Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Туксанынчы еллардагы милли күтәрелешнең беренче сандугачлары булган “Өмет” гәзите белән Уфа “Нур” татар дәүләт театры яшьтәш һәм рухташ та. Милли тормышыбызга зур яңалык булып килеп кергән татар театры белән татар телендәге яшьләр гәзите ул елларда бер-беренә таянып эшли башлаган иде. Чирек гасырдан артык вакыт үтеп киткән. Ике арадагы рухи күперне тагын да яңартып җибәрдек. Гәзитебездә яңа  “Нур”лы йөзләр” рубрикалары чыга башлады.

“Нур”ның беренче адымнарын күпләр хәтерли әле. Ифрат тансык булганга да аның тууын көтеп алган идек. Бернинди уңайлыкларсыз, “шартсыз шартларда” куела башлаган беренче спектакльләр истә. Беренче актерлары да һәркайсы күз алдында. Бүген ул елларны фотосурәтләр искә төшереп тора. Шулар арасында беренче актерлык адымнарын башлаган бер егет тә бар. Кара мыеклы егет – Илдар Хаҗиев инде ул. Уфа сәнгать институтының икенче курсыннан “Нур” студиясенә эшкә чакырылган яшь актер башына киләчәктә бу зур сәнгать дөньясы белән җитәкчелек итәрмен дигән уй кереп тә чыкмаган, билгеле. Ә 2014 елның 2 декабрендә Илдар Әзһәм улы Хаҗиев “Нур”га кабат кайтты. Бу юлы инде актер булып түгел. Шулай, “Нур” өчен чит кеше түгел ул. Егерме елдан соң үз театрына җитәкче булып кайткан Илдар Хаҗиев белән менә, ниһаять, әңгәмәләшер сәгать сукты.
–Илдар әфәнде, укучыларны, тамашачыларны үзегез белән якыннанрак таныштырып китик инде. Сезнең тәрҗемәи хәлегезне белергә теләүчеләр бардыр.
–Мин Бакалы районы Боҗыр авылында тудым. Әтиемне, югары белемле белгечне, бу авылга юллама буенча җибәргәннәр. Бераздан аны Бакалыга эшкә күчерделәр. Мин Бакалыда балалар бакчасына йөрдем, мәктәптә укыдым. Партия кая кушса, шунда барасың, дигәндәй, мин алтынчы сыйныфны тәмамлауга әтине туган авылы Мостафага колхоз рәисе итеп тәгаенләделәр. Арытаба тормышым җиде буын картәтиләрем нигез салган, яшәгән шушы авыл белән бәйле. Бу күченү белән бәйле бик кызыклы хәлләр булды. Мин Бакалыда урыс телле бакчага йөреп, урыс телендә генә укыган идем. Монда мәктәпкә төшкәч, татар телен ныгытып өйрәнергә туры килде. Тарих – татарча, география –татарча. Бермәлне өйгә кайтып: “Һиндстан да, Һиндстан диләр, нәрсә соң?”–ул дип сораган идем хәтта. “Чөнки” сүзе дә минем өчен яңалык булган иде. Ләкин татар теле укытучысы Роза Нурмөхәммәт кызы Хуҗина, БРның атказанган укытучысы, бик таләпчән кеше иде, татарчага тиз өйрәтте.
Мәктәптә драма түгәрәге эшли иде, мин дә шунда кушылдым. Беренче сәхнә героем “Айгөл иле”ндә (М.Кәрим) Ричард роле булды. Миңа ул вакытта 15–16 яшьләр иде.
Музыка укытучыбыз бик матур итеп баянда уйный иде. 7 сыйныфта укыганда баян сыйныфына йөри башладым. Әтием үзе дә гармунда матур уйный, мине дә өйрәткән иде, баянда да өйрәндем. Ул вакытта авылда терлекчелек фермаларына барып, концертлар куя идек. Костюмнар, гармун-баяннар күтәреп көрт ерып барабыз. Уйныйбыз, көләбез, иң күңелле чаклар.
–Авылда иң затлы егетләрнең берсе булгансыз инде гармунчы булгач?
– Алай димәс идем, без үскәндә өй аша гармунчы яши иде. Барысын бергә җыйсаң, ярты авыл җыела иде. Минем күршедәге бер әби дә гармунда уйный иде.
–Шундый илһамлы яшьлек сәнгать юлын сайларга этәргеч биргәндер. Һөнәр сайлаганда икеләнеп тормагансыздыр?
–Икеләнмәдем. Әмма кереп булырмы дигән шик бар иде. Конкурстан үтмәсәм, педагогия институтының география факуль-теты запас вариант булып тора иде. Шикләнү дә урынлы булгандыр, ул вакытта бер урынга 8 кеше иде бит. Сәнгать институтына, 3 турны да үтеп, имтиханнарны уңышлы тапшырып кереп киттем.
– Студент елларының иң истә калган мизгелләре бардыр, Илдар әфәнде?
–Иң истә калганы – 2 курсны бетергәч, “Нур” студиясенә эшкә чакырдылар. Баш режиссер Байрас Надыймович белән Фәрдүнә Касыйм кызының: “Театр ачабыз, актерлар җыябыз, эшкә киләсеңме?”– дигән чакыруы ул күк капусы ачылуга тиң булды инде студент өчен. Актерлыкка укыган һәр студентның хыялы ул бүгеннән сәхнәгә чыгып, уйный башлау. Никадәр тизрәк тормышка ашса, шулкадәр син бәхетлесең. Ике дә уйламый ризалаштым һәм 2 курсны бетерүгә эшли башладым. “Нур” сәхнәсендә беренчегә Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” пьесасында Ядкәр ролен уйнадым. Беренче тапкыр сәхнәдә профессиональ артист буларак чыгышлар нык истә калган. Шул чактагы гастрольләр дә истә әле. Иң беренче гастроль Чакмагыш районына булды. Район үзәгендә дә, авылларда да уйнадык.
– Әмма бервакыт “Нур”ның бик сәләтле һәм чибәр актер ир-егетләре театрдан китә башла-дыгыз. Сезне дә Октябрьский якларына юлланган дип ишеттек. Андагы иҗади тормыш нидән гыйбарәт иде, чиновник бурыч-ларын үтәү җиңел булдымы?
–Туган ягыма якын булгач, мин анда да рухланып эшләп алдым. Баштагы биш елда шәһәр халык театрында режиссер булып эшләдем. Бик күп спектакльләрне уңышлы сәхнәләштердек. Иң истә калганы Туфан Миңнуллинның: “Гөргери кияүләре” булды. Аны уйнап, халык театрлары арасында призлы урын алдык. Ул вакытта жюри рәисе Әхтәм Әбушахманов иде. Аннары мине Октябрьский шәһәре хакими-ятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенләделәр. Анда тугыз ел эшләдем, бик җаваплы вазифа ул. Таләпләр дә, сорау да зур. Уфага китәрдән алда соңгы ике елда хакимият башлыгы урынбасары итеп үрләттеләр. Бу җаваплы вазифага Башкортстан президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаганнан соң куйдылар.
–Инде “Нур”га кайту турында сөйләшсәк, Илдар әфәнде, сез киткәндә әлеге бу бина да юк иде бит әле.
–Әйе, ул вакытта беренче ташлары салынган гына иде “Нур”ның. Бүген иң мөһиме – бина бар. Бик күп эш эшләнгән. Бинасы булу – бу инде иң зур казаныш-ларның казанышы дип әйтер идем. Актерлар труппасы тупланган. Яшьләр күп, сәләтлеләр. Ниндидер җитешсезлек күрмәдем, шунда ук эшкә кереп киттем. Башланган эшне генә дәвам итәм. Тормыш үзгәреп тора, таләпләр үзгәреп тора. Шуңа күрә барын да вакытында эшләп барырга кирәк.
Заманнан калышмыйк дип алга атлыйбыз. Минемчә, җитәкче вакыттан чак кына алдарак барырга тиеш. Шунда гына һәр учрежде-ниедә үсеш була. Бүгенге көн белән генә түгел, иртәгәсен уйлап яшәргә, максат булырга тиеш. Эш планлы барырга тиеш, юк икән, беренчедән, үзеңә кызык түгел, икенчедән, эш бармаячак.
Төрле спектакльләр булгандыр, һәр мизгел тарихка кереп кала. Без арытаба эзләнүдә. Эшлибез. Әнә Байрас Надыйм улы Ибраһимовны да кабат кайтардык. Ул безнең беренче режиссер, бик сәләтле үз эшенең остасы. Көчле режиссер. Аны күбрәк классик режиссер итеп күрәм.
Илдар Вәлиевка килгәндә, ничәмә еллар дәвамында театрга тугры калып, зур тырышлык салып эшләп килә. Аның эшләре төп нигезне тота. Халыкчан режиссер. Тамашачы тарафыннан бик яхшы кабул ителә. Кеше күңеленә үтеп керә торган, аңлаешлы итеп куя. Режиссер-ларыбыз киңкырлы, белемле. Безнең эшкә бәяне тамашачы бирә бит. Шуңа күрә, киләчәктә дә аларны тыңлап, аның бәясен күз уңында тотарбыз.
Тамашачының таләбе дә арта. Рухи асылыбызны саклап калырга кирәк. Мин элекке тәрбия алган кеше буларак, милли колоритны саклап калу яклымын. Икенчедән, чит ил мәдәниятен кабатлауларны ярат-мыйм. Безнең үз сәнгатебез бай, тирән мәгънәле, актуаль. Кабат-ланмас мәдәният, әдәбият, драматургия үрнәкләре бар. Тамашачыга әйтер сүзебез, күрсәтер матурлык бар бездә. Аларны саклап калу төп бурычыбыз. Экспери-ментлар, әлбәттә, булачак, әмма ул дәрәҗәле, затлы итеп яктыртылыр. Чит ил, урыс классикасы да булыр, иң-иңнәрен генә сайлап алачакбыз. Без арытаба да халкыбызга хезмәт итәрбез.
–Тамашачыларны күбрәк җәлеп итү нинди юнәлештә барачак?
–Иң беренче – югары сыйфатлы спектакльләр куелырга тиеш. Халык караган саен тагын килеп карарлык булсын. Сәхнәдән төшмәслек эшләр кирәк. Артистларга килгәндә, алар сәләтлеләр. “Нур”– җырлы театр. Һәр актер моңлы, оста җырлый белә. Зур байлыгыбыз бу безнең.
Билет бәяләренә килгәндә, “Нур”да иң отышлы хаклар. Җитмәсә, төрле акцияләр дә булып тора. Киң җәмәгатьчелеккә, яшь аудиториягә көннән-көн ныграк ачылабыз. Театрның музее бар. Балалар һәм өлкәннәр өчен театр студияләре эшли башлады.
– Татарча балалар студиясе эшен җанландыру ничек бара?
– Театр студиясенең беренче адымнары гына ясалды әле, аңа бәя биреп булмый әлегә. Урыс телле труппа тупланды. Җәлеп итә торыйк дип эшләдек моны. Яңа сезоннан 84нче татар гимназиясе балалары белән дә эшләп карарга уйлыйбыз. Ерып чыгарбыз дип уйлыйм, көзгелеккә татарча балалар труп-пасын җыя башлыйбыз. Моның белән безнең яшь, көчле актерла-рыбыз шөгыльләнә. Киләчәк буын “Нур” актерларын, тамашачыларын барлый торырга тиешбез.
–Искә алганым бар, сез күп спектакльләрне карап барасыз. Бу директор өчен мәҗбүриме?
– Артист буларак та кызык ул. Һәр эшне караганда, шул рольдә тегеләйрәк уйнар идем, болайрак уйнар идек, дип тә уйлый һәр актер. Минем спектакльләрне карап баруым эшнең сыйфаты өчен мөһим.
–“Нур”да хатын-кыз актерлар күп. Алар белән эшләве авырмы? Гомумән, хатын-кыз нинди булырга тиеш?
–Актер халкы болай да бик катлаулы холыклы ул. Хатын-кызлар аеруча хисчән инде. Хатын-кызлар яклауга мохтаҗ булсын ул. Алар назлы затлар булып калырга тиеш. Ә ир-егетләр аларны якларлык булырга тиеш. Ир-егетләребез дә кире кайта театрга. Илмир Гази-зуллин кайтты, Альберт Шәйхет-диновны чакыртып алдым. РФ Президентының Май указларына ярашлы, актерларның эш хаклары артты. Рәхәтләнеп эшлә, иҗат ит. Гомумән, театрга кеше акча эшләргә генә килми. Монда иң мөһиме – сәнгатькә мәхәббәт. Очраклы кешеләр бездә эшли алмый.
–Җылы әңгәмәгез өчен рәхмәт, халкыбызга илһамланып хезмәт итәргә язсын алда да.

Алсу Төхвәтуллина.