Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Календарьга карасаң, нинди генә бәйрәмнәр юк дип хәйран каласың. Шушы көннәрдә бөтен дөнья буйлап балыкчылар көне дә билгеләнә. Дөресрәге, ул ике тапкыр бәйрәм ителә. 1984 нче елда Италиянең башкаласы Рим шәһәрендә “Балыкчылыкны үстерү” халыкара конференциясендә 1985 нче елның 27 июненнән балыкчылар көнен бәйрәм итү турында карар кабул ителә. Безнең илдә ул тагы да иртәрәк бәйрәм ителә башлый. 1965 нче елның 3 маенда СССР Югары Советының 3519 санлы карары нигезендә 12 июль “Балыкчылар көне” дип раслана.
СССРның күп төбәкләрендә балыкчылык сәнәгатенең алга китүе моңа этәргеч булып тора. Диңгез һәм зур елгалар буендагы шәһәрләрдә әлеге көн Шәһәр көне, хәтта гаилә бәйрәме дәрәҗәсендә уздырыла. Еллар үтү белән “балыкчылар көне” июль аеның икенче якшәмбесендә үткәрелә башлый. Быел балык-чылар 27 июньдә “Халыкара балыкчы көнен” һәм 8 июльдә Русия балыкчылары көнен билгели.
Бәйрәмне кармак алып балык тотып үткәрсәң күңелле дә бит. Әмма балык кармаклый торган буа-күлләребез түләүлегә әйләнә бара. Калган сулыкларда әлләни балык каптырып булмый. Ни өчен шулай? Соңгы елларда Русия буенча бу тармакны тергезү буенча эшләр башланды, әлбәттә. Шул уңайдан безнең республикада да берникадәр җанлылык сизелә. Мәсәлән, 2017 елда Башкортстанда балыкчылыкны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Әлеге максатларга республика казнасын-нан 25 миллион сум акча бүленде. Балыкчылык тармагына шундый зур күләмдә ярдәм беренче тапкыр бирелде. Әмма бер тапкыр бирел-гән ярдәм генә үсешкә китерә аламы?
Мәгълүм булуынча, бүген Русия халкы балык ризыкларын элекке елларга караганда азрак куллана. Әйтик, 80 нче еллар ахырына илдә яшәүче бер кеше елына 23 килограмм балык ашаган булса, хәзер бу күрсәткеч – 12 кило-грамм. Русиянең 140 миллион халкына ашату өчен 2,5 млн. тонна балык кирәк: 2017 елда Русиядә 4,3 млн тонна балык тотканбыз. Чагыштыру өчен: СССР дәверендә 10,5 млн тоннага кадәр җиткән. Бүген тоткан балык күләме дә артыгы белән үз халкыбызга җитәрлек, әлбәттә. Шулай да халык авыз тутырып балык ашый дип әйтеп булмый. Беренчедән, бүгенге көндә диңгездә тоткан балыкның яртысы экспортка китә. Икенчедән, санап беткесез арадашчылар аркасында Ерак Көнчыгышта килосы 50-60 сумга сатылган балыкның хакы безгә килеп җиткәнче 250-300 сумга кадәр барып җитә. Русиядә балык һәм аның продуктларын иң күбе Ерак көнчыгышта кулланалар. Иң зур флот та анда. Мәсәлән, Сахалинда яшәүче бер кешегә уртача алганда елына –36, Приморьеда 31 килограмм балык туры килә. Калининград, Әстерхан өлкәсендә, Ямал-Ненец автоном округында да балыкны күпләп кулланалар. Башкортстанга килгәндә, безнең халык елына күпме балык ашавын үзе чамалыйдыр. Елга-күлләребез, буаларыбыз санап беткесез булуга карамастан, балык җитештерү буенча республика алдынгылар рәтендә дип әйтеп булмый. Гомум Русия буенча күрсәткечләр дә куанычлы түгел. Мәсәлән, узган ел илдә җитештерелгән 4,5 миллион тонна балыкның бары 10 проценты гына елга-күлләрдә тотылган. Русиядә моңа кадәр балыкчылык тармагына әллә ни әһәмият бирелмәде. Табигый мөмкинлекләр зур булуга карамастан, балыкны фәнни нигездә үрчетергә дә, тотканын эшкәртергә дә өйрәнә алмадык. 2017 елның февраль аенда Саратов өлкәсендә “Возрождение” дип исемләнгән балык үрчетү предприятисе сафка баскач, Үзәк каналлар аның турында ай буена сөйләделәр. Бу бик шатлыклы яңалык, килешәбез. Әмма алар аның соңгы 15 ел эчендә Русиядә төзелгән бердәнбер предприятие икәнен хәбәр итәргә генә оныттылар. Яңа төзелгән балык эшкәртү заводлары буенча да әлләни мактана алмыйбыз. Ә моңардан чит ил дәүләтләре бик оста файдалана. Мәсәлән, Кытай предприятиеләре Русиядән чимал килеш алынган минтай балыгын-нан ел саен уртача 500 мең тонна филе җитештерә. Балыкны эшкәртмичә чит илгә сатудан илебез йөзләгән миллионнарча доллар керем югалта. Нәрсә, үзебезнең илдә, балык эшкәртеп булмыймы әллә? Кулдан килми икән, шул ук Кытайдан эшкәртү цехлары корылмалары сатып алып булыр иде. Чит илгә бушлай диярлек балык сатканчы, бу корылмалар
2-3 ел эчендә үзен аклар һәм дәүләт, халыкларыбыз файдасына эшли башлар иде бит. Көнбатыш санкцияләре, ниһаять, хөкүмәтне бу тармакка җитдирәк карарга этәрде. Санкцияләр кертелгәннән соң, Русиягә балык импорты ике тапкырга кимеп, елына 500 мең тоннага калган. Аннары, элек чит илләрдән без нигездә балыкларның кыйммәтле сортларын ала торган идек. Бүген исә сельд, мойва, килька кебек чагыштырмача очсыз балыкларны сатып алабыз. Әлегә кадәр Русиядә аквакультураны үстерү, тармакка инвесторларны җәлеп итү, маймыч үрчетү эшчәнлеген көйләү, күл-буаларда да балыкчылыкны үстерү буенча төпле закон һәм норматив актлар җитешмәде. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы балык үрчетү буенча кайбер програм-малар кабул итте итүен. СССР заманында балыкчылык тармагы өчен аерым зур министрлык җавап бирә иде. Ә хәзер ул Авыл хуҗалыгы министрлыгына карый. Тирә-ягы диңгезләр белән уратып алынган, йөзәр меңләп күл-буалары булган илдә балыкчылык тармагы аерым министрлык карамагында булырга тиеш, минемчә. Дәүләт тарафыннан кичекмәстән бу тармакка җитди үзгәрешләр кертү таләп ителә. 2016 елда Хөкүмәт комиссиясе әлеге юнәлешне үстерү белән бәйле министрлыкларга һәм оешмаларга 2017 елның мартына кадәр яңа закон проекты әзерләргә кушкан иде. Инде 2018 ел уртасы җитте, закон проекты әле булса тулысынча эшләнеп бетмәгән. Бу тармакны үстерү нәтиҗәсендә ил казнасына күпме керем алып булыр иде. Тик Хөкүмәт тә, Дәүләт Думасы да салымнарны арттыру, штраф күләмен күтәрү белән генә мәшгуль шул. Нигә аларга балыкчылык белән баш ватарга.
Соңгы биш елда дөнья күләмендә балык җитештерү 10 миллион тоннага артып, 165 миллион тоннага җиткән. Тулаем җитеш-терүдә Кытай өлеше – 61 процент, Русиянеке – 2,4 процент. Тирә-ягы һәм җир өслеге сулыкларга иң бай ил өчен бу көлкеле саннар, әлбәттә. Башкортстанда да балыкчылыкны үстерү мөмкин-лекләре җитәрлек. 2017 ел йомгаклары буенча 16 40 тонна балык җитештерелгән. Зур сан кебек. Әмма кеше санына бүлеп карасак, бик аз килеп чыга. Башкортстан үз балыгы белән ихтыяҗның 5 процентын гына канәгатьләндерә. Шул ук вакытта республикада максатлы файда-ланылмаган буа-күлләрнең су өслеге 7 мең гектарга җитә. Балыкчылык тармагын үстерү эшсезлекне киметүгә һәм урын-дагы казнаны тулыландыруга да зур ярдәм була алыр иде. Ни өчен соң шулай түгел. Ни өчен бу тармак белән кызыксынучылар сирәк?
Узган елның май аенда респуб-ликада балык үрчетүгә кулай булган сулыкларны бүлеп бирү буенча аукцион уздырылды. Аукционга 15 күл сайлап алынды. Аларның унысы – Әбҗәлил, берсе Кушнаренко, өчесе Бөре райо-нында урнашкан. Быелгысы елда чираттагы бу аукцион 7 августта үткәреләчәк. Бу юлы Әбҗәлил, Краснокама һәм Иглин райо-нындагы 7 сулык аукционга куела. Аукционда катнашырга теләүчеләр 18 июньнән 30 июльгә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Аукционда җиңүчеләргә сулыклар килешү төзү нигезендә 25 елга бирелә. Аннары аны озайту мөмкинлеге дә каралган. Узган елда Идел буе округы су бассейнында 100 мең тонна балык тоту өчен рөхсәт-квота бирелгән. Аның 98 мең тоннасы файдаланылган дигән мәгълүмат бар. Шулай икән, кая соң ул балык? Алар күбрәк кәгазьдә генә булып кала түгелме? Бүгенгесе көндә балык ризыклары җитмәве үзен нык сиздерә. Республика балык җитештерүчеләренең тот-кан балыгын кеше башына исәп-ләп карасак, нибары 415 грамм туры килә. Ә медицина таләпләре буенча ул кимендә 16 килограмм булырга тиеш. Браконь-ерларның күплеге дә тармакны артка өстери. Шуның өчен дә республика хөкүмәте 2018 нче елның 14 февралендә үзенең 69 санлы карарын кабул итте. Бу карарда браконьерлык белән шөгыльлә-нүчеләргә штраф күләмен 2 тапкырга, ә уылдык чәчкән вакытта штраф күләмен 3 тапкырга арттыру каралган. Ачыклый китсәң, штраф күләме 2009 елдан бирле үзгәрмәгән. Шуңа күрә браконьерлык арта да инде.
Һәркеменең дә балык ашыйсы килә. Кибетләрдәге балык хак-ларын күргәч, ирексездән балыкчыга әйләнерсең. Кыскасы, балыкчылар көне белән, дуслар!

Рәдиф Фәтхи.