Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Ягъни бензин хакы әкияттәгечә: ел үсәсен ай үсә, ай үсәсен көн үсә

Башкортстанда, тоташ илдәгечә, тагын бәяләр күтәрелде. Май аенда гына да ул 6 тапкыр үзгәреш кичерде. Хәзер машина йөртүчеләрнең күпчелеге кулланган АИ-92 маркалы бензин уртача 40 сум 60 тиен тора. АИ-95 бөтенләй 44 сумнан артып китте. Дизель ягулыгы белән дә шул ук хәл күзәтелә. Бер ай эчендә бензин хакларын 6 тапкыр арттыру очрагы юк иде әле.
Бу әле башы гына, ди белгечләр. Ягулык тармагындагы икътисадны берничек тә аңлатып булмый. Узган елда, хаклар артуны тышкы базарга сату кимү сәбәпле эчке базарда хакларны арттырып көйләүгә бәйле дип аңлаттылар. Ягъни чит илләргә сату кимегәч, алыначак керемнәрен безнең кесәдән йолкалар дигән сүз. Әлеге вакытта бәяләр күтәрелүне акцизлар артуы һәм чит илгә сату пошлиналарының түбән булуы белән аңлатырга тырышалар. Пошлина түбән булган саен чит илгә күбрәк саталар һәм үзебездә бензин аз кала янәсе. Нәтиҗәдә рубльнең курсы төшүе, ягулык материалларына хаклар үсү –болар барсы да башка төр әйберләрнең хаклары артуга китерә. Димәк, тормыш кыйм-мәтләнә, кесәләр котылгысыз рәвештә юкара дигән сүз. Нефть диңгезе өстендә утырган Русиядә –углеводородлар сатучы дөньякүләм лидер илдә бензинга бәянең югары темплар белән үсүен берничек тә аңлатып булмый. Нефть үзебездә, нефтьне ягулык итеп эшкәртүче заводлар үзебездә, ә бензин хакларына карасаң, әйтерсең, ерак чит илләрдән сатып алган кебек. Русиядә бензин бәясе нефтьнең байтак өлешен читтән сатып алучы АКШ белән тәңгәл диярлек. Бөтенләй үзләрендә нефть табылмаган Европа илләрендә дә шул хак. Тик аларда хезмәт хакы уртача 3 мең доллар, ә бездә ул 500 доллар, күпләребез 300 долларга да эшләп йөри.
Һәрберебезгә мәгълүм, язгы айларда кыр эшләре башлану белән ягулык-майлау материал-ларына сорау арта. Шул ук вакытта заводлар, профилактик чаралар дип, берәм-берәм ремонт эшләренә керешә. Ил буенча ягулыкка кытлык арта, нәтиҗәдә елдагыча, хаклар тагын югары үрмәли. Әмма белгечләр, бензин һәм дизель ягулыгына кытлык юк ди. Заводлар төзекләндерү эшләренә керешкәнчегә кадәр ил буенча 12 миллион тонна запас ягулык булдырыла. Хакларны арттыру илдәге нефть эшкәртү тармагы җитәкчеләренең бәяләрне арттыру хакында махсус килешүе аркасында килеп туа, дип аңлаталар. Чит илләрдә бензинның хакы нефть бәясенә бәйле. Нефть хакы төшсә, бензин да очсызлана. Нефть хакы күтәрелә икән, бензин дә кыйммәтләнә. Мондый икътисад законы безнең илдә генә үтәлми. Исегездә булса, 2013-2014 елларда нефтьнең бәясе 107 долларга кадәр күтәрелде. Ә 2014 ел азагына нефть хакы 550 долларга, 2016 елда 35 долларга кадәр түбән тәгәрәде. Шуңа карамастан, бездә бензин хаклары “горур” рәвештә өскә үрмәләвен белде. Чиновниклар моны Русия сумының кыйммәте китү белән аңлатырга тырышты. Янәсе, 1 доллар 30 сум тора иде, ә хәзер ул 60 сумнан югары. Без бит чит илдән долларга нефть сатып алмыйбыз. Нефть елгалары үзебездә. Бу тармакта эшләү-челәргә Русия сумы белән хезмәт хакы түлибез. Нефть эшкәртү заводлары да үзебезнеке. Анда эшләүчеләргә дә рубль белән түләнә. Димәк, долларның кыйммәтләнүе бу өлкәдәге эшчәнлеккә бу кадәр үк тәэсир итә алмаска тиеш. Бу безнеңчә уйлаганда шулай. Ә хөкүмәт тирәсендәге һәм нефть эшкәртү оешмаларындагы экономистлар алай дип исәпләми. Нефтьнең бәясе төшкәч, чит илгә саткандагы керем ике тапкырга кимеде дип исәпли алар. Ә югалтуларны ничектер капларга кирәк. Иң җайлысы: акцизлар һәм салым-нарны күтәрергә дә бензин һәм башка ягулык-майлау материл-ларына өстәргә.
Бүгенге көндә бу “акыллы баш” экономистларга да каршы төшәргә була. Мәсәлән, бүген нефтьнең хакы 78 долларга җитте, ә долларның бәясе шулай ук 60 сум тирәсе калды. Нигә соң шулай булгач бензин хаклары аена 6 тапкыр арткан?. Иң аянычы шунда: мондый сценарий Русиядә ел саен кабат-лана. Әлеге базардагы киерен-келеккә белгечләр дә төрле бәя бирә. Мондый ыгы-зыгы махсус оештырылмый микән дигән фикерләр дә ишетелгәләп кала. Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты депутаты Михаил Шапов моңа түбәндәге аңлатманы бирде.
– Безнең комитет Хөкүмәт исеменә ягулыкка хаклар үсү буенча аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Хөкүмәт еллык отчет-ларында без нефтьне чит илгә сату буенча иң алдынгы илләр рәтендә дип мактанырга ярата. Шул ук вакытта үз гражданнарына бензинны нефтьне читтән сатып алган илләрдән дә кыйммәтрәк хакка сата. Бензинның үз кыйммәтендә нефть күләме бары 6 процент тәшкил итә. Калганы салымнар, акцизлар. 2014 елдан алып акцизлар бертуктаусыз артып тора. Хөкүмәт нефть эшкәртү тармагын “савым сыерына” әйләндерде. Чөнки шуңардан башка бюджетта каралган социаль йөкләмәләрне үтәп булмаячак. Бу – шәхси нефть компанияләре җитәкче-ләренең кесәсен тулыландырып, гади гражданнар кесәсенә кул сузу сәясәте. Моңардан автомо-билистлар да зур зыян күрә. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә бигрәк тә авырга туры килде. Язгы чәчү вакытында ягулыкка хакларны күтәрү коточкыч күренеш. Гомумән, ягулыкка хакларны күтәрү гади кешеләр өчен файдага түгел. Чөнки бензинга хак күтәрелү белән азык-төлеккә дә хакларның артканын барыбыз да белеп торабыз.
Әйе, ягулыкка хаклар арту барлык тармакта да хаклар үсүенә китерә. Азык-төлек, хуҗалык һәм төзелеш товарлары, җәмәгатьчелек транспортына хаклар күтәреләчәк. Аның шаукымнары сизелә дә башлады инде.
30 май көнне магазинга шырпы алырга кердем. Узган атнада гына 10 кабы 11 сум торган шырпыны 17 сумга саталар. “Бензинга хаклар артты бит, шуңа кыйммәт”, – дип җавап бирде сатучы. Менә шулай, күптән җитештерелеп, күптән кибеткә кайтарып куелган әйбергә дә хаклар төн эчендә арта. Нишлисең, кибет хуҗалары да нефтьчеләрдән калышырга теләми. Авыл хуҗалы-гындагы авыр хәлне аңлатып торасы да юк. Әйткәнемчә, бензин хакының төп өлешен төрле салымнар һәм акциз тәшкил итә. Мәсәлән, файдалы табигый казылмалар өчен салым, өстәмә керем өчен салым. Бензин хакына юллар төзекләндерү салымы да кертелгән. Янәсе күбрәк юл салымы җыелса, Федераль юллар сыйфатлырак булыр иде. Гараж-басу, басу-гараж арасында гына йөргән авыл трактористының моңа ни кысылышы бар? Берәр авыл трактористы яки шәхси фермерның Федераль юл буйлап сабан тагып тракторда җилдер-гәнен күргәнегез бармы? Юк. Шулай булгач, нигә алар бу салымны түләргә тиеш. Дөрес икътисад алып барылса, чәчү вакытында хакларны күтәрү түгел, ә зур күләмдә ташламалар ясалырга тиеш бит.
Русиянең Федерация Советы рәисе Валентина Матвеенко “это полное безобразие” дип чыгыш ясады. Ягулыкка хаклар үсүнең азык-төлеккә хаклар үсүенә китерәчәген дә искәртте ул. Монополиягә каршы Федераль хезмәт Русия Финанс министр-лыгына кичекмәстән акцизларны 2-3 мең сумга киметергә кирәклеген аңлатып мөрәҗәгать итте. Исегездә булса, акцизлар соңгы тапкыр 1 гыйнварда күтәрелде, чираттагысы 1 июльдә булырга тиеш иде. Хәлләр болай торгач, акциз 1 июльдә күтәрел-мәячәк, киресенчә, шушы срокка кадәр акцизларны киметү планы расланырга тиеш. Күп кешеләр бу яңалыкны шатланып кабул итте. Чөнки гади кеше акцизлар 2-3 мең сумга киметелсә, бензинга хаклар 2-3 сумга кимиячәк дип аңлый. Белгечләр фикеренчә, бу очракта да хаклар төшмәячәк, алар беразга күтәрелүдән генә туктап торачак. Минем дә әле АЗСлардагы бәяләр таблосындагы саннарның кире төшкәнен, кемнеңдер җавап тотканын, бәяләрнең арзанай-ганын күргәнем юк. Әлеге икътисад законнары белән яшәсәк, беркайчан булмаячак бу хәл.
Русия хөкүмәте рәисе урын-басары Дмитрий Козак 30 майда эре нефть җитештерү һәм эшкәртү компанияләре җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. “Дәүләт байлыгында баючылар” хак күтә-рүне беразга туктатып торачак-ларын белдергәннәр. Вәт, рәхмәт яугырлары, әлдә сез бар әле. Менә шулай, башлыча, энергия ресурслары хисабына яшәүче ил, Аллаһы Тәгалә биргән байлыкны казып алып, сату белән шөгыльләнгән Ватаныбыз, кризис-тан үз халкы җилкәсендә чыкмакчы. Бензин сату зыянлы тармак түгел, чат саен ачылучы АЗСлар шул хакта сөйли. Тик шунысы, ил байлыгын, завод-фабрикаларны теләсә ничек кулга төшерергә мөмкинчелек биргән Русия хөкүмәте бүген инде энергия ресурслары базары белән идарә итә алмый. Ул аерым кешеләр, аерым төркемнәр карамагында. Русия Сәүдә-сәнәгать палатасының энергетика комитеты рәисе Рөстәм Танкаев та бик каты чыгыш ясады.
– Бу хәл акциз-ларны күп тапкыр-лар күтәрү, ә таможня пошлинасын күпкә төшерү аркасында килеп туды. 2014 елдан алып таможня пошлинасы бер тонна бензинга 360 доллардан 36 долларга кадәр төшерелгән. Бу ун тапкыр дигән сүз. Шуңа күрә нефть компа-нияләре ягулыкны күпләп чит илгә озата башлады. Дәүләткә караган “Роснефть” `һәм “Газпромнефть” компанияләре читкә сатуны бик арттырмаган. Ә шәхси олигарх-ларга караган “Лукойл” һәм “Сургутнефтегаз” компанияләре, чит илгә сатуны соңгы бер ел эчендә генә дә өч тапкырга арттырган. Хөкүмәт үзгәреп тора, ә икътисад сәясәте үзгәрми. Аптырарлык хәл.

Рәдиф Фәтхи.