Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Киләчәк уңышы орлыкларның сыйфатына бәйле. Язгы чәчү-утырту вакыты якынлашу  белән орлык сатучы махсус кибетләрдә чиратлар барлыкка килә башлый.  Кечкенә базарларда өлкән яшьтәге апалар, әби-бабайлар да җимеш агачы үсентеләре, һәртөрле орлык тәкъдим итеп торалар.

Бүген хуҗалык товарлары, төзелеш материаллары сатучы магазиннарда да орлык белән тулы киштәләр күрергә була. Бер уйласаң, төзелеш кирәк-яраклары белән сату итүчегә нигә кирәк орлык белән шөгыльләнү? Ачыклый китсәң, сәбәбе бик гади. Язгы айларда сатудан алган барлык керемнең 40 проценты орлык сатуга туры килә икән.
Соңгы елларда илдә игенчелек өлкәсендә дә орлыкчылык белән шөгыльләнүчеләр бетте дип әйтергә була. Кукуруз, көнбагыш, чөгендер, кишер, суган орлыкларын күпләп чит илдән сатып алабыз. Шулай булгач, сатуга шулкадәр күпләп чыгарылган орлыкларны кем җитештерә соң, алар сыйфатлымы дигән сорау туа. “Россель-хознадзор”ның орлыклар сый-фатына күзәтчелек бүлеге белгечләре, яшелчә һәм чәчәк орлыклары сатучы кибетләрне тикшергәч, шактый җитешсез-лекләр ачыкланды. Яхшы орлык урынына, яраксыз, хәтта чүп үләннәре орлыклары сату күпләп ачыкланган. Яшелчә сортларының һәм гибридларының кайбер-ләренең без яши торган зонада үстерү турында дәүләт селекция хезмәте реестрында бөтенләй теркәлмәве мәгълүм булды. Моннан тыш, сату урыннарында куллану вакыты чыккан, сыйфат ягыннан шикле, сертификатсыз һәм, гомумән, нинди үсемлек икәнлеге мәгълүм булмаган орлыкларның күпләп ятуын ачыклаганнар. Гадәттә, сатып алучылар орлык салынган каптагы язуларны игътибар белән карамыйлар. Бигрәк тә фирманың исеменә һәм адресына, товарның стандартына (ГОСТ), чыккан вакытына, орлыклар партиясенең номерына игътибар итәргә кирәк. Сатучыдан орлыкларның сорты турында һәм чәчү сыйфаты турындагы сетртификатын яки орлыкларның таныклыгын сорарга да иренмәгез. Документларның фирма печате сугылган ориги-налларын күрсәтүләрен таләп итәргә кирәк. Орлыклар партиясенең номеры танык-лыктагы номер белән туры килергә, соңгысында орлык җитештерелгән вакыт һәм сыйфаты турында документның гамәлдәге вакыты күрсәтелгән булырга тиеш. Югыйсә, аларны куллану вакыты чыккан булуы ихтимал. Орлык капларында язылган мәгълүмат ышаныч уятмаса, андый товарны алмавыгыз хәерлерәк. Мәсәлән, капның бер ягында орлыклар бер вакытта, ә икенче ягында –икенче вакытта тишелеп чыга дип язылган булса, орлыкларның срогы чыккан һәм алар бөтенләй тишелмәскә мөмкин. Орлык тутырылган капның тышында түбәндәге мәгълүматлар язылырга тиеш: сатучы оешманың яки фирманың исеме, адресы һәм телефоннары, культураның исеме, аның сорты, партия номеры, авырлыгы яки данәсе, сату срогы. Капларда күрсәтелгән вакыт орлыкларның чәчүгә яраклы булуын күрсәтми, ә аларны сату срогын гына аңлата.
Һәрбер икенче капта ор-лыкларны салып җиткермәү очраклары ачыкланган. Орлык-ларны саклау таләпләре күп җирдә үтәлми. Россельхознадзор хезмәт-кәрләре белдерүенчә, кайбер орлыкларның 1 килограммында 50 төрле чүп үләннәре орлыклары кушылган. Орлыкчылык өлкәсендә билгеле эксперт Марина Тареева: “Монда безнең ил агросәнәгать оешмаларының гаебе юк диярлек. Чөнки яшелчә үстерү тармагында орлыкчылык белән шөгыльләнүчеләр юк дәрәҗәсендә. Бу зур гына чыгымнар таләп итүче тармак. Шуңа күрә чит илдән иң түбән хакка сыйфатсыз орлыклар меңәр тонналап кайтарыла һәм пакетларга тутырыла. Җитмәсә сыйфатсыз орлык белән чүп үләннәре орлыклары тутырудан да кыенсынып тормыйлар. Чөнки илдә ялган орлык сатучыларны җавапка тарттыру механизмы каралмаган. Сәүдә итүче мошенникларга 300-500 сум күләмендә штраф салырга мөмкиннәр. Ил буенча бер генә мошенникка карата да җинаять эше ачылганы юк. Шуңа күрә курыкмыйча теләсә кайсы җирдә сәүдә итәләр дә инде алар”, – дип белдерде.
“Садоводы России” оешмасы рәисе Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте һәм мәгълүмат технологияләре комитеты рәисе урынбасары Андрей Туманов та тармактагы җитешсезлекләрне бәян итте.
– Илдә орлыкчылык белән шөгыльләнү һәм орлыкларны тикшереп сату эше бик аксый. “Орлыкчылык турында”гы законны күптән үзгәртергә вакыт. Орлык белән сәүдә итүчеләр һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасындагы бәхәс күп еллар дәвам итә. Берәүләр каты санитар таләпләр куярга чакыра, икенчеләре моны административ каршылыкларга гына китерәчәк дигән фикердә. Төгәл генә закон кысалары булмаган өлкәдә мошенниклар күбәйгәннән-күбәя генә бара. Орлыкларның 80 проценты чит илдән сатып алына. Сәүдәгәрләр иң очсызлысын сатып алып кайталар һәм элиталы орлык дип язып кыйммәт хакка саталар. Исегездә булса, ун еллап элек кенә бер кап орлык бер түтәл утырnырыга җитә торган иде. Хәзер кап эчендә 10 орлык салалар, ачып саный башласаң 7-8 килеп чыга. Шулай итеп, алар меңәр процент керем ала. Кайберләрендә яртылаш чүп үләне орлыгы да очрый. Нәтиҗәдә бездә очрамый торган куркыныч чүп үләннәре таралу куркынычы барлыкка килә. Күпләрегез күргәне бардыр, гәзитләрдә һәм зәңгәр экраннардан өскә үрмәләп үсүче җиләк куаклары, кара төстәге розалар күрсәтәләр. Болар дөньяда булмаган үсемлекләр. Компьютерда фотошоп программасы аша алар гади бакчачыларны алдыйлар. Бүгенгесе көндә ялган орлыклар сатудан алынган керем 2,5-3 млрд. сум белән исәпләнә. Мондый акчалар әйләнештә булганда ничек мошенниклар артмасын инде? Орлыкларны күбрәк Германия, Бельгия илләреннән сатып алалар. Безнең илдә бары 4 зур оешма гына орлыкчылык һәм аның яңа сортларын уйлап чыгару белән шөгыльләнә. Русиядә орлыкчылык тармагын тергезүне кече эшкуарлыкка ярдәм итү юлы белән тергезергә булыр иде. Мәсәлән, шундый алым белән Кытайда берничә мең эшкуар эшли. Аларга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Шәхси эшкуарларга селекция стан-цияләре булдыру өчен дә дәүләт акча бүлә. Нигә яңа законнар кабул итеп, шушы уңай тәҗрибәне кулланмаска? Һәрбер төбәктә яраклаштырылган орлыклар җитештерә алыр идек,– дип белдерде.
Чынлап та авыл җирлегендә кече эшкуарлыкны үстерүгә зур ярдәм булыр иде бу тәҗрибә. Тагын ничә еллар намуссыз сәүдәгәрләрне баетырбыз. Әгәр дә дәүләт карамагындагы элекке селекция үзәкләрен тиз арада тергезеп булмый икән, нигә законны үзгәртмәскә. Нәтиҗәдә сыйфатлы, үзебезнең төбәккә яраклашкан орлыкка тиенер идек. Җитмәсә күпме эш урыннары барлыкка килер иде. Ни өчен соң шулай түгел?

Хәзер кап эчендә 10 орлык салалар, ачып саный башласаң 7-8 килеп чыга. Шулай итеп, алар меңәр процент керем ала.

P.S. Россельхознадзор яшел-чәләрнең үсүен һәм орлык-ларның тизрәк шытып чыгуын тәэмин итәргә сәләтле ашлама төрләрен дә тикшерә. Ялган ашлама сатучылар да ялган орлык сатучылардан калышмый. Мәсәлән, Интернет челтәрендә үтереп мактаган “АгроМах” ашламасына тикшерүләр үткәрелгән. Ашлама салынган каптагы мактау сүзләренең хәреф хаталарын да төзәтеп тормаганнар. Бу чималның яхшылыгы бернинди фәнни дәлилләргә дә нигезләнмәгән. Аның каравы алар безнең илдә эшчәнлеге булмаган, дәүләт теркәве үтмәгән “Союз агрономов России” оешмасына сылтана. Бу ашламаны куллан-ганда орлыкларның шытып чыгуы 2 тапкырга арта дип тә язып куйганнар. Сез берәр кайчан 10 орлык утыртып 20 үсемлек алучыны күргәнегез бармы? Капның тышына ялган адрес һәм индекс язылган.
Алар офисларын да күрсәтми, астан гына ялган ашлама сатып йөзләрчә мең сум керем ала. Шуңа күрә сак булырга кирәк. Үсемлекләргә файдасы тимәсә дә, зыяны булмас дип кем ышандыра ала.

Рәдиф ФӘТХИ.