Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Яки ни өчен Кемероводагы коточкыч янгын да безгә ачы сабак түгел?

Бар кешене тетрәндергән коточкыч янгыннан соң, Русия Генераль прокуратурасы күрсәтмәсе буенча кешеләр күпләп җыелган урыннарны, иң башта сәүдә-күңел ачу үзәкләрен тикшерүләр башланган иде. Тикшерүләр вакытында янгын сүндерү системасы, кешеләрне бу биналардан чыгару юллары, сәүдә, иминлек хезмәткәрләренең белеме, тавыш һәм сирена ярдәмендә янгын кисәтү корылмалары тикшерелә. Җитешсезлекләрнең булачагына шик юк иде. Әмма аларның шулкадәр күп булуы хәйран калдыра. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Җәмәгатьчелек иминлеге Советы утырышында боларны бәян иткән иде.
“Бетоннан эшләнгән күпкатлы үзәкләрдә иртәннән алып кичкә кадәр меңәрләгән кешеләр кайнаша. Аларның күбесе балалар. Шушы сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә янгын сүндерү корылмалары эшләми, хезмәт-кәрләр үз бурычларын белми, янгын вакытында кешеләрне чыгару өчен тәгаенләнгән ишекләр бикле. Кемеровадагы кебек зур үлемнәргә китергән һаләкәтләр дә безне бернәрсәгә өйрәтми. Без нәрсә көтәбез? Сәүдә үзәкләренең хәвефсезлеген, кулланучылар өчен бу биналарның куркынычсызлыгын кабат-кабат тикшерергә кирәк. Республика буенча 26 мең сәүдә ноктасы эшләп килә. Аларның гомум мәйданы 109 миллион квадрат метр. Бездә торак йортлар мәйданы хәтта моңардан азрак. 109 миллион метрны Башкортстанда яшәгән 4 миллион халыкка бүлсәк, һәрбер кешегә 25 метр туры килә. Шушы 26 мең сәүдә ноктасының 705е –зур һәм бик зур сәүдә үзәкләре. Шуларның 400 гә якыны янгын хәвефсезлегенә тикшерелде. Аларда 8 меңнән артык җитеш-сезлек ачыкланды”.
Башкортстан прокуроры Андрей Назаров сәүдә үзәкләрен тикшерү нәтиҗәләрен болай бәяләде:
– Бүген 8 зур сәүдә үзәгенең эшчәнлеге вакытлыча туктатылды. Шулай ук 193 җитәкчегә карата административ хокук эше ачылды. Мәсәлән, Туймазы районында элеккеге тегү фабрикасы бинасын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә сафка баскан “Ирәмәл” сәүдә-күңел ачу үзәге тикшерелде. Әлеге биш катлы сәүдә ноктасына көн саен меңәрләгән кеше килә. Янгын чыгуны искәртүче һәм янгын сүндерү корылмалары эшләми. Биналардан чыгу юллары тар, ишекләре бикләп куелган, ә ачкычлары бары үзәк дирек-торында. Хезмәткәрләр көтелмәгән хәл вакытында үз бурычларын белми. Алай гына да түгел, өч ел дәвамында эшләп килүче үзәкнең эш башларга рөхсәт акты да юк. Шулай ук “Стройнадзор” оешмасы рөхсәтеннән башка Октябрьск шәһәрендә сәүдә үзәге, Уфа районының Алексеевка авылында “Ломоносов” исемендәге ресторан, Ишембай шәһәрендә “Центральный” сәүдә үзәге, “Строй-ландия” магазины һәм “Сакура” рестораны эшләп килгән.
Туймазыдыгы “Ирәмәл” үзәге өч ел буена эшләп килсә дә, әле булса документларын эшләп өлгертә алмаган. Чынында исә әлеге документларсыз ул бөтенләй эшли башларга тиеш түгел бит. Шуңа күрә сәүдә үзәкләрендә янгыннар кабатланып тора да инде. Әйткәндәй, Кемеровадагы янгын-ның икенче көнендә үк Нуриман районының Павловка авылындагы сәүдә рәтләрендә янгын чыкты. Анда 25 сәүдә ноктасы эшчәнлек иткән булган. Шуларның бары 16сының гына рәсми рөхсәте бар. Нәтиҗәдә янгын 30 миллион сумлык зыян салган . Аннан соң Нефтекама шәһәрендәге сәүдә үзәгендә янгын сүндерделәр. Бәхеткә каршы, сатып алучылар зыян күрмәде. Уфа районында урнашкан “Отдых” кафесында 140 җитешсезлек ачылган. Кунакханә, ресторан, балалар өчен уйнау мәйданнары һәм банкет залын үз эченә алган әлеге үзәкнең бары кафе өлешенә генә эшчәнлек өчен рөхсәт кәгазьләре бар икән. Кунакханәнең 2-3 нче катларында өстәмә чыгу ишекләре юк. Подвалда урнашкан банкет залыннан чыгу өчен дә бер генә ишек каралган. Янгын вакытында төтен чыгару корылмалары урнаштырылмаган. Ишек ягыннан янгын чыга калса, бер кеше дә котылып кала алмаячак дигән сүз. Гадәттән тыш хәлләр министр-лыгының Башкортстан буенча дәүләт идарәсе начальнигы Марат Латыйпов та гади генә таләпләрнең дә үтәлмәвен ас-сызыклап үтте.

 

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кемеровода янгыннан соң үткәргән махсус киңәшмәдә “акчасыз белешмә алып булмый, ә акча өчен бар нәрсәгә дә кул куялар”дип чыгыш ясады.


– Сәүдә һәм күңел ачу үзәк-ләрендә зур чыгым-нар сорамаган таләпләр дә үтәлми. Мәсәлән, Октябрьск шәһәренең “Нарышево”, Белорецк шәһәренең “Планета обуви” һәм “РБТ” магазиннары, Ишембай шәһәренең “Мадагаскар” балалар уен үзәге, Салават шәһәренең “Гостинный двор” сәүдә комплексы, Нефтекама шәһәренең “Индиго”, Стәрлета-макның “Юго-Западный”, Уфа шәһәренең “Семья”, “Мир”, “Звездный”, “Октябрьский”, “Прос-тор” дип исемләнгән зур сәүдә үзәкләрендә янгынны искәртү, аны хәбәр итү корылмалары эшләми, я булмаса бөтенләй җиһазлан-дырылмаган. Уфадагы “Мир” сәүдә-күңел ачу үзәгенә тикше-рүчеләр килгәндә янгын вакытында кешеләрне өстәмә чыгару юллары чистартылган, ишекләр ачык булган. Гадәттән тыш хәлләр идарәлегенең хезмәткәрләре ял көнне гади киемдә килеп тикшерә башлагач, ишекләрнең бикле булуын күрәләр. Анда эшләүче иминлек хезмәткәре дә аларны ача алмаган. Белорецк шәһәрендәге “РТБ” магазинында өстәмә чыгу юлын өч катлы итеп бикләп куйганнар. Беренчесе – күтәрелеп җыела торган ролставни дигән җайланма, икенчесендә – чыгу ягына ачылмый торган рәшәткәле тәрәз, җитмәсә, аңа зур йозак эленгән. Аның ачкычын таба алмагач, рәшәткәле тәрәзне питлә ягыннан сүтеп алганчы 12 минут вакыт үткән. Көчле янгын була калса, бу вакыт эчендә күпме кешенең гомере өзелер иде.
Аңлашылмый, ни өчен сәүдә үзәкләренең эшчәнлегенә рөхсәт бирер алдыннан ук тулы күләмдә тикшерүләр үткәрелми соң? Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән– сәүдә үзәкләре җитәкчеләренең ваемсызлыгы. Икенчедән – төзелеш тармагына күзәтчелек итүчеләр арасындагы ришвәтчелек. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та ачыктан-ачык белдерде:
– Кемерово вакыйгасы буенча җитди тикшерүләр булачак, нәтиҗәләр чыгарылачак. Безгә дә республикадагы сәүдә үзәкләренең, зур залларның янгынга каршы хәвефсезлеген тагын бер кат бәяләргә кирәк. Ә иң мөһиме, ришвәтчелеккә каршы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясарга кирәк. Кемеровода да бит төзегәннәр, файдалануга тапшырганнар, актларга кул куйганнар – ә бернәрсә дә эшләнмәгән. Бу кәгазьләр “буш куык”булып чыкты. Аларны сатып алганнар, ришвәт биреп алганнар.
Сәүдә үзәкләре җитәкчеләре ришвәткә биргән ул акчаларны заманча янгын сүндерү системасы урнаштыруга тотынса, мең тапкыр яхшырак булыр иде дә бит. Әмма аларга тизрәк эшли башларга һәм тизрәк мул керем алырга кирәк. Барсы да хәвефсезлек буенча закон нигезендә эшләнсә озакка сузыла шул. Аннары законга да кайбер үзгәрешләр кертелергә тиештер. Кабул итү актлары билгеле бер вакыт эчендә эшләнергә тиешлеге төгәл генә күрсәтелмәгәч, вакытны махсус сузучылар да очрап тора.
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кемеровода янгыннан соң үткәргән махсус киңәшмәдә “акчасыз белешмә алып булмый, ә акча өчен бар нәрсәгә дә кул куялар” дип чыгыш ясады. Кызганычка каршы, мондый хәл бөтен ил буйлап күзәтелә. Бүгенгесе көндә Русия буенча сәүдә үзәкләрендә хәвефсезлек буенча 220 мең төрле җитешсезлек ачыкланган. Ә 507 сәүдә үзәгенең эшчәнлеге вакытлыча туктатылган. Хәвеф-сезлек законы таләпләрен тулысынча үтәп сафка баскан сәүдә үзәкләрендә мондый җитеш-сезлекләр булырга тиеш түгел. Димәк, монда күзәтчелек оешмаларының намуссыз хезмәт-кәрләре кысылышы бар. Өченче сәбәп – төзелеш тармагына күзәтчелек итүче ошемалар эшендә бердәмлек булмау. Ике ел элек Ростехнадзор оешмасына төбәк-ләрдәге техник тикшерү идарәләре эшчәнлеген тикшерү хокукын бирергә кирәк дигән иделәр. Бүгенгесе көндә Русия төбәклә-рендәге технадзор оешмалары шул җирлектә алып барылган барлык төзелеш объектлары өчен җаваплы. Ростехнадзор атом станцияләре, зур күперләр һәм ил күләмендәге иң зур төзелешләрне генә тикшерә ала. Кемероводагы янгыннан соң Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы төбәк оешмаларын кичекмәстән федераль үзәккә буйсындыручы закон әзерләргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Бу турыда Русиянең экологик һәм технологик надзор Федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин болай дип белдерде:
– Федераль күләмдә төзелеш нормативларын илнең төзелеш министрлыгы эшли, әлеге норма-тивларның үтәлешен төбәк-ләрдәге күзәтчелек оешмалары тикшерә. Ростехнадзор исә хәвефсезлек буенча методик кулланмалар эшли. Әмма без аларның үтәлешен тикшерә алмыйбыз. Урыннардагы технад-зорлар шул төбәк җитәкчелегенә буйсына. Шуңа күрә төзелеш тармагына күзәтчелек итүче дә, төзелеш экспертизасы үткәрүче оешмалар да төбәк җитәкчеләре тарафыннан оештырыла. Әгәр дә шушы төбәктә нинди дә булса объектны тизрәк сафка бастырырга кирәк икән, җирле власть үзенең төбәк технадзоры белән уртак тел таба ала. Төзелеш объектлары җитеш-сезлекләр белән кабул ителә. Гомумән, төзелеш тармагында көйләнеп бетмәгән мәсьәләләр бар. Мәсәлән, төзелеш оешмасы җитәкчесе баштан ук үзенең эшен үзе тикшерергә тиеш булып чыга. Нәтиҗәдә объектлар бик зур җитешсезлекләр белән төзелә.
Чынлап та, бик мәзәк хәл килеп чыга шул. Без төбәкләргә күбрәк ирек бирелми дип зарланабыз. Республикада гадәттән тыш хәлләр өчен ник ике оешма җавап бирә дип аптырыйбыз. Уку-укыту тармагында да Рособрнадзор нигә кирәк диючеләр бар. Күзәтүче органнар адым саен. Шулай күп булулары комачауламыймы икән дип тә уйлап куясың кайчак. Оешмалар үзләре җаваплылык тоеп эшләргә тиеш бит. Ул культураны камчылап кына тәрбияләү мөмкин түгелдер.

Рәдиф Фәтхи.