Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Русия Хөкүмәтенең 339 нчы санлы Карары нигезендә 14 апрельдән гомерлек инвалидлыкны билгеләүче чирләр исемлеген арттырдылар. Яңартылган авырулар исемлегенә яңа критерийлар да кертелгән.
Беренче чиратта исемлеккә барлык хромосома тайпылышлары, шул исәптән Даун синдромы өстәлгән. Шулай ук бавыр циррозы, саңгыраулык, сукырлык, балалар церебраль параличы кертелгән. Яңак-бит өлешендә тайпылышлар булган, сколиоз, аутизм һәм күпчелек балаларда очрый торган башка кайбер авырулар вакытында инвалидлык алу тәртибе гадиләштерелгән. Яңа карарда балигъ булмаганнарны эшкә яраксыз дип табу системасы эшчәнлеген яңадан карарга кирәклеге дә ачык күренә. Кешене инвалид дип тану тәртибе РФ Хөкүмәтенең 20.02.2006 елгы 96 санлы Карары белән билгеләнгән. Әлеге Карарда бик күп җитеш-сезлекләр барлыгы ачыклангач, 2008 елның 7 апрелендә Хөкү-мәтнең 247 санлы яңа карары дөнья күрә. Ул вакытта да инвалидлык алу тәртибе җиңе-ләйтелде дип белдергәннәр иде. Шул ук вакытта, статистика саннарына күз салсаң, безнең илдә инвалидлар күп түгел икән дигән фикер уянырга мөмкин. Әмма моны статистиканың ничек тупланганын аңлап бетермәгән кеше генә әйтә ала. Безнең илдә инвалидлыкны терки торган оешмаларның ничек эшләве белән күзгә-күз очрашканы булмаган кешеләр генә шундый фикер йөртә. Минем үземә күп еллар инвалидларның “Идел” спорт клубында һәм Башкортстан инвалидлар оешмасының җәмә-гатьчелек белән элемтә бүлеге начальнигы булып эшләргә туры килде. Инвалид була торып та инвалидлык ала алмыйча мөрәҗәгать итүчеләрдән чират өзелгәне булмады. Законнардагы җитешсезлекләр аркасында күпме рәнҗеш һәм күз яшьләре, болай да язмыш тарафыннан кыерсытыл-ганнарның дәүләт тарафыннан да кыерсытылуын күреп тордым. Күпләре, йөреп-йөреп тә дөреслек таба алмагач, кул селтиләр иде. Ә инвалидлар оешмасы гади җәмәгатьчелек оешмасы гына бит, ул инвалидлык бирә алмый. Статистикада рәсми саннар телгә алына шул. Мисал өчен Европа союзының статистика хезмәте дөнья илләрендәге инвалидларның статистикасын алып бара. Аның исемлегенә караганда, иң күп инвалид Финляндиядә теркәлгән. Илдәге барлык халыкның 32 проценты инвалид дип табылган. Икенче һәм өченче урыннарда шулай ук алга киткән Европа илләре –Бөекбритания халкының –27, ә Голландиянең 25 процент халкы инвалид икән. Франция, Эстония, Чехия, Португалия, Дания, Швециядә шулай ук инвалидлар саны күп. Ә Русия халкының нибары 9 проценты гына инвалид. Бу сан үзе үк уйланырга мәҗбүр итмиме? Болар безнең ил статистика хезмәте китергән саннар.
Илдә 12 миллион 600 мең кеше инвалид буларак теркәлгән. Шуларның 1 миллион 300 меңе –I группа, 6 миллион 300 меңе – II группа һәм 4 миллион 600 меңе III группа исәбендә тора.
Башкортстанда 2017 елда 59 мең 506 кеше инвалидлык тикшерелүе үткән. Шуларның 21 меңе беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән, ә 38 меңе инвалидлыкны озайту максатында килгән. Инвалид балалар саны елдан-ел арта бара. Мондый хәлгә тарыган ата-аналар каушап кала һәм эшне нәрсәдән башларга, башта кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белми.

Илдә 12 миллион 600 мең кеше инвалид буларак теркәлгән. Шуларның 1 миллион 300 меңе – I группа, 6 миллион 300 меңе – II группа һәм 4 миллион 600 меңе III группа исәбендә тора.

Башкортстанда 2017 елда 59 мең 506 кеше инвалидлык тикшерелүе үткән. Шуларның 21 меңе беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән, ә 38 меңе инвалидлыкны озайту максатында килгән.

Бу мәсьәләгә аерым тукталып үтәргә кирәктер. Чирле кешегә яки баласы чирле кешегә үзенең яшәү урыны буенча дәвалаучы табибка барырга кирәк. Табиб кирәкле диагностик, дәвалау, савыктыру чаралары үткәргәннән соң, нигезле сәбәпләр булса, “Медик-социаль экспертизага” юллама яза. Авыру кеше шуның белән яшәү урыны буенча МСЭ бюросына бара. Гражданнарны тикшереп чыгу аның язма гаризасы, шәхси карау, бирелгән медицина документ-ларын өйрәнү, социаль-көнкүреш һәм психологик мәгълүматларны анализлау нигезендә башкарыла. Тикшереп чыгу нәтиҗәләре буенча карар чыгарыла. Карарга кимендә өч табиб имзасын куярга тиеш. Теге яки бу группа инвалидлык билгеләнсә, хезмәткә чикләнгәнлек группасы һәм дәрәҗәсе һәм чираттагы тикшерелү датасы күрсәтелгән белешмә бирелә. Әгәр теге яки бу чир гражданинга эшләргә, үзен хезмәтләндерергә, хәрәкәтләнергә, аралашырга, укырга комачауламаса, ягъни эшчәнлеккә чикләүләр булмаса, инвалидлык билгеләнми. Организм функцияләренең бозылу дәрәҗә-сенә карап авыру кешегә I, II, III группа инвалидлык, ә 18 яшькә кадәрге кешегә “инвалид бала” категориясе билгеләнә. Инвалид-лыгының күзгә күренеп торган билгеләре булмаган кешеләргә аеруча кыенга туры килә. Аларга кат-кат тикшерүләр үтәргә, дистәләгән белешмә җыярга туры килә. Алай гына да түгел, аяксыз, кулсыз кешеләрне дә ел саен тикшерелеп торырга чакырулары бөтенләй аптырата иде. Яңадан кул яки аяк үскән кешене күргәнегез бармы? Тумыштан сукырларны да шулай изаладылар бит. Кабатлап әйтәм: җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегендә эшләгән вакытта бу зарлар белән бик күп кеше килә иде. Шушындый мәгънәсезлеккә түзә алмаучылар, барсына да кул селтәп, инвалидлыгын теркәтү артыннан йөрүдән туктый. Менә шул сәбәпле “бездә инвалидлар аз” дигән статистика килеп чыга да инде. Берәүләр кул селтәсә, икенчеләре тагы да үҗәтләнебрәк шикаятьләр белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәләр. Әгәр дә медицина комиссиясенең карары белән риза булмасагыз, МСЭ Баш бюросының яки филиалының җитәкчесенә үзегезнең риза түгел икәнегезне белдереп язма шикаять бирергә була (адресы: 450059, Уфа шәһәре, Гражданнар урамы, 24 санлы йорт). Инвалидлыкны озайлы медицина савыктыру (реаби-литация) чорына гына билгеләгән чирләр дә була. Әгәр дә савыктыру чараларын башкару барышында эшчәнлеккә чикләүләр дәрәҗәсен бетерү яки киметү мөмкин түгеллеге ачыкланса, беренче тапкыр инвалид дип танылганнан соң да дүрт елдан да соңламый инвалидлыкны чикләнмәгән вакытка бирәләр.

МСЭ Баш бюросының яки филиалының  җитәкчесенә үзегезнең риза түгел икәнегезне белдереп   язма шикаять бирергә була (адресы: 450059, Уфа шәһәре, Гражданнар урамы, 24 санлы йорт).

Хөкүмәтнең яңа карары нигезендә соңгы 15 ел эчендә инвалидлык группасы үзгәрмәгән авыруга һәм пенсия яшендәгеләргә сроксыз инвалидлык билгеләнә. Күп кешеләр поликлиникада табибларның медик-социаль экспертиза үтәргә юллама бирмәүләренә дә зарлана. Яңа карар буенча табиб юллама бирмәвен дәлилләп белешмә бирергә тиеш. Бу белешмә белән әлеге поликлиника җитәкчесенә яки медицина страховкалау оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә табиб юллама бирсә, медик-социаль экспертиза комиссиясенә гариза язасыз. Алар 30 тәүлектән дә соңламый сезне тикшерү үтәргә чакырырга тиеш. Инвалидлык бирү карар ителсә, сезгә шунда ук группа билгеләнергә тиеш. Әгәр дә инвалидлык билгеләнмәсә, МСЭ Баш бюросына гариза язарга кирәк. Баш бюро 30 тәүлектән дә соңламый кабат экспертиза үткәрәчәк. Әлеге комиссиягә ышанмсыйсыз икән, “бәйсез комиссия” чакыруны таләп итә аласыз. Әгәр дә кабаттан тикшерү үткәннән соң да инвалидлык билгеләнмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә генә кала. Бу мәшәкать-ләрне үтү сәламәт кешеләргә дә бик читен, авыру яки инвалид кешегә бигрәк тә.

Инвалидлыгының күзгә күренеп торган билгеләре булмаган кешеләргә аеруча кыенга төшә. Аларга кат-кат тикшерүләр үтәргә, дистәләгән белешмә җыярга туры килә. Алай гына да түгел, аяксыз, кулсыз кешеләрне дә ел саен тикшерелеп торырга чакырулары бөтенләй аптырата иде. Яңадан кул яки аяк үскән кешене күргәнегез бармы?

Яңа карарның уңай яклары бар, әлбәттә. Гаризаларның төгәл вакыт эчендә тикшерелергә тиешлеген ачыклап бирү дә күптән кирәк иде. Хөкүмәт җитәкчелеге инвалидлык бирү тәртибе күпкә гадиләш-терелде дип әйтә. Әмма ул барыбер уйлап җиткерелмәгән. Ни өчен шулай?
Инвалидларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен һәм шикаять-ләрен җентекләп тикшереп чыгып, күптән халык яклы закон эшләргә булыр иде бит, югыйсә.

Р.S.
Хөкүмәт карарын гәзитебез битләрендә генә урнаштырып бетә алмыйбыз. Интернет челтәрендә “О порядке и условиях признания лица инвалидом” дип исемләнгән 339 санлы Карар белән үзегез җентекләп танышырсыз.

Рәдиф Фәтхи.