Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Тәтешленең бәрәкәтле җирендә күп шәхесләр туып үскән. Шуларның берсе – Иске Күрдем авылында туган Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, исеме Башкортстан энциклопедиясенә язылган БР театр эшлеклеләре Берлеге әгъзасы, Дамир Сираҗиев исемендәге премия иясе, Уфа “Нур” татар дәүләт театрына нигез салган һәм күп театрларда баш режиссер бурычын лаеклы үтәп, кабат яшьлекнең иҗади ялкыны белән кабызган “Нур”га кайтып, эшен уңышлы дәвам итүче – Байрас Надыйм улы Ибраһимов.

Татар-башкорт театр сәнгатен үстерүгә чагыштыргысыз зур өлеш керткән баш режиссер Байрас Надыйм улы белән юбилее алды көннәрендә очрашып сөйләшергә насыйп булды. Истәлекле бәйрәме уңаеннан хөрмәт күрсәтеп, театр җитәкчелеге “Нурлы йөзләр” проектын баш режиссер белән башлап җибәрергә тәкъдим итте. Шулай итеп, нинди гамьнәр һәм уйлар белән яши, юбилейны нинди хисләр белән каршы ала икән республикадагы иң зур татар театрының баш режиссеры.
Шәхеснең тәрҗемәи хәленә сүз башында кыскача байкау ясыйк: Байрас Ибраһимов 1953 елның 19 февралендә туган. Балачактан ук тормышның үзенчәлекләренә игътибарлы була. 1979 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының актерлар әзерләү факультетын тәмамлый. Иҗади карьерасын Салават башкорт драма театрында башлый. Шул елларда, 29 яше тулгач, курсташы Альмира белән гаилә коралар. 1988-1989 елларда А. Луначарский исемендәге ГИТИСта Югары режиссерлык курсларында белемен камилләштерә һәм шушы театраль статуста 1989 елдан Сибай драма театрында, 1991 елдан Уфа “Нур”театрында, 1995 – Сибай балалар театрында, 1997– 2003–Милли Яшьләр театрының башкорт труппасында, 2004– 2005 Әлмәт, 2007 елдан Туймазы татар драма театрында иҗади хезмәтен дәвам итә. 2017 елдан Байрас Ибраһимов кабат “Нур”да. Театр өчен бу вакыйга. “Ул кайтты!”– дип әйтү дөрес булыр...
Шундый тәҗрибәле тормыш юлыннан атлаучы баш режиссер белән сүзне юбилейга кагылышлысыннан башладык. Гомерен иҗади ялкын белән янып яшәгән кешегә карап, бу яшьнең аңа якын да килмәвен күрсәң дә, метрикә буенча 65 тула!
–Килә дә җитә ул юбилейлар, яңа гына туган кебек идек, – ди көлеп Байрас әфәнде. – Әллә ни үзгәрешләр дә сизелми, фикерләр моннан биш ел элекке кебек.
Әмма тормыш үзгәрә, яңа офыклар ачыла. Бу юбилеемны “Нур”да каршылыйм. Бу яшәү чорымда иң зур уңай үзгәреш – үзем ачкан театрга кайту. Минем өчен, яшермим, бик сөенечле, бик җаваплы вакыйга бу.
Ниләр үзгәргән дисәк, күп нәрсә үзгәргән, “Нур” да үзгәргән. Иң сөенечлесе – бик матур бинабыз бар. Башлаганда салкын РТИ бинасында, урамда репетицияләр үткәреп йөрдек. Ә хәзер эшләү өчен бөтен шартлар да бар. Театр, коллектив өчен мин бик шатмын.
–Байрас әфәнде, кабат “Нур”га кайткач җиң сызганып нигә тотындыгыз?
–Гадәттәгечә, беренче пьесадан башлыйсың инде. Хәй Вахитның “Туй алдыннан” пьесасын алдым. Икенче төрле алымнар кулланып, яшьләр белән эшләп карыйсым килде. Өметләр акланды, яшьләр бик яхшы формада булып чыкты. Алар яңалыкны тиз эләктерде. Урта яшьтәге артистлар башта аңламадылар, әмма үзгәреш үзләренә дә ошады. Декорацияләр дә яңача корылды. Бар да яңача туды.
– Озак тормый икенче эшне тамашачы хозурына әзерләп чыгардыгыз.
– Әйе, анысы Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” пьесасы булды. Монысы үзем укытып чыгарган студенткаларым өчен сайланды. Урта яшьләрдәге актерларны алдым. Шул рәвешле, укучыларымның нинди формада булуын тикшердем. Бу эшем белән 35-40 яшьләр тирәсендәге ялгыз хатын- кыз уйларын ачасым килде: ир-атмы аның уенда, башка нинди гамьнәр бар – шуны үзәккә чыгарасым килде. Спектакль резонанс уятты, аны караганнан соң аралашканда да, шалтыратып та: каян белә икән, моны карагач, хатын-кызларга бөтенләй икенче караш туды, бу хатын-кызларның психологиясе турында энциклопедия, диделәр.
Өченче эшебез – “Башмагым”. Анысы театр коллективының теләге буенча эшләнде. Мин бер куелганга кире кайтырга яратмыйм. Ләкин актерларым ярдәм итте – алар барысы да җырлыйлар. Ә әсәрдә ул иң мөһиме. Кискен күчеш ясамадым, бүгенге көннән үткәнгә кайту кебек эшләдем. Тамашачы кабул итте. Кабул итмәгән кешеләр дә булды. Бәхәсле фикерләр дә кирәк. Шунысы мөһим, театрда битарафлар юк.
–“Нур”дан читтә эшләгәндә үзегез тудырган театр турында онытып тора алдыгызмы?
–... Мин эчтән янып яшәдем, яшермим. Бу мөмкинлек чак кына элегрәк булмады, тагын да алдарак бу көн килсә, театрның язмышы өчен яхшырак булган булыр иде, дип уйлыйм. Бүген барын да яңадан башлагандай, тамашачы яратуын, игътибарын кабат яуларга кирәк. Репертуар өстендә күп эшләргә, бәләкәй сәхнәдә эксперименталь пьесалар куярга, төрле жанрларда эшләп карарга һәм тамашачы кабул итә барган саен аларны Зур сәхнәгә чыгарырга телибез. Кешеләр язмышын чагылдырган чит ил әсәрләрен дә сәхнәләштерәчәкбез.
Безнең актерлар бар да җырчы. Җыр һәм пластика белән спектакль куярга теләк һәм мөмкинлек бар. Бездә бит Афарим Акчурин үзе эшли. Ә ул вокал чыгышларны 5 – 6 тавышка куя ала. Бик сәләтле хореографыбыз – Раниза Мөхәммәтшина бар. Төрлечә эшләрбез, һәм халык кызыксынырлык көчле әсәрләр чыгару өчен бар көчебезне салырбыз. Зур драматургия белән эшләве рәхәт. Шуны аңларга һәм күтәреп чыгарга кирәк. Юк-бар әйбер белән эшләргә теләгән режиссёр юктыр.
–Күренә, сез “Нур”га якты уйлар белән кайткансыз?
–Мин ниндидер революция ясарга килмәдем, фәкать – эволюция! Бу яңалыклар артистларга үзләренә икенче күзлектән карарга ярдәм итә. Тормышны икенче күзлектән карау осталыгы кирәк. Яткан таш мүкләнә, йөргән таш шомара, ди бит.
– Сез актерларга хореография, пластика дәресләре оештырдыгыз һәм аның уңай нәтиҗәсен тамашачы күреп тә алды.
–Үзгәрделәрме? Бик яхшы. Хореография, пластика, хәрәкәт, сәхнә сөйләме кертелде. Үзем дә аерманы күрәм. Матурланып киттеләр. Бу бит максатлы эш. Артистка да мотивация кирәк. Әйтик, шундый роль булачак, яңа образларга алдан әзерлек кирәк. Бүгеннән башламасаң, әзерлек вакытында психофизик аппаратны әзерләп өлгерү бик катлаулы була.
– Сезне ниләр борчый? Чишелеш көткән нинди мәсьәләләр бар?
– Борчыганы – театр репертуарының артык тыгыз булуыдыр. Әлбәттә, планны үтәргә кирәк, ә репетицияләргә вакыт аз кала.
Актерлар кайсывакыт тәгәрмәчтәге тиенне хәтерләтә. Ә сәнгатьтә иҗади тулылану өчен дә вакыт бирергә кирәк, иҗади көч туплау өчен мөһим ул.
Тырышабыз, эшлибез. Ир-ат актерлар җитешмәве үзен сиздерә.
Хатын-кызлар күбрәк. Дөрес театрда ирләр күбрәк булырга тиеш. Драматурглар, нишләптер, ирләр өчен күбрәк роль яза. Безнең егетләргә, шул сәбәпле, күбрәк эш төшә. Труппада 36 кеше, ике составта уйный. Көн дә уйнаган театрга 45-50 актер кирәк. Һәр пьеса, шул составта, онытылмасын өчен, аена ике булса да уйналырга тиеш. Шундый пьесалар була, кайда икенче кешене ул рольдә күреп булмый. Әйтик, “Башмагым”да шундый актерлар уйный.
–Сезнең ышанычларны акларлык яшьләр киләме. Аларны ничек сайлыйсыз?
–Шул ук хәл, егетләр актерлыкка укырга килми. Быел безгә бер генә егет киләчәк. Кызганычка каршы, безнең сайлау мөмкинлеге дә юк. Бүгеннән безгә “герой- любовник” кирәк.
Әлегә кадәр ул амплуада уйнаган актерларыбыз олыгаеп баралар.
Тормыш үзгәрде, карашлар икенче. Әле “алтын бозау”га табыну бара: акча, акча, акча! Актер булырга тиеш кеше романтик рухлы булырга тиеш. Яшьләрдә шул романтика җитешми. Юнәлешләр бозылды, сәнгатьнең матурлыгы яшьләр аңына илтеп җиткерелми. Кызыклы, өметле драматурглар кирәк. Яшь драматурглар мәктәбенә бераз өмет бар. Кешенең матурлыкка соклану гадәте саекты. Беренче елларда, беренче труппаны җыйганда районнарга үзебез чыгып җыйдык, хәзер дә шулай итәргә булыр, мөгаен, көтеп кенә теләгәне килми. Ул чакта 15 кеше алдык – 10 егет, 5 кыз иде. Барысын да укытып чыгарып, театрга эшкә алдык. Мин театрдан киткәч, егетләрнең күбесе китеп беткән. Белмим, нигәдер. Тик аларга эшләү уңайлы булган булса, китмәсләр иде. Актерга кызыклы режиссер, роль булса, ябышып ятып эшли. Без көне –төне ятып эшләдек. Бина да юк, ә бердәмлек көчле иде. Яңарыш чорында шартлар җитеп бетмәгәндер, иҗади шартлар... югыйсә, актер ач килеш тә эшләргә әзер. Аның белән йөрәк чакыруы идарә итә.
–Режиссёр бөтен актерларны үтәли күрә. Рольләрне бүлгәндә актерга карата булган шәхси мөнәсәбәтегез кысыламы?
–Шәхси симпатия белән җитәкчелек иткәнем булмады. Эчке карашым булса да, мин аны беркайчан да белдермим. Мин гел баш режиссёр булдым. Бурычым буенча бөтен актерларны дә җәлеп итәргә тиешмен. Беркемне дә җәберләргә теләмәдем. Бу рольгә туры килмәсә, аны икенче рольгә аласың, образга туры китереп сайлыйсың. Бу мәхәббәт тә түгел, бу – актер эшенә ихтирам. Актерлык – бик авыр хезмәт, сәхнәдәге күренеш ул чәчкәсе генә. Мин дә репетицияләр вакытында төрле халәткә керәм, “прәннек белән дә, чыбыркы белән дә” эшләргә туры килә. Артистлар дөрес аңлый, чөнки бу иҗади процесс. Минем бурычым – актерларның яңа якларын, мөмкинлекләрен ачу.
Эзләнүләр, иҗат, илһам, уңышлар, икеләнүләр – баш режиссёрның тәҗрибәле тормыш юлында андый мизгелләр ифрат күп. Чыныккан һәм фидакарь буын вәкиле ул Байрас Надыйм улы Ибраһимов. Ул көчле педагог һәм һәр артист белән эшләп, театрны югары дәрәҗәгә күтәрү максатына гомере буе тугры режиссёр. Байрас Надыйм улы белән эшләве авыр да, рәхәт тә, кызык та, диләр актерлар. Ә Байрас әфәнде үз тормыш юлында очраган яхшы кешеләргә рәхмәтле. “Алар белән начар эшләп булмый!” ди.
“Нур”ны тудырганда йокысыз төннәр буена күңел рухын сүндерми эшләргә туры килде ул “беренчеләр”гә. Шул рух белән бүген дә иҗат итәләр. Актерлардан тыш, берничә ярдәмче, әмма бик мөһим эшне башкаручы цехлар эшчәнлеген дә Байрас әфәнде уңай бәяли. “Нур” театрыбыз – үзе бер зур дөнья. Шул изге юлда сүнмәс рух, тулы заллар телик. Ә Байрас әфәндене юбилее уңаеннан котлап, ныклы сәламәтлек, бай иҗади үсеш, уңышлар телибез.
Алсу Хәбирова.