Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Телеканалларда көннәр буена ток-шоулар бара. Каналлары да күп бит әле каһәрең! Көн озыны никадәр ток-шоу карап өлгерергә кирәк! Бүген без ул ток-шоуларда катнашучы сәясәтчеләр, аналитиклар, чакырылган башка кунакларны гына түгел, хәтта тамашачылар залында утыручы кайберәүләрне дә таный башладык.
Ә ток-шоулар торганы бер цирк! Анда бер-берсенә кычкыралар, тозлы-борычлы сүзләр сиптерәләр, хәтта йодрык сугышына кадәр барып җитәләр. Без аларны кызганабыз, сыкранабыз, уфтанабыз, “шәп әйтте бит әй” дип шатланабыз... Бигрәк тә сәяси көнүзәк темаларга багышланган ток-шоуларны, вакытыбызны жәлләми, егылып китеп карыйбыз. Ышанып карамау да мөмкин түгел шул абруйлы сәяси аналитиклар чыгыш ясагач. Ток-шоулар безне үзенә көннән-көн ныграк суыра.
Без, төбәк журналистлары, Мәскәү телевидениесендә көн саен барган ток-шоулар казанында кайный алмыйбыз. Ә менә башкала журналистларының андый мөмкинлекләре зур. Шушы көннәрдә “Комсомольская правда” гәзитендә сәяси ток-шоулар темасына багышланган зур мәкалә дөнья күрде. Анда журналист Эдвард Чесноков ток-шоуларның ничек корылуын үз күзләре белән күрүе, катнашуы хакында яза. Сәяси ток-шоуларның сәхнә арты серләрен үз күзләре белән күреп кайткан журналистның фикерләре сезгә дә бик кызыклы булыр, мөгаен.

Ток-шоуларның эчке дөньясын күрү артык катлаулы эш түгел. Интернетка керсәң, ток-шоулар массовкасында катнашырга чакыр-ган сайтлар хәттин ашкан. Алар — “сокланудан һушы киткән” тама-шачыларны телепроектларга җә-леп итүче подрядчик-фирмалар. Телетапшыруда тамашачы буларак катнашу өчен таләпләр артык югары түгел: 25—55 яшь, пөхтә кием, ир-егетләр костюмда булырга тиеш. Әлбәттә, хәмер исе аңкып тормасын! Ә иң нык кызыктырганы — телетартмага эләккән өчен акча түлиләр!
“Комсомолка” хәбәрчесе Эдвард Чесноков иң башта “Владимир Соловьев белән кич” програм-масын сайлый. Ул сайттагы игълан телефонына үзенең мәгълүмат-ларын җибәрә. Бер минут та үтми “Сезне яздык” дигән СМС килә.
Менә тапшыру башланыр сәгатьләр якынлаша. Студиягә җиңел генә кердең дә утырдың түгел икән, һәркемне тикшереп кертәләр. Шуңа да чират тезелә. Телетамашачыларның күбесе урта яшьләрдәге ханым-туташлар була. Тапшыруны төшерү 4 сәгать буена бара. Ә ток-шоу залында утыручы-ларга 400 сум түлиләр. Сәгатенә 100 сум, димәк. Шундый юл белән акча эшләргә теләүчегә бу әле чик түгел: күп телешоулар берьюлы берничә тапшыруны яздыра. Чыдам-түземле булсаң, кичкә кесәңә мең сумга кадәр акча керүе мөмкин. Дөрес, ул ток-шоуларда тамашачыларны ашату оештырыл-маган: анысын һәркем үзе хәстәрли. Әнә шулай ай буена телевизор аша җемелдәп торсаң, 15—20 мең сумга кадәр акча эшләп була.
Телешоуларның геройлары һәм кунакларын затлы так-силарда китерәләр. Гади тамашачылар залында утыручылар исә тәпиләп бара. Ток-шоуны оештыручылар арасыннан берәү, ягъни бригадир, тамашачыларны каршы ала да тапшыруда катнашу кагыйдәләрен аңлата башлый. Төп таләп: тапшыруны смартфонга төшермәскә. Тыңлашмасаң, сиңа ток-шоуларга юл ябылачак. Төп бурыч: команда бирелү белән кул чабып утыру. “Тик команда буенча гына!” дип тагын бер кат кисәтә бригадир.
Шулай итеп шоу башлана! Бу юлы темасы: 1921 елдагы совет-поляк сугышында кем беренче булып һөҗүм иткән. Әмма ток-шоу кагыйдәсе буенча чакырылган кунакларның, Эдвард Чесноков әйткәнчә, бөтенесе дә бер капкага гына уйный алмый. Студиядә “оппозиционер” исемен күтәреп йөрүче поляк Якуб Корейба да бар. Бер мәлне ул: “Сталин лагерьла-рында яһүтләрне газ камерала-рында үтергәннәр”,—дип яр сала. Аның саташулы сүзләрен Влади-мир Соловьев дәлилләр белән сыта. Бригадир кул чабарга боера, зал алкышлый.
Программаның икенче сәгатендә бүгенге көннең иң актуаль темасы: Украина. Бу мәсьәлә буенча инде “Украина кунагы” Вячеслав Ков-тун җиң сызганып сүз көрәше кора. Залда утыручы тамашачылар: “Шулай тамак киереп ул Мәскәүдә фатир сатып алды. Безнең Русияне безнең акчаларга сүгеп рәхәт чигә”,– дип үзара пышылдашалар.
Акырышып-бакырышып ары-ганнан соң, тәнәфес игълан ителә. Инде шоу кунаклары үзара кочаклашырга, футбол буенча фикер алышырга тотыналар. “Мотор!” Бу сүзне ишетү белән алар янә кырыс йөз-кыяфәткә керәләр, бер-берсенең бугазла-рына ябышырга әзерләр.
Тапшыруның эчке кухнясы серләрен бер тапшыруда гына аңлап-белеп бетереп булмый, әлбәттә. Моның өчен гәзит журналистына берничә ток-шоуда катнашырга туры килә. Икенче көнне “Останкино”га юл тота. Андрей Норкин алып барган “Очрашу урыны” тапшыруы языла. Бу юлы тамашачылар залында яшьләр күбрәк күренә. Менә ДНР, РФ һәм Украина пас-портлары иясе Валентин исемле яшь ир. Ул башкаланың Химки районында автомеханик булып эшли. Әлбәттә, яшәргә акча җитмәүгә зарлана, шуңа ул ток-шоуларга йөрергә хирысланган. “Тамак ялгап аласыңмы соң?” дигәч ул: “Миңа йогурт та җитә”, – ди.
Биредә дә бригадир үгет-нәси-хәтләрен бирә: “Кунакларны алкышлар белән каршылыйбыз”,—ди бригадир Олег. Энергия югала дип, озак кул чапмаска куша. “Менә бу трибунада безнең экспертлар түгел. Алар “Русия агрессор” дигән кебек шакшы сүзләр сөйлиләр. Сез аңа кискен каршылык күрсәтергә тиешсез”. “Ничек итеп?”. “Команда булгач та “Ужас”, “Кошмар” дип кычкы-рыгыз. Кичә менә кемдер Украина кунагын сүкте. Ул эфирга эләкте. Сез дә шулай итегез”.
Тапшыруга чакырылган кунак-лар җыелыша башлый. Әлеге дә баягы, тагын Ковтун балкып утыра. Кычкырыш-бакырыш сә-гать буена бара.
Өченче көнне Артем Шей-нин алып барган “Вакыт күрсәтер” тапшыруына бара “Комсомолка” журналисты. Биредә дә шундый ук инструктаж. Команда буенча алкышларга. “Аның өч варианты бар: кыска, уртача, озак алкышлар. Озак алкышлар кирәк булса, әгәр мин кушсам ярты сәгать буена да алкышлаячаксыз!”
Билгеләнгән вакытка ток-шоу кунаклары, ягъни экспертлары, җыела башлый. “Гаҗәп, бу юлы Ковтун күренми”, дип хәтта аптырап китә безнең журналист. Аның каравы алыштыргысыз “тукмалучы поляк” Якуб Корейба кояш кебек балкып тора. Журна-листның эше нәрсә: тирә-ягында-гыларның телләрен чишү. Тамашачылар арасыннан үзен инженер дип таныштырган берәү зарлана: “Әй, эш түгел инде бу, – ди 55 яшьләрдәге ир. – Өйдә бизеп китсәң, ичмаса, башка каналга күчеп була, биредә көн саен Америка, Украина, Америка... Акылдан шашарлык... Шунысы яхшы, әле футбол чемпионаты буенча фикер алыша башладылар”.

Программаның икенче сәгатендә бүгенге көннең иң актуаль темасы: Украина. Бу мәсьәлә буенча инде “Украина кунагы” Вячеслав Ковтун җиң сызганып сүз көрәше кора. Залда утыручы тамашачылар: “Шулай тамак киереп ул Мәскәүдә фатир сатып алды. Безнең Русияне безнең акчаларга сүгеп рәхәт чигә”,– дип үзара пышылдашалар.

“Комсомолка” журналистын сә-яси шоуларда көн кадагына суккан тышкы сәяси мәсьәләләргә ни өчен игътибар зур дигән сорау борчый. Бездә Киев хунтасы һәм ышанычсыз Көнбатыштан башка тикшерер проблемалар юкмыни соң дип аптырый һәм сораулары белән белгечләргә мөрәҗәгать итә. Актуаль икътисад институты директоры Никита Исаев мондый җавап бирә: “Ил эчендәге пробле-маларны кузгату бик уңайлы түгел. Мәсәлән, ниндидер бер шәһәрдәге халыкның эчен пошырган вакыйга турында сөйләделәр, ди. Тамашачы шунда ук кем гаепле дип сора-ячак. Биредә җепнең очын табарга, катлаулы сорауларга җавап бирергә кирәк. Ирекле көннән бер редактор да шундый ышаныч-сыз туфракка аяк басмаячак. Шуңа күрә Киев милләтчеләренең башбаштаклыкларын тикшерү кулаерак. Ә алар анда чынлап та бар”.
Ярый, яхшы, тик менә теле-эфирда бер-береңне дөмбәсләү ник кирәк? “Югыйсә, без бит Украинаның Югары Радасы утырышын карамыйбыз?” ди журналист. “Теләсә кайсы телешоу стандарт булмаган нәрсә күрсәтү, тамашачаның тойгыларын суырып чыгаруга корыла. Ә йодрык сугышы – иң гади һәм иң тәэ-сирле ысул,–дип аңлата психо-логия фәннәре кандидаты һәм телеэфирларның даими кунагы Александр Невеев. – Шоу сцена-рийлары полюсларны бәрелештерү өчен махсус корылган. Алып баручының бурычы — аны иң кайнар ноктасына җиткерү”.
Һәр нәрсәнең ике ягы булган кебек, дөмбәсләшүләр читтән караганда кызык, көләсене ки-терсә дә, тапшыруның рейтингын төшерә дә ала. Ул артык күпкә китсә, аудитория аны караудан туктаячак. Шуңа күрә шоулар алтын урталыкны тотарга тырыша. Йодрык сугышы өч айга бер тапкырдан артмаска тиеш ди. Тапшыру алдыннан бүген йодрык сугышы оештырырга кирәк дигән шарт куелмый. Шоуда катнашучы кунаклар интуитив рәвештә нәрсә ярый, нәрсә ярамавын аңлап-белеп торалар. Моның өчен аларга акча түлиләр бит. Ә без чын күңелдән алар сөйләгәннәр өчен борчылып утырабыз...
Резидә Әхиярова.
“Комсомольская правда” гәзите буенча.