Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Яки 70 ел элек барлыкка килгән яһүт дәүләте Израиль кайчан күршеләре белән тыныч яши башлар икән?

Күпләр Израиль дәүләтен оештыру Көнбатыш илләренең эше дип уйлый. Бу илләр фашист гаскәрләре тарафыннан җәзалап үтерелгән 6 миллион яһүт кешеләрен жәлләү йөзеннән аларга үз дәүләтен булдыруда ярдәм күрсәтте дип кабул ителә. Чынында исә,  Фәләстин җирләрен икегә бүлүдә Иосиф Сталинның өлеше зур.

Тарихка күз салсак
Беренче Бөтендөнья сугышын-нан соң Фәләстин җирләре Англия дәүләтенә карый. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң, төгәлрәк әйткәндә, 1947 нче елның февраль аенда Англия Фәләстин җирләреннән баш тарта. Бу хуҗасыз калган җирләр язмышы 1947 нче елның 26 нчы ноябрендә Берләшкән милләтләр оешмасы утырышында каралырга, Пакистан җирлегендә 2 бәйсез дәүләт: гарәп һәм яһүтләр дәүләтләре төзелергә тиеш була. Ләкин гарәп дәүләте төзелми кала. Бүгенге көндә Фәләстин ярым танылган дәүләт булып санала. 2015 ел мәгълүматлары буенча БМОга кергән 193 илнең 136 сы аны бәйсез дәүләт буларак таныды. Фәләстин дәүләте төзелү турында 1988 елның 15 ноябрендә Алжирда Фәләстин милли советы сессиясендә игълан ителә. 1947 елда Фәләстин җирләрен ике өлешкә бүлүгә барлык гарәп илләре каршы чыга. Иерусалим шәһәрен христианнар да, буддистлар да, ислам динендәгеләр дә үзенең изге урыны дип кабул итә. Мөселманнар өчен ул Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре кебек үк кадерле.
СССР Израиль дәүләте төзелүгә үз йогынтысын ясый. Төп сәбәбе булып, Англияне бу төбәктән читләштерү тора. Берләшкән милләтләр оешмасында СССР өч тавышка ия була – Советлар Союзы, Украина һәм Белоруссия өчен. Мәскәү кушуы буенча Польша белән Чехославакия да уңай тавыш бирә. Сталинның йогынтысы булмаса, Израиль дәүләте бөтенләй оешмаган булыр иде. Советлар Союзы исеменнән чыгыш ясаган Андрей Громыко гарәп илләренең каршы чыгуына, “тарих күзлегеннән чыгып караганда, яһүт халкы язмышы озак дәверләр, 2 мең елга якын Фәләстин җирләре белән бәйле, шуңа күрә алар бу төбәктә үз дәүләтен оештыруга хокуклы”, дип чыгыш ясый. Советлар Союзының нык торуын күреп торган АКШ Президенты Гарри Трумэн да үз фикерен үзгәртә, АКШ уңай тавыш бирә. Шулай итеп 1947 елның 29 нчы ноябрендә Берләшкән милләтләр оешма-сының 181 нче санлы карары нигезендә, Фәләстин җирендә Израиль дәүләтен төзү карар ителә.
Карарны 33 ил хуплап чыгыш ясый, 13 дәүләт каршы тавыш бирә, Англия битараф кала. Шулай итеп, Израиль дәүләте барлыкка килә. Иерусалим шәһәре Берләшкән милләтләр оешмасы карамагындагы бәйсез шәһәр статусы ала. 1948 нче елның май аенда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе утырышында гарәп илләренең каршы тавыш бирүе аркасында Фәләстин гарәп дәүләте төзелми кала. Шул вакыттан алып 70 ел гомер үтеп китте, әмма тарткалаш һәм сугышларның туктаганы юк. Ул вакытта Гарәп илләре лигасы җитәкчелеге “берничә йөз мең яһүтне диңгезгә батыру берни тормый, бу хәлиткеч сугыш булачак”, дип чыгыш ясый. Моны күреп торган АКШ президенты гарәп илләренә корал сатуны туктата. Аның каравы Англия аларга күпләп корал сата башлый. Сталин Чехославакия аша Фәләстин яһүтләренә, ягъни Израиль дәүләтенә корал сатуны оештыра. Израилнең беренче премьер-министры Давид Бен- Гурион 1948 нче елның 14 нче маенда бәйсезлек декларациясе игълан итә һәм хөкүмәт төзи. Шул ук көнне ул Фәләстин гарәпләрен һәм башка гарәп илләрен бәйсезлекне танып, дус яшәргә чакыра. Бәйсезлек деклорациясе, кызганычка каршы, кире йогынты ясый. Яшь Израиль дәүләтен тар-мар итү теләге белән Мисыр, Сүрия, Иордания, Ирак һәм Ливан гаскәрләре һөҗүмгә ташлана. Әмма 2 мең ел буена көрәшеп, яңа үз дәүләтле булган яһүт халкы дәррәү канкойгыч сугышка күтәрелә. Израиль бу сугышта җиңеп чыга. Берләшкән милләтләр оешмасы каршы торучы илләрне татулаштыру теләге белән хуҗасыз Фәләстин җирләрен бүлеп бирергә карар итә. Нәтиҗәдә, Газа Секторы – Мисыр, Иордан елгасының көнбатышындагы җирләр Иордания дәүләте карамагына күчә. Бу 1967 нче елда булып үткән, тарихка кереп калган “алты көнлек сугыш”ка кадәр шулай дәвам итә. Дәүләт оешып, 20 ел вакыт эчендә Израиль гаскәрләре бик зур көч туплый. Гарәпләр тагын җиңелүгә дучар була. Иерусалимның Көнбатыш өлеше Израиль карамагына күчә. Йөз меңләгән Фәләстин гарәпләре йорт-җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп, беренче Фәләстин качаклары барлыкка килә. Берләшкән милләтләр оешмасында Андрей Громыко урынына Яков Малик билгеләнә. Аның белән очрашуда Израиль илчесе Абба Эбан: “Гарәп гаскәрләрен тар-мар итәрлек армия төзүдә Советлар Союзының да ярдәме зур,” – дип рәхмәтен белдерә.
Парижда вакытта СССР чит илләр министры урынбасары Андрей Вышинский янына Ливанның премьер – министры Риад-бей Сольх килеп, “Фәләстин җирендә бәйсез Израиль дәүләте булырга тиеш түгел”, дип дәгъва белдерә. Андрей Вышинский тупас рәвештә – Израиль инде 20 ел бәйсез дәүләт һәм ул үз-үзен якларга хокуклы дип җаваплый. Гарәп илләре гаскәрләренең җиңелүен Мәскәү шатланып кабул итә. Советлар Союзы җитәкчелеге моны Көнбатыш илләренең, бигрәк тә Англиянең җиңелүе, үзенең зур җиңүе дип бәяли.
Берләшкән милләтләр оешмасы 1980 нче елдагы 478 нче санлы карары белән Израиль тарафыннан яулап алынган Иерусалим җирләрен законсыз басып алу дип игълан итә. Израильнең 1949 нчы елдагы сугышыннан соң аның җир биләмәләре 20 мең 770 чакрым дип теркәлә. 1967 нче елда басып алынган Иерусалим һәм Фәләстин автономиясе җирләре белән 27 мең 799 чакрым дип исәпләнә башлый. Мисыр белән Израиль дәүләте чикләре 1979 нчы елның 26 нчы мартында килешү нигезендә раслана. 1994 нче елның 26 нчы октябрендә Иордания һәм Израиль дәүләт чиге буенча килешү төзелә.

 

70 ел вакыт эчендә Израиль һәм Фәләстин гарәпләре арасында каршы тору туктаганы юк. Моңа ялкын өстәүчеләр дә табылып кына тора. Соңгы елларда Америка Кушма Штатларының Израильгә төрле яклап ярдәм итүе дә алар армиясенең көчәюенә китерде. Быел март аенда төрле илләргә качып китәргә мәҗбҮр булган Фәләстин гарәпләренең массакүләм чыгышлары узды. Аларда 50 меңнән артык кеше катнашты. АКШ Президенты Дональд Трампның Америка илчелеген Иерусалим шәһәренә күчерүе бу конфликтка тагы да ялкын өстәде.

Израильнең Ливан һәм Сүрия дәүләте чикләре әле булса расланмаган. Алар “сугыш туктату линисе” дип кенә атала.
Әйткәнемчә, 70 ел вакыт эчендә Израиль һәм Фәләстин гарәпләре арасында каршы тору туктаганы юк. Моңа ялкын өстәүчеләр дә табылып кына тора. Соңгы елларда Америка Кушма Штатларының Израильгә төрле яклап ярдәм итүе дә алар армиясенең көчәюенә китерде. Быел март аенда төрле илләргә качып китәргә мәҗбүр булган Фәләстин гарәпләренең массакүләм чыгышлары узды. Аларда 50 меңнән артык кеше катнашты. АКШ Президенты Дональд Трампның Америка илчелеген Иерусалим шәһәренә күчерүе бу конфликтка тагы да ялкын өстәде. Әлегә кадәр Иерусалим шәһәрендә Амери-каның консуллыгы гына эшләп килә иде, ә илчелек һәрчак Тель-Авив шәһәрендә булды.
Трампның бу карары Берләшкән милләтләр оешмасының Фәләстин гарәпләренең бу шәһәргә, яһүтләр кебек үк бер хокуклы булуын тануын санга сукмау булып тора. Америка президентының карары Фәләстиннәрнең ачуын кайнатты һәм бу янә зур сугышка китерүе мөмкин. Израиль армиясе гаскәрләренә каршы торуда соңгы көннәрдә генә Газа төбәгендә 59 гарәп мөселманының гомере өзелде. Изге Рамазан аенда махсус эшләнгән акция түгелме соң бу? Бүген килеп Америка киресенчә, сугышка этәрә. Күп кенә Европа илләре җитәкчеләре дә бу карарга негатив мөнәсәбәтен белдерде. Русия Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий: “Америка җитәк-челеге Берләшкән милләтләр оешмасын да, дөнья җәмәгать-челеге фикерен дә санга сукмый башлады. Фәләстин-Израиль арасын көйләүдә ярдәм күрсәтәсе урынга алар Якын Көнчыгыш илләрен тагын зур сугышка этәрә” дип чыгыш ясады. Иран, Ирак, Сүрия, Ливан кебек илләрдә чуалышлар тудырып, күпме гади кешеләрнең гомере өзелде. Америкага һаман нидер җитми. Ә Израильгә протест белдергән гарәпләргә пуля яудыра...

Рәдиф Фәтхи.