Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

“Нур”да иң өлкән кеше – Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Сәвия Гыймадлислам кызы Сираева. Әйткәндәй, Сәвия апа бу театрда һәрвакыт иң өлкән кеше булган бит!

Сиксәннең өстенә чыккач та, сәхнәдә биеп, уйнап йөрүче Сәвия апабыз турында“Сырхаулап алды” дип әйтүләре җитә калды, яраткан актрисамны күрер өчен ашыгып очрашуга бардым. Куркуым юкка булган, шөкер, ул мине берничә ел элек очрашкан гримеркасында каршы алды. Кеше өчен иң мөһиме – сәламәтлек. Кара-каршы утырып сөйләшү дә, гадәти булмаганча, шул актуаль темадан башланды.
–Нык чирләп алдым. Гомеремдә дә болай чирләгәнем юк иде. Профилактикага дип дәваханәгә кергән идем, грипп ияртеп чыктым. Өйгә кайткач сузылып ятып чирләдем, – дип, сәхнә интонациясе белән сөйләп алып китте Сәвия апабыз.
–Бер-бер артлы спектакльләрем китте, уйнадым. Колак ишетми, танау тын алмый, баш гөжли... әле дә тавышым үземнеке түгел. Уйныйбыз инде, артист өйрәнгән бит. Районнарга да чыктык әле, бик матур итеп Миякәләрдә йөреп кайттым.
–Сәвия апа, бу сезнең ничәнче иҗат мизгеле?
–Утырып санарга кирәк, йөзгә якынлашадыр. “Нур”да егерме бишенче мизгел. Башкорт Академия театрында – 30 га якын, Салаватта эшләгәнен өстәсәң тагын... Мин бит унсигез яшемдә филармониядә эшли башладым. Гаиләм таркалгач, Салаватка киттем. Анда 3-5 ел эшләп кайтым.
–Артист язмышы өчен иң җимешлесе дип әйтерлеге кайсы театр икән?
– Җимешлесе? “Нур”дыр. Монда мин яраткан, саллы рольләремне йөзеп уйнадым. “Академ”да теләгән рольләремне уйный алмый яшьлегем үтте. Олыларга алмашка килгән бөтен состав бериш идек, конкуренция зур. Яшемә карата туры килгән рольләр хыялда гына калды. Яшьлек үтте. Артистның яшьлек гомере кыска ул, аны кайтарып алып булмый. Яшьлек образларын бер чорда гына уйнап була.“Нур”га килүемә язмышыма рәхмәтлемен, Инша Аллаһ.
–Сәвия апа, сез илле яшькә җиткәндә кискен язмыш боры-
лышы ясап “Нур”га килдегез.
– Әле дә шул борылышны ясарга батырчылык иткәнмен дип, сөенеп йөрим. М.Гафури исемендәге БДАТ – төп театр дип, ярый әле шунда ябышып ятмаганмын. Ә бит шулай уйлап, үзләрен ача алмый гомерләре үткән актерлар күп булды. Тәвәккәл булырга кирәк!
Хәл-әхвәл белешергә генә барган идем, Байрас Ибраһимов “Аршин мал алан”нан Җиһан образын бирде дә куйды. Ә Җиһан минем хыялымдагы образ иде. Аны “академ”да уйный алмый идем, миңа бирмәсләр иде. Шул килүдән калдым. Ул вакытта әле театрның бер мөмкинлеге дә юк иде. Театр – театр булып китсен өчен үзен танытырга, эшләп күрсәтергә, халыкка кирәк булуын исбатларга тиеш. Ә актерлары – балалар, үзләре укып кына йөриләр, диплом да алмаганнар әле. Бина да юк. РТИ мәдәният сараенда да сыенып тордык. Аннан куып чыгарсалар, шунда агач төбендә үк репетицияләр ясый идек. Шулай туды “Нур”. Театрның бик авыр вакытларын бергә үткәрергә туры килде. Шуларны кичердек. “Академ”да Гөлли Мөбарәкова белән икәү генә бер гримеркада утыра идек. Ә “Нур” туганда егерме хатын-кызга – бер бүлмә, ир-атларга шулай ук. Алар анда “чым-чыкыр” килә. Без, ике кешелек урында, бөтен актрисалар бергә. Гримм салып утырасың, кызлар өскә менеп дигәндәй, пудра сибеп, сине дә чумдырып китә.
– Боларны үткәреп җибәрер-
лек сабырлык һәм чыдамлык каян килде?
–Каян килдеме? Бер киткәч кире кайтуны уемнан үткәреп, кайту максатын күз алдында тотмадым.
Р.Исрафилов: ”Әхтәм Абушахманов белән иртәгәдән үк кайтыгыз”, – дип чакырды. Кайтмадык. Роль артыннан роль бирү, эшкә чумып эшләү, гаиләмнең ярдәме нык көчле булды. Шулар барысы да үз өлешен кертте, көч бирде.
Артистның ашарына ипи бирмә – ул барыбер уйный. Без байлык белән “шиковать” итмәдек, ә сәхнәгә ябышып ятабыз. Без болай дә бәхетле. Кешеләрнең күпме рәхмәтен ишетәбез. Гомумән, сәхнәнең әллә нинди сере бар. Кеше сәхнәгә гади эшче булып килсә дә китә алмый, хаклы ялга чыкканчы эшли.
Ә хәзер, карагыз әле, нинди театрда эшлибез. Бер җирдә дә мондый театр бинасы юк. Мәскәүдән Василий Лановой белән бер төркем актерлар килеп күргәч, шаккаттылар. “Сез шулкадәр бәхетлесез. Мондый бина безнең төшкә дә керми!”– дип киттеләр. 4 сәхнәле залыбыз бар, рәхәтләнеп эшлә генә.
Коллектив көчле. Теге балаларның үсүен күреп шатланам. Матурлар, сәләтлеләр. Алар өчен сөенәм, бәхетле мизгелләр кичерәм. Балаларым кебекләр, игътибарларын, хөрмәтләрен тоям, үсешләренә сөенәм.
Тамашачыларыбыз нинди зәвыклы. Безне үз иткәннәре күп – бу бәхет түгелмени?
–Сезнең тормыш тәҗрибәгез бик бай. Шул елларда театрларның төрле язмышларын да күргәнсез: күтәрелеш, сүнеп торган мизгелләре була. Сезнең хәтердә нинди истәлекләр калган?
– Әйе. Театрларда барысы да бер төрле бармый. Көчле режиссерлар, үзенчәлекле фикерле җитәкчеләр килә. Театр эшчәнлеге күтәрелә, актер күтәрелә яки, киресенчә, төшеп ала. Тамашачыны репертуар җәлеп итмәгән чаклар була. Режиссёрларга да, репертуарга да бәйле хәлләр күп була, үтә ул. Бөтен театрлар да болар аша үтә. Тамашачы да моны сизә, аңлый, күрә. Гомумән, җитәкчеләрдән бик күп тора. Актерны игътибарсыз калдыра икән, актерларның кәефен вакытында күрми, режиссёр да актерларның барысын да күрми, берничәсе белән генә эшли, ә калганнар театрга йөк булып кына йөри икән – бу театрның киләчәге юк.
“Мин биш актер белән дә генә эшлим!” – дигән бер режиссёрны беләм. Монда түгел иде ул. Үзе искиткеч талантлы кеше иде. Әмма хуҗа буларак, җитәкче икәнсең, барлык актерларга да ачылырга мөмкинчелек бир. Карап та, сынап та ачылмый икән, ул кеше театрдан китәргә тиеш. Аның язмышы башка урында. Була андый хәлләр дә. Ә “Нур” яшьләренә карыйм да сокланам: яшьләр тырыш, ябышып эшлиләр. Бездә “бездарьлар” юк, туры килгән рольләре килеп җитәр, Аллаһ боерса, барысы да ачылырлар.
–Сәвия апа, киләсе елда сезнең күркәм юбилей да бит әле, Алла насыйп итсен.
–Һәй, шул юбилейны... сиздермичә генә үтеп китеп, йөзгә җитәргә исәп бар. Бик матур гомер яшәлде. Ходай Тәгалә күпме биргән, шуны кабул итәргә кирәк. Мин шулай уйлыйм. Сәхнәдә минем яшьтәшләрем юк инде. Нишлисең, кемгә күпме бирелгән...
–Сезне бүген дә сәхнәдә көтеп алабыз. Яшь актерлар кулда гына күтәреп йөртә, мәсәлән, “Гөргери кияүләре”ндә...
–Әй, ул “Гөргери кияүләре” белән кызыклар булып бетте. Шул спектакль белән бер районга бардык. Беренче өлеш беткәч, берничә тамашачы безнекеләргә: “И, рәхмәт инде сезгә, Сәвия Сираева атлый алмаса да алып килгәнсез!” –дигән. Әй, оялдым инде. Аннан аяк белән чыгып, биеп йөрдем.
–Сәхнәдә уйнаган образларыгыз үз холкыгызга да сеңеп каладыр?
–Дөрес, шатлык килгәндә – дәрт, кайгы килгәндә ныклыгы бирелә. Уйнаган образлар актерда үз эзен калдыра. Уйнаган рольләрнең характерларыннан күп нәрсә алган чаклар була.
–Олы яшьтә дә көтеп алынган артист булып калу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк, Сәвия апа?
–Бер сүз белән әйтә алмыйм... Халык сине кабул итә икән, итә инде ул. Сүзсез рольдә уйнап та яраттырып була. Төп рольләргә, гадәттә, гел чибәр актерлар алына. Тышкы матурлыгы белән автор язган тексттагы күңел матурлыгы тәңгәл булып бетмәсә, тамашачы ул актердан суына. Сәхнә сөйкемлелеге булу бик мөһим безнең өчен.
Әнә, “Кайнә” спектакле. Аннан соң инде кырык еллап вакыт үткән, аны бүген дә сөйлиләр. Ул бит уңай образ да түгел. Яшьләр дә ишетсеннәр, минем эчемдә бер тойгы бар: кире образлар бирсәләр, мин аны кеше буларак яклый башлыйм. Ни өченме? Һәр кеше баласы өчен җанын бирергә әзер бит. Мин дә анда балам бәхетле булсын өчен тырышам. Спектакльдә нечкә мизгелләр була. “Менә мин!” – дип, үзеңне генә алга куеп уйнасаң, тамашачы кабул итми. Безнең һәркайсыбызда эчке дөнья, холык-гадәтләр яхшысы-яманы 50 гә 50. Әнә шуның ни өчен икәнен аңлап уйнарга кирәк.
Ә үз тормышымда, Аллага шөкер, гаиләм белән бик канәгатьмен. Балаларым гаиләле. Аллаһка шөкер, үзаллы булсам да, алар хәстәрлегендә яшим, ышанычлылар. Өч туруным, өч оныгым бар.
– Сәвия апа, бүген кайбер артистлар, җырчылар үзләренә кара пиар ясыйлар. Сез моңа ничек карыйсыз?
– Аң өчен бик читен әйберләр китте хәзер. Бүген башка кыйммәтләр турында уйларга кирәк. Ил эчендә сугыш булмаса да, ут эчендә яшибез, ничегрәк тормышта тотрыклылыкны саклап калырга була, шул хакта уйларга кирәк. Биш-алты ирне утыртып куеп, баласының әтисен ачыклыйлар. Беренче һәм икенче каналларның нык уңышсыз әйберләре болар. Эфир саен бер әйберне сөйлиләр. Аларга ут әрәм итеп утырырга тиешме мин. Бәлки, андый булмагыз дип әйтергә телиләрдер. Тик мин андый мәгънәсен күрмим. Сәнгать турында аналитик тапшырулар юк, яшьләр үзләренә алырлык матурлык юк. Аны караганда төкеренеп утырасың. Без билдән түбән әйберләр турында спектакльләр чыгармыйбыз, “Нур” мохитенә, бу рухияткә ул сыймый да. Русия дәрәҗәсендә дә булырга тиеш түгел иде, акчага эшләнә бу. Әле халык матур яши. Кешелек тынычлыкта яши дип әйтә алмыйм: әле тегендә, әле монда сугыш. Көн дә телевизор-радионы кабызып, дөнья яңалыкларын тыңлап кына торам. Мин шулай яшим. Кулыңнан килгәнчә тормышны матурларга тырышырга кирәк дип уйлыйм мин.
– Сәвия апа, сәхнәгә чыкканда күз тимәсен өчен, яхшы уйнап чыгуны теләп һ.б. догалар укыйсызмы?
–Укыйм. Гел укыдым. Соңгы елларда мин дулкынланмыйча сәхнәгә чыга алмыйм. Күңелем, уем белән әзерләнәм. Гимнастика да ясап алам. Тел ачкычлары сорыйм. Бу – минем кагыйдәм.
– Җылы әңгәмә өчен рәхмәт. Безне сөендереп, уйнап яшәгез, Сәвия апа.
Алсу Төхвәтуллина.