Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бәлки, киресенчә, аларга ярдәм кулы сузаргадыр?

Киләсе елның 1 гыйнварыннан илнең дүрт төбәгендә, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәсе, шул исәптән Татарстанда үзмәшгульләргә яңа төр салым кертеләчәк. Сүз бала караучылар, тәрҗемәчеләр, фатир җыештыручылар, фатирларда ремонт эшләүчеләр, урын өстендә ятучыларны караучылар, репетиторлар, массажистлар, шәхси машинасында такси хезмәтен үтәүчеләр, кыскасы, үз-үзенә эшләүчеләр турында бара. Әгәр дә бу проект үзен акласа, аны Русиянең барлык төбәкләрендә дә кертәчәкләр. Димәк, Башкортстан үзмәшгульләренә дә бу турыда белеп торырга кирәктер. Яңа төр салым системасы кесә телефонындагы махсус кушымта аша эшләячәк. Шул рәвешле түрәләр үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне исәпкә алмакчы. Кайбер мәгълүматларга караганда, бүген илдә үз көнен үзе күреп яшәүчеләр 8 миллионнан артып киткән дип күрсәтелә.


Исегездә булса, 2015 елда ук үзмәшгульләрне барлап алардан салым җыюны җайга салмакчылар иде. Ул вакытта үзмәшгульләр елына 20 мең сум түләп патент алырга тиеш иделәр. Ике ел вакыт үтеп киткән, патент сатып алучыларны бармак белән санарлык. Төгәлрәк әйткәндә, 8 миллионнан артык үзмәшгульнең бары 2800е генә патент сатып алган. Бу закон үзен акламагач яңасын кертеп карарга уйладылар. Күптән түгел, ягъни 25 октябрьдә яңа канун проектын Дәүләт Думасында беренче укылышта карап тикшерделәр. Яңа салымны тәҗрибә нигезендә ун елга гамәлгә кертү күздә тотыла. Кемнәр соң үзмәшгульләр? Бу катлам үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр булып эш бирүчесе, ялланган эшчеләре булмаган, товар яки хезмәтне арадашчылардан башка җитештерүче яки тәкъдим итүче һәм аена 200 мең сумнан азрак керем алучылар санала. Канун нигезендә халык белән эшләүчеләргә – 4, шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар белән эшләүчеләргә 6 процент күләмендә салым ставкасы билгеләячәкләр. Алар Русия Пенсия фондына акча күчермәячәк. Анда акча күчерергәме-юкмы икәнен һәркем үзе хәл итәчәк. Үзмәшгуль буларак теркәлү өчен салым органына барып торасы да юк, кесә телефонындагы кушымта аша паспорт күчермәсен һәм тиешле мәгълүматны җибәрү җитә. Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен кесә телефонына ай саен түләргә кирәкле сумма турындагы мәгълүмат килеп торачак. 2017 елда бала караучыларга, өй җыештыручыларга федераль салым хезмәтендә теркәлергә тәкъдим иттеләр. Узган ел бу мөмкинчелектән нибары 1 мең 300 кеше файдаланган. Чөнки һәркем белеп тора, салым инспекциясе каләменә эләктеңме, җиңел генә котылырмын димә. Шуны исәптә тотыпмы, үткән атнада гына Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты рәисе Андрей Макаров үзләрен эш белән тәэмин итеп тә салым түләргә теләмәүчеләргә штраф кертергә тәкъдим итте. Салым түләмәүне беренче тапкыр ачыклаган очракта үзмәшгульнең ай эчендә эшләп тапкан акчасының 20 проценты күләмендә штраф салырга, икенче тапкыр тотылганда айлык табышның 100 процентына штраф салырга кирәк дип белдерә халык депутаты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган финанс, казначылык һәм салым органнары утырышында үзләрен эш белән тәэмин итүчеләргә штраф кертүгә каршы булуын белдерде.
– Халыкны куркытмагыз. Канун әле гамәлгә дә кермәгән, халыкны инде куркыта да башладылар. Иртәме-соңмы әлеге тармакта барыбер тәртип урнаштырырга туры киләчәк. Без һөнәри салым кертү буенча пилот төбәкләр исемлегенә кердек. Әлеге төр салымны төрлечә аңлаталар. Без исә үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр федераль канун кысасында эшләсен өчен барысын да төшендереп бирергә тиеш. Канунның өстенлекле якларын аңлатып бирү юнәлешендә эшне көчәйтергә кирәк. Бу –дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч. Халыкта ышаныч уятмыйча эшне җайга салып булмаячак. Югыйсә, баштан ук штрафлар белән куркыта башладылар. Мондый янаулар артык дип саныйм. Киресенчә, үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне кызыксындыра белергә кирәк. Алар тагын да күбрәк акча эшләргә омтылсыннар,– диде Рөстәм Миңнеханов.
– Чынлап та, соңгы елларда әледән-әле яңа салымнар кертү халыкның ачуын кабарта башлады. Дәүләт казнасы саега дип үз халкың кесәсенә күпме керергә була? Күптән түгел кабул ителгән пенсия реформасы тыныч кына үтеп китте, артык тавыш күтәрүчеләр, митинглар, шау-шулар булмады, бу яңа салымны да “йотарлар” әле дип уйлыйлар.
2015 елда шундый ук салымны Белоруссиядә кертеп карадылар. Анда ул “үзмәшгульләр “ түгел, ә “ялкаулар турында” дип атала иде. СССР таркалып Белоруссия үзаллы дәүләткә әйләнгәннән соң беренче тапкыр ризасызлык белдергән халык шау-шулы митинглар үткәрде. Ил Президенты Александр Лукашенко кичекмәстән әлеге канунны гамәлдән чыгарды. Чынлап та, өендә бикләнеп утырмыйча үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләрне ялкаулар рәтенә кертеп буламы соң? Безнең илдә дә югары уку йортын тәмамлап та эшкә урнаша алмый йөрүчеләр шактый. Бүгенгесе көндә Русиядә эшсезлек 5,4 процент дип күрсәтелә. Чынында исә бу саннар күпкә югары. Әгәр дә ил хөкүмәте үз гражданнарын эш һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итә алмый икән, үз-үзен эш белән тәэмин итә алучылар, киресенчә, зур хөрмәткә ия булырга тиеш. Ә бездә әле гамәлгә дә керергә өлгермәгән канун нигезендә штраф салу турында кайгырта башладылар. Узган атнада гына Русия икътисад министры Антон Силуанов прогрессив шкала буенча салым (байлар күбрәк түли) түләүне кертүгә каршы:
– Бай кешеләр барсы да акыллы кешеләр һәм алар артык салым түләмәү җаен табачаклар. Шуңа күрә андый салым кертелмәячәк, – дип чыгыш ясады.
Дөресен әйткәндә үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләрнең күбесе кайда да булса эшләп йөрүчеләр бит. Алар аптыраганнан, төп эшендә хезмәт хакы түбән булу һәм матди авырлык кичергәнгә күрә икенче, хәтта өченче эштә дә эшләп йөрергә мәҗбүр.
Мәсәлән, күптән түгел дөнья күргән бер язмамда яшь, мәктәпкә яңа эшкә урнашкан укытучыларның 12-13 мең сум хезмәт хакына эшләп йөрүләрен бәян иткән идем. Торыр җире булмыйча кеше фатирына 13-15 мең сум түләп яшәүче укытучы ничек көн итәргә тиеш? Төп эшендә арып кайтса да ул эштән соң репетитор буларак дәресләр алып барырга мәҗбүр була. Һәм шушы кешеләрне штраф белән куркыталар. Соң алар үзләренең төп эшендә медицина страховкалау өчен дә, пенсия фондына да салымнарын күчереп баралар бит. Шулай икән нигә һаман да аларның кәсәсенә кул сузарга? Миллион сумнар алып эшләүчеләргә өстәмә салым кертергә ярамый, ә бер бичараны таларга да таларга. Дәүләткә керем аз булуда аларның ни гаебе бар? Дәүләт казнасына керем күбрәк керүне кайгырткан очракта, бәлки, беренче чиратта конвертта хезмәт хакы бирүчеләр буенча тәртип урнаштырырга кирәктер. Бүген миллионлаган кеше ярты хезмәт хакын, ә күпләре бөтенләе белән конвертта ала. Алар бит керем салымы да, страховка салымнарын да түләми. Кайбер мәгълүматлар буенча, аларның саны 18 миллионга җитә. Шул ук вакытта алар медицина страховкасы белән тулысынча файдаланалар. Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Михаил Мишустин бөтенләй аптырарлык саннар китерә.
– Русиядә эшкә сәләтле кешеләр 82 миллион дип исәпләнелә, әмма 2 НДФЛ да 52 миллион кеше салым түләүче буларак билгеле. Димәк, 30 миллион кеше салым түләүдән читләшеп йөри,– дип чыгыш ясады ул. Шулай булгач, үзмәшгульләрне штраф белән куркыту урынлымы? Чын дөресен әйткәндә, алар үз тырышлыклары аркасында шөгыль табып акча эшли һәм гаиләсен туйдыра. Нәкъ шундый эшлекле һәм тырыш кешеләр илдә эшсез йөрүчеләрнең санын киметә. Алар хөкүмәт һәм илнең хезмәт министрлыгына эшне җиңеләйтә. Шулай икән, аларга ташламалар ясап, тагын да күбрәк акча эшләргә ярдәм итәргә кирәктер, бәлки. Хәерче кешеләр урам тулы булганда илең бай була аламы? Шул ук вакытта Андрей Макаров кебек штраф салуны тәкъдим иткән депутат белән килешмәүче депутатлар да бар. Мәсәлән, Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Михаил Щапов кискен каршы чыкты.
– Дүртенче ел инде халыкның кереме кимегән вакытта мондый кануннар кабул итү социаль киеренкелеккә илтеп җиткерүе мөмкин. Кешеләр ирекле көннән интернет челтәре аша пирожки сатуга күчми бит. Алар аптыраганнан, акча булмаудан, эшкә урнаша алмаудан яки хезмәт хакы аз булудан шулай итәргә мәҗбүр. Кайбер чиновниклар белдерүенчә, алар аена 80-100 мең табыш алмый. Аларның күбесе 20 мең сум акчага тир түгә. Кайбер депутатлар пенсия реформасы белән риза булмаучыларга:
– Кытайда гомумән пенсия акчасы алучылар сирәк, ә безнекләр алдагы көнен кайгыртмый дәүләт ярдәменә карап яши, дип ризасызлык белдерәләр. Әйе, алдагы көндә яшьләр үз картлыкларын алдан кайгыртып мая туплый башларга өйрәнер. Әмма 5-10 елдан пенсия яшенә җитүчеләр кайдан мая туплап өлгерә алсын? Алар бүген дә очны-очка ялгап яши бит.
“Дәүләт беркемгә бернәрсә тиеш түгел, үз картлыкларын үзләре кайгыртсын”, – ди кайбер халык депутатлары. Гади кеше гомере буе дәүләткә салым түләргә тиеш, ә дәүләт аңа бернәрсә дә тиеш түгел булып чыга. Кайда дөреслек? Ни өчен шулай?

Рәдиф Фәтхи.