөри башлый. Шулай үзаллылыкта көчле рухлы булып үсә. Туган ягы Кушнаренкода СПТУда укый.“Нур” га яңа төркем җыялар дигән хәбәрне ишеткән әнисенең үгетләвен тыңлап кына имтиханга килә.
Альберт:– 90 нчы елларда артист булу модада түгел иде. Җитмәсә мин шук, спортчы егет идем. Имтиханнарда үземне ничек бармын шулай тоттым. Тур артыннан тур үтеп, кереп киттем. Аннан староста итеп куйдылар. Мәктәптә дә, СПТУда да, монда да – укып беткәнче староста булдым. Диплом биргәндә укытучым: “Альберт барын да укытып чыгарды”, диде. Кусташлар өчен эләгә иде инде үземә.
Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар дөньясы. Сәхнәдә кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта да без билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз.
Альберт: –Безнең сәнгать белән тормыш үрелгән. Сәхнә безне Зөһрә белән таныштырды, балалар да шунда туды. Бөтен яшәешебез театр белән бәйле. Безнең тормыш күп вакыт “Нур”да үтә. Артист һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше, зур хезмәт, җаваплылык.
Зөһрә: – Ир кешедән гаиләдә бик күп нәрсә тора. Хатын – муен, дисәләр дә, башның ныклыгы кирәк. Балалар тиз үсәләр, күп нәрсә онытыла, яздырып барабыз. Әмирханны тапканда нык зур җаваплылык тойдым. Альбертны үзем янымда булырга үгетләдем.
Альберт:– Борын-борыннан ирләр бала туганны күрмәгән. Хәзер генә фотога, видеога төшереп кыланалар. Мин андый түгел. Ниндидер ярдәм кирәк булса инде, икенче сүз...
Аларны сәхнә таныштыра. Альберт Зөһрәне беренче күрүгә үк:”Бу кыз минеке була!” ди. Сәхнә аларны кавыштыра да. Ә бу хәл болай була. Салават Юлаевның тууына 250 ел тулуга багышлап “Гөлбәзир” дигән яңа пьеса куялар. Альберт белән Зөһрә икесе дә төп рольдә. Бу аларны гомерлеккә якынайткан сәхнә эше була. Аннары кайнар хисләр сүрелми. Шугалакта тимераякта шуганда Альберт Зөһрәгә “әйдә, никах укытыйк”, дип тәкъдим ясый. “Мин ул вакытта сөюдән янып күмергә әйләнгән идем инде”, – ди Зөһрә көлеп.
Романтик рухлы Салават Юлаевны сынландырган спектакль сәхнәгә ике генә чыгып өлгерә Альбертны армиягә алып китәләр. Әнисе дә белми кала. Дублерсыз спектакль кабат куелмый. Тамашачылар аны сорый башлый. Республика җитәкчелеге бу эшкә кушыла. Мәскәүдә хезмәт итеп яткан Альбертны Уфага кайтаралар. Хәрби частьтән алып килеп, илтеп куеп театр уйнаталар. Ә инде хезмәтен тутырып кайтып киткәндә егетләр аны КПП капкасын ачып, “Прощание Славянки” маршы белән озаталар..
Альберт:– Офицерлар кочаклап алдылар да:“Их, Шәрәфетдинов, синең кебек егетләр күбрәк булса, бер проблема да булмас иде!” –дип озаттылар. Бик дулкындандым. Бүген дә хәбәрләшеп торабыз. Телефоннар алышынса да ничектер эзләп табалар. Армиядә элек шәп ир-егетләр хезмәт итә иде.... Элек көчле ирләр, хезмәт кешесе үрнәк итеп күрсәтелә иде, Хәзер Сергей Зверев кебекләр игътибар үзәгендә. Аңа карап егетләр нинди тәрбия алсын? Ирлек гайрәте җитми хәзер күпләрендә...
Зөһрә: – “Гөлбәзир” спектакле буенча, әйтәсем килә, легендар образны уйнаган кешегә гел зур исемнәр, бәя бирелә иде. Аны сәхнәләштергән өчен дә, уйнаган өчен дә бернинди акцент булмады, шунысы аяныч. Хәзер булса да булырга тиеш ул бәяләмә.
Безнең гражданлык позициясе булырга тиеш. Бүген бигрәк тә артистның дәрәҗәсе төшүенә актерларның үзләрен ничек тотулары да сәбәпче.
Альберт: – Очсыз пиар чәчәк ата. Артист танылу өчен сәхнә югарылыгын саклап калырга тиеш. Танылу алыр өчен ниләр генә кыланмыйлар Мин, киресенчә, җәйгелеккә чәчләремне кырдырып алам да, төрле эштә йөзеп эшлим. Авылда да эш күп. Анда ирләрнең эчеп юкка чыгуы күңелне кыра. Кулларыннан килгәнне дә эшләмиләр...
Менә шулай Шәрәфетдиновлар тормышны аек бәяләп, андагы хәлләрне бизмәнгә салып дөрес нәтиҗә чыгарып яшиләр. Аларның тормышы театрдан аерылгысыз. Ә театр зур көчле тәрбияче. “Театры булмаган шәһәрнең кешеләре дә җансыз”,– ди билгеле режиссер Михаил Рабинович. Геройларым моның белән килешә һәм театрның үсеше өчен бөтен көчләрен кызганмый эшли. Шәрәфетдиновларның сәләтле, матур гаиләсенә киләчәктә дә “Нур”сәхнәсендә парлап балкырга язсын!
Алсу Төхвәтуллина.