Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Күптән көткән бәйрәм бүген - 50 яшьлек юбилей! Бергә торуларына да 30 ел - энҗе туйлары! Әй, җитез булганнар да инде! Армиядән кайтты да өйләнештеләр дә шул. Аның каравы, хәзер үсеп буй җиткән, үз тормышларын корган балалары, тупылдап йөгерешеп йөргән оныклары бар. Шул ук вакытта үзләре дә егет белән кыздан ким түгел. Зәбирәсе бар яклап уңган булды - сүз юк. Менә әлеге мәҗлесне дә ул оештыра. Район үзәгеннән махсус пешекчеләр яллады. Алдан барып менюларын өйрәнеп, авыл җире өчен тансык булган “балык өстәле”н сайлады. Аннары бирелгән исемлек буенча азык-төлек хәстәрләде. Бүгенге көндә иң күп сораулы (гадәттә   яхшыга сорау күп була) тамаданы эзләп тапты, фото һәм видео төшерүчеләргә заказ бирде.

Мәҗлесләрне җиренә җиткереп үткәрергә ярата ул. Ни дисәң дә, андый бәйрәмнәрдә кирәкле кешеләрне кунак итеп, ачылмаган ишекләргә ачкыч яратырга форсат туа. Гади укытучыдан башлаган ирен директор итеп, соңрак силсәвит рәисе итеп үрләтүләре артында Зәбирәнең елгырлыгы ята. Менә хәзер Гамирын район хакимиятенә чакырмаслар микән дип тырышып йөрүе. Кунакларны өч төркемгә бүлеп, өч тапкыр бәйрәм итәргә карар кылдылар. Беренчесендә, әлбәттә, җитәкчеләр, урындагы кешеләр, эшкуарлар чакырылды. Икенчесендә - авыл җирлегендәге бүген кулга-кул тотынышып эшләргә кирәк булган “вак түрәләр” килде. Өченчесендә чират туганнарга, кода-кодагыйларга, балаларга һәм оныкларга иде. Тамаданың һәр көн өчен текстларын да, уеннарын да, хәтта җыр-биюләрен дә Зәбирә җентекле тикшереп чыкты.  Шулай итмичә булмый, чөнки һәр катламның үз зәвыгы, таләпләре. Укытучы кеше буларак ул аларны яхшы аңлый һәм аера белә. Менә ни өчен Гамир тулысынча хатынына ышанды. Беренче ике мәҗлес тиешле дәрәҗәдә,  нәкъ Зәбирә теләгәнчә, гөрләп узды. Иренең дә күңеле булды, кунаклар да бик канәгать таралышты. Бүгенгесе дә шул югарылыкта үтсә, Гамирның алтын юбилеен озак сөйләячәкләр әле.

Өчәр тапкыр район үзәгендә кафе арендалап, акча түккәнче, колхозның сабантуй өчен ясалган тирмәсен алып ишек алдына кордылар. Өстәл тезәм дип кыйммәтле кәнәфиләрне, чит ил гарнитурларын кузгалтып бозып йөргәнче бик отышлы. Тасма-тукыма-шарлар белән мәҗлес бизәүчеләрне чакыртып эчен ямьләгәч, шәһәр рестораннарына алыштыргысыз булды да куйды! Атна саен шиңгән гельле шарларны яңартып кына барасы.

 Теге мәҗлесләрдә һава торышы заказ буенча бирелгән кебек яхшы булган иде. Монысында гына иртәннән бирле кара болытлар йөзә, вакыт-вакыт салкын җил исә.

  • Яумый торса ярар иде, бәйрәмнең ямен җибәрә юкса,- дип, әледән-әле тәрәзәгә күз ташлый Зәбирә.

           Балалары сабыйларын ияртеп кайтып җитте җитүен. Кода-кодагыйлары да ерактан киләсе түгел. Туганнарының машиналары чит илнеке булуы борчыймы, тамаданың һаман килеп кермәве тынгы бирмиме, нигәдер күңеле тыныч түгел.

-Хафаланма, бар да яхшы булыр,- дип, Гамир сөекле хатынының иңеннән кочып алды.- Ишек алдына кадәр асфальт, “выжт” итеп килеп туктарлар!

Чыннан да ярты сәгать эчендә чакырылган кунаклар бер-бер артлы тезелешеп килеп бетте. Соңгылары капканы ачканда, бүгенгә хушлашам инде дигәндәй, бер күренеп алды да, кояш соры ямьсез болытлар арасында югалды. Күп тә үтмәде, ялтырап яшен яшьнәде, аннан колакны ярырдай итеп күк күкрәде. Тагын яшен, тагын күкрәү... Җил бәйдән ычкынган холыксыз үгез сыман урамның теге очыннан, юлында ни күрә шуны күккә күтәреп очыра-очыра, бу табага килә иде. Менә-менә килеп җитеп, тирмәне кунаклары-ние белән болгап очыра дигәндә, яңгыр шыбырдавы ишетелде. Күз сирпеп алганчы көчәеп, чиләкләп коярга кереште. Тәрәзәсез тирмәдә сөйләшергә дә кыймый тынып калган кунаклар тавышлар буенча тыштагы хәлләрне чамаларга тырышты.

-Бозлап җибәрә бугай, - диде Гамирның бертуган җизнәсе.

-Уху, - диде кемдер.

Һәм тагын тынлык урнашты. Унбиш минутлап дәвам иткәч, яңгыр тавышы басыла төште. Шунда гына мәҗлескә җыелучыларга “җан керде”.

-Менә иште ичмасам!

-Тирмәне күтәреп ала дип торам.

-Бүгенне көткән икән...

-Әле ярый җыелып беткәнне көткән диген! Юлда булсак агып китәр идек.

-Күрдегезме, хәтта яңгыр безнең мәҗлесебезгә комачауламый яварга тырыша. Сөеклем белән 30 ел гөрләшеп кенә яшәгәнне белә ул! Бәйрәмебез дә гөрләп үтәргә тиеш. Шулай бит, Зәбирәм?

- Әлбәттә!  Алтын юбилярның ялтыравыннан бераз көнләшеп кенә китте ул. Тик җырдагыча “Главней всего погода в доме, а все остальное суета”. Әйдәгез, хөрмәтле кунаклар, табын артына рәхим итегез. Гамир кунакларга булышасыңмы? Мин тамадага шалтыратып карыйм әле. Килеп җитеп өлгерми калды, яңгыр юып алып китмәде микән үзен?

- Әйдәгез, әйдәгез. Үтегез җайлап кына...

Хуҗа кунакларны утырткан арада, Зәбирә аулаккарак чыгып, телефоныннан кирәкле номерны җыймакчы булды. Тик кесә телефоны тотмый иде. Ул өйгә кереп, телефон трубкасына үрелде. Әмма анда да тынлык. Әнисенең йөзендә борчылу чаткыларын беренче кызы күреп алды.

- Ни булды, әнием? – диде ул пешекчеләр тураган соңгы салатларны тирмәгә алып чыгып барган җиреннән туктап.

-Телефоныңны биреп тор әле, безнекеләр тотмый.

- Файдасыз, әни, связь юк. Ут та юк. - Кызы артыннан ияргән килене дә алар янында тукталды. – Бәлки бераз көтәргә кирәктер? Килеп җитәр.

Зәбирә сәгатькә күз ташлады. Билгеләнгән вакыттан ярты сәгать узып киткән иде инде. Тагын да көттерү килешмәс.

-Юк, мәҗлесне башларга кирәк. Дамир кайда?

Үз бүлмәсендә кияве белән телефонда нидер карап утырган улының тавышы ишетелде.

-Монда без! Чыгабыз, чыгабыз.

-Бар, тиз генә югары очтагы Рәсил абыеңның улы Рөстәмгә менеп төш. Гамир абыең мәҗлескә гармунчы итеп чакырды, очып килеп җитәргә кушты диген.

-Телефоны юкмыни? Әй, тотмый бит әле. Бәлки, син барырсың?- дип киявенә борылды Дамир.

-Мин сиңа әйттем. Тиз бул! Бер аягың монда, икенчесе тегендә. Дамира!

Үз исемен ишетүгә бер адым алга атлаган солдат кебек кызы әнисе янына килеп басты.

- Зинираны чакыр әле.  Ул бит сәнгать институтында укый. Тамада булып та йөри башладым дигән иде бугай. Юкка чакырдыммыни мин аны?..

Озак тормады, бертуган апасының кызы килеп керде.

-Әйе, Зәбирә апам. Ни булды? Нигә чакырдың?

- Хәл болайрак тора, туганым. Тамада килеп җитмәде, аппаратура эшләми, ә мәҗлесне башларга кирәк. Үзем ачып җибәрермен, сөйләрмен, әмма уеннар уйнатуны сиңа йөкләтергә туры килер.

-Ой,- дип артка чигенде Зинира.- Минем тәҗрибәм әлегә бик аз ич. Булдыра алырмын микән...

-Курыкма, туганым, курыкма. Үзем ярдәмләшермен. Таныш кешеләр арасында тәҗрибә дә туплый торырсың. Килештекме?

Зәбирә кызны беләгеннән тотып, каршысына бастырды да туп-туры күзләренә текәлде.

-Ярый, эшләп карармын,- диде Зинира баш тарту барыбер кабул ителмәячәген аңлагач.

-“Карармын” түгел, ә “эшләрмен”! Димәк, килештек! Сиңа уеннар әзерләргә кирәк булыр. Уйлый тор яме. Вакыты җиткәч, үзем эндәшермен.

Ишектән Гамирның башы күренде.

-Җимешем, кунаклар утырышып беттеләр. Сине генә көтәбез!

-Чыгам, җаныкаем, чыгам.

Зәбирә эре пион чәчәкләре төшерелгән зәңгәр озын күлмәген итәгенә кадәр сыпырып төшереп, үкчәле туфлиләрен киде дә, көзгегә карап үз-үзенә елмайды.

-Ух!- диде ул имтиханга кереп баручы студент кебек. Һәм итәген ике бармак очы белән генә күтәрә төшеп, вак-вак атлап чыгып китте. Өйдәгеләр дә аның артыннан иярде.

Мәҗлес ярыйсы күңелле башланды. Тәүдә улы гаиләсе белән тәбрикләде, аннан соң кызлары сүз алды. Атна саен бер үк әйбер сөйләсәләр дә, кочаклап елашып та алган булдылар, бүләкләрен дә тапшырдылар. Оныклары да шигырьләрен нәкъ Зәбирә өйрәткәнчә кычкырып, бер ялгышсыз сөйләп чыктылар. Тәмам ятлап беткәннәр иде булса кирәк. Алардан соң кода-кодагыйлары, туганнары теләкләрен җиткерде. Остараклар үз сүзләре белән әйтте, телгә ярлылар һәм кеше алдында каушый торган гадәте булганнар открыткада язылган шигырьләрне укып котлады. Тамадаларның гадәттә тәбрикләү өлешен кыска тотуына күнеккән кунаклар арасында озын-озак сөйләүче табылмады. 50 парның сүзе бер сәгатькә сыйды да бетте. Аннан соң һәркайсы үз иңеннән авыр йөк төшергәндәй, җиңелсулап ашарга кереште.

 Тынлык паузалары акчалы конвертлар тапшырылып, тостлар әйтелеп беткәч, беренче кайнар аштан соң сизелә башлады. Баштагыларын Зәбирә үзе уен сүзләр, шаярулар, кыстау белән тутырып килде. Тик торган саен алар ешайды һәм озынайды. Шуңа күрә гармунын күтәреп Рөстәм килеп кергәч, хуҗабикә иң кадәрле кунагын көтеп алгандай шатланды. “П” хәрефе итеп тезелгән табынның “бер аягы”нда утырган улын торгызып урын бирде. Чәнечке-калак, тәлинкә янына тулы рюмкасын да бастырып куйды.

-Гармунчы дускаем, сине тилмереп көттек! – диде Зәбирә аның иңбашына кулын салып. Һәм иелә төшеп, өстәп куйды. -  Тамак чылатып ал да, бер-ике җыр башкар инде, Рөстәмкәем. Аннан иркенләп ашарсың.

Күптән гармунын кулына алганы булмаса да, укытучысының сүзен кире какмады егет. Махсус уку йортларында укымады, мәктәп түгәрәгендә өйрәнгәне белән генә йөри инде ул. Вакытында район үзәгендәге музыка мәктәбенә барырга теләге көчле иде. Әмма әтисе: “Бу заманда гармунчы кемгә кирәк? Шуның өчен бензинга акча түкмибез!” – дип каршы төште. Чыннан да чират торучы юк. Үзлегеннән өйрәнгән берничә җырын клубтагы Яңа ел һәм 8 Март кичәсенә чакырып җырлаталар да шуның белән вәссәлам. Туйларда да, башка мәҗлесләрдә дә катнашканы юк. Иң күбе су юлына озата бара...

Үзе белгән җырларны бер сулышта башкарып чыкты Рөстәм. Кунаклар чәбәкләп тагын җырлавын сорасалар да, “җыр китабым югалды, башканы өйрәнеп өлгермәдем” дип көлде генә.

Чират Зинирага җитте. Зәбирә апасы күз кысуга ул кечкенә кәгазь тартма тотып уртага чыгып басты.

-Хөрмәтле кунаклар, әйдәгез уйнап алыйк! Уен бик кызыклы. Менә бу тартмада сүзләр язылган кәгазь кисәкләре. Һәммәгез чиратлап шунда язылган сүзне укырсыз. Әмма уен шарты буенча иң тәүдә ир-атлар “Минем ыштан төбендә ...” дияргә, ә хатын-кызлар “Минем итәк астында ...” дияргә тиеш. Мәсәлән, “Минем итәк астында... пожар” Аңлашылды, әйеме? Башлыйбызмы? Башладык!

Беренче булып табын түрендә утырган чәче агара башлаган кодага тартма сузылды. Ул язуны алды да елмаеп кына кулын өстәл астына яшерде.

-Я, я!? -диде Зинира мутлашып. – Тыңлыйбыз сезне!

Кода кеше кыенсына иде.

-Юк инде, мондый сүзне кычкырып әйтмиләр, - диде ул кәгазьне йомарлап.

-Уен гына ич бу, кода.

-Әйе шул. Барыбыздан да әйттерәчәк,- дип Зәбирә сеңлесенә ярдәмгә килде.

Кодагый кеше дә үзләренә бөтен мәҗлеснең игътибары юнәлтелгәнлектән уңайсызланып:

-Әйт тә куй инде!- диде.

-Ракета!

-Юк, кода, җөмләсе белән әйтергә кирәк.

-Минем ыштан төбемдә ракета.

“Хи-хи” дип куйган булды кунаклар. Хәзер кодагыйның чираты иде. Ул тәввәккәл хәрәкәтләр белән тиз генә кәгазь кисәген алды да:

-Минем итәк астында буш мичкә, - дип ярып салды. Әйтерсең ачы тәмсез дару төймәсен йотып җибәрде.

Шул рәвешле чират буенча, теләсәләр-теләмәсәләр дә, кәгазь кисәген алып укый башладылар. Кемдер кычкырып көлде, кемдер оялып кызарды. Арадан Гамирның җизнәсе генә: “Булмаса, тәнәфескә чыгып керик”, - дип, уенны өзәргә батырчылык итте. Калганнар сөенә-сөенә аның тәкъдимен күтәреп алдылар һәм, хуҗа рөхсәтен көтеп тә тормастан, өстәл артыннан кузгала башладылар.

-Әйе шул, әйдәгез аякларны яздырып үзебезчә бер өздереп биеп алыйк! - Зәбирә гармунчыны күтәреп диярлек торгызды да ишеккә таба этте. Үзе шул арада ирен култыклап аның артыннан иярде. Тик коеп яуган яңгырдан соң ишек алдындагы чирәмдә биерлек түгел иде. Хуҗабикә кунакларны урамдагы асфальтка әйдәде.

-Менә монда ут чәчрәтеп тыпырдарга була! Әйдә, Рөстәм, өздер үзебезнең бию көен!

Рөстәм бөгелә-сыгыла татар бию көен уйнарга кереште. Тик кунаклар арасыннан нибары берничә хатын-кыз Гамир белән Зәбирәгә кушылды. Бераз тыпырдагач, Зәбирә халык арасыннан киленен табып, уртага тартып чыгарды һәм бөтереп әйләндергәч:

-Чакыр Дамирны!- дип, аны ташлап, кызына китте.

-Кияү кайда? Биергә, давай!

Кызы шунда ук ирен эзләргә кереште.

 Зәбирә кунакларны бер яктан түгәрәк эченә чакырып чыгара торды,  тегеләре икенче яктан койма ышыгына тезелә тордылар.

-Бәй... Ник биемисез? – диде хуҗабикә тәмам гаҗизләнеп.

Кемдер аягы аруына сылтанды, кемдер сулышы кысылуына... Ә кемдер гармунчыны әкрен уйнауда гаепләде.

-Без компьютер көенә тиз басарга өйрәнгәнбез бугай. Ритмны тотып булмый.

Биетеп булмасын аңлагач, Зәбирә Зинираны чакырды.

-Биемисез, бәлки уйнап алыргадыр?

Бу сүзләрне ишетүгә кунаклар кош күргән бөҗәкләр сыман елгыр-елгыр качышырга кереште. Кем койма буенда тәмәке көйрәтүчеләр арасына чумды, кем өйгә кереп китте, кем тирмә артына ышыкланды...

Шулай бераз газаплангач, янә табынга җыелдылар. Керүләренә яңа кайнар аш бирелгән иде. Берникадәр вакыт тирмә эчендә калакларның тәлинкәгә бәрелүе белән авызларның чәпелдәве генә ишетелеп торды.  Алар  тынгач, янә хуҗалар торып басты.

Бу юлы беренче булып сүзне Гамир башлады.

-Җәмәгать, бәлки җырлап алырбыз?

-Әйдәгез! -диештеләр кунаклар.

-Нинди җыр җырлыйбыз соң?

-Татарларның бер җыры бар инде ул - “Күбәләгем”!- диде Гамирның җизнәсе. Зәбирә аның тәкъдимен хуплады.

-Әйе шул! Рөстәмкәем, башладык!

Күбәләк гөлләргә кунса, гөлләр тибрәлә микән....

Җырның беренче куплетын ярыйсы шома җырладылар, икенчесен дә ерып чыктылар. Тик өченчесендә башкаручыларның тавышы азая төште. Арада буталып янә беренче куплетка күчеп китүчеләр дә ишетелде. Шунлыктан җыр ахырына барып җитми өзелде. Икенче җыр сайларга кирәк иде.

-Абыем, әйдә син яраткан  “Ак болытлар”ны башкарыйк.

          -Мин аның көен уйный белмим шул, - диде Рөстәм шунда ук.

Тик Гамирның сеңлесе Рәшидә чигенергә теләмәде.

-Зыян юк, гармунсыз башкарырбыз. Иң мөһиме сүзләрен беләбез.

Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,

Эх, шуларны тотып аласы!

Яшь гомерләр бик тиз үтәләр,

Яшь көенчә килә каласы!

Рәшидәнең “сүзләрен беләбез” диюе кушымтага гына кагыла булып чыкты.

-Яшь әле син, Гамир абый! Егетләргә алыштыргысыз! – дигән булды ул җырның өзелгәнен сиздермәскә тырышып. Тик җизнәсенә җитә калды.

-Ил-лә сүзләрен яхшы беләсең икән, балдыз!- дип төрттереп тә алды.

-Без сезнең кебек концерттан концертка йөрмибез шул, - диде Рәшидә аңа үпкәләп.

-Ә ник йөрмисез?

-Вакытыбыз юк. Сезнең кебек пенсиягә чыккач йөрербез әле.

-Пенсия көтеп ятмагыз, әле йөрегез, балдыз! Хәлләр бу баруы белән барса, әллә чыга аласыз пенсиягә, әллә юк... Әллә спектакльдәге кебек Әҗәл килгәч тә, бер генә көн пенсиядә яшәп карыйм дип, качып йөрергә кала...

Мәҗлесне моңсу дулкынга кертеп җибәргән җизнәсен Зәбирә бүлдерде. 

-Әй, җизни, күңелсез нәрсәләр сөйләп утырмыйкчы! Әйдә, Салаватның репертуарыннан башка берәр җырны җырлыйк. Син аны яхшы беләсең ич,- дия-дия елмаеп каршына килеп басты ул.

-Баҗай, сыздыр, давай!

-Мин аның “Түгәрәк өстәл”ен яратам инде ул... Әйдәгез шуны тогда, - дип канәгать елмаюда җәелде җизни кеше. Җырның төгәл исеме берәүгә дә кирәк түгел иде. Иң мөһиме, сүзнең нинди җыр хакында баруын барысы да аңлады.

“Э-э-э-эй! Дүрт почмаклы өстәлләрне түгәрәк итик әле”...

Өстәл түгәрәк булса да, җыр шакмаклырак килеп чыкты. Аннан соң башлаган икенчесе дә, өченчесе дә өзелде. Табындагыларның моңлануы талпынып-талпынып та ындыр коймасыннан биегрәк оча алмаган тавык кылануын хәтерләтә иде. Моңарчы тыйнак кына утырган кодагыйларның берсе түзмәде, мәҗлес агышын җайга салмакчы булып, сүз башлады.

-Әле килгәндә генә тыңлап килдек... Теге кем әле?.. Ничек әле?.. Әйт инде!

Иренең кабыргасына төртеп алды да борыны төбендә бармагын шартлатырга тотынды. Тик хатынының кыланышына карап кына кода кирәкле җырны әйтә алмады.

-Берәр сүзен әйт ичмаса, - диде ул тәмам аптырап.

Хатыны яңа балкый башлаган чәчләрен төслегә буяп шаккатыра торган яшь җырчының такмак дисәң такмак түгел, җыр дисәң җыр түгел, көйгә салынган сүзләрне әйтә булып чыкты.

-Китегезче, шуны җырлап буламы?! – дип каршы төште Гамирның апасы. – Яшьләр! Көн-төн музыка тыңлыйсыз, колагыгыздан наушник төшми, әйтеп җибәрегез берәр матур җыр!

-Вот именно! Дөрес әйтәсең, без аларны тыңлыйбыз, ә ятлап йөрмибез, - диде өстәл астына яшереп телефонындагы фотоларын барлап утырган Дамир.

-Шулай шул. Яшьләр түгел, үзебез дә телевизордан гел концерт каналы ачып куеп җыр тыңлаган булабыз. Әмма бер колактан керә, икенчесеннән чыга икән...

-Әй, җырлары өч тиенлек булганга күрә шулай ул...

Табындагылар кызып-кызып бүгенге эстраданы, ярымшәрәлекләре артына моңсызлыкларын яшергән  җырчыларны, акчага гына корылган чагу сәхнәне тәнкыйтьләргә керештеләр. Тагын күпме сүз чәчеп, һава селкетерләр  иде икән, билгесез. Әмма көтмәгәндә салмак кына җыр яңгырады. Аны хәтта шунда ук ишетмәделәр дә. Ә ишеткән берсе авызын ябып, башын җырлаучы ягына борды.

Урманнарга керсәң, сызгырып кер, селкенмәгән агач калмасын...

Табын түренең бер як почмагына сыенып утырган Гамирның бертуган түткәсе Сәрия иде бу. Яше күптән җитмешнең өстенә чыккан аның. Шуңа күрә Зәбирәнең мәҗлескә чакырасы да килмәгән иде.

-Коръән ашларыннан калдырганыбыз юк. Мондый эчем ашында үзенә дә уңайсыз булыр, - дип әйтеп караса да, Гамир ризалашмады.

-Әнием урынына калган бердәнбер түткәмне нишләп юбилеема чакырмыйм ди? Булмаганны сөйләмә!- дип кырт кисте.

Кечкенә чагыннан Сәрия апасына тагылып үсте шул ул. Сәрия апасы да аны бик нык ярата иде. Үзе соңлап кына кияүгә чыкты. Тик Ходай бала бәхете бирмәде. Шулай булуына карамастан, җизнәсе белән тату тордылар, бер-берсен ялгыш та кысырлыкта гаепләп, сүз катмадылар. Шуңа микән, ире авыр чирдән вафат булгач, кабат кияүгә чыкмады. Димләп тә карадылар, балалары белән ялгыз торып калган тол ирләр үзләре дә килеп сорадылар -ризалашмады. Ә Гамирларның әти-әнисе аллы-артлы дөнья куйгач, яңа гаилә кору бөтенләй исәптән сызып ташланды. Бар булмышын аларга багышлады. Үз балаларыдай якын күреп үсмер корына кергән туганнарын зур тормыш юлына озатты. Туйларын үткәреп, балаларын карашып үстерде. Менә хәзер оныкларын сөеп кинәнә. Аларның борчу-мәшәкатьләренә үзләреннән дә ныграк көенеп, шатлыкларына мең тапкыр артыграк сөенеп яши.

Гамирның юбилеен да үзеннән ныграк дулкынланып көтте Сәрия түткәсе.  Матурлап-бизәп ике олы өем чәк-чәк катырды. Янына төрелгән алма какларын тезеп кыштырдыкка төрде. Мәҗлескә берничә сәгать кала Гамир махсус барып алгач, күчтәнәчен мөлдерәмә тулы зәм-зәм суы салынган бәллүр савыт тоткандай саклап кына алып килде.

-Менә күчтәнәчкә дип пешергән идем. Картаямдыр, элеккечә уңдыра алмадым бугай, - дигән булды төргәкләрне килененә сузып. Тыйнаклык саклап кына әйтте ул бу сүзләрне. Юкса, чәк-чәкләре һәрвакыттагыча бик уңды, авызда эреп торалар иде.

-Рәхмәт, Сәрия апа. Борчылма, бала-чагага ашарга бер дигән булган. Ә табынга районда заказ биреп пешертеп алдым мин, - диде Зәбирә күчтәнәчне кабул итеп. Һәм шунда ук берсен ачып оныкларына бүлгәләп өләште. Кибеттән нинди тәм-том алып бирсәң дә, “это не хочу”, “это не буду” дип сайлана торган сабыйлар күбрәк эләктерер өчен учларына гына түгел, авызларына да тутырды.  

Әлләнигә яратмый шул аны килен кеше. Гамирның игътибарын бүлешә торган бердәнбер көндәше итеп күрә булса кирәк. Ә бу беркемгә дә, хәтта балаларына да рөхсәт ителми иде. Менә бүген дә Сәрия түткәсе җырлый башлагач, дөньясын онытып тыңлап утырган Гамирга карап, күңелендә купкан көнчеллек давылын чак басты Зәбирә. Җыр тәмамлануга  “Бигрәк матур җырладың! Афарин!” “Артистларың бер читтә торсын!”- диешеп чәбәкләргә керешкән кунакларга кушылып:

-Искиткеч, Сәрия түти! – диде ул ясалма елмаеп. - Әллә тагын берәр җыр башкарасыңмы?

-И-и-и, - дип кеткелдәп көлде җавапка Сәрия түтәсе. – Карт кешенең күңеле булсын дип кенә әйтәсез. Кайдан матур җырлый ди инде?! Мәрхүм ирем ашка бара башласак: “Бичә, башкалар җырлаганда, безгә авыз селкетеп тору бик җитә” дип көлә иде. Сорап җырлатачаклар әле дисәң, үлсә дә ышанмас иде.

-Җырла, Сәрия түти, җырла. Синең җырыңны ишеткәч, яшь чакларга кайткан кебек булдым, - Гамир утыргычын алып түтәсе янына күчте. – Җырла.

Озак ялындырмады түтәсе - “Сарман буйлары”н башлады.

Балачагында аш бүлмәсендә башка балалар белән бергә өлкәннәрнең табын артында җырлаганын тыңлый-тыңлый, зур яктан чыккан бәлеш төпләрен ашап, чиләктәге кайнатылган җимеш компотының өрекләрен чүпләп  утырган чаклары күз алдына килде Гамирның. Эх, бүген шул мичтә пешкән чын бәлешкәйләрнең бер кисәге өчен ярты гомерен дә кызганмас иде! Тик мич бәлеше түгел, миче дә юк хәзер авыл өстендә... Җыр ниндидер сихри көч белән мүкләнеп беткән күңел бикләрен ачып эчкә үтте дә татлы балачак хәтирәләрен айкарга кереште. Юбилей дигәне дә, туган көн үткәрүләр дә юк иде ул чакта. Аның каравы, туган-тумачаны бергә җыя торган өмә ашлары, сугым ашлары бар иде. Сугым суеп та, берәрсен катнаштырмасаң, үпкәлиләр иде хәтта. Көндез толыплар, кәлүшле зур пималар, озын йонлы бүрекләр кигән абзыйлар, өшемәскә дип кат-кат киенгән, шәлләр-вәлләр уранган апалар кичен мәҗлескә матурдан матур киенеп киләләр. Берсе җырны башлый, калганнары дәвам итә. Такмак әйтешә башласалар исә гармунчыны арытмыйча туктамыйлар.

Гамир табын артындагыларга күз ташлады: барысы да бер ноктага төбәлеп үз уена чумган. Хәтта телефоныннан аерыла алмаган улы да җырлаучыга карап катып калган. Ә Сәрия түтәсе күзләрен йомып моңлана. Хәтирәләре белән башка мәҗлестә, ире дә, туганнары да бергә җыелышып җырлашып утырган башка табын артында иде булса кирәк... Тагын берничә җыр башкарды ул, ә артыгына өлкән кешенең тыны җитмәде. Хәер, шунысы таман булды.

-Җитәр, балалар, кансирт куярга килгән кебек берүзем җырлап утырам ләбаса,- диюгә табынга чәй чыгардылар. Ә бу мәҗлеснең ахырга якынлашуына ишарә иде.

Теләсә кайсы чараның башы һәм ахыры югары ноктада үтсә, катнашучылар күңелендә якты хәтирәләр калачак. Әлеге кагыйдәне яхшы белгән Зәбирә өч катлы тортны махсус арбасында этеп алып чыкты да, Гамирны янына чакырды.

-Сөеклем, яныма кил әле. Хәтереңдәме, утыз ел элек бер шырпыны парлап тотып, гаилә учагын кабызган идек. Бүген дә узган һәр елыбызга рәхмәт әйтеп, шәмнәрне бергәләп кабызыйк.

Алар икәүләп лепелдәп торган утны күчерә-күчерә утыз шәмне кабыздылар һәм бергәләп тортның иң өстендә торган “50” санына шырпы төрттеләр. Юбилей саны гөлт итеп ут чәчәргә кереште. Табындагыларның алкышлары астында Зәбирә ирен кочаклап чупылдатып үбеп алды.

-Рәхмәт, җаным, рәхмәт. Әйдә тортны кунакларга өләшик.

Тортны мактый-мактый чәй эчкәннән соң, кунаклар рәхмәтләрен әйтеп, табын артыннан кузгала башлады. Эңгер яңа төшсә дә, болытлы булгач, тышта шактый караңгыланган иде. Өстәвенә яңгырдан соң суытып та җибәргән. Шуңа микән, капка алдындагы хушлашу озакка сузылмады - һәркайсы тизрәк үз машинасына утырырга ашыкты. Тыңлаучы булмаса да, гармунчы Рөстәм соңгы кунак кузгалып киткәнче уйнап басып торды. Бу минутта ул үзен “Титаник”тагы музыкантларга тиңли иде шикелле...

Алда узган мәҗлесләрдәге кебек табынны ун-унбиш минутта җыеп, табак-савытны савыт-саба юу машинасына тутырдылар да, утны иртәгә бирүләренә өметләнеп һәркайсы үз бүлмәсенә таралышты. Арыганнар иде.

Зәбирә дә ниһаять билле күлмәген, үкчәле түфлиләрен салып, ефәк эчке күлмәге өстеннән ефәк халатын ябынды. Көзге алдында алтын алка-беләзек-йөзекләрен салып, чәчен тарап, бит-кулларына кремнарын сөрткәч, ире янына менеп ятты.

-У-у-ух... Бүгенге мәҗлес тә үтте... Утлы табада биегән чамалы булдым. Бер көнгә яумый торса ярамагандыр бу яңгырга! Тамадасыз табынның яме юк шул инде хәзер... – дип, Гамирның куенына сыена төште. –Ярый, беренче мәҗлесләр үтеп өлгергән, әйеме? Андагы кунаклар алдында бөтенләй уңайсыз булыр иде. Ә туганнар үзебезнеке дигәндәй...

-Ыхы,- диде Гамир йоклап китеп баргандай күзләрен йомып. Аның әңгәмәне дәвам итәсе килми. Әле булса колагында чыңлап торган Сәрия түтәсенең табын җырларын ишетергә тырыша иде. Шуларны тыңлыйсы, күңеленнән генә булса да шуларга кушылып җырлыйсы килә иде аның... 

КУНАК