Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Яки санкцияләргә җавап итеп чит ил даруларын кертүне чикләү иң элек авыруларны кыен хәлдә калдыра түгелме?

Америка һәм Көнбатыш илләре безгә игълан иткән санкцияләргә күнегеп барабыз. Хөкүмәт җитәкчелеге дә, “ил сәнәгате чикләүләр чорында эшләүгә яраклашты, алар безгә зур куркыныч янамый” дип белдерә. Аларның санкцияләренә каршы безнең ил дә чикләүләр кертеп тора.

Әмма чикләүләрнең дә төрлесе була бит. Америка дәүләте Русиянең кайбер компанияләре һәм аларның җитәкчеләренә карата санкцияләр исемлеген игълан иткәч, Дәүләт Думасы үзенчә каршылык күрсәтүне кирәк тапты. 13 апрель көнне Русия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин һәм барлык партия җитәкчеләре “Америкадан һәм Көнбатыш илләреннән дарулар кертүне чикләргә” дигән закон проекты белән чыгыш ясады. Интернет челтәрендә әлеге хәбәр таралу белән ризасызлык һәм аптырау белдергән бәяләмәләр күренә башлады. Дәүләт Думасы әлеге закон проектын 16 апрельдә беренче укуда кабул итәргә җыенган иде. Әмма бу проектка Федерация Советы кискен каршы чыкты. Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский:
– Бүген авыру кешеләрне дару белән тәэмин итү – иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бу бик четрекле мәсьәлә. Шуңа күрә ашыкмыйча, төптән уйлап эш итәргә кирәк. Чит илдә җитештерелгән дарулардан башка яши алмаган хроник чирлеләргә, сирәк очрый торган чир белән авыручыларга нәрсә эшләргә соң? Бу үзеңнең аягыңа мылтыктан атуга тиң. Шуңа күрә без әлеге закон проектын тикшерүне кичектереп торуны таләп итәбез. Якын арада проектны тикшереп, үзебезнең төзәтмәләрне кертәчәкбез,– дип белдерде. Федерация Советы һәм киң җәмәгатьчелекнең ризасызлыгын исәпкә алып, Дәүләт Думасы әлеге закон проектын беренче укуда карауны 15 майга күчереп торды. Алар кайбер төзәтмәләр кертәчәкбез диделәр. Табиблар һәм авырулар фикерен белми торып, төзәтмәләр кертүнең файдасы булырмы? Дәүләт Думасы депутатлары баштан ук авыруларны борчылмаска чакырды. Даруларга чикләүләр кертелсә, аны чит илгә чыкканда, я булмаса чит илгә чыгучы танышларыгыз аша кайтартып була бит, диләр. Бу инде бөтенләй чирле кешеләрнең башыннан көлү дигән сүз. Бәлки авыруларның хәлен аңламыйлардыр да. Чөнки аларның һәрберсендә чит илдә дәваланырга мөмкинчелек биргән медицина страховкасы бар. Аннары даруларны бары табиб язып биргән рецепт буенча гына алып чыгарга була. Шунсыз таможня хезмәте аларны үткәрми. Санкцияләр кертелә калса, рецепт буенча да алып чыгарга рөхсәт ителмәячәк. Русия Дәүләт Думасы рәисе урныбасары Петр Толстой барын да уздырып җибәрде: “Риза булмаганнар имән каерысы белән дәвалана ала”, дип белдерде...
“Пациентлар хокукларын яклау лигасы” президенты Александр Саверский: “Америкага каршы санкцияләр игълан итеп, дарулар кертүне тыю үзебезнең ил гражданнарына карата санкцияләр кертүне аңлата,”– дип белдерде. Чөнки Америка Кушма Штатлары үзләрендә җитештерелгән даруларның бары 1 процентын гына безнең илгә сата. Безнең ил чикләүләр кертә калса, бу 1 процентка алар бик тиз яңа базар табачак. Ә безнең ил өчен бу сизелерлек күләм. Русиянең дарулар базарында Америка препаратлары 15 процент тәшкил итә. Бүгенгесе көндә Америкадан 230 төр дару сатып алабыз икән. Шуларның 90 төре безнең илдә бөтенләй җитештерелми. Русия даруларында, гадәттә, Кытай һәм Һиндстан чималы кулланыла. Алар иң арзаны. Хакы түбән булгач, сыйфаты да шул дәрәҗәдә. Русия хөкүмәте дәүләт заказы нигезендә чит илләрдән дарулар алуны тыйган иде инде. Бары тик Евразия икътисад берлеге генә (Беларус, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан) искәрмә булып тора. 2015 елның февраль аенда чыгарылган Хөкүмәт карары үзебезнең илдә дару үсешен алга җибәрүгә юнәлтелгән иде. Өч ел вакыт үтеп китте, әмма әлләни алга китеш сизелми. Шул ук вакытта Русиядә медикаментларны яңача сертификацияләү кертелгәч һәм илдә җитештерелә торганнарның аналогын читтән дәүләт заказы белән алу тыелгач, импорт даурлар дефицитка әйләнде. Ә кайбер авыруларга нәкъ алар гына ярдәм итә бит. Алар нишләргә тиеш? Күпләребез белеп тора, бушлай бирелергә тиешле дарулар еш кына сыйфат ягыннан нык калыша. Табиблар үзләре дә оригиналь препаратның югары сыйфатлы, кат-кат тикшерелгән, сыналган икәнен яхшы белә. Ләкин күп очракта табиб пациентка үзебезнең препаратны язарга мәҗбүр– чөнки хөкүмәтнең фәкать шул арзан даруны гына алырга акчасы бар. Әле анысын да күпме көтәсе. Дәүләт Думасы депутатлары гади кешеләр, авырулар турында уйлап, иң беренче чиратта дару җитештерү тармагын тергезү һәм үстерүгә юнәлтелгән законнар кабул итәргә тиеш дип уйлыйм мин. Күпләрегезнең ишеткәне бардыр, бер малай “әнигә үч итеп колакны туңдырдым” дип әйткән ди. Бу закон проекты да әлеге әйтемгә туры килә түгелме соң? Ни өчен шулай?
Рәдиф Фәтхи.