Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Театр... Ул һәрвакыт серле табышмак кебек. Уйландыра, гаҗәпләндерә. Көтелмәгән хәлләргә юлыктыра һәм аларның чишелешен күрсәтә. Әллә нинди могҗизалар күңелне күкләргә күтәрә һәм  дөньяга бөтенләй башка күзлектән карарга мәҗбүр итә. Шушы могҗизаны тудыручы артистларның  җан җылысы сәхнәгә күчә дә дөньялар ямьләнә, нурлана. Бүгенге сүзебез шушы сихри, серле дөньяның нурлы алиһәсе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина турында.


Резиданы мин утыз еллар чамасы якыннан беләм. Гомер буе матурлыгына, сөйкемлелегенә сокланам. Табигать аны махсус сәхнә күрке булсын өчен яраткан диярсең – буй-сыны дисеңме, килеш-килбәте, нурлы йөзе, хисчән күңеле, җыр-биюгә сәләте –барысы да мулдан бирелгән аңа. Иҗат бәхете, ирешкән уңышлары да мулдан актрисаның. Тышкы һәм эчке матурлыгы аңа драматург-иянең иң яхшы үрнәкләрендә – рус һәм дөнья классикасында, милли әсәрләрдә йөзеп уйнарлык мөмкинлекләр бирде. Бүген дә ул “Нур”ның йөзен билгеләгән спектакльләрдә төп рольләрне уйный. Илешнең талантлы кызы, халык артисткасының нәкъ менә бүгенге иҗади халәтен белешәсе иттем бу очрашуда.
– Резида, театр хәлләре, үзең-нең хәлләрең ничек? Ниләр белән мәшгульсең?
–Аллага шөкер, барысы да яхшы. Театрда эш гөрли, төрледән-төрле проектлар тәкъдим итәбез, спектакльләр чыгарабыз. Әле менә тагын премьералар әзерләнә, репетицияләр бара. Гаиләмдә дә тәртип, улым Вадим, киленем Айгөлгә яраткан оныкларымны үстерергә ярдәмләшәм.
–Эш гөрли дигәннән, син әле берьюлы берничә вазифа башка-расың – актриса булудан тыш, театрның труппа җитәкчесе дә, ә бу бик авыр, мәшәкатьле эш, шулай ук сәнгать институтында мөгаллимә дә әле. Барысына ничек өлгерәсең? Әле бит физик форманы тотарга, һәрвакыт матур да булырга тиешсең?
– Миңа шушы ритмда, һәрвакыт хәрәкәттә булу ошый. Труппабыз шулкадәр әйбәт безнең. Нинди генә көтелмәгән хәлләрдә дә аннан чыгу юлын бергә аңлашып табабыз, ярдәмләшеп эшлибез. Шуңа да эшләү авыр түгел, бары тик үз-үземә кайчак игътибар җитеп бетмәве һәм башкарган рольләремә хилафлык киләдер кебек шикләр генә бераз күңелне кыра. Физик форманы тоту өчен әз генә форсат чыгуга фитнеска, биюгә барам, станокка басып шөгыльләнергә тырышам.
–Иҗат гомереңне син Башкорт академия театрында башладың, анда биш ел дәвамында бик матур рольләр башкарып өлгердең. Аннары менә 26 ел инде син – “Нур”да. Гомерең буе тирән кичерешле, катлаулы язмышлы хатын-кызларны, ли-рик-драматик героиняларны уйнадың. Күп актрисаларга тәте-ми торган искиткеч образлар тудырдың. Ләкин еллар узган саен һаман Дездемоналар уйнап булмый, әкренләп өлкәнрәк яшьтәге ханымнар, хәтта әбиләр-әниләрне уйнауга күчәргә кирәк була. Бу процессны ничек кичер-дең?
– Үз яшеңне аңлыйсың инде. 50–55 яшьтә дә Офелия, Дездемо-наларны уйнап йөрү көлке булыр иде. Әкренләп күчтем, беренче әбием “Кыз урлау” спектаклендә булды (көлә).
– Театрның бүгенге репертуар сәясәтеннән канәгатьсеңме?
–Театрның да, артистларның да төрле вакытлары була. Кайчак шулкадәр яхшы барган спек-такльне безнең халыкка хас әйбер түгел дигән аклану белән афишадан алып ташларга карар чыгаралар. Шунда күңел әрни. Ләкин бусы да алга барыр өчен, театрның үсеше өчен кирәктер, бәлки. Ә гомум алганда, репертуар канәгать-ләнерлек – төрле жанрдагы, хәтта тәрҗемә әсәрләренә дә курык-мыйча тотынабыз.
–Безнең халык шулай да җырлы-биюле тамашаларны ныг-рак ярата, тирән фәлсәфи, психологик әйберләрне, чит ил авторлары әсәрләрен өнәп бетерми кебек.
– Әйе, музыкаль тамашаларга халык күбрәк йөри. Бу катлаулы заманда күңелгә ял бирү дә кирәктер. Уйландыра, тормышта туган сорауларга җавап бирә, гыйбрәт ала торган җитди әсәрләрнең дә үз тамашачысы бар. Әле без “Үткәннән килгән ханым”ны куябыз. Куелышы белән безнең халыкка ятрак әйбер булгач, кабул итәрләрме икән дигән шикләр дә булды. Әмма күрәбез – тамашачы аны тын да алмый карый. Һәркем, үз тор-мышы белән сәхнәдә барган вакыйгаларны чагыштырып, па-раллель үткәреп утыра. “Ирекле күбәләкләр” спектакле дә шундый-лардан – анда шулай ук гаилә мөнәсәбәтләре, балага шәхес итеп карау мәсьәләсе күтәрелә. Без бит еш кына балабызны артык нык яратканлыктан аның үзаллы шәхес булып үсүенә комачаулыйбыз – иреген чиклибез, туктаусыз күрсәтмәләр бирәбез, нотык укыйбыз.
– Кайвакыт шундый җитди әсәрләрдән тамашачы торып чыгып китә..
–Андый хәлләр дә була. Бу очракта тамашачыны хөкем итәсе түгел. Бәлки аңы, акыл үсеше бе-лән ул андый фәлсәфи әйберләрне кабул итәргә әзер түгелдер.
– Шундый әсәрләр була – түгелеп елап, рәхәтләнеп күңе-леңне бушатып чыгасың...
– Тормыш авырлыгы иңнәрне басып, җан каткан чаклар була. Адәм баласы менә шушы авырлык-тан бушанырга тиеш. Мин үзем еламый башласам, куркып калам хәтта. Бер акыллысы әйткән бит: “Безнең һәрберебез тормышта билгесез режиссер бүлгән рольләрне уйныйбыз”, дип. Ә театр исә шул тормышның чагы-лышы, үз гамәлләреңне сәхнәдән күреп тетрәнү кичерү, елап алу, җанны сафландыра бит ул.
– “Башмагым”ны заманча алымнар белән куюны кабул ит-мәгән тамашачылар да булды, диләр...
– Музыкаль театр өчен язылган “Башмагым” опереттасын кабатлап яңача куйдык. Беренче тапкыр 1992 нче елда сәхнәгә чыгарган идек. Яңа оешкан яшь театр өчен зур батырлык булды ул. Инде 25 елдан соң да спектакльне яңадан шулай ук куйсак, без нинди театр булабыз соң?!. 21нче гасырда яшибез. Гел чабата киеп кенә уйнап булмый. Андый милли драматургияне дә күрсәтергә кирәк, әлбәттә. Һәм без күрсәтәбез дә! Ә “Башмагым”ның бу куелы-шын Мәскәү тәнкыйтьчеләре бик яхшы кабул итте: “Сез жанрны тоясыз, физик, вокал, куелыш ягыннан әзерлеклесез. Курык-мыйча оперетталар куя аласыз”, – диделәр. Заман алга бара, театр исә тамашачыдан бер адым алда барырга тиеш.
– Бүген яратып уйнаган ролең?
– Яратмаганнарын да яратып уйнарга тырышам. “Гүргә керер сер иде”дә генә героинямны яклап бетерә алмадым шикелле тоела. Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” спектаклендәге әбиемне бик яратып уйныйм, “Тыкрыкта булды бу хәл”, “Гөргери кияүләре”, “Ирекле күбәләкләр”, “Өч аршин җир” спектакльләрендәге роль-ләремә дә аерым бер җылы мөнәсәбәт бар.
–Резида, өлкәнәйгән саен рольләр азая, режиссерлар күб-рәк яшьләр белән эшли, диләр...
– Берничә ел элек бер рольсез торып калган чакларым булды. Мине гел классик әсәрләрдә күреп өйрәнгәнгәме икән, гадирәк характерлы рольләргә алмый башладылар. “Мин бит авылда сыер савып үскән бала. Нишләп сез мине классикада гына күрәсез?” дип, дәгъва белдерергә туры килде хәтта. Әле труппада 40 артист, башка театрлар белән чагыштырганда бу күп түгел. Шуңа да бездә рольсез йөргән артистлар юк. Иҗат потенциалым бар әле минем. Моңа кадәр уйнап каралмаган, үз-үземә, эчке булмышыма каршы барырлык көчле образ тудырасым килә.

Елена Фатыйхова.