Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Югары уку  йортларына документлар тапшыру башланды. Ләкин укырга керергә теләк белдерүчеләр күпкә кимрәк булыр, мөгаен. Чөнки барлык югары уку йортларының да түләүле бүлекләрендә хаклар елдан-ел югары үрмәли. Димәк, югары белем алу күпләрнең хыялында гына калырга мөмкин. Бигрәк тә авыл балаларына. Шул ук вакытта күп яшьләребезнең югары уку йорты дипломы белән эшкә урнаша алмый йөрүләрен күреп торабыз. Нәтиҗәдә тугызынчы сыйныфтан соң колледжларга юл алучылар арта.


Республика югары уку йортлары түләүле бүлекләрдә куелган хаклар белән таныштырдылар. 2016 елда Башкорт дәүләт университетының түләүле бүлегендә белем алу елына 64 меңнән башлана иде. 2017 елда иң түбән хак – 80 мең 800 сум иде. 2018 елда инде 100 меңнән башлана. Димәк, хакларны берьюлы 25 процентка күтәргәннәр. Уфа дәүләт авиация техник университетында математика белән бәйле белгечлекләргә иң түбән хак 100 мең сум күләмендә куелган. Информатика, электроника һәм машина төзелеше бүлегендә – 112 мең, авиация двигателе бүлегендә бер елга 162 мең сум түләргә кирәк булачак. Монда 6 ел укып магистратура дипломы алырга теләүчеләргә 1 миллион сумга якын акча хастәрләп куярга кирәк. Ярый инде соңыннан дипломның файдасын күреп эшкә урнаша алса. Танышларымның улы шушы уку йортын тәмамлап автомастерскойда слесарь булып эшләп йөри.
М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында түләү 101 мең сумнан башлана. Узган ел иң түбән хак 80 мең сум иде. Димәк, 21 мең сумга арткан. “Дизайн” һәм “Физик культура” бүлекләрендә уку өчен 162 мең сум түләргә кирәк. Физкультура укытучысының бүгенге көндәге хезмәт хакын алып исәпләсәң, укыган өчен түләгән акчаларын кайтарыр өчен генә дә аларга ничә еллар эшләргә туры киләчәк. Әйткәндәй, узган атнада гына Стәрлетамак физкультура институтын ябып куйдылар.
Башкорт дәүләт университетында хаклар 100-159 мең сум аралыгында. Узган елда түләү шулай ук 80 меңнән башлана иде.
Уфа дәүләт нефть-техник университетында иң түбән хак “Туризм” һәм “Гостиница эше” бүлекләрендә. Монда укыр өчен елына 100 мең сум кирәк. Күпләрне кызыксындырган “Архитектура” бүлегендә 155 мең сум түләргә кирәк булачак. Берничә ел элек югары уку йортлары җитәкчеләре хакларны күтәрүне илдәге югары инфляция белән бәйләп күрсәтәләр иде. Узган ел илдә инфляция күләме 2,5 процент булды дип күрсәтелә. Шулай булгач нигә соң хаклар 25 процентка үсә. Бу бит 10 тапкырга күп дигән сүз. Югары уку йортлары җитәкчеләренең югары хезмәт хакы алуларын ишетеп һәм күреп торабыз. Алар тапшырган декларацияләр белән танышкач, гаҗәпкә каласың...
Күптән инде кабул итү кампаниясенә үзгәрешләр кертеләсен сөйләп киләләр. Укырга кергәндә егет-кызларның шәхси уңышларын исәпкә алу кирәклеге турында әйтә килделәр. Узган елдан мәктәпне тәмамлаучының БДИ нәтиҗәләре генә түгел, төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, спартакиадаларда, ярышларда, волонтерлык эшчәнлегендә катнашып яулаган җиңүләренә дә игътибар итә башладылар. Яуланган уңышларга бәйле рәвештә абитуриентка 5-10 балл өстәлергә мөмкин. Кызыл аттестат белән тәмамлаучыларны да исәпкә ала башладылар. Быел 18 меңнән артык укучы мәктәпне тәмамлады. Күпләре БДИны уңышлы тапшырып югары уку йортларын сынау үтәргә җыена. Елдан-ел техник белем алучыларга сорау арта барса да, быел күпләр гуманитар юнәлешне сайларга җыена. Нишләп соң егет һәм кызларыбыз һаман да юрист, икътисад белгече һәм банк хезмәткәре һөнәрен сайлый? Күпләр бу һөнәрләргә ата-анасының сүзен тыңлап бара. Ә алар баласы ак күлмәк, костюм һәм галстукта чиста, җылы бүлмәдә эшләячәк дип уйлый. Диплом алгач ничәмә ел эшкә урнаша алмый йөриячәге хакында уйланалар микән алар? Республика Мәгариф министрлыгында бу мәсьәләнең бик җитди булуын яхшы аңлыйлар. Җәмгыятьтә юристлар һәм икътисадчыларның зур хезмәт хакы алып эшләүләре хакында уйдырмалар йөри. Профориентация һәм мәктәпләрдә төрле очрашулар вакытында да моның дөреслеккә тап килмәвен искәртеп торабыз. Бүген техник белемле белгечләр җитешми. Шуңа күрә елдан-ел техник бүлекләрдә бюджет урыннарын күбрәк биреп, гуманитар бүлекләрне кыскарта барабыз. Ата-аналар иң башта мәшгульлек базарында нинди белгечләргә сорау күп, ә кемнәр эшкә урнаша алмый йөрүе белән җентекләп танышсыннар иде, дип чыгыш ясады Башкортстан мәгариф министры Гөлназ Шафикова.
Чынлап та “Труд com” бүлегенә кереп танышканда тәү чиратта техник хезмәткәрләргә сорау күп икәнлеген күрергә була. Җитештерү тармагы, төзелеш, транспорт хезмәткәрләренә кытлык зур. Шунда ук юрист һәм икътисадчы дипломы булган яшь белгечкә 10-25 мең сум хезмәт хакы белән эш урыны тәкъдим итәләр. Анда урнашу өче дә эш стажы сорыйлар. Яңа югары уку йортын тәмамлаган кешедә нинди эш стажы була инде ул. Аның каравы сварщикларны 120 мең сум хезмәт хакы белән эшкә чакыралар. Йөк машиналары, автокраннарда эшли алырлык белгечләргә дә 80-100 мең сум хезмәт хакы түләргә әзерләр. Соңгы елларда барлыкка килгән һөнәрләрдән компьютер, электроника, информатика белгечләренә кытлык сизелә. Медицина, биотехнология, фармацевтика, кече һәм урта медицина хезмәткәрләренә дә сорау зур. Алдагы елларда инженер, психолог-социолог һәм эколог, кадастр инженеры һөнәрләре белгечләренә сорау артачак, ди белгечләр. Мәгариф министры сәнәгать предприятиеләре белән уку йортлары арасындагы бәйләнеш өзелү хакында да белдерде.
– Элегрәк завод һәм зур оешмалар уку йортларын шефлыкка алды. Аларда стажировка һәм практика үтәргә була иде. Без шушы бәйләнешләрне тергезү буенча эш алып барабыз. Бүген УМПО, “Востокнефтемонтаж”, “СТАН” кебек эре оешмалар студентларга практика һәм стажировка үтәр өчен үз мәйданнарын бирергә әзерләр. Әлеге оешмалар өчен дә бу бик отышлы. Чөнки алар һәрбер булачак хезмәткәре белән алдан танышып, аның сәләтен ачыклый ала бит, –дип белдерде Гөлназ Шафикова.
Эшче һөнәрләрен әзерләүдә Республикада зур гына эшләр башкарыла. Башкалабыз Уфада быел инде өченче тапкыр “эшче һөнәрләр чемпионаты” уздырылды. Анда катнашучылар бүген иң кирәк саналган төзүче, төзү технологияләре, дизайн, җитештерү һәм инженер технологияләре, транспорт һәм логистика буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Бу чемпионатларга профориентация максатында тамаша кылу өчен махсус рәвештә мәктәп укучылары да чакырыла. Эшче һөнәрләргә кайсы өлкәдә дә сорау зур. Шул ук вакытта урта һәм махсус урта һөнәри белем бирү учакларының ябылуы аптырата. Бу турыда Русия Югары икътисад мәктәбенең фәнни-тикшеренү институты директоры Георгий Остапченко да ассызыклап үтте.
“Бүген нәкъ алар әзерләгән белгечләр хезмәт базарында җитешми. Югары уку йортларында белем алучылар, киресенчә, эш таба алмый. Чөнки коммерция нигезендә күпләп ачылган югары уку йортларында бер үк белгечләр әзерләнә. “Экономика”, ”Менеджер” “Юриспруденция” “Бухгалтерия и учет” бүлекләре хәзер кайда гына юк. Бер үк белгечләрне күпләп әзерләү эшсез йөрүчеләр санын арттыра. Бүген Русиядә эшләүчеләрнең 7 процентын водительләр һәм сатучылар тәшкил итә. Шуларның 45 проценты югары уку йорты дипломы белән. Алар 5–6 ел буена укып ирекледән бу һөнәрләрне сайламый бит инде”, – дип чыгыш ясады.
Бүген югары белем алган дипломлы кешеләрнең саны 27 миллионнан артып киткән. Кемгә кирәк соң бу кадәр “ак якалар”? Ни өчен шулай?

2016 елда Башкорт дәүләт университетының түләүле бүлегендә белем алу елына 64 меңнән башлана иде.  2017 елда иң түбән хак – 80 мең 800 сум иде. 2018 елда инде 100 меңнән башлана. Димәк, хакларны берьюлы 25 процентка күтәргәннәр.

Рәдиф Фәтхи.

Бюджет урыннары

Быел республика вузлары бюджет нигезендә 9323 беренче курс студентын кабул итәргә тиеш: шул исәптә 5024 кеше – бакалаврга, 1212 кеше – белгечлеккә һәм 3090 кеше – магистрлыкка.
БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен документлар кабул итү 26 июльдә тәмамлана. Әгәр вуз үзенең сынауларын үткәрсә, документлар кабул итү 10 июльгә кадәр дәвам итә.
Үткән елдагы кебек абитуриент документларын берьюлы биш уку йортына өч төрле белгечлек буенча тапшыра ала.