Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Әбиләр чуагы

Көзнең иң гүзәл мәледер
Ул –әбиләр чуагы.
Кояш нурында елмая
Һәр агач, һәр куагы.
Шушы чуар гүзәллеккә
Карап торам куанып,
Күшеккән күңелем моңы
Кала төсле югалып.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Безнең җәйләр үткән инде,
Көзләребез җиткән инде,
Чаган яфраклары алтынсу.
Түбәнәйгән биек ярлар,
Онытылмый тәүге ярлар,
Нигә болай моңсу, агымсу?

Җырлый-җырлый акмый инеш,
Ярларына какмый инеш,
Кайтмый диләр яшьлек елларын.
Сөюнең дә газабы бар,
Гомернең дә азагы бар,
Чиге генә юк бу уйларның.

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

Гади гына итеп шигырь язам- 

Гадилектә чиксез ямь күрәм...

Гадиләрне сөям,гади яшим,

Гади гына сүзгә җан өрәм!

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Чакларым...

Җиңелгән чакларым булды,

Булды җиңгән чакларым.

Судан коры чыккан чаклар,

Утка кергән чакларым.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Әти керде төшемә

(Әтиемнең якты истәлегенә багышлыйм)

Әтием кайткан, өйгә керми,
Тора басып капка төбендә.
Нидер уйлый, уйга чумган ул,
Ак каенга башын салган да.