Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бүгенгесе көндә Русия буенча кешеләр кулында законлы теркәлгән 7 миллион берәмлектән артык ату коралы исәпләнә. Аның теркәлмәгәне күпме икәнен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Шулай ук 2 миллионнан артык травматик пистолет исәптә тора. Кайбер кешеләр берничә төрле корал сатып ала. 2013 елда электрон юл белән корал сатып алырга теләүчеләр 3200 кеше булган, ә 2017 елда бу сан 35 меңгә җиткән. Бу 10 тапкырга күбрәк дигән сүз. Соңгы бер елда гына да корал сатып алучылар саны 30(!) процентка арткан. Ни өчен халык кораллануга игътибар бирә башлады соң? Кайбер белгечләр моны 4 ел дәвам иткән кризис аркасында эшсезләр саны күбәю, халыкның түләү сәләте кимү һәм милкенә кул сузарга теләүчеләрнең артуы белән аңлаталар.

Ил буенча теркәлгән 7 миллионнан артык шәхси коралның 600 дән артыгы явыз нияттә кулланыла. Хәвефсезлек чараларын үтәмичә, ялгыш куллану очракларының 25 процентка үсүен исәпкә алсак, борчылырга урын бар. Корал куллану водительләр арасында килеп туган низагларда, йорттагы җәнҗаллар вакытында, исерек төркемнәр сугышканда, кешене талау нияте белән янаган очракта арткан. Коралны дөрес сакламау һәм дөрес кулланмау аркасында фаҗигаләр булып кына тора. Мәсәлән, 28 апрельдә Татартанның Балык бистәсе районында урман полосасында 34 яшьлек ир, ике көпшәле ау мылтыгы белән дөрес файда-ланмыйча, 37 яшьлек авылдашына атып җибәргән. Мылтык ядрәсе тигән ир-ат урында ук һәлак булган. Бу факт буенча “Ялгыш үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Безнең республикада да мондый хәлләр очрый. Ауга чыккач игътибарсызлык яки коралны дөрес куллана белмәү аркасында үлем очраклары теркәлеп тора. Полиция хезмәткәрләре закон буенча теркәлеп сатып алынган коралларның бик еш очракларда дөрес кулланылмавына борчылу белдерә. Соңгы биш елда мондый очраклар 25 процентка арткан. Ә лицензия һәм аучы таныклыгы алганда һәрбер кеше корал белән дөрес куллану алымнарын өйрә-нергә, хәвефсезлек чаралары буенча имтихан тапшырырга тиеш. Әгәр дә алар имтихан тапшырып корал сатып ала икән, нишләп ел саен фаҗигале очраклар саны арта бара соң?
Агымдагы елның 28 февралендә Русиянең Федерация Советы утырышында аучылыкка кагы-лышлы законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсе каралды. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко “аучы таныклыгы” белән корал сатуның тәртибен тикшерергә чакырды:
– Безнең илдә 7 миллионнан артык ату коралы сатылган. Корал сатып алучыларның 25 проценты аучы таныклыгын корал йөртү хокукы алыр өчен генә сатып ала. Ау мылтыгы ауга йөрер өчен, аудан соң ул сейфта сакланырга тиеш. Күп кеше аны көн саен үзе белән шәхси автомобилендә йөртә башлады. Бу тармакта үзгәрешләр кертергә һәм тәртип урнаш-тырырга кирәк.
Федерация Советының закон-чылык һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе урынбасары Людмила Бокова түбәндәгеләрне белдерде:
– Аучы таныклыгы алганда һәрбер кеше җитди имтихан тотарга тиеш. Төбәкләрдән алынган мәгълүматлар буенча бу чаралар формаль рәвештә генә үткәрелә. Таныклык алучылар хәвефсезлек чаралары һәм корал куллану тәртибен укып чыгып кына имза куя. Шулай итеп корал йөртә алу хокукы ала. Кайбер кешеләр хәрби пистолетка охшатып эшләнгән травматик коралга өстенлек бирә башлаган. Аларны хәрби коралдан бары бу өлкәдә хезмәт салучылар гына аера ала. Белмәгәннәр өчен бу чын, хәрби корал белән янаган кебек тәэсир итә. Җәрәхәт салу өчен генә дип җитештерелсә дә, аларның үлем очрагына китерүе дистә һәм йөзәр корбан белән исәпләнә. Аннары аларның төзелешенә берникадәр үзгәреш-ләр керткәннән соң, хәрби пулялар белән атуга көйләгән очраклар ешайды.
Әйе, кызганычка каршы, корал йөртүчеләр арасында канун бозучылар очрый. Нәтиҗәдә корал сатуны тыярга кирәк дигән фикерләр ишетелгәли. Кайбе-рәүләр, киресенчә, барлык кешегә дә корал сатып алу хокукы бирергә кирәк, чөнки бар кешедә дә корал булган очракта кайбер “кызу баш”лар уйлабрак эш итә башлаячак. Теләсә кем үзен яклый алачак, тигезлек урнашачак, диләр. Безнең илдә дуамаллар күп, бездә бу законнар эшләмәячәк дигән фикерләр дә бар. Полиция хезмәткәрләре дә коралны ирекле сатуга каршы. Чөнки бу аларга эшне арттырачак һәм хәвеф тудырачак дигән карашталар. Мисаллар күп. Күптән түгел Казан шәһәрендә яшәүче бер кеше күпкатлы йортта атыш ача. Анда яшәүче бер кеше, полиция хезмәткәре һәм Росгвардия хезмәткәре яралана. Соңрак Росгвардия хезмәткәре дәваханәдә үлә. Соңыннан билгеле булуынча, әлеге кеше ау мылтыгыннан атыш оештырган. Ау мылтыгы җәнлеккә сунарга йөрер өчен, кеше ауларга түгел бит. Дәваханәләрдә булган ату очраклары турында да ишетеп торабыз. Табиблар да хәзер куркыныч астында. Юллардагы “башкисәрләр” машина тәрәзәсен төшереп кенә ата башламас дип кем әйтә ала. Андый хәлләр дә булгалады. Мәктәпләребездә атыш оештыру очраклары ешайганнан-ешая бара. Гәзитебезнең бер санында бу коточкыч очракларны язып чыккан идек инде. Бу явызлык бөтен дөнья буенча күзәтелә. Аларны Америка уку йортларында гына була торган хәл дип кабул итә идек. Әмма бу “йогышлы чир” булып чыкты. Кораллы кешегә каршы укытучы нәрсә эшли? Быел Американың Флорида штатында 19 яшьлек Николас Круз мәктәпкә корал белән килеп 17 укучыны һәм укытучыны атып үтерде. Аны даими тәртип бозганы өчен мәктәптән чыгарган булганнар.

2017 ел башында Дәүләт Думасы депутатлары Эчке эшләр министрлыгы экспертлары белән берлектә “йорт-җирне саклаганда кеше хокукларын киңәйтү” дигән закон проектын эшли башлаганнар иде. Җинаять кодексының 37 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү күптән кирәк иде инде. Анда “йорт, фатир, дача, эш офисы һәм, гомумән, законлы рәвештә шәхси милек итеп теркәлгән бинага басып керүне җинаять итеп исәпләргә” дигән өстәмә кертмәкчеләр иде.

Безнең илдә ата-аналарның ваемсызлыгы аркасында берничә фаҗигале очрак теркәлде. Мәктәптән ачуланышып, я булмаса үпкәләп чыгып киткән малайлар, йөгереп кайтып өйләреннән әтиләренең мылтыгын алып килеп мәктәптә ут ачтылар. Үлем очраклары да булды. Шул ук вакытта йортына басып керүчеләрне атып еккан өчен хуҗаны хөкемгә тарттырган очраклар да бар. Америкада кеше фатирына явыз ният белән басып керүчеләрне урында атып еккан өчен берни дә янамый. Ә бездә мондый хәл була калса, еллар дәвамында үзеңнең һәм якыннарыңның иминлеген сакла-выңны исбат итеп йөрергә тиеш буласың. Алай гына да түгел, “саклану чараларын арттыру” дигән нәтиҗә ясап, ирегеңнән мәхрүм итеп куюлары да бар. 2017 ел башында Дәүләт Думасы депутатлары Эчке эшләр министр-лыгы экспертлары белән берлектә “йорт-җирне саклаганда кеше хокукларын киңәйтү” дигән закон проектын эшли башлаганнар иде. Җинаять кодексының 37 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү күптән кирәк иде инде. Анда “йорт, фатир, дача, эш офисы һәм, гомумән, законлы рәвештә шәхси милек итеп теркәлгән бинага басып керүне җинаять итеп исәпләргә” дигән өстәмә кертмәк-челәр иде. Бу үзгәрешләрне кертүне берничә тапкыр тәкъдим иткәннәр иде инде. Ләкин аны депутатлар кире кага килделәр. Үз милкен яклап кулына корал алучыларны, кеше милкенә кул сузучылар авыр тән җәрхәтләре алган очракта, үзләрен хөкем итәләр. Шуңа күрә дә кодексның 37 мәддасенең җитешсезлекләре җәмәгатьчелектә зур ризасызлык уята. Гомумән, соңгы елларда зәңгәр экраннарга эләгеп киң җәмәгатьчелек фикере тудырган җинаятьләр генә сакланучылар файдасына хәл ителә килде. Әйтерсең законда “үзеңне саклау” төшенчәсе бөтенләй юк. Закон проекты эшләнә башлауга елдан артык вакыт үтеп китте, депутатлар әле булса бу законны тәкъдим иткәннәре юк...

P.S. Бүгенгесе көндә респуб-лика халкының 65 меңнән артыгында нинди дә булса корал теркәлгән. Шуларның күпмесе генә ауга йөри икән...
Рәдиф Фәтхи.